Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
24.03.2016

Сценарий праздника Прощание с Букварём на татарском языке для первоклассников

Лариса Султанова
Учитель начальных классов
Сценарий праздника «Прощание с Букварём» на татарском языке. Торжественное мероприятие для первоклассников, посвящённое завершению первой учебной книги. В основе сценария — идея о том, что все великие достижения начинаются с малого: как хлеб из зёрнышка, а дом из кирпичика, так и знания — с Букваря. Содержит добрые слова благодарности этой книге, которая молча учила детей чтению и письму, став другом на весь учебный год. Материал подойдёт для организации яркого и трогательного события, объединяющего учителей, детей и родителей.

Содержимое разработки

ӘЛИФБА БӘЙРӘМЕ

Укытучы. Кадерле укучылар, хөрмәтле әти-әниләр һәм кунаклар! Бездә бүген бик зур бәйрәм – Әлифба бәйрәме! Әле 1 сентябрь иртәсендә генә балалар мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергәннәр иде.

Бүген инде кечкенә дусларыбыз беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Хәрефләрне тану, иҗекләп укырга өйрәнү бер дә җиңел булмады. Әмма без тырыштык.

Хөрмәтле әти-әниләр! Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур. Бәйрәмне без бергәләп якынайттык.

И.Т.слайдлар күрсәтелеп бара.

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме!

Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,

Мәктәпне гөрләтсен Әлифба бәйрәме!

БАЛАЛАР БЕРГӘ:

Әлифба, әлифба беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә зур бәйрәм шикелле.

1БАЛА:

Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең
Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен.

2БАЛА:

Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде
Сүз төзеп укуы, кызыклы, күңелле!
БЕРГӘ:

Әлифба, әлифба, китәсең бит инде
Җыр итеп җырлыйбыз иң соңгы би­теңне.

"Әлифба"җыры башкарыла. Р.Вәлиев сүзләре, М.Мухин көе.

Әлифба” җыры.

И, Әлифбам, син тәүге фәннәрнең тәүге баскычы,

Син кадерле, син туган телемнең ачкычы.

Укырга да өйрәттең, язарга да өйрәттең.

И, Әлифбам, син тәүге фәннәрнең тәүге баскычы.

И, Әлифбам, син кулымда балкыйсың нәкъ нур булып,

Һәр баланы зур бәхеткә илтүче ак юл булып.

И, Әлифбам, син тәүге фәннәрнең тәүге баскычы.

БАЛА: Әлифба - иң якын дус!

БАЛА: Әлифба - иң яхшы китап!

БАЛА:Әлифба - иң матур шигырь!
БЕРГӘ:Әлифба - иң әйбәт җыр!

Укытучы.

Бүген без сезнең белән

Сәяхәткә барырбыз.

Үзегезнең осталыкны

Бераз сынап алырсыз.

Зур ярдәм итәр сезгә

Дәрестә алган белем.

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән гыйлем.

Юлда күңелле булсын өчен җыр җырлап барыйк әле.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры.

Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Бишкә бишне кушарга,

Хәрефтән сүз ясарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Белер өчен бик күпне,

Яратырга китапны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Укытучы. Балалар, карагыз әле, алда безне нинди тукталыш көтә?

Укучылар. Рус теле тукталышы.

Укытучы. Димәк, русча сөйләшүгә күчәбез. На уроках азбуки и письма мы научились всему: учили стихи, отгадывали загадки, читали и писали. А сейчас всё это вспомним.

А” Аист с нами прожил лето,

А зимой гостил он где-то.

З” Звёзды видели мы днём,

За рекою над Кремлём.

Б” Белка бегала, играла,

Все орешки собирала..

У” Улитка по дороге ползёт,

Букву У на спине везёт.

К”Кот ловил мышей и крыс,

Кролик лист капустный грыз.

А”Дали букве А арбуз – 
Очень сладкий он на вкус!

(Хәрефләрне тезәргә балалар бакчасыннан килгән балалар булыша)

Ребята, вы очень красиво умеете говорить. А вот умеете ли грамотно писать? Покажите свои умения на доске. Пишем словарный диктант, переводя слова с татарского языка на русский: мәктәп , балык , әни , кыш , чаңгы. Молодцы!

Укытучы.Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Икенче тукталышыбызның исемен укыгыз әле.

Укучылар.Математика.

Дәресләрнең бөтенесен кирәк белеп калырга,

Тапкырларга да бүләргә, кушарга да алырга.

Әгәр тыңлап утырмасаң, өйдә дә укымасаң,

Дәресләрнең иң авыры, дәресләрнең иң кыены –

Ма – те – ма – ти – ка!

Күнегүләр эшлисе бар, мәсьәләләр, мисаллар,

Ә мисаллар кайчагында чишелмиләр – усаллар.

Укытучы:Карыйм әле мәсьәләләреңне (язуны алып карый). Балалар сиңа бу мәсьәләләрне хәзер чишеп бирерләр.

Экрандамәсьәләләр чыга, укучылар чишәләр:

Керпе гөмбәгә барды

9 ак гөмбә тапты.

3 не куйды энәсенә

Калганын кәрзиненә

Керпе ничә гөмбәне

Кәрзиненә куйды?

Айнур китте урманга,

Тәмле җиләк җыярга.

Менә 10 җиләк тапты

5есен авызына капты.

Ничә калыр чиләктә ?

Уйла , тизрәк исәплә.

Ящиктакуян балалары утыра, колаклары гына күренә. Барысы 6 колак. Ящиктаничә куян баласы бар?

Чыршының бер ботагында 5 алма, ә икенче ботагында 4 алма үсә. Чыршыда барысы ничә алма үсә?

Укытучы.Без сәяхәтебезне дәвам итәбез. Алда безне зур шәһәр көтә, исемен укыгыз әле.

Укучылар укый: Әлифба шәһәре.

Ә”Кая барсаң, күз алдында,

Һәрчак күңелдә яши.

Ул – безнең иң якын кеше,

Ул кеше – безнең әни.

Л” Лимон үскән җылы якта

Бигрәк тә ямьле диләр.

“Л” хәрефен яхшы белсәң

Лимон да тәмле диләр.

И” Икмәк илдә иң кадерле,

Икмәкне тәмләп кап син.

Икмәк сүзендәге “И” не

Теләгән кеше тапсын.

Ф” Фил китергәннәр циркка

Йөз кешелек ашый ди.

Һәр көнне борыны белән

Физзарядка ясый ди.

Б” Бакалар җырлый буада,

Ятлап калырга уйлыйм.

“Б” хәрефен яхшы белеп,

“5” ле алырга уйлыйм.

А” Алма бакчасында алма,

Әтием алма ташый.

“А” хәрефен өйрәнәм мин

Алмалар ашый-ашый.

(Балалар бакчасыннан килгән балалар сүзне төзиләр)

Ишек шакыйлар.

АЛЫП БАРУЧЫ: Кем бар?

Исәнмесез!?

АЛЫП БАРУЧЫ: Әйдәгез рәхим ите­гез! Әлифба бәйрәменә.

Әкиятләр дөньясыннан Кызыл Кал­фак килгән икән.Сүзне аңа бирик.

КЫЗЫЛ КАЛФАК: Кадерле 1 класс укучылары! Хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укытучылар! Менә бүген сез -1 класс укучылары иң кадерле, иң берен­че уку китабыгыз - "Әлифба" белән са­убуллашасыз. Сезгә уңышлар телибез, "5"легә укыгыз. Кемдә иң күп "5"ле, шул ул иң көчле! Минем кәрзинемдә сезгә әкиятләр дөньясыннан серле бүләк­ләрем һәм сынауларым да бар.

а) Кем зирәк? Кызыл Калфак сорау­лар бирә.

- Сез әзерме?

Су анасының алтын тарагы кай­да төшеп калган?

Бабай нәрсә чәчкән?

Әкияттә бер кечкенә малайны каз-лар-аккошлар кая алып киткәннәр?

Төлке хәйләкәр. Ә бер әкияттә ул алданып авызын ачып калган. Бу әки­ятнең исеме ничек?

Торна белән Төлкенең дуслыгы ни өчен беткән?

Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен аша-макчы булган?

КЫЗЫЛ КАЛФАК: Бик дөрес, зирәк икәнсез.

б) Рәсемле диктант, һәр балага 5-6 шар рәсем бирелә, тактада язарга.

Әлифбадан башлап киттең
Юлны белем иленә
Зур белемле булып үсеп
Кеше бул син илеңә.
Өйрәтте Сезне Әлифба
Туган илне сөяргә
Биергә дә, җырларга,
Дус һәм тату яшәргә.
Әлифбаны тәмамлады
Ленар белән Наргиза.
Бүген алар бу бәйрәмдә
"Рәхмәт Әлифба!" - дия.
Өйрәнгән алар тырышып:
Язарга һәм укырга
Кем иң тырыш, шулар лаек
Алтын медаль тагарга!

в) Әйләнмәле сүзләр.

(Кызыл Калфакның Знче сынавы. Сүзләрне башта уңайга, аннан кирегә укырга).

Сөт-төс чак-кач чага-агач

Таш-шат аю-юа акча-ачка

Сат-тас так-кат таза-Азат

КЫЗЫЛ КАЛФАК: Ярый, рәхмәт Сезгә. Сез зирәк һәм белемле икәнсез. Минем дә бәйрәмдә буласым килә. Мөмкинме?

Хәзер инде зур кешеләр

Балалар, булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

Әдәби уку китабы: Исәнмесез, дусларым – кызларым!

Матур-матур рәсемнәр дә,

Сүзләр, хәрефләр,

Китердем мин сезгә

Бик күп бүләк дәресләр.

Бүгеннән без фән иленә

Бергә барабыз.

Ләкин башта ни беләсез,

Әйтеп карагыз.

Укучылар: Татар теле – анам теле,

Изге туган тел.

Бишек җыры белән көйләп,

Назлый торган тел.

Туган тел” җыры.

И, туган тел, и, матур тел!

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән

Әнкәм бишектә көйләгән.

Аннары төннәр буе әбкәм

Хикәят сөйләгән.

И, туган тел, һәрвакытта

Ярдәмең берлән синең.

Кечкенәдән аңлашылган

Шатлыгым, кайгым минем.

И, туган тел, синдә булган

Иң элек кыйлган догам.

Ярлыкагыл үземне һәм

Әткәм-әнкәмне, Ходам!

Әдәби уку: Мин сезгә яңа дәреслекләр алып килдем, аларны яратып укыгыз, саклап тотыгыз! (Дәреслекләр өләшә)

Укучылар: Рәхмәт, Әдәби уку!

Укытучы: Хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Безнең бәйрәм ахырына якынлашты. Укучыларның сезгә әйтер сүзләре бар:

Укучылар: Сезнең алда

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

Тырыш булырга,

Тату яшәргә,

Яхшы укырга.

Укучылар әти-әниләренә үзләре ясаган бүләкләрне тапшыралар.

Әти-әниләрнең котлавы.

сөт чак чага

таш аю акча

так таза

-Су анасының алтын тарагы кай­да төшеп калган?

-Бабай нәрсә чәчкән?

-Әкияттә бер кечкенә малайны каз-лар-аккошлар кая алып киткәннәр?

-Төлке хәйләкәр. Ә бер әкияттә ул алданып авызын ачып калган. Бу әки­ятнең исеме ничек?

-Торна белән Төлкенең дуслыгы ни өчен беткән?

-Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен аша-макчы булган?

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/195166-proschanie-s-bukvarjom

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки