- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Нормативно-правовое обеспечение работы социального педагога образовательного учреждения»
- «Организационные аспекты работы педагога-психолога ДОУ»
- «Ранний детский аутизм»
- «Специальная психология»
- «Психолого-педагогическое сопровождение процесса адаптации детей-мигрантов в образовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Аралашу чарасы буларак телгә өйрәтү
Аралашу чарасы буларак телгә өйрәтү
Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләре – киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы яшәсен өчен , беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури. Телне өйрәнү – иң беренче чиратта, сөйләшергә өйрәнү дигән сүз.
Телгә өйрәтү һәрвакыт җәмгыятьнең иҗтимагый таләпләренә җавап бирә. Укытучы татар теленә өйрәтү процессында татар дөньясына хас гореф-гадәтләр, традицияләр һәм татар әдәбияты, сәнгате үрнәкләре, татар тарихы, татар сөйләм этикеты белән дә таныштырып барырга тиеш .
Рус теле балаларга татар әдәбиятын укытуның төп бурычларыннан берсе – балаларны татар әдәбияты, халык аваз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән танкыштыру; күренекле язучыларның тормыш юлын өйрәнү һәм аларның аерым әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.
Минем уемча, без тел һәм әдәбият укытучылары, иң беренче чиратта, халыкның милләт буларак асылын, тарихын, тормыш-көнкүрешен, гореф гадәтләрен чагылдырган сүзләргә һәм төшенчәләргә игътибар итәргә яки тел һәм мәдәният бәйләнешен күрсәтергә тиешбез. Әгәр дә без укучыларны мондый сүзләрне табарга, аларга аңлатма бирергә; үзләштереп, истә калдыру, сөйләмдә куллану юлларына өйрәтә алсак, укучыларның лингвокультурологик яки лингвомәдәни компетенцияләрен формалаштырачакбыз. Шуның нигезендә этнокультура өлкәсенә караган белемлелеккә, хәбәрдарлыкка ирешергә мөмкин:
милли-мәдәни мәгънә телнең барлык тармакларына да хас: грамматикага , синтаксис һәм фонетикага , бигрәк тә ул лексик берәмлекләрдә (сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, мәкаль-әйтемнәрдә) ныграк чагыла;
төрле телдә, шулай ук татар телендә дә, башка телгә тәрҗемә ителеп, үзенең атамасын тапмаган сүзләр бар, яки алар турыдан туры тәрҗемә һәм “эквивалентсыз сүзләр” (лексика) дип атала. Мәсәлән, чәк-чәк, читек, түбәтәй, сабантуй сүзләре рус телендә тик аваз составы үзгәртелеп кенә кулланыла: чак-чак, ичиги, тюбетейка, сабантуй.
иркен тәрҗемә ителеп тә лексик фоннары туры килмәгән, ниндидер бер телдә башка мәгънәгә ия булган сүзләр дә бар: кыңгыра һәм колокол, ишегалды һәм сени һ.б.;
башка телдә үзенең тәрҗемән атамасын тапмаган һәм ниндидер мәгънә төсмерендә халык мәдәнияте турында мәгълүматка ия булган сүзләр лингвокультуремалар дип атала;
халык тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, гомумән халык турында киң мәгълүмат бирүче чара булып әдәби әсәрләр тора. Әдәби әсәрләрдә кулланылган татар халкының тарихын, көнкүрешен чагылдырган сүзләргә тулы аңлатма бирү зарури. Чөнки алар күбесенчә тарихи һәм архаик сүзләр рәтендә йөриләр.
Татар телен гамәли үзләштерү – билгеле бер күләмдәге тел материалын үзләштерү дигән сүз. Димәк, укучы билгеле бер күләмдә лексик, фонетик, грамматик материалны белергә тиеш. Телгә өйрәтүнең төп максаты – алган белемнәр нигезендә кирәкле сөйләм күнекмәләренә ия булу. Сөйләм күнекмәләренең төп билгеләре түбәндәгеләр:
алар сөйләмне автоматик дәрәҗәгә җиткерү өчен кирәк;
алар ярдәмендә формалашкан сөйләм тотрыклы була;
аларны яңа ситуациядә, яңа материалда кулланырга мөмкин.
Сөйләм күнекмәләренең фонетик , лексик һәм грамматик төрләрен күрсәтергә мөмкин. Әйтү күнекмәләре сөйләмнең фонетик яктан дөрес формалашуын тәэмин итәләр. Лексик күнекмәләр лексик берәмлекләрне сайлау, аларның бер-берсе белән дәрес бәйләнешен тәэмин итәләр. Грамматик күнекмәләр сүз формаларының, синтагмаларының, җөмләләренең дөреслеген тәэмин итәләр. Күнекмәләр әзерлек күнегүләре дип аталган күнегүлүр нигезендә барлыкка килә. Тел һәм сөйләм материалын үзләштерә, теоретик белем алу, тел һәм сөйләм күнекмәләренә ия булу шушы телне максатта билгеләнгән күләмдә өйрәнүгә, үзләштерүгә, белүгә китерә. Укучы алган белемне һәм формалашкан күнекмәләрне төрле аралашу ситуацияләрендә кулланырга сәләтле була башлый. Шулай итеп, өйрәнелә торган телдә информация алу һәм аны тапшыруга бәйле коммуникатив бурычларны хәл итү мөмкинлеге туа.
Коммуникатив метод икенче телгә өйрәтүне реаль тормыштагы аралашуның моделе буларак оештыруны таләп итә. Коммуникатив метод кулланылганда, укучылар “коры” кагыйдәләрне истә калдыру белән генә шөгыльләнмиләр, алар җанлы аралашу аша тел берәмлекләрен сөйләмдә кулланырга күнегәләр. Һәр методның нигезен аерым бер принциплар тәшкил итә, һәм алар шушы юнәлешнең асылын, төп эчтәлеген билгелиләр.
Коммуникатив метод исә, беренче чиратта, түбәндәгеләрне үз эченә ала:
тел һәм сөйләм материалын сайлау һәм өйрәтүгә функциональ якын килү;
тел һәм сөйләм материалын концентрик рәвештә урнаштыру һәм этаплап өйрәтү;
лексик-грамматик материалны ситуатив-тематик нигездә өйрәтү;
лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә өйрәтү.
Сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре буенча укучылар түбәндәге эшләрне башкара алырлык дәрәҗәдә булырга тиешләр: татарча сөйләгән кешене тыңлап аңлау; үз фикерләреңне сөйләү: үз фикерләреңне язып бирү; язылганны укып аңлау.
Укучыларның телне белү дәрәҗәләренә карата компетенция дигән термин кулланыла. Аның тел компетенциясе, сөйләм (коммуникатив) компетенциясе төрләрен күрсәтергә мөмкин. Алар:
билгеле бер көнкүреш темалары буенча ирекле аралаш алырга, сөйләмне грамматик дөрес төзергә һәм әңгәмәдәшләренең сөйләмен тулысынча аңларга һәм аның белән ирекле аралашырга тиеш булалар;
бирелгән темага үз фикерләрен файдаланып, телдән һәм язмача монологик текст төзи белергә тиешләр;
диалоглар һәм текстларны тулысынча аңлап укырга тиешләр;
бирелгән шигырьләрне, монологларны, мәкальләрне, мәзәкләрне русчага тәрҗемә итәргә, мөмкин булса русча эквивалентларын табарга тиешләр.
Дидактик материалны сайлаганда ситуатив – тематик принципны тормышка ашыру укытучыга дәрестә сөйләшү тирәлеге булдырырга мөмкинлек тудыра, укучыларның тормыш тәҗрибәсен чит телдә файдалынырга булыша. Рус телле балаларга татар теле укыту дидактик бурыч кына түгел, сәяси мәсьәләдә, Татарстанның дәүләтчелеге мәсьәләсе, татар телен саклап калу, милләтләрнең узара хөрмәтләшеп яшәү мәсьәләсе дә.
Әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкин: аралашуга өйрәтү алымнарын һәм биремне эзлекле һәм системалы рәвештә куллану укучыларның татар теленнән белемнәрен тагын да тирәнәйтү, сөйләм күнекмәләрен тагын да камилләштерүне тәэмин итә. Иң мөһиме: һәр укытучы дәресләрдә методик осталыгын һәм иҗади активлыгын арттыруга омтылса, коммуникатив биремнәрдән мөмкин кадәр күбрәк файдаланса, татар телен аралашу чарасы буларак өйрәтүдә уңышка ирешә алырбыз.
ӘДӘБИЯТ
1.А.Ш. Асадуллин, Р.А. Юсупов. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре.-Казан: Мгариф, 1998.
2. Пассов Е. И. Коммуникативный метод обучения иноязычному говорению.-М.: Просвещение, 1991.
3. Ф.С. Сафиуллина. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре.-Казан: Хәтер, 2001.
Тел һәм сөйләм материалын сайлау һәм өйрәтүгә функциональ якын килү принцибы. Рус телле балаларга татарча аралаша алырлык белем бирү өчен, тел берәмлекләрен сөйләмдә куллану ешлыгыннан чыгып сайлау һәм шул тәртиптә өйрәтү сорала. Мәктәп программасында күрсәтелгәнчә, укучылар 1 сыйныфның беренче чирегендә телдән әзерлек чорында ук, җөмләкалыпларын гамәли үзләштереп, сөйләм оештырырга күнегөләр. Мәсәлән: Бу нәрсә? Бу – китап. Һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, телдән әзерлек чорында авазлар сүзләр аша, ә сүзләр җөмләләр аша өйрәнелә. Димәк, укучылар билгеле бер фонетик, лексик һәм грамматик белемнәр белән берьюлы аралашу күнекмәләренә дә ия була. Алга таба җөмлә калыплары тагын да җәенкеләндерелә һәм аларда сүзләр аерым бер грамматик формада кулланыла: Укучы кая бара? Укучы мәктәпкә бара.Укучы кайда укый? Укучы мәктәптә укый.һ.б. Һәр өйрәнелә торган сүз һәм аның билгеле бер грамматик формасы синтаксис модель аша үзләштерелә һәм сөйләмгә кертелә бара.
Чынбарлыкта кешеләр, үз фикерләрен төгөл белдерү өчен, кирәкле сүзләрне һәм җөмлә калыпларын сөйләмнең эчтәлегеннән чыгып ничек сайлыйлар һәм сөйләм формасына юнәлтәләр, телгә өйрәтүдә дә шундый эшчәнлекбулдыру зарур. Шулай эшләгәндә генә , тел берәмлекләрен гамәли үзләштерүгә ирешеп була. Беренче карашка, функциональлек принцибы өйрәнелә торган телне тулы бер система буларак күзалларга мөмкинлек бирми кебек, ләкин ахырдан аерым-аерым өйрәнелгән тел берәмлекләреннән “бербөтен” төзелә, ягъни укучыларның белемнәре системалаштырылаһәм гомумиләштерелә. Бу эшне уңышлы оештыру өчен, методистлар, һәр теманы өйрәнгәннән соң, кабатлау дәресләре үткәрергә тәкъдим итәләр. Бу очракта укучыларныңбелемнәре ныгытыла, тел һәм сөйләм берәмлекләре тирәнрәк үзләштерелә. Методистлар фикеренчә, функөионалҗ якын килеп сайланган һәм аерым-аерым өйрәнелгән лексик-грамматик материал укучыларның хәтерендә яхшырак саклана.
Тел һәм сөйләм материалын концентрик рәвештә урнаштыру һәм этаплап өйрәтү принцибы. Функциональлекпринөибына нигезләнеп сайланган тел материалы, ягъни фонетик, лексик, грамматик минимумнар, мәктәп программасында концентрларга бүленеп бирелә. Һәр концетр алдагы сыйныфларда өйрәнелгән материалны кабатлауга һәм яңа тел берәмлекләрен өйрәнүгәкайтып кала. Башлангыч мәктәптә, ягъни беренче концентрда балалар түбәндәге тел материалы белән танышалар: исеммнәрнең һәм зат алмашлыкларының килеш формалары;баш килештәге тартымлы исемнәр; асыл сыйфатлар; сорау һәм күрсәтү алмашлыклары; микъдар һәм тәртип саннары; хәзерге заман хикәя фигылҗнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнүе; урын һәм вакыт рәвешләре һ.б.Дереслекләрдә әлеге лексик-грамматик материал билгеле бер тәртиптә урнаштырыла һәм этаплап өйрәтелә, ә алга таба күп тапкыр кабатлана. Моннан тыш, башлангыч мәктәптә өйрәнелгән тел берәмлекләре гомуми белем бирү мәктәбендә тагын да тирәнрәк үзләштерелә. Ә кайбер грамматик формалар исә төрле төзелмәләрдә кулланыла һәм моңааерым игътибар итүсорала. Мәсәлән, -ып/-еп, -п кушымчалы хәл фигыльләр башта. Ул тырышып укый. Мин кычкырып сөйлим. кебек җөмләләр аша үзләштерелсә, алга таба шул ук форма эшнең үтәлү дәрәҗәсен белдерә торган аналитик төзелмәләрдә киң кулланыла: җырлап җибәрде (запел), укып йөри (продолңает учится), язып бетерде (дописал) һ.б. Әйтелгән фикерне тагын бер мисал белән дәлилләп була. Мәсәлән, -асы/ - әсе, -ыйсы/ исе кушымчалы киләчәк заман сыйфат фигылҗ дә татар сөйләмендә актив булган төрле грамматик төзелмәләрдә еш күзәтелә: эшлисе эш; эшлисем килә: барасым бар; барасыбыз юк һ.б. Ә инде синтаксик калыплар белән танышканда, укучылар шул ук формаларны үз эченә алган иярченле кушма җөмләләр төзергә һәм аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнәләр. Мәсәлән: У китәсе поезд соңга кала. Без эшлисе эшләр күп әле һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, һәрбер концентр дидактик я ктан эшкәртелгән тел күренешләрен берләштерә һәм төгәлләнгән өиклны тәшкил итә. Концентрның һәрберсе түгәрәкне хәтерләтә, һәм һәр этапта укучыларның белем-күнекмәләре “спираль” рәвешендә үсеш ала.
Лексик-грамматик материалны ситуатив-тематик нигездә өйрәтү принцибы. Комуникатив метод лексик берәмлекләрне һәм аларның грамматик формаларын билгеле бер ситуацияләргә бәйләп өйрәтүне таләп итә. Билгеле ки чынбарлыкта кешеләр, аралашу сферасыннан чыгып, бер-берсе белән хәбәрләшәләр һәм моның өчен кирәкле тел берәмлекләреннән файдаланалар. Шуңа күрә дә, икенче телне өйрәнгәндә, аралашу ситуацияләренә бәйле репликаларны истә калдыру, телне гамәли үзләштерүне күпкә җиңеләйтә һәм аның нәтиҗәлелеген арттыра. Димәк, татар теле дәресләрендә төрле кызыклы ситуаөияләр куллану һәм, аларга нигезләнеп, укучыларның аралашу остагын үстерүгә игътибарны арттыру мөһим. Аралашу ситуацияләреннән чыгып, укучылар төрле социальрольләрне башкырырга һәм кирәкле репликаларны, тотрыклы гыйбарәләрне сөйләмдә дөрес кулланырга күнегә алалар. Мәсәлән, исәнләшү, сораштыру, тәкъдим итү, ризалашу, риза булмау, инкяр итү, гаҗәпләнү һ.б. Грамматик формалар белән таныштырганда, ситуацияләрдән файдалану телне өйрәнү проөессын тагын да җанландырып җибәрә. Мәсәлән, укучылар 1 сыйныфта ук укытучы әйткәннәрне тыңлап аңларга һәм аның боерыкларын үтәргә өйрәнәләр. Бу эшне уңышлы оештыру өчен, укытучы дәрестә төрле уеннардан файдалана ала: 1) Боерыкларны тыңлагыз һәм кирәкле хәрәкәтләрне ясагыз. Антон, бас! (укучы баса). Антон, утыр! (Укучы утыра). Оля, такта янына чык! (Укучы такта янына чыга).һ.б. Алга таба укытучы балаларга хәрәкәтләр ясарга һәм нәрсә эшләгәннәрен әйтеп барырга куша. Мәсәлән: Булат, бас! (Укучы баса һәм Мин басам дип әйтә) һ.б. Болай эшләгәндә, боерык фигыльләр белән беррәттән хәзерге заман хикәя фигыльләр дә кабатлана һәм сөйләм аша ныгытыла. “Гайлә” темасын өйрәнгәндә, тартымлы исемнәрне сөйләмдә активлаштыру өчен,укытучы балаларга гаиләләре сурәтләнгән фотолар алып килергә һәм туганнары турында сөйләргә куша. Укучылар, әнием, әтием, энем, апам, абыем, сеңлем, әбием, бабаем кебек сүзләрне кулланып, фотолар ярдәмендә якыннары белән таныштыралар.
Башка грамматик формаларны да билгеле бер ситуациягә бәйләп өйрәнү татар телен гамәли үзләштерүне күпкә җиңеләйтә, чөнки укучылар коммуникатив бурычтан чыгып эш итәлэр. Мәсәлән, билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне дөрес кулланырга өйрәтү өчен, укытучы балаларга җәйге яллары турында хикәя төзеп сөйләргә куша. Ә инде билгесез (нәтиҗәле) үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә активлаштыру максатыннан, балаларга, төрле чыганаклардан файдаланып, “Күренекле шәхесләр”, Яраткан язучым хәм башка шундый темаларга хикшя язу эше тәкъдим ителә.
Лингвометодикада аралашуның ике төрен билгелиләр: чын аралашу һәм уку аралашуны. Татар теленә өйрәткәндә, без уку аралашуыннан файдаланабыз, ләкин ул, үз чиратында, балаларны чын аралашуга әзерләргә тиеш. Шуңа күрә укытучының җитди бурычларының берсе – дәресләрдә әңгәмә кору, сөйләшү үткәрү, фикер алышу, диалог төзеп сөйләү кебек эш төрләренә өстенлек бирү хәм җанлы аралашу оештыру. Моның өчен дәреслекләрдә бирелгән коммуникатив биремнәрне методик яктан дөрес куллану сорала. Аларны аерым укучыларга да, төркемгә дә тәкъдим итеп була. Берничә мисал китереп үтик: 1) Татар театрында нинди спектакль баруы турында белешегез; 2) Үзегезгә ошаган китапны дустыгызга тәкъдим итегез; 3) Дустыгызны туган көнегезгә чакырыгыз; 4) татар газетасы белән танышып чыгыгыз хәм андагы язмалар турында хәбәр итегез һ.б. Мондый биремнәрне башкарганда, укучылар үзләренең “мин”леген белдерергә һәм иҗади якын килергә, фикерләрен дәлилләргә күнегәләр. Укыту тәҗрибәсе күрсәткәнчә, лексик-грамматик материалны ситуатив-тематик нигездә үзләштерү укучыларның комуникатив мөмкинлекләрен күпкә арттыра.
Лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә өйрәтү принцибы.Аралашу барышында теге яки бу фикерне төгәл белдерү өчен, синтаксик берәмлекләрдән файдаланырга кирәк. Бары тик синтаксик калыпларда гына аерым сүзләрнең билгеле бер мәгънәләрне үзләренең яшәешен табалар hәм коммуникатив көчкә ия булалар. Шуңа күрә дә лингвометодикада синтаксис телнең коммуникатив катламы буларак карала. Аралашуның минимальәмлеге булып тора, чөнки ул интонаөион, структур, семантик төгәллекне тәэмин итә. Методикада синтаксик юл белән телгә өйрәтүне “структур схемалар”, “синтаксик модельләр”, “сөйләм үрнәкләре” аша өйрәтү дип атыйлар. Аларны түбәндәге төркемчәләрен билгелиләр: 1) лексик модельләр укучыларның лексик күнекмәләрен камилләштерергә юнәтелгән. Алар ярдәмендә укытучы түбәндәге эшләрне оештыра ала. Мәсәлән, укытучы Алсу укый тибындагы җөмлә калыбын әйтә һәм укучыларга аның икенче сүзен башка сүз белән алыштырырга куша. Укучылар, чиратлашып, үз җөмләләрен әйтеп баралар: Алсу тыңлый (сөйли, яза, бара, кайта, килә) һ.б. Аннары шул ук җөмләнең беренче компонентын башка сүз белән алыштыру сорала. Укучылар яңадан үз җөмләләрен әйтәләр: Алсу укый (әни, әти, әби, кыз, малай) һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, ике сүздән торган һәм коммуникативлыкка ия булган сөйләм үрнәге нигезендә күпсанлы лексик берәмлекләр кабатлана. Алга таба җәенке җөмлә алына. Мәсәлән, Алсу мәктәптә укый. Укучылар мәктәптә сүзен башка лексик берәмлекләр белән алыштырып әйтәләр: Алсу гимназиядә (лицейда, техникумда, институтта, консерваториядә укый һ.б. Һәр лексик теманы өйрәнгәндә, укучылар актив үзләштерегә тиешле сүзләр белән эш итәләр һәм аларны аралашуда кулланырга күнегәләр; 2) грамматик модельләр үзенчәлекләрен гамәли үзләштерсеннәр өчен, укытучы бирелгән җөмләне җәенкеләндерегә куша. Эш түбәндәгечә оештырыла: беренче укучы шушы җөмләгә бер сүз өстәп әйтә. Мәсәлән: Алсу китап укый. Икенчесе шушы җөмләгә тагын бер сүз өсти: Алсу кызыклы китап укый. Дүртенчесе дәвам итә: Алсу кечкенә энесенә кызыклы китап укый һ.б. Бу биремне һәр укучыдан да эшләтергә мөмкин. Бу очракта вакыт бирелә, һәм аннары укучылар үзләре язган җөмләләрне укыйлар. Болай эшләү балаларның морфологик һәм синтаксик белемнәрен камилләштерүгә китерә; 3) структур модельләр укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүдән гыйбарәт. Мәсәлән, укытучы балаларга түбәндәге җөмләне яздыра һәм аны структур яктан үзгәртеп әйтергә куша: Бүген безгә кунаклар килә (Сегодня к нам придут гости). Укучылар, яңа сүз өстәмичә, җөмләне түбәндәгечә үзгәртеп әйтәләр: Кунаклар безгә бүген килә (Гости придут к нам сегодня). Бүген кунаклар безгә килә (Сегодня гости придут к нам). Мисалларга нигезләнеп, укытучы татар һәм рус җөмләләре арасындагы аерманы аңлата, татар җөмләсендә сйләм яңылыгын тәшкил иткән сүзне дөрес билгеләргә һәм фикерне төгәл белдерергә күнектерә.
Әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкин: аралашуга өйрәтү алымнарын һәм биремне эзлекле һәм системалы рәвештә куллану укучыларның татар теленнән белемнәрен тагын да тирәнәйтү, сөйләм күнекмәләрен тагын да камилләштерүне тәэмин итә. Иң мөһиме: һәр укытучы дәресләрдә методик осталыгын һәм иҗади активлыгын арттыруга омтылса, коммуникатив биремнәрдән мөмкин кадәр күбрәк файдаланса, татар телен аралашу чарасы буларак өйрәтүдә уңышка ирешә алырбыз.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/20269-aralashu-charasy-bularak-telg-jrt


БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Единое образовательное пространство: содержание и особенности федеральной образовательной программы основного общего образования (ФОП ООО)»
- «Управленческая деятельность начальника лагеря с дневным пребыванием детей на базе общеобразовательной организации»
- «Центр «Точка роста»: реализация образовательной программы по предмету «Биология»
- «Профессиональная компетентность учителя начальных классов»
- «Инновационные подходы к обучению и воспитанию в ДОУ»
- «Организация учебно-воспитательного процесса в соответствии с ФГОС ООО от 2021 года»
- Физическая культура и специфика организации адаптивной физической культуры для обучающихся с ОВЗ
- Методист дошкольной образовательной организации. Педагогика и методика дошкольного образования
- Учитель изобразительного искусства. Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса
- Педагогика и методика преподавания основ духовно-нравственной культуры народов России в образовательной организации
- Теория и методика обучения астрономии в образовательной организации
- Социальное обслуживание населения: основы и базовые технологии социальной работы
Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.