Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
04.10.2016

Сценарий

хабиева
музыкальный руководитель
Мәктәпкә әзерлек төркемендә көз бәйрәмен үткәрү сценариясе

Содержимое разработки

Мәктәпкә әзерлек төркемендә көз бәйрәмен үткәрү сценариясе

А.б. –Карагыз әле тәрәзәгә. Ямьле җәйләр шаулап үтеп тә китте. Күпме күңелле мизгеләр күңелдә калды. Хәзер инде күбәләкләр дә очмас, кошлар да сайрамас. Кояшлы, җылы көннәр артта калды. Акрын гына көз атлап килә. Ул безне урамда көтә.

(3 бала уртага чыга)

1 бала- Көз килде, көз килде

Көз быел бик тиз килде

Агачлар, тирәкләр, гөлләр

Сарыдан күлмәк киде.

2 бала- Коз коннэре килеп житте,

Хушлашабыз жэй белэн.

Ботен жиргэ яфраклардан

Алтын келэм жэелгэн.

3 бала- “Көзге ямь”

Әллә төсле яңгыр яуган

Бакчабызның өстенә

Әллә инде төне буе

Төсле җилләр истеме.

Яфракларны алтын белән

Кем төнлә бизәп йөргән?

Танымыйча торам

Икән бакчабызга көз кергән.

Кулчатыр» бию башкаралар)

4 бала-Бөтен җирдә сары яфрак

Көз килүнең билгесе

Сары яфрак - көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.

5 бала-Күмәкләнеп без дәдуслар

Җырлап алыйк әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Сөмбеләнең бәйрәме.

(«Коедагы яфрак» җьр башкаралар)

А.б.- Балалар, сезнең көз көне паркка, урманга ихтибар итгәнегез бармы? Бар агачлар да киемнәрен матур төсләргә алмаштырдылар.

6 бала- Көзге урман тып-тын булган,

Агач башы ялангач.

Соңгы яфрак төшә калтырап,

Әз генә җил шаяргач.

7 бала- Алтын сары яфраклар,

Җиргә коелган

Алтын сары яфракларга

Нурлар өстәлгән.В

8 бала- Вот художник, так художник,

Все вокруг позолотил!

Даже самый сильный дождик

Эту краску не отмыл!

Отгадать загадку просим:

Кто художник этот?

Барсы- Осень!

(Күңелле көйгә көз керә,кулында яфраклар,җиләк-җимеш тутырылган кәрзин)

Көз- Хәерле көн, балалар!

Мин –Көз. Килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

Буш кул белән килмәдем, сезгә гөмбәләр җыеп килдем. Гөмбәләрем чыгыгыз, биеп күрсәтегез әле.

(«Гөмбәләр» бию башкарыла)

Көз- Балалар, мин сезгә бик күп итеп бүләкләр алып килдем, ләкин аларны бушка бирмим. Табышмакларымның җавабын тапсагыз, бүләкләрем сезнеке.

-Нинди яшелчәләр мыеклы? (борчак, фасоль,кыяр)

-Кайсы яшелчәнең күзләре бар? (бәрәңге)

-Нинди петрушканы ашка салмыйлар? (уенчык)

-Нинди яшелчәнең “борыны” кызыл? (редис, кишер, чөгендер)

Яхшы, балалар, бик белемлеләр икәнсез! Табышмакларның барсына да җавап таптыгыз.

А.б.- Көз-матур, безнең балалар синең өчен әле матур итеп шигырьләр дә өйрәнделәр.

9 бала- Сарыларга сарган ак каенга

Шыбыр-шыбыр килеп кем дәшә?

Уттай янган кызыл миләш белән

Пышылдашып кем ул сәйләшә?

10 бала- Көзге җиргә гашыйк әрсез җилләр

Яфракларга шулай эндәшә.

Хушыгыз,хуш,язга чаклы,диеп,

Алар белән уйнап сөйләшә.

11бала- Көзге урман тып-тын булган,

Агач башы-ялангач.

Соңгы яфрак төшә калтырап,

Әз генә җил шаяргач.

12 бала- Алтын көз кунакка килгән,

Сары күлмәген кигән.

Елмаеп карый безгә,

Җырлап уйнашыйк бергә.

Кәрзин тулы алмалар,

Помидор һәм кыярлар,

Кәбестә, кишер, суган,

Алтын көз безнең уйңган.

Көз- Рәхмәт балалар мактауларыгыз өчен.

А.б.- Көз, ә безнең балалар синең турында бик матур җыр беләләр, тыңлап кара әле.

(«Көз» җыр бшкаралар)

Көз- Рәхмәт балалар, бик матур шигырьләр, җыр өйрәндегез. Хәзер инде мин сезгә үземнең күчтәнәчләремне алып киләм. Ә сез күңел ача торыгыз. (чыгып китә)

А.б.- Әйдәгез балалар без сезнең белән уйнап алабыз.

(«Үз өйеңне тап» уен уйныйлар. Моңсу көй яңгырый, залга Грипп керә )

Грипп (йөткерә)Кем әле безнең монда? Балалар икән! Шәп булды! Хәзер сез минем белән чирли башлачаксыз, йөткерерсез, төчкерерсез, температурыгыз күтәрелер, борыныгыз тыгылыр.

А.б.-Син Грипп, безне куркыта алмассың. Безнең балалар чыныккан, спорт белән шөгельләнәләр. Витаминнар ашыйлар, бер дә чирләмиләр.

Грипп – Чирләмиләр? Спорт белән шөгельләнәләр? Хәзер карарбыз. Сезнең белән уеннар уйнап алырбыз.

(«Галош киеп йөгерү»һәм «Зонтик белән йөгерү» уеннар)

Грипп- Бик җитез сез балалар. Мин сезгә барыбер чир йоктырам.

(Күңелле көй янгырый)

Грипп – Ой, ой, ой. Монда доктор Айболит килә. Җитешмәдем мин сезне чирләтергә. Миңа тизрәк китәргә кирәк.(йөгереп чыгып китә. Доктор Айболит керә)

Доктор Айболит– Исәнмесез, балалар! Барыгыз да сау сәләмәтме? Төчкерүчеләр юкмы? Хәзер сезне карап китәм. Кулларны, аякларны, авызңны ач әле. Тешләре урында икән. Бишле! Мин сездә бүген уңыш бәйрәме дип ишетем. Ярар, белемегезне тикшереп карыйм. Мин сезгә көзге уңыш турында табышмаклар әйтәм, сез әзерме?

1)Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.

(суган)

2)Йөз кат кием,барысы да төймәсез.

(кәбестә)

3)Җир астында җиз бүкән,ул ни микән?

(бәрәнге)

Булдырдыгыз! Дөрес җавап бирдегез.

А.б.-Доктор Айболит, ә безнең балалар «Огородная- хороводная» дигән бик матур җыр беләләр.Әйдә безнең белән түгәрәккә бас!

( «Огородная - хороводная» җыр җырлыйлар)

Доктор Айболит–Бик матур җырлыйсыз, миңа бик ошады. Ә сезгә яшелчәләр җыю күңелледер?

А.б.- Әйе! Менә хәзер балалар белән яшелчәләр җыеп карарсың.

(«Яшелчәләр җыю» уен уйныйлар)

А.б.-Бу җыелган яшелчәләр сиңа бүләк булсын.

Доктор Айболит- Рәхмәт. Яшелчәләр җыю җинел эш түгел икән, арытты!

А.б.-Син Доктор Айболит хәл җыя тор,ә балалар сина бер җыр җырлап күрсәтәләр.

(Җыр «Семечки»)

Доктор Айболит- Сез бик унганнар, бик күп җырлар беләсез. Сезнең белән бик күңелле, ләкин миңа китәргә кирәк, бүтән балаларны карап китәргә. Күрешүләргә кадәр!(чыгып китә)

(Күңелле көйгә Көз керә)

Көз-Балалар,бәйрәмегез өчен рәхмәт. Сез миңа бүген бик күп бүләк бирдегез, миндә сезгә матур күчтәнәч алып килдем. Бу быелгы оннан пешерелгән тәмле,баллы пирог. Кызганычка каршы миңа китергә вакыт җитте. Сау булыгыз балалар!!!

Балалар-Сау булыгыз!!!

(Тәрбиячеләр балалар белән бергә,куңелле көйгә залдан чыгып китәләр)

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/219297-scenarij

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки