Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
13.11.2013

Җөмлә кисәкләре

Бакирова Дания
учитель татарского языка и литературы
Ныгыту һәм камилләштерү дәресе: җөмлә кисәкләрен тикшерү, сыйфат фигыльне куллану, җөмләләр төзү. Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Кулланыла торган әдәби материаллар аша укучыларның тел һәм әдәбиятка булган кызыксынуын арттыру. Проектор, презентация, таратма материал, рәсемнәр һәм портретлар ярдәмендә башкарыла.

Содержимое разработки

Дәрес № ( 10сыйныф, рус төркеме)

Тема: Җөмлә кисәкләре

Максат: 1. Үткән дәрес темасын ныгыту (сыйфат фигыль);

2. Җөмлә кисәкләрен искә төшерү; җөмләләр төзү, җөмлә

кисәкләре ягыннан тикшерү;

3. Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерүне дәвам

итү;

4. Драматург, журналист, шигырьләр һәм проза әсәрләре

авторы – Галиәсгар Камал иҗатына кызыксыну уяту.

Җиһазлау: проектор, презентация, дәреслек, сүзлек,таратма материал, Г. Камал портреты, рәсемнәр.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты. Исәнләшү. Дежур укучы белән әңгәмә.

У. Дәрес темасы, дәрес максаты белән таныштыра.

- Аудирование : (кулланма, 14 бит)

II.Актуальләштерү. Үткән дәрес темасы: Сыйфат фигыль (Презентация)

а) - (билгеләмәсен искә төшерү: ( Сыйфат, фигыль мәгънәсенә ия)

б) - (заманнарын искә төшерү: (3 заманы )

Х.з с.ф.(-учы/-үче; -а/-ә+торган; -ый/-и+ торган

Үт. з.с. ф.(-ган/-гән; -кан/-кән)

Кил. з. с. ф.(-ыр/-ер, -ар/-әр,-р; -асы/-әсе, -ыйсы/-исе; -ачак/-әчәк,-ячак/-ячәк-)

Өй эшен тикшерү (29 б., 5 бир.)

а)Сыйфатларны җөмләдә табарга, тәрҗемә итәргә:

1. (ябык-худенькая,уртача-среднего, зәңгәрсу-голубоватые, куе сары - светлые);

2.(кара-черные, озын-длинные, бик чибәр –очень красивая);

3.(озын –длинное, ал-розовое)

4. (бик матур – очень красивая , кечкенә- маленькая)

б) Диалог төзү: (дәфтәрдә)

1. - Лиза нинди кыз?

- Ул - ябык кына гәүдәле, уртача буйлы, зәңгәрсу күзле, куе сары чәчле кыз.

2.- Хәят нинди кыз?

- Ул – кара чәчле, озын керфекле, бик чибәр кыз.

3. - Өстенә кигән озын ал күлмәге Хәяткә килешәме?

- Өстенә кигән озын ал күлмәге аңа бик килешә.

4. - Хәят башына нәрсә киеп куйды?

- Хәят башына матур кечкенә калфагын киеп куйды.

в) Диалогик сөйләм (яңа төзелгән диалогларны сөйләмдә кулланалар)

III. Яңа дәрес. Тема: Җөмлә кисәкләре (презентация, биремнәр)

а) Сүзлек эше.(сүзлек дәфтәрләренә транскрипция билгеләре белән язалар)

Гафифә - женское имя

Вәли - мужское имя

яңадан - снова

ватмаган - не разбил

юып - намывая

башлана - начинается

яшел - зеленый

У.: Укучылар без татар әдәбияты классикларының әсәрләрен өйрәнүне дәвам итәрбез. Киләсе дәрестә драматург,журналист,шигырьләр һәм прозалар авторы

Г. Камалның “Беренче театр” комедиясе белән танышачакбыз. (Экранда портреты, комедиядән күренешләр)

Бүгенге дәрестә алган белемнәрегез бу әсәр турында үз фикерегезне дөрес җөмләләр белән әйтергә ярдәм итәр. Бу дәрес - үткәннәрне искә төшерү,кабатлау дәресе дә.

б)Сезгә презентацияярдәм итәр.( “Җөмлә кисәкләре”)

1. -Җөмләнең баш кисәкләрен әйтегез әле.(Ия, хәбәр)

-Җөмләнең нинди иярчен кисәкләре була?(аергыч, хәл, тәмамлык)

-Тәмамлыкка билгеләмә бирегез әле(Б.к. кала, башка килеш сорауларына җавап бирә, предметны белдерә; мисаллар өстендә күрсәтелә)

- Аергычка билгеләмә бирегез әле.(нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә, предметның билгесен белдерә)

Хәлгә билгеләмә бирегез әле.(Җөмләнең ф-ль, сый-т, рәвеш, хәбәрлек сүз б/н бирелгән кисәгенә ияреп, эшнең , билгенең билгесен, эшнең үтәлү рәвешен, вакытын, урынын, сәбәбен,максатын, шартын, күләм дәрәҗәсен белдерә торган кисәкләр хәл дип йөртеләләр).

IV.Физкультминут. (Басабыз, күзләрне йомабыз, башны уңга борабыз, башны сулга борабыз, башны артка ташлыйбыз, башны алга иябез,туры торабыз, күзләрне ачабыз.(2 кат); җилкәләрне күмәк күтәрәбез (2 кат), җилкәләрне чиратлаштырып күтәрәбез (2 кат), кулларны “биетәбез”).

в)Биремнәр. 3 эш төре:

1. Сүзләрдән җөмлә төзәргә;

2. җөмләне тәрҗемә итәргә;

3. җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

Искә төшереп китик әле, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен нинди сызыклар белән билгелибез? Ия – бер сызык; хәбәр – ике сызык; тәмамлык – пунктир; хәл-пунктир, нокта; аергыч- дулкынлы сызык белән.

Биремнәрне кем үтәде? (Биремдәге эш төрләре тактада тикшерелә)

г)Диалоглар төзү.

Ә хәзер , укучылар, үз җөмләгезне кертеп, диалог төзегез, сөйләмгә әзерләгез.

а) – Театрга кеше күп килгәнме? б)- Гафифә театрга барамы?

_ Театрга кеше бик күп килгән. – Юк. Гафифә театрга барырга ояла.

в) – Мин кичә театрга билет алып кайттым. г) – Сез театрга еш йөрисезме?

-Яхшы булган. Ничәнче рәт? -Без театрга бик еш йөрибез.

- 12 рәт, 10 урын.

д)Диалогик сөйләм. (“Чылбырлы” сөйләм)

V.Йомгаклау. Укучылар без бүген нәрсәләр өйрәндек?

- Җөмлә кисәкләрен искә төшердек.

- Биремнәр үтәдек. Дөрес итеп җөмлә төзәргә өйрәндек.

- Диалоглар төзедек.

- Диалогик сөйләмдә катнаштык.

Өй эше. 34 б., 2 бир. (2, 4 җөмләләрне җөмлә кисәге ягыннан тикшерергә)

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/21952-ml-kisklre

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки