Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
03.11.2016

Имена людей

Интегрированный урок. Татарский язык и ознакомление с окружающим миром для 1 класса

Содержимое разработки

Интегратив дәрес: Татар теле һәм әйләнә-тирә дөнь белән танышу (1 сыйныф)

Тема: Кеше исемнәре

Максат: Кеше исемнәре зур хәрефтән языла икәнлеген төшендерүдә ярдәм итү;

кешегә исем нигә кирәклеген аңлату;

язын безнең якларга очып килүче кошлар белән таныштыру.

Җиһазлау: “Исемнәр бакчасы” плакат, “Исемсез кеше – канатсыз кош”, кошлар

рәсеме.

Дәрес барышы:

Оештыру моменты.

1. Укытучы.

Дәресебезнең башында кеше исемнәре хакында сөйләшеп узыйк әле. Кешегә исем ни өчен кирәк? Исемне берәү дә сорап алмый, чөнки исем куйганда син әле ап-ак биләүдәге нәни сабый. Әти-әниләр бәбигә исемне алдан ук сайлыйлар. Исем матур да яңгырасын да, әйтергә дә ансат булсын. Үзебезнең сыйныфыбызның “Исемнәр бакчасына” күз салыйк (балаларга алдагы дәрестә өй эше бирелә, чәчәк рәсеме ясап, үз исемеңнең тарихын язып килергә). Бу бакчада чәчәкләр, алар барысы да бик матурлар.

(Балалар үзләренең исем кушылу тарихын сөйлиләр)

Бүген дәресебез кеше исемнәренә багышланыр. Безгә дәресне алып барырга кунак дусларыбыз ярдәм итәр. Хәзер елның кайсы вакыты? (баларның җавабы)

Әйе, тиздән безнең дусларыбыз кошлар туган якларына кайта башлар. Беренчеләре – яз хәбәрчеләре инде кайттылар да.

2. (Тактага кара карга рәсеме эленә)

- Бу нинди кош? (кара карга)

Карга. Балалар мин сезнең Әлифбаны тәмамлавыгызны беләм. Сез укырга һәм язарга өйрәнгәнсез. Миңа китабыгызның 34 нче битендәге хәрефләрне язып күрсәтегез әле.

3. (Тактага сыерчык рәсеме эленә)

Сыерчык.Балалар, безнең хәзер тора торган җиребездә бик җылы, агачлар чәчкә ата, җимеш бирә. Тик туган яклар бик сагындыра. Мин сезгә “Хирург” дигән уен тәкъдим итәм. Башат кисмә хәрефләрдән тура дигән сүз төзегез. Ләкин бу сүз бер көнне авырып киткән. Хирург килгән, караган да: “Р хәрефен алыштырырга кирәк,” – дигән. Ул Р хәрефе урынына л куйган, шуннан соң сүз бөтенләй үзгәргән. Икенче хирург килгән, л урынына З куйган, туза сүзе барлыкка килгән. Соңыннан у хәрефе авырып киткән, аны а белән алыштырганнар. Хәзер ул тазарган.

“Сүзнең беренче хәрефен алып ахырга куйсагыз, минем исемемне укырсыз,” – дигән

хирургларның берсе.

Хирургның исеме ничек? (Азат)

4.(Тактага тургай рәсеме эленә)

Тургай. Балалар, безнең турыда беләләрме икән? Безне каршы алырга әзерләнәләрме? Мин аларга менә нинди уен тәкъдим итәм. Сүзнең башын укытучы әйтә, азагын балалар.

Ша- Ха- Рә- Ра- Ил- Ай-

Гөл- На-

Мин малайлар исеме әйтәм, ә сез кызлар исеме әйтегез.

(Мәсәлән: Рәис – Рәисә, Шакир – Шакирә, Рамил - ..., Эьмир - ..., Эльвир -..., Гали - ..., Наил - ...)

Ял итү. “Чебиләр зарядкасы”

1. Ребусны чишәргә. Бу тәкъдимне иң тиз оча торган кошларның берсе карлыгач әйтте.

(Җәмил)

2.Тавышы кечкенәдән һәрберебезгә таныш булган кош күк-кү, күк-кү дип моңланып утыручы кош – әйе күке. Ул безгә менә шундый бирем җибәргән. Һәр рәттә артык сүзне табарга.

1) Наил, Рәис, Марат, Раил, укучы.

2) Гөлфия, Гөлназ, Айсылу, Гөлкәй.

3.безнең урманнардагы иң оста җырчы, моңлы кош сандугач “Балалар җөмлә төзи беләләрме икән? Минем шуны беләсем килә,” - ди.

- Балалар, китапның 34 нче битендәге “Укучылар бүлмәсендә” темасына җөмләләр төзү.

IV.Йомгаклау.

Балалар, шушының белән без канатлы дусларыбыз белән сау буллашып торабыз.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/223957-imena-ljudej

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки