- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
- «Риторические аспекты профессиональной коммуникативной деятельности современного педагога»
- «Игровые пособия для работы с детьми дошкольного возраста (палочки Кюизенера, блоки Дьенеша, круги Луллия, ментальные карты Бьюзена)»
- «Обучение английскому языку детей дошкольного возраста»
- «ИКТ-компетентность современного педагога»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Условное наклонение глагола «Шарт фигыль»
Дәреснең технологик картасы
Предмет:татар теле
5 нче татар сыйныфы
Тема | Шарт фигыль |
Дәреснең максаты | Шарт фигыль турында төшенчә формалаштыру, аның ясалу үзенчәлеген үзләштерергә ярдәм итү, хикәя һәм боерык фигыльләр буенча белемнәрен исәпкә алу. |
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Предмет нәтиҗәләре: -шарт фигыль турында төшенчә формалаштыру, аның ясалу үзенчәлеген үзләштерергә ярдәм итү, төп фигыльгә бәйләнеп килүен аңлау; -хикәя һәм боерык фигыльләрбуенча белемнәрен исәпкә алу. Метапредмет нәтиҗәләр: - регулятив: сөйләм телен үстерү, системалылык булдыру, мөһим нәтиҗәләрне истә калдыру; - танып-белү: булган белемнәргә таянып, шарт фигыль турында гомуми нәтиҗәне чыгару; - коммуникатив: төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, хезмәттәшлеккә ирешү. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: туган як табигатенә карата соклану хисләрен уяту; укуга җаваплы караш булдыру; бер-береңне хөрмәтләү, теләктәшлек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү. |
Предметара бәйләнешләр | Әдәбият, музыка сәнгате |
Ресурслар: - төп - өстәмә | Төп:Дәреслек: Татар теле. 5 нче сыйныф: татар телендә белем бирү оешмалары өчен укыту әсбабы.Ч.М. Харисова, Н.В. Максимов,Р.Р. Сәйфетдинов. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015. Өстәмә:слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, компьютер,перфокарточкалар,уенөчен түбәтәй һәм сораулар, таблицалар, Фрейер моделе өчен битләр. |
Эшне оештыру | Фронталь, төркемнәрдә, парларда һәм индивидуаль эшләү. |
Төп төшенчәләр | Фигыль, шарт фигыль, гомуми нәтиҗә |
Педагогик технологияләр | Проблемалы укыту. Сингапур методикасы структурасы –Фрейер моделе |
Дәрес тибы | Яңа белемнәр үзләштерү |
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Белем бирү һәм фикерләү сәләтен үстерү(дәреслек, предмет материалы) | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) | Эшкә этәргеч бирүче сораулар һәм тәкьдимнәр |
Мотивлаштыру 3минут Максат: уңай психологик халәт тудыру. | Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту. Көз турында укучыларның фикерләрен тыңлау | Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр: башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул. Көз турында җөмләләр әйтү. | Шәхси эшчәнлек: дәреслек һәм эш дәфтәрләрендәге язмаларны барлау. Сөйләм телләрен үстерү. | Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү. Танып-белү: көз турында белемнәрен тирәнәйтү | Дәресебез уңышлы булсын өчен нишлибез? Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? |
Өй эшенә нәтиҗә 2минут | Укучыларны бәйгеләрдә катнашырга өндәү (Бөтенроссия “Илһам” яшь язучылар бәйгесе), әкиятләргә нәтиҗә ясау. | Иҗади өй эшләренә бәяләмә һәм үзбәя. | Укучылар үз эшләренә нәтиҗә ясыйлар | Шәхси:иң яхшы эш белән горурлану | Кемнең әкияте иң әйбәт эчтәлекле булган дип уйлыйсыз? |
Белемнәрен исәпкә алу. Үз-үзеңне тикшерү перфокарточкалар белән эш 4минут Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау. | Перфокарточкалар белән эш I.Хикәя фигыль булса “+” тамгасын куярга 1. бардым 2. килдегезме 3. кайтачак 4. бирсен 5. укый II.Боерык фигыль булса “+” тамгасын куярга 1.язсын 2. җырлыйм 3. биегез 4. укыгач 5. сөйләсеннәр III. Заманы дөрес булса “+” тамгасын куярга 1.барачак -киләчәк з. 2. килде –хәзерге з. 3. катнашыр-киләчәк з. 4. җиңде- үткән з. 5. сагынам-хәзерге з. | Укучылар индивидуаль эшлиләр | Җаваплар: схема чыгарга тиеш,“+” тамгасын тоташтыргач, “5” ле чыгачак.
(тактага схема сызыла) | Регулятив: үз белемеңә контроль Танып-белү: хикәя һәм боерык фигыльләрбуенча белемнәрен исәпкә алу. Шәхси: һәр укучы үз белеменә нәтиҗә ясый. | Нинди авырлыклар туды? | ||||||||||||||||||||||||
Актуальләштерү 9минут Максат: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру. | Белем алуга эчке ихтыяҗ булдыру өчен, шартлар тудыру. белемнәрне актуальләштерү : үткән дәреснең УМ искә төшерү. (Модель күрсәтелә.) “Түбәтәй” уены- фигыльләрне искә төшерү | 1. “Түбәтәй” уенында катнашу, сорауларга җавап бирү( 4минут) 2.Тактада фигыльләр- төрләрен һәм нигезен билгеләү(5минут) | Фигыльләрне кабатлау- сорауларга җавап бирү. УМ кую ситуациясе. Тактада фигыльләр- төрләрен һәм нигезен билгеләү: килмәдем,саклагыз, яуса, эшләмәсәң. Җавап: Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләр – шарт фигыльләр. Димәк, без бүген шарт фигыль турында сөйләшербез. Үзбәя. | Шәхси: уку эшчәнлегендә бер-берсе һәм укытучы белән хезмәттәшлек оештыру. Регулятив: һәр укучының җавабын тыңлап, нәтиҗә чыгару, алдагы адымнарны фаразлау. Коммуникатив: теманы билгеләгәндә хезмәттәшлеккә ирешү. | Узган дәрестә нинди тема үттек? Фигыльнең нинди грамматик категорияләре бар? Кайсы фигыльдә заман категориясе бар? | ||||||||||||||||||||||||
Яңа тема. Уку мәсьәләсен адымлап чишү. 8минут | Шарт фигыльләрне аера белү, җөмләдәге вазифаларын ачыклау. Шарт фигыль кушымчасы астына сыза барыгыз. | 101 нче биттәге кагыйдәне укыту, таблица белән эш.(3минут) 201 нче күнегүне язмача эшләү(число, сыйныф эше, шартфигыль, 201 нче күнегү). (5минут) Төркемнәрдәге аерым укучылар фикерләрен белдерәләр. Нәтиҗә чыгаралар. | Җавап: үтәлүе яки үтәлмәве өчен шартны белдерә. Үзбәя. | Коммуникатив:хезмәттәшлеккә ирешү. Регулятив: күнегүләрне дөрес эшләүне контрольдә тоту. | Шарт фигыльләрнең җөмләдәге вазифалары нинди? Шарт фигыль кушымчасы нинди була? | ||||||||||||||||||||||||
Физминутка(5минут) | Физминутка эшен оештыру. Җил исә. Ул яфракларны әле уң якка, әле сул якка бөтерә, алар җиргә төшәләр, җил аларны югарыга күтәрә һәм биетә башлый( музыка) | Хәрәкәтләр ясыйлар. Музыкага бииләр һәм парлашалар. 1 укучы сыйфат кергән комплемент әйтә, 2 нче укучы шарт фигыль кергән җөмлә әйтә | сыйфат һәм шарт фигыльләрне сөйләмдә куллану | Шәхси: тормыштан мисаллар китерү, бию күнегүләре һәм комплементлар ясау Регулятив: сөйләм телен үстерү Коммуникатив:хезмәттәшлеккә ирешү. | Бирем: 1 нче укучы сыйфат кергән комплемент әйтә, 2 нче укучы( кем өлкәнрәк) шарт фигыль кергән җөмлә әйтә |
Ныгыту 10минут Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау. | 1.Модельләштерү. Фрейер моделе (6минут) | Укучылар шарт фигыльнең моделен төзиләр. Төркемнәрдә эшлиләр, эшләрен яклыйларельләштерүҗә чыгара.гыль кушымчасы астына сыза барыгыз.з. | Һәр укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруы, төркемнәрдә фикерләшү һәм төп нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту. Шарт фигыль -икенче бер эшнең үтәлүе өчен кирәкле шартны белдерә; -фигыль нигезенә –са, -сә кушымчалары ялганып ясала; -заман белдерми; -барлык һәм юклык формалары бар. Үзбәя. | Регулятив: иҗади фикер йөртеп, алдагы эшчәнлекне күрә белү күнекмәләрен үстерү. Шәхси: бу өлкәдә һәр укучының үз фикерен булдыруга ирешү, дәлилләү. Танып-белү: төп фикергә килү юлындагы проблемаларны кую һәм чишү. Коммуникатив: фикернең ачык итеп әйтелүенә ирешү. Шәхси: дәлилләү, логик фикерләп, нәтиҗә ясау, мактау | Фрейер моделен куллану Димәк, шарт фигыль турында нинди нәтиҗә ясый алабыз? |
2.Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш. Тест (4минут) | Укучылар индивидуаль эшлиләр | Җаваплар | Регулятив: үз белемеңә контроль Танып-белү: шарт фигыль турында белемнәрне ныгыту Шәхси: һәр укучы үз белеменә нәтиҗә ясый. | Нинди авырлыклар туды? | |
Рефлексия 4 минут Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту; үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү. | 1.Дәресне йомгаклау. Төп нәтиҗәгә килер өчен сорау куела. Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела. Укытучы укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый. | Җаваплар Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар. | Чыгарылган нәтиҗәләр тыңлана. Укучылар бер-берсенә рәхмәт белдерәләр. | Танып-белү:алган белемнәрдән тиешле нәтиҗәләр чыгару күнекмәләрен формалаштыру. Коммуникатив: ярдәмләшеп эшләү, әңгәмәдә актив катнашу. Шәхси:эш барышында үз фикереңне белдерү, һәр баланың шәхси нәтиҗәгә ирешүе. Регулятив: аңлашылмаган якны ачыклау, бергәләп эшләгәндә, бердәм карар кабул итә белүнең әһәмиятен аңларга булышу. Шәхси: үз эшеңә объектив бәя бирә белү һәм тәнкыйть күзлегеннән карау. | Шарт фигыль турында нинди гомуми нәтиҗә ясый алабыз? Укучылар, үзбәяләрегезне карагыз һәм билгеләрегезне куегыз. |
Өй эше бирү һәм теләкләр. 200 нче күнегү (101 нче бит), яки 202 нче күнегү (102 нче бит) - берсен эшләргә | Өй эшен алалар Укытучыга теләкләр яки смайликлар язып тактага стикерлар ябыштыралар. | Шәхси:үз мөмкинлегеңнән чыгып, өй эше алу. | Укучылар, дәрес тәмам. Дәрестә яхшы эшләвегез өчен рәхмәт! Дәрес буенча нинди теләкләрегез бар? Ошадымы? |
Тест 1 вариант 1. Шарт фигыль нәрсәне белдерә? а) эш-хәрәкәтнең максатын, б) эш-хәрәкәтне үтәүнең шартын, в) эш-хәрәкәтнең билгесен. 2. Шарт фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? а) -ма, -мә, б) -ды,-де, в) -са,-сә. 3. Фигыльләрнең төрен билгеләргә Керсә, әйтсә, белсә, аңласа. а) хикәя фигыль, б) боерык фигыль, в) шарт фигыль. 4. Кайсы фигыль төркемчәсе заман белән төрләнә? а) шарт фигыль, б) хикәя фигыль, в) боерык фигыль. | Тест 2вариант 1. Шарт фигыльне табарга а) кайтасы, киләсе, эшлисе, б) китсен, китмәсен, килмәсен, в) барса, килсә, укыса. 2. Шарт фигыль нәрсә белән төрләнми? а) заман, б) зат-сан, в) барлык-юклык. 3. Шарт фигыль нинди җөмлә кисәге була? а) аергыч, б) хәл, в) хәбәр. 4. Бирелгән фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләргә Кайтса, бар, йөгерер а) хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль, б) боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль, в) шарт фигыль, боерык фигыль, хикәя фигыль. |
Тест җаваплары:
1 вариант
1. б)
2. в)
3. в)
4. б)
2вариант
1. в)
2. а)
3. в)
4. в)
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/226580-uslovnoe-naklonenie-glagola-shart-figyl
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Теория управления образовательными системами»
- «Особенности тьюторского сопровождения детей в организациях дополнительного образования»
- «Организация учебно-воспитательного процесса в системе дополнительного образования детей»
- «Заместитель директора по АХР: особенности управления административно-хозяйственной работой образовательной организации»
- «Ранняя профориентация детей дошкольного возраста в условиях реализации ФГОС ДО»
- «Психолого-педагогическое сопровождение адаптации детей-мигрантов в общеобразовательной организации»
- История и обществознание: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Деятельность учителя-методиста в рамках сопровождения реализации общеобразовательных программ
- Теория и методика преподавания физики и астрономии в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания истории и обществознания
- Дополнительное образование детей. Содержание и организация деятельности педагога-организатора
- Педагогическое образование: тьюторское сопровождение обучающихся

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.