Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
07.12.2016

Конспект урока татарского языка, 2 класс «О һәм ы хәрефенең язылышы»

Конспект урока татарского языка для 2 класса на тему «О һәм ы хәрефенең язылышы». Материал содержит подробный план занятия по изучению правописания букв «О» и «Ы». В разработке представлены цели и задачи урока, методы объяснения новой темы, упражнения для закрепления навыков письма и дифференциации этих гласных звуков. Включает разнообразные задания, игровые моменты и физкультминутку для поддержания интереса учеников. Готовый план поможет педагогам провести эффективное занятие по развитию грамотности и фонематического слуха у младших школьников.

Содержимое разработки

Тема:Сүзләрдә о һәм ы хәрефләренең дөрес язылышы.

Максат: 1. Белем бирү (образовательная): о һәм ы хәрефләре кергән сүзләрне сөйләм телендә куллана, авазны ишетеп тану һәм дөрес яза белүне формалаштыру.

2.Тәрбияви: укучыларда толерантлык, сөйләм теле культурасы һәм татар теле фәненә карата кызыксыну, мөстәкыйльлек, игьтибарлылык, балаларда үзара дуслык, иптәшлек хисләре тәрбияләү.

3. Универсаль эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру:

а) шәхес күнекмәләре: уңышлы белем критерие нигезендә үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү;

б) регулятив: укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә, коллективта эшләү алымнарына өйрәнү;

в) коммуникатив: үз фикереңне телдән әйтә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү;

г) танып-белү: информация туплый, ретроспектив белемнәрне дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү.

Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү.

Җиһазлау:проектор, такта, дәреслек, карточкалар.

Дәрес барышы:

Белем алу эшчәнлеген мотивацияләү.

Саумы, кояш! Саумы көн!

Дусларым, хәерле көн!

Телим сезгә уңышлар.

Эшкә тотыныйк, дуслар!

Татар теле дәресен башлыйбыз

Белемнәрне актуальләштерү.

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

- Тактада мәкаль язылган. Әйдәгез әле укыйк.

- Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз? (Укучылар җавабы)

-Бу сүзләрдә нинди уртаклык бар? (1 нче иҗектә о хәрефе)

- Әйдәгез әле [о] авазын бергә әйтеп карыйк.

- [о] авазына характеристика бирәбез. (Укучылар җавабы)

III. Дәреснең темасын һәм максатларын билгеләү.

Укучылар, язылган сүзләргә игътибар итегез әле. Бу сүзләрдә нинди уртаклык күрәсез?

колын

борын

озын(эчтән әйтеп карау)

Диләрә, 1 нче сүзне әйт әле

[колын].

Алай түгел. Игътибар белән тыңлагыз әле. (Укытучы укый)

Колын [колон] – авазлар квадрат җәяләрдә күрсәтелә.

Ни өчен Диләрә бу сүзне дөрес укымады? (Чөнки без ничек язылган, шулай укыдык)

Димәк, дәресебезнең темасы ничек булыр инде? (Сүзләрдә о һәм ы хәрефе)

Максатын билгелик. (Сүзләрдә о, ы хәрефенең әйтелешен һәм язылышын өйрәнү)

IV. Яңа информацияне кабул итү.

Сүзләрдә әйтелеш белән язылышны белү өчен безгә нәрсә ярдәм итәчәк? (Кагыйдә)

Сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын чагыштырып нәтиҗә чыгарыйк.

Ә хәзер шушы сүзнең әйтелеше белән язылышына игътибар итегез әле. Аерма бармы? (Укучылар җавабы)

Кемдә нинди фикерләр бар? (Беренче иҗектә о хәрефе язылган, икенче иҗектә [о] авазы ишетелсә дә, ы хәрефе язылган)

Әйе, аерма бар. Әйткәндә ике иҗектә дә [о] авазын ишетәбез.

Димәк, нинди нәтиҗә чыгарабыз? (о хәрефе сүзнең 1 нче иҗегендә генә языла, 2 нче иҗектә [о] авазы ишетелсә дә ы хәрефен язабыз.

Укучылар,хәзер дәреслекнең 28 битен ачыгыз, бирелгән кагыйдәне укыгыз. (Кычкырып уку)

Ә хәзер калган сүзләрне дөрес итеп әйтик.

борын сүзендә 1 нче иҗектә о хәрефе язылган, 2 нче иҗектә ы хәрефе язылган. Укыганда 2 нче иҗектә [о] авазы ишетелә. ( Транскрипциясен язу [борон] )

озынсүзендә 1 нче иҗектә о хәрефе язылган, 2 нче иҗектә [о] авазы ишетелә - [озон]

Бу сүзләрне яңадан бергә уку.

Ял итү минуты.

Без инде хәзер зурлар

Күп эшли безнең куллар

Без идән дә юабыз,

Керләрне дә уабыз,

Гөлләргә су сибәбез.

Менә шундый уңган без

Менә шундый булган без.

V. Укучыларның беренчел алган белемнәрен ныгыту һәм тикшерү.

1) Үзара тикшерү оештыру.

- Тактада сүзләр бирелгән. Нокталар урынына о яки ы хәрефләрен куеп күчереп языгыз.

Б...рыч,бол...н, сол..., орл...к, ч...кыр, кор...ч, б...лыт.

- Мин сезгә күршегез белән дәфтәрләрне алышырга тәкъдим итәм. Тикшерегез.

- Хәзер бергә тикшерәбез. (Проектордан тикшерү)

2) Эшне группаларда оештыру.

- Хәзер ике группага бүленәбез. 1 нче группа орлык, 2 нче группа болынсүзләренең мәгънәсен аңлатмалы сүзлектән эзли. (Бер укучы укый һәм бергә җөмлә төзиләр)

3) Парлап эшләү.

34 нче күнегүне табыгыз. Бу күнегүне язмача эшләрбез. (Күнегүнең биреме белән бер укучы таныштыра)

Димәк о, ы хәрефләре кергән сүзләрне дөрес итеп язарга. Бу биремне парыгыз белән бергә эшләгез.

Тикшерү.

VI. Мөстәкыйль эш.

Мин сезгә тест биремнәрне әзерләдем. Сез кагыйдәне кулланып эшләгез. (Эшләргә билге куелачак)

VII. Йомгаклау.

Дәрестә нәрсә белдек? (Укучыларҗавабы)

Нәрсәгә өйрәндек? (Укучылар җавабы)

Без куйган максатка ирештекме?

VIII.Рефлексия.

Кем бүгенге теманы аңлады өстәлдәге яшел түгәрәкләрне күтәрегез.

Сораулары булган балалар сары төсне күтәрегез.

Теманы аңламаган һәм ярдәм кирәк булган балалар кызыл түгәрәкне күтәрегез.

IX.Өй эше.

28 б. кагыйдәне истә калдыр;

28 б. 33 нче күнегү – сүзләрне дөрес яз.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/231829-konspekt-uroka-tatarskogo-jazyka-2-klass-o-

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки