Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
15.05.2017

Досуг, посвященный Дню Матери Соры бүре һәм җиде кәҗә бәтие

Сәхнәләштерелгән әкият «Соры бүре һәм җиде кәҗә бәтие» – балалар бакчасының олылар төркеме өчен Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсендә кулланырга яраклы әдәби материал. Бу куелыш мәшһүр халык әкиятенә нигезләнгән һәм аны төрле рольләрдә чыгыш ясау, җырлар һәм уеннар белән баетып бирә. Җитештерү төркем эшчәнлеген, сөйләм телен үстерүгә һәм балаларның иҗади сәләтен ачуга юнәлдерелгән. Эчтәлек Әниләр көне темасына туры китереп, әни-бала мөнәсәбәтләренә, гаиләнең әһәмиятенә басым ясый. Сценарий бәйрәмгә әзерләнгән төркем өчен әзер кулланма буларак файдалы. Материал тәрбиячеләргә бәйрәм программасын матур һәм мәгънәле итеп оештырырга ярдәм итә, балаларга иҗади чыгыш ясарга мөмкинлек бирә.

Содержимое разработки

Сценарий: “Соры бүре һәм җиде кәҗә бәтие”

Зурлар төркеме өчен Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсендә куллану өчен сәхнәләштерелгән әкият

 

Сәхнәдә өй эче күренеше. Кәҗә бәтиләре “Бәтиләр” көенә җырлы бию башкаралар.

Кәҗә бәтиләре без,Бик күңелле яшибез.

Мә- дибез, мә- дибез,Бик күңелле яшибез.

Әнкәй китте урманга, Безгә сөт алып кайта,

Тиздән әнкәбез кайта, Безгә сөт алып кайта.

 

Салмак көйгә бии-бии Әни Кәҗә кайта. Ишек төбендә җырлый 

Исәнмесез, бәтиләрем, Йомшак тунлы нәниләрем,

Менә урманнан кайттым, Сезгә сөт алып кайттым.

Бу мин сезнең Әнкәгез, Әнкәгез Очлы Мөгез,

Ишекләрне ачыгыз,Мине каршы алыгыз!

Кәҗә бәтиләре сикергәлиләр:

Әни кайтты, әни кайтты,Безгә сөт алып кайтты.

Кәҗә бәтиләре чынаяклар тотып, тезләнеп утыралар, Әни Кәҗә бии-бии сөт салып чыга, бәтиләр “эчәләр”

Бәтиләр: Рәхмәт сиңа, Әнкәбез, Без сине бик сөябез!

Әниләренә сырпаланалар, Әни Кәҗә башларыннан сыйпый:

Мин дә сезне яратам,Сезнең өчен җан атам,

Инде хәзер йоклагыз,Татлы булсын йокыгыз!

Бәтиләр “йоклый”, Әни Кәҗә тегеп утыра.

Өй тирәсендә Соры Бүре йөри: Мин Бүре, мин Бүре,Соры Бүре, карт Бүре.

Кәҗәне карап тордым,Һәм мин бер хәйлә кордым.

Бүре сиздерми генә чыгып китә, Әни Кәҗә бәтиләрен уята:

Торыгыз инде, бәтиләрем, Йомшак тунлы нәниләрем,

Күрегезче, таң атты, Күктә нурлар уйнатты.

Ә мин урманга китим, Юкса җитмәс бит сөтем,

Ишекләрне бикләгез,Чит-ятларны кертмәгез!

Кәҗә бәтиләре: Ярый, ярый, Әнкәбез,

Ишекләрне бикләрбез,Чит-ятларны кертмәбез!

Ишекне биклиләр, заманча бию башкарыла. Кинәт тавыш ишетеп, туктыйлар. Соры Бүре ишек шакылдата:

Исәнмесез, бәтиләрем, Йомшак тунлы нәниләрем,

Менә урманнан кайттым, Сезгә сөт алып кайттым.

Бу мин сезнең Әнкәгез, Әнкәгез Очлы Мөгез,

Ишекләрне ачыгыз,Мине каршы алыгыз!

Кәҗә бәтиләре: Юк, юк, ишек ачмыйбыз,Без сиңа ышанмыйбыз,

Әнкәбезнең тавышы нечкә, Ә син җырлыйсың көчкә.

Соры Бүре, ачуланып:Ах, сез әле шулаймы?Нишләсен мин уйлармын!

(Читкә борылып):

Барырмын тимерчегәТелемне нечкәртергә.

Кәҗә бәтиләре биюләрен дәвам итәләр. Тагын Соры Бүре килә, нечкә тавыш белән җырлый:Исәнмесез, бәтиләрем,Йомшак тунлы нәниләрем,

Менә урманнан кайттым,Сезгә сөт алып кайттым.

Бу мин сезнең Әнкәгез,Әнкәгез Очлы Мөгез,

Ишекләрне ачыгыз,Мине каршы алыгыз!

Кәҗә бәтиләре, шатланып:Әни кайтты, әни кайтты,Безгә сөт алып кайтты.

Бүре килеп керә, кәҗә бәтиләрен берәм-берәм алып чыгып китә, кечкенәсе карават астына качып кала.

Әни Кәҗә кайта: Нишләп ачык бу ишек?Күңелемә төште шик.

Кая сез бәтиләрем, Сездән башка нишләрмен?

Кәҗә бәтие чыга, елый: Аларны Бүре алып китте,

Мин качтым,Ул күрмәде мине.

Әни Кәҗә: Балаларым бик газиз,Мин Кәҗә – Очлы Мөгез,

Балаларым хакына,Барам ерткыч каршына!

Йөгереп чыгып китә, кәҗә бәтие караватка утырып елап кала.

Урман күренеше. Бүре аланда ятып тора, Әни Кәҗә йөгереп кереп, бүрене сөзә:

Менә сиңа, менә, мә! Бәтиләремә тимә!

Бүре кача, кәҗә бәтиләре йөгереп чыгып, әниләрен кочаклыйлар, түгәрәккә алып җырлыйлар: Бу дөньяда иң батыры –Син ул безнең әнкәбез,

Иң уңганы, иң матуры –Син ул ул безнең әнкәбез.

Әнкәбез, әнкәбез,Без сине бик сөябез.

Әнкәбез, әнкәбез,Озак яшә диябез!

 

====

Таудан тауга йөримен —
Тау җимеше җыямын.
Кырдан кырга йөримен —
Кыр җимеше җыямын.
Бер имиемә сөт җыям,
Бер имиемә май җыям.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/257504-dosug-posvjaschennyj-dnju-materi-sory-bre-

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки