Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
08.09.2017

Кышкы урманда бик рәхәт

ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘНЕ ТАНЫП БЕЛҮ ЮНӘЛЕШЕ БУЕНЧА ИКЕНЧЕ КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕ БАЛАЛАРЫ БЕЛӘН АЧЫК ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ

Содержимое разработки

“Кышкы урманда бик рәхәт”


әйләнә-тирәне танып белү юнәлеше буенча икенче кечкенәләр төркеме балалары белән ачык шөгыль конспекты

Максат: балаларда танып белү күнекмәләрен үстерү, кыш, кышкы күренешләр турында белемнәрен системалаштыру.


Тәрбия бурычлары: табигать матурлыгына соклана белү, ярдәмчелек, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр хисләре тәрбияләү.
Үстерү бурычлары: сизү органнары ярдәмендә балаларның аңлау, кабул итү, танып белү мөмкинлекләрен үстерү, образлы күзаллауларын үстерү.
Белем бирү бурычы: кыш, кышкы күренешләр турында белемнәрен системалаштыру; сүзлектә өс һәм аяк киемнәре исемнәрен активлаштыру; төрле зурлыкта булган түгәрәкләрне бер тәртиптә тезеп ябыштырырга өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш, социаль аралашу үсеше, физик үсеш.
Методик алымнар һәм чаралар: сорауларга җавап, уеннар уйнау, әңгәмә.

Эшчәнлек барышы:

-Исәнмесез, балалар! Хәерле көннәр сезгә. Балалар, әйтегез әле, бүген сезнең кәефләрегез ничек? (Балалар җавабы) Минем дә кәефем яхшы. Әйдәгез әле кулларны кулга тотынышып бер-беребезгә җылылык һәм яхшылык бүләк итеп елмаеп алыйк. (Түгәрәктә кулга-кул тотынышу)

 Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк,

Шөгылебезне башлыйк.

Исәнме, курчак! Исемең ничек? (Алсу). Балалар, Алсу нинди? Нәрсә кигән? (Башлык, шарф, бияләй, тун). Нигә шулай киенгән? (Салкын, кыш).

-Балалар, сез саф һавада йөрергә, сәяхәткә барырга яратасызмы? (Балалар җавабы)

Мин сезне бүген кышкы урманга сәяхәткә барырга чакырам. Ләкин юлга чыкканчы безгә тагын нәрсәдер эшләргә кирәк. Сез ничек уйлыйсыз, нәрсә? (Балалар җавабы)

(Җавапны таба алмасалар, юнәлтүче сораулар бирергә: хәзер кайсы ел фасылы? Кышын урамга чыкканда без нишлибез?)

 Уен-разминка: балаларның киенү хәрәкәтләре.

Тышта салкын булса да, (Куллары белән үз-үзләрен кочаклап, кулбашларга суккалыйбыз)

Без чыгабыз урамга , (Бармаклар белән янбаш буйлап “йөгерәбез”)

Җылы тун безнең өстә, (Куллар белән алдан сыпырабыз)

Өшемибез без һич тә. (Башны як-якка боргалыйбыз)

Башлыкны да онытмыйк, (Ике кул белән башны сыпырабыз)

Ә муенга шарф урыйк (Башта бер, аннан икенче кул белән муенны сыпырабыз)

Йомшак матур бияләй (Бер-бер артлы кулларны сыпырабыз)

Безнең нәни кулларда.

Киез итекләр киеп

Чабып йөрик урамда (Тыпырдыйлар)

Киендек барыбыз да

Кышкы юл алдыбызда

Бер-бер артлы басабыз

Без урманга барабыз

Ашыкмыйча атлыйбыз

Һәм артка да калмыйбыз.

(Балаларның атлап бару хәрәкәтләре. Кар шыгырдавы тавышы, экранда кышкы юл рәсеме).

 Слайд алышына: кышкы урман.

– Балалар, без кая килеп чыктык? (Балалар җавабы). Дөрес, балалар, без сезнең белән кышкы урманда. (Активлаштыру). Карагыз әле, ничек матур монда! Урман нинди? Урманда нәрсә үсә? Агачлар нинди? Балалар, нигә агачларда яфрак юк? Чыршы нинди? Чыршының яфраклары бармы? Ботагында нәрсә үсә? (Энәләр) Энәләр нинди төстә? (Яшел). Балалар, нинди матур кышкы урман! Бөтен җир йомшак ак кар белән капланган. Урманда тып-тыныч. Әйдәгез урман тынычлыгын тыңлап карыйк әле. Тып-тыныч кына тыңлагыз. Тирән итеп урманның саф һавасын сулагыз. Урман һавасын тоярга тырышыгыз. Урман һавасы бик файдалы. Бик яхшы!

Балалар  әйдәгез әле кар йомарламнары белән уйнап алыйк белән уйнап алыйк (Кар йомарламнары өләшә)

 “Кар йомарламнары ” уены.

– Карагыз әле, балалар, агач артында кемдер качып тора? (Кар бабай). Ул нинди? (Зур, ак, ямансу). Кар бабайдан сорыйк әле ул нигә моңсу икән? (Ул берүзе, уйнарга иптәш юк).

– Әйдәгез, балалар, кар бабайга булышыйк, иптәшләр ясап бирик. (Балалар өстәл янына утыралар). Искә төшерик әле, саф һавада йөргәндә кар бабайны ничек ясыйбыз?

-Нинди фигуралардан ясыбыз? (Түгәрәкләрдән). Аска нинди түгәрәк куябыз? (Зур) Аннан соң нинди түгәрәк беркетәбез? (Кечерәк). Иң өскә нинди түгәрәк куябыз? (Кечкенә). Башына нәрсә кидерәбез? (Бер бала тактада ясап күрсәтә). Хәзер түгәрәкләрне альбом битенә клей белән беркетәбез (Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге).

– Балалар, әйдәгез кар бабайны дуслары белән таныштырыйк (Балалар эшләрен тезеп куялар). Балалар карагыз әле агач артында тагын кемдер бар кем икән ул? (Куян) куянның туны нинди? Куян безнең куркак та әле, әйдәгез балалар куян белән уйнап алыйк

Физминутка:

Ак куянкай утырган, (утыралар)

Колакларын селкетә. (кулларын колак буена куеп, селкетәләр)

Менә шулай, менә шулай,

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач,

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай ,

Аякларын җылыта. (кулларын алга сузып, аякларын бер-берсенә бәрәләр)

Куян hаман да туңа,

Сикергәләп тә куя. (сикерәләр)

Менә шулай, менә шулай,

Сикергәләп тә куя.

Кемдер аны өркетте,

Ул урманга элдертте. (урында йөгерәләр)

Балалар урманда рәхәт булса да безгә өйгә кайтырга

 – Менә без төркемгә кайтып та җиттек, киемнәрне салабыз да өстәл артларына утырабыз. 

(Бала елаган тавыш ишетелә). Чү, балалар, кемдер елый? Эзләп карыйк. (Курчак табалар). Исәнме, курчак! Исемең ничек? (Алсу). Балалар, Алсу нинди? Нәрсә кигән? (Башлык, шарф, бияләй, тун). Нигә шулай киенгән? (Салкын, кыш). Алсу, нигә елыйсың? (Муенсаны югалткан). Балалар муенсаны Алсуга муенсаны ясап бирәбезме?

Миндә җеп һәм төймәләр бар. Сез берәр төймә алыгыз да җепкә тезегез, матур сүзләр әйтегез. Менә нинди матур муенса килеп чыкты. (Курчакка бирәләр, ул рәхмәт әйтә).

Йомгаклау.

Балалар, сез ничек уйлыйсыз, без урман кунагын – чыпчыкны сөендерә алдыкмы? (Балалар җавабы) Сез үзегез шатмы? (Балалар җавабы)

 Булдырдыгыз, сезнең әвәләгән чыпчыкларыгыз бик матур килеп чыкты. Безнең урман кунагына хәзер күңелсез булмас, аның хәзер дуслары күп.

- Балалар, бүген без сезнең белән кая бардык (балалар җавабы), нәрсәләр турында сөйләштек? (Балалар җавабы)

- Тагын нәрсә эшләдек? (Балалар җавабы)

- Балалар, сез бүген бик акыллы, тырыш булдыгыз. Молодцы! Әйдәгез әле, балалар, үзебезне мактап кул чабып алыйк.

Эшчәнлек тәмам.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/267253-kyshky-urmanda-bik-rht

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки