- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
- «Риторические аспекты профессиональной коммуникативной деятельности современного педагога»
- «Игровые пособия для работы с детьми дошкольного возраста (палочки Кюизенера, блоки Дьенеша, круги Луллия, ментальные карты Бьюзена)»
- «Обучение английскому языку детей дошкольного возраста»
- «ИКТ-компетентность современного педагога»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Боерык фигыль
Татарстан Республикасы Түбән Кама районымуниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе“14 нчелицей»ның
I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Эльмира Флүр кызының
6 нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресенә технологик карта
Тема | Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль. | |||
Максат | 1. Боерык фигыль турында мәгълүмат бирү, аларны таный һәм характеристика бирергә өйрәтү. 2.Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү. 3. Фәнгә һәм телгә карата кызыксыну уяту. | |||
Көтелгән нәтиҗә | 1. Боерык фигыль эш кушуны, боеруны белдерә. 2. Барлыкта һәм юклыкта булуын ачыклау. 3. Зат-сан белән төрләнүен карау | |||
Төп төшенчәләр | 1. Боерык фигыльнең эш кушуны, боеруны, чакыруны, өндәүне, үтенү-ялынуны, искәртүне белдерүе. 2. Боерык фигыль барлыкта һәм юклыкта килә. 3. Боерык фигыль зат-сан белән төрләнә. 4. Боерык фигыльдә 2 затта басым беренче иҗеккә төшә, юклык формасында ма/мә кушымчасы алдыннан төшә. | |||
Предметара бәйләнеш | Татар теле, уку, әйләнә -тирә белән таныштыру | |||
Ресурслар | 1. Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина “Татар теле”, 6нчы сыйныф дәреслеге, §48, 148-150нче битләр. 2.Өстәмә материал: а) Г.Х.Әхәтов “Татар теленең лексикасы”, К: “Мәгариф”, 1995. ә) С.Г.Вәгыйзов “Кызыклы грамматика”, К: “Мәгариф”, 2002. б) М.Корбангалиев, Р.Гәзизов, И.Кулиев “Татарча- русча сүзлек”, К: “Таткнигоиздат”, 1931 | |||
Класс белән эш | Фронталь эш, индивидуаль эш, парлап эш | |||
Дәрес этабы | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсальукугамәлләре (УУГ) | |
I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру Максат:дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру. | Исәнмесез укучылар Сыйныфта дежур бармы? | - Исәнмесез укытучы апа! - Дежур рапорты... | Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация ясап,уңай атмосфера тудыралар. Шәхес буларак блок (әхлакый-этик бәяләү) | |
2 этап. Белемнәрне актуальләштерү. Максаты:фигыль, ясалышы, төркемчәләре турында булган белемнәрен бер системага салу Көтелгән нәтиҗә: фигыль, ясалышы, төркемчәләре турындабелү. | 2 этап. Белемнәрне актуальләштерү. 1. Өй эшен тикшерү, үзбәя (189 нчы күнегү) 2. Тест эшләү, парларда тикшерү | 1.Өй эшен тикшерү, үзбәя 2.Тест эшләү, парларда тикшерү | 2этап. Белемнәрне актуальләштерү. Регулятив эшчәнлек (укчылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү). Танып-белү эшчәнлеге. Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, информация табу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, үз фикереңне әйтә белү) | |
3 этап. Яңа тема өстендә эш. Максаты: Боерык фигыль турында мәгълүмат бирү, аларны таный һәм характеристика бирергә өйрәтү. Көтелгән нәтиҗә: 1.Боерык фигыль эш кушуны, боеруны, киңәш бирү, өндәүне, үтенү-ялынуны белдерә 2.Барлыкта һәм юклыкта килә 3.Зат-сан белән төрләнә, 2 һәм 3 нче зат формаларында берлек һәм күплектә кулланыла. Аның 1 заты булмый. 4. 2 затның берлек һәм күплек санында басым беренче иҗеккә төшә, юклык формасында басым ма/мә кушымчасыннан алда килгән иҗеккә төшә. | этап. Яңа тема өстендә эш. 1.Карточкалар буенча эш. Җиде кат үлчә, бер кат кис. (ЭШ КУШУ, БОЕРУ) Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә. (КИҢӘШ БИРҮ) 2. Дәрес темасы – боерык фигыль икәнлеген җиткерү. 3. Бурычлар билгеләү 4. 344 нче күнегү А) Эш кушуны, боеруны белдерә Б) Барлыкта яки юклыкта килә В) Зат-сан белән төрләнә | 1.Кагыйдә 2. Дәрес темасы – боерык фигыль икәнлеген әйтү 3. Бурычлар билгеләү 4. Кагыйдә А)Эш кушуны, боеруны, белдерә Б)Барлыкта яки юклыкта килә В) Зат – сан белән төрләнә, аның беренче заты булмый. | 3 этап. Яңа тема өстендә эш. РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау. РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу; куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау. | |
4 этап. Ныгыту. Максаты:алган белемнәрне ныгыту Көтелгән нәтиҗә: Кагыйдәләргә таянып күнегүләр эшләү | этап. Ныгыту. 1.346 нчы күнегү. Туп белән уен укытучы фигыль әйтә, бер укучы барлыкта әйтә, икенчесе юклыкта әйтә 2. 347 нче күнегүдәге мәкальләр буенча эш. 3. 348 нче күнегү (җитешсәк) | 1. 346 нчы күнегү. Туп белән уен укытучы фигыль әйтә, бер укучы барлыкта әйтә, икенчесе юклыкта эйтә 2. 347 нче күнегү. Сүзләрне дөрес итеп урнаштырып, мәкальләрне укырга, боерык фигыльне табып басым куярга 3. 348 нче күнегү. Шигырьне укырга, боерык фигыльне табарга, кайсы затта, кайсы санда килүләрен билгеләргә (җитешсәк) | 4 этап. Ныгыту. Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль). Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү). Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз - үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу) Шәхес буларак эшчәнлек (әхлакый-этик бәяләү, мәгънә төзелеше) | |
5 этап. Тикшерү күнегүләре. Максаты:үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү Көтелгән нәтиҗә: халыкара сүзләрне сөйләмдә куллана белү | 5 этап. Тикшерү күнегүләре. 1.Г.Тукай «Кызыклы шәкерт» шигырен тыңлау 2. Мәкальләр/әңгәмә 4. Тест | 1.Г.Тукай «Кызыклы шәкерт» шигырен тыңлау һәм боерык фигыльләрне язып алу (Өйрән, Тор, Аума, Утыр, Тырыш). 2. Мәкальләр/әңгәмә 4. Тест | 5 этап.Тикшерү күнегүләре Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль) Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү) Шәхес буларак эшчәлек (мәгънә төзелеше) | |
6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия Максаты:Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау. Көтелгән нәтиҗә: - Боерык фигыльне таный белү һәм аларны сөйләмдә куллана алу. - Алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү | 6 этап.Нәтиҗә һәм бәяләү. -Боерык фигыль дип нинди сүзләргә әйтәбез? - Боерык фигыль телебезгә керү нәтиҗәсендә нинди кагыйдәләргә буйсына? - Сезнең өчен дәрестә нәрсә авыр булды? - Өй эше - Дәрес бетте. Актив катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт! | 1.Сорауларга җавап бирәләр 2.Өй эше. - 348 нче күнегү -Боерык фигыль кергән 3 мәкаль язарга -“Кошларга ярдәм итик!” темасына хикәя язарга (боерык фигыль) | 6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Шәхес буларак эшчәлек (мәгънә төзелеше, укуның дәлилләре) Регулятив эшчәнлек (бәяләү) Коммуникатив эшчәнлек (фикерне әйтә белү) | |
Мәкаль һәм әйтемнәрдән фигыльләрне табарга, төркемчәсен билгеләргә.
Аз сөйлә, күп эшлә.
Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.
Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.
Намусыңны яшьтән сакла.
Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.
Мал белән бай булма, күңелең белән бай бул.
Тасма телгә ышанма.
Кеше сүзең тыңла, үз акылың тот.
Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә.
1.Боерык фигыль
а) затланышлы б) затланышсыз.
2. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?
Һич күләгә төшермә син җаныңдагы
Туган илең, Туган җирең яктысына.
а) хәл фигыль б) хикәя фигыль в) боерык фигыль
3. Кайсы раслау дөрес?
а) Боерык фигыль заман белән төрләнә.
б) Боерык фигыль заман белән төрләнми.
4. Ә син курыкма, батыр бул! Бу җөмләдә боерык фигыль нинди мәгънә төсмере белдерә?
а) эш кушу, боеруны б) киңәш бирүне в) үтенүне
5. Боерык фигыльнең юклык төре нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
а) –да, -дә; б) –ма, -мә; в)–та; -тә;
Дөрес җаваплар.
1. а 2. В 3. Б 4. Б 5. б
1.Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?
А) предметны белдерә;
Б) предметның билгесен белдерә;
В) предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен белдерә;
2.Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
А) нинди? кайсы?
Б) ничә? күпме?
В) кем? нәрсә?
Г) нишли? нишләде? нишләгән?
3.Кайчы сүз фигыльне белдерә?
А) урман;
Б) кайта;
В) яшел;
4.Кайсы сүз артык?
А) бара;
Б) Азнакай;
В) уйнады;
Г) кайтыр
5. Ясалышы ягыннан фигыльләр .......... булалар.
А) тамыр, парлы, тезмә, ясалма
Б) тамыр, тезмә, кушма, ясалма, парлы
В) тамыр, ясалма, кушма, тезмә
6. Фигыль зат-сан белән төрләнү-төрләнмәвенә карап ............ булалар.
А) Затланышсыз
Б) Затланышлы
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/290911-boeryk-figyl
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Обучение английскому языку детей дошкольного возраста»
- «Профилактика зависимого поведения среди подростков и молодёжи»
- «Предшкольная подготовка»
- «Управление качеством общего образования в условиях реализации ФГОС»
- «Содержательные и методические основы преподавания курса «Семьеведение»
- «Профилактика буллинга в образовательном учреждении в соответствии с методическими рекомендациями Минобрнауки России»
- Управленческая деятельность в дошкольной образовательной организации
- Астрономия: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Образовательные технологии и методики обучения основам безопасности жизнедеятельности
- Преподаватель среднего профессионального образования
- Учитель-логопед в образовательной организации. Коррекция речевых нарушений у младших школьников
- Управленческая деятельность в системе социального обслуживания

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.