- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Нормативно-правовое обеспечение работы социального педагога образовательного учреждения»
- «Организационные аспекты работы педагога-психолога ДОУ»
- «Ранний детский аутизм»
- «Специальная психология»
- «Психолого-педагогическое сопровождение процесса адаптации детей-мигрантов в образовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Тематическое планирование
Каралды Килешенде Раслыйм
Методик берләшмә җитәкчесе Уку-укыту эшләре буенча Мәктәп директоры
______ Рамазанова Р.Н. директор урынбасары ________ Э.З.Госманова
Беркетмә № ______ Г.Р.Гатина Приказ № ______
нче август 2013 нче ел нчы август 2013 нче ел нче август 2013 нче ел
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы
“Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль белем бирү бюджет учреждениесе
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хатипова Гөлназ Рафис кызының
5 нче сыйныф өчен татар теленнән
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Педсовет утырышында каралды
Беркетмә № нче август 2013 нче ел
2013-2014 нче уку елы
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
«Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль белем бирү бюджет учреждениесенең 2013-2014 нче уку елына укыту
планы.
Программада татар теленә 105 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 105 дәрес үткәрү планлаштырыла.
Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 5 нче сыйныф өчен “Татар теле
дәреслегенә, 2008нче ел (авторлары: Р.А. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Т.М. Гайфуллина) һәм “Татар урта мәктәпләр өчен татар теленнән программага (Казан, “Мәгариф”, 2010) нигезләнеп язылган тематик план фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып төзелде. V класс өчен әзерләнгән календарь-тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.
Укучыларының белем дәрәҗәсенә карап, укытучы бүлекләр һәм темалар өчен бүленгән сәгатьләр санына үзгәреш кертә ала .Шуны исәптә тотып,үзләштерергә авыр булу сәбәпле, «[к] һәм [г], [къ] һәм [гъ] тартыклары»н өйрәнүгә 1 сәг.өстәлде.Аның өчен вакыт «Сүз ясалышы» темасыннан алынды.
5 нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары:
Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.
Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.
Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.
Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.
Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.
Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү.
Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.
Бурычлар:
Исем, фигыль, зат алмашлыкларын табарга өйрәтү, аларның морфологик үзенчәлекләрен һәм җөмләдә кулланылышын аңлату.
Сүз төркемнәрен дөрес язу, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү.
Җөмләдәге үзара бәйләнешкә кергән сүзләрне табарга, сүзтезмәләрне аерырга, алардагы ияртүче һәм иярүче сүзне билгеләп, бәйләүче чараларны күрсәтергә өйрәтү.
Әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне аера белү, аларны дөрес интонация белән әйтү, алардан соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
Җөмләнең грамматик нигезен табарга өйрәтү.
Сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән бәйләнешле текст төзү осталыгы булдыру.
Өйрәнелгән күләмдә сүзләргә - морфологик, җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру.
Сузыкларны һәм тартыкларны дөрес әйтү, сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес яза белү күнекмәләрен үстерү. Сөйләмдә сүзләрне дөрес басым һәм тиешле интонация белән әйтә белү осталыгын һәм күнекмәләрен камилләштерү.
Сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, юлдан юлга дөрес күчерү кагыйдәләрен аңлап куллану күнекмәләре булдыру.
Алфавиттан, төрле сүзлекләрдән дөрес һәм нәтиҗәле файдалана белү күнекмәләрен камилләштерү.
Сөйләмдә сүзләрне дөрес куллана белергә өйрәтү.
Телдән һәм язма сөйләмне синонимнар, фразеологизмнар белән баету, бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрдән дөрес файдалана белү, сүзләрне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану күнекмәләрен үстерү.
Төрле телләрдән кергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлап куллану һәм дөрес әйтү күнекмәләре булдыру.
Татар телендәге сүзләрне мәгънәле кисәкләргә бүләргә өйрәтү.
Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибен күзаллау һәм аларның төрләрен билгеләү осталыгы булдыру.
Сүзләргә фонетик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы буенча шартлы билгеләр белән һәм телдән сөйләп анализ ясау күнекмәләре булдыру.
Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыруны дәвам итү.
Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.
Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына):
татар графикасы үзенчәлекләрен, татар алфавитын белү;
татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;
сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү;
сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү;
өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата белү;
сүзтезмә һәм җөмләне аеру, җөмләнең әйтү максаты буенча төрләрен аеру;
җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аеру;
авазларга, сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә, сүз төркемнәренә һәм җөмләгә өйрәнгән күләмдә характеристика бирү;
бирелгән җөмләләрне аңлап һәм дөрес итеп укый белү;
35-40 сүздән торган 9-11 җөмләле текстны дөрес итеп күчереп язу;
фонетик, лексик, грамматик биремле күнегүләрне башкару;
укылган (тыңланган) текстка карата сораулар куя белү, текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә алу;
зур булмаган текстның эчтәлеген сөйләү;
диалогик һәм монологик формада аралашу күнекмәләрнә ия булу;
төрле төрдәге диктант, изложение, сочинение язу;
көндәлек аралашуга бәйле татар сөйләм этикеты формаларын дөрес куллану;
татар теленең орфоэпик нормалары нигезендә аралаша алу;
тел чараларының төрле жанрдагы әсәрләрдә кулланылу үзенчәлекләрен күрә белү;
татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белү, сөйләм барышында ике тел чараларын бутамау;
татар теленнән алган белемне башка фәннәрне үзләштерүдә файдалана белү.
Бер минутка 85-95 сүздән торган текстны дөрес итеп укый, эчтәлеген аңлый һәм сөйли алу; чиста һәм матур итеп 60 билге (хәреф) яза белү.
Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр (уку елы ахырына)
сузык һәм тартык авазлар арасындагы аерманы аңлату; о, ы, ә, я, ю, е, ё, в, к, г хәрефләре белдергән авазларга аңлатма бирү; ул хәрефләрне һәм ь, ъ хәрефләренең язылышын аңлату; сузык һәм тартык авазларга хас булган фонетик законнар күзәтелгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу;
өйрәнелгән темаларга бәйле рәвештә сүзләргә фонетик һәм лексик анализ ясау, аларга төзелеше һәм ясалышы ягыннан характеристика бирү; гади җөмләләргә синтаксик анализ ясау; бирелгән үрнәкләргә нигезләнеп, гади һәм кушма җөмләләр төзи белү;
бирелгән таныш сүзләрнең мәгънәләрен аңлату; башлангыч сыйныфта өйрәнгәннәрне истә тотып, өйрәнелгән орфограммаларны табу; җөмләдәге сүзләрнең язылышын аңлату, җөмлә ахырында һәм кушма җөмләдә тиешле тыныш билгеләрен кую;
татар теленең үз сүзләрен һәм алынма сүзләрне аеру, мәгънәләрен аңлау; төрле сүзлекләрдән файдалана белү; фрезеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлау;
сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен табу һәм аларга аңлатма бирү, аларны шартлы билгеләр белән күрсәтү; ясалышы ягыннан төрләрен билгеләү; текстның темасын һәм төп фикерен аңлау, гади план төзеп, эчтәлеген сөйләү; сочинение һәм изложение язу; телдән һәм язма сөйләмдә фикерләрне тәэсирлерәк итеп белдерү өчен, синонимнарны файдалана белү;
эш кәгазьләре төрләреннән хат, мәкалә, белешмә яза белү.
Бер минутка 16-17 сүз (90-95 хәреф) язу, 70-110 сүз (160-250 иҗек, 415-650 хәреф) уку.
Укыту-методик комплекты
1.«Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа 5-11”- Казан: Мәгариф, 2010.
2. Татар мәктәпләрендә балаларга татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.
3.“Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5нче сыйныфы өчен дәреслек/Р.А. Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Ч.М. Харисова, Т.М.Гайфуллина.- Казан, Мәгариф, 2006.
4.Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы (Ф.С.Вәлиев, Г.Р.Саттаров. –
Казан. “Раннур”, 2000)
5.Хәзерге татар әдәби теле. (Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. Казан, “Мәгариф”, 2005)
Сүзлекләр
1.Татар теленнән аңлатмалы сүзлек (3 томда)
2.Татар теленнән орфографик сүзлек, 2010
3.Татарча-русча фразеологик сүзлек/ Ф.С.Сафиуллина.- Казан: Мәгариф, 2001
4.Синонимнар сүзлеге/Ш.С.Ханбикова-Казан:Татарстан китап нәшрияты,1962
5.Татар теленең фразеологик сүзлеге,2 томда/Н.Исәнбәт.- Казан:Татарстан китап нәшрияты,1990
6.Татар теленең диалектологик сүзлеге/Г.Ибраһимов исемендәге тел,әдәбият һәм тарих институты.- Казан:Татарстан китап нәшрияты ,1969
КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН
Атнага – 3 сәгать (елына – 105 сәгать).
Яңа теманы өйрәнү, кабатлау һәм ныгыту - 85 сәгать.
Диктант язу – 7 сәгать (саны - 7).
Бәйләнешле сөйләм үстерү – 18 сәгать.
Шулар арасында:
Изложение язу – 6 сәгать (барысы – 5 изложение, икесе – контроль изложение);
сочинение язу – 4 сәгать (барысы – 3 сочинение, берсе – контроль сочинение) + өй сочинениеләре.
Тематик планлаштыру
Төп темалар | Сәгать | Белем һәм күнекмәләр | |
1. | Тел кешене дус итә | 1 | Татар теле турында гомуми мәгълүмат. |
2. | Башлангыч классларда үткәннәрне кабатлау 1әм тирәнәйтү. | 10 | Тел гыйлеменең төп бүлекләре. Җөмлә кисәкләре, гади җөмләнең төрләре. |
3. | Фонетика һәм орфоэпия | 21 | Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Сузык һәм тартык авазларны дөрес әйтә белү.Фонетик анализ ясау кунекмәләре булдыру. |
4. | Графика һәм орфография | 14 | Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес яза белү. Орфографик сүзлектән файдалану осталыгы булдыру. |
5. | Лексикология һәм сөйләм культурасы | 18 | Сөйләмдә сүзләрне дөрес куллана белү. Сүзләрнең бер һәм күп мәгънәле, туры һәм күчерелмә мәгънәле булуларын билгели алу. |
6. | Сүз ясалышы. | 17 | Сүзләрне ясалышы һәм төзелеше ягыннан тикшерә белү күнекмәләре булдыру. |
7. | Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. | 3 | Фонетика, графика, орфография, лексикология, сүз ясалышы һәм төзелеше буенча белем һәм күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү. |
8. | Бәйләнешле сөйләм үстерү | 12 | Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, камилләштерү |
9. | Диктант язу. | 8 | Укучыларның белемен тикшерү.. |
10. | Йомгаклау | 1 | Нәтиҗәләр ясау. |
Уку курсының эчтәлеге
1.Тел турында әңгәмә.”Тел кешене дус итә”-1 сәг.
2.Башлангыч классларда үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү.- 3 сәг.
3.Морфология. – 22сәг.
Исемнәрнең берлек-күплек санын, килешләр белән төрләнүен белү. Ялгызлык, уртаклык исемнәрне аера белү. Б, в, г, д тартыкларына беткән исемнәрне килешләр белән дөрес төрләндерә белү. Җөмләдә исемнәрне дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.
Алмашлыклар турында төшенчә. Зат алмашлык-ларын танып белү. Зат алмашлыкларының берлек-күплек санда килүе, килешләр белән төрләнешен белү. Аларның җөмләдәге рольләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.
4. Синтаксис һәм пунктуация – 18 сәг.
Җөмләдән бәйләнешкә кергән сүзләрне парлап аерып чыгару. Сүзтезмәләрне танып белү. Аларда ияртүче һәм иярүче сүзләрне, бәйләүче чараны аера алу. Сүзтезмәләрне тикшерү. Җөмлә чиген дөрес билгели белү. Хикәя, сорау, өндәү җөмләләрне дөрес уку һәм язу. Җөмләнең нигезен билгели белү, баш кисәкләрдән чыгып, башка кисәкләрне таба белү Гади җөмләләрне кушма җөмләләрдән аера белү. Уртак һәм аермалы якларын төшенү. Хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрне аера һәм дөрес интонация белән укый белү. Җөмләнең нигезе булган ия һәм хәбәрне дөрес таба һәм билгели белү. Аларның сорауларын белү. Иянең, башлыча исем белән, ә хәбәрнең фигыль белән белдерелүе. Җыйнак һәм җәенке җөмләне билгели белү.
5. Фонетика һәм орфоэпия, орфография -10 сәг.
Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы. Сузык һәм тартык авазлар.[О] һәм [о], [е] һәм [е], [ы] һәм [ы] авазларының дөрес әйтелеше.
Сингармонизм законы, аның төрләре. Сузыкларның кыскаруы (редукция). [к] һәм [г], [къ] һәм [гъ] тартыклары. Һ] һәм [х] , [н] һәм [ң] тартыклары.
[w] һәм [в] тартыклары. Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше. Тартык авазлар таблицасын төзү.Иҗек һәм басым.Интонация.Сүзгә фонетик анализ ясау.
Авазларны язуда күрсәтү. Алфавит. Сузык аваз хәрефләре. О, ө, ы, э, е хәрефләренең дөрес язылышы .Е, е, ю,я хәрефләренең дөрес язылышы.Тартык аваз хәрефләре.Ч,җ,в хәрефләренең дөрес язылышы. [ къ] һәм [гъ] авазларының язуда белдерелүе.[җ] һәм [й], [Һ] һәм [х], [н] һәм [ң] авазларын белдерүче хәрефләрнең дөрес язылышы. Ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы. Сүзләрне юлдан – юлга күчерү
Лексикология һәм сөйләм культурасы -14 сәг.
Лексикология һәм сөйләм культурасы турында төшенчә. Сүзнең лексик мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр .Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.Омонимнар.Синонимнар.Антонимнар. Фразеологик әйтелмәләр. Татар теленең килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы. Татар теленең кулланылыш өлкәсе һәм дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Сүзлекләр һәм алардан файдалану .Сүзгә лексик анализ.
7 .Сүз ясалышы һәм сөйләм культурасы -17 сәг.
Сүз төзелеше. Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр һәм кушымча. Сүз ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар, аларны сүзгә ялгау тәртибе.Тамыр һәм нигез. Сүз ясалышы. Сүзләргә сүз ясагыч кушымча ялгау. Сүзләрне кушу. Кушма һәм парлы сүзләр.Тезмә сүзләр. Сүзләрнең аваз составын үзгәртү. Сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү. Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү. Сүзләрне кыскарту.
8.Бәйләнешле сөйләм үстерү-18 сәг.
9.Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау-3 сәг.
10.Йомгаклау- 1 сәг.
5 нче сыйныф өчен татар теленнән календарь-тематик план
Т/с | Дәрес темасы | Сәгать саны | Дәрес тибы | Махсус белем һәм күнекмәләр. Эшчәнлек төре | Контроль төре | Үткәрү вакыты | |
План | Фактик | ||||||
1. | Тел ул-халыкларның иң әһәмиятле аралашу чара-сы. Туган тел, тел турын-дагы фән, аның тармак-лары турында әңгәмә. | 1 | Яңа белем-нәрне үз-ләштерү | Тел гыйлеменең тел төзелешен, кулланылышын һәм үсешен өйрәнүе. Аның тармаклары: фонетика, лек-сикология, сүз ясалышы, морфология, синтаксис булуы. Фонетиканың телдәге авазларны, лексико-логиянең телнең сүзлек байлыгын, сүз ясалышының сүзләрнең ясалу ысулларын һәм ясалышлары ягын-нан төрләрен, морфологиянең сүз төркемнәрен, син-таксисның сөйләм төзелешен өйрәнүе. | Хикәя “Туган телем – иркә гөлем”. | ||
2-4 | Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү. | 3 | Кабатлау | Күнегүләр эшләү, кагыйдәләрне кабатлау. | |||
5 | Административ кереш диктант | 1 | Белемнәр-не тикшерү | Дөрес язу күнекмәләрен булдыру. | Диктант №1. | ||
6 | Татар телендәге сүз төр-кемнәре турында гомуми төшенчә, сүзләрнең сөй-ләм оештырудагы роле. | 1 | Яңа белем-нәрне үз-ләштерү | ||||
7- 10 | Исем.Ялгызлык һәм ур-таклык исемнәр. Исемнәрнең берлек-күп-лек формасы. Исемнәрнең килешләр белән төрләнеше. Килеш кушымчаларың исемнәргә ялгану үзенчәлеге. Исем темасын ныгыту өчен күнегүләр эшләү. | 4 | Кабатлау | Исемнәр ярдәмендә кон-крет яки абстракт мәгънә-ләрнең белдерелүе.Исемнәрнең берлек-күплек санын, килешләр белән төрләнүен белү. Ялгызлык, уртаклык исемнәрне аера белү. Б, в, г, д тартыкларына беткән исемнәрне килешләр белән дөрес төрләндерә белү. Җөмләдә исемнәрне дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. | Сүзлек диктанты (ялгызлык, уртаклык исемнәр). |
11 | Б.с.үс. Изложение. | 1 | Б. с. ү. | Эчтәлекне аңлау, төшенү күнекмәләре булдыру. | Изложение №1. | |||||
12-13 | Алмашлык.Зат алмаш-лыклары. Сорау алмашлыклары. | 2 | Яңа белем-нәрне үз-ләштерү | Алмашлыклар турында төшенчә. Зат алмашлык-ларын танып белү. Зат алмашлыкларының берлек-күплек санда килүе, килешләр белән төрләнешен белү. Аларның җөмләдәге рольләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. | Зат алмашлыклар-ын килешләр белән төрләндерү. | |||||
14-15 | Сан. Төрләнми торган сүз төркеме. Сөйләмдә сан алмашлык-лары. | 2 | Яңа белем-нәрне үз-ләштерү | Предметларның исәбен белдерә торган сүзләрне аера белү. | ||||||
16-17 | Сыйфат. Төрләнми торган сүз төркеме. Синоним һәм антоним сыйфатлар. | 2 | Яңа белем-нәрне үз-ләштерү | Сыйфат. Төрләнми торган сүз төркеме.Предмет-ларның билгесен, күләмен, исен, формасын белдерә торган сүзләр. белдерә торган сүзләр. | ||||||
18 | Б.с.үс.Картина буенча сочинение. | 1 | Б.с.үс. | Сочинение №1 | ||||||
19-24 | Фигыль. Фигыльнең бар-лык-юклык төре Фигыльнең нигезе. Боерык фигыль. Хикәя фигыль. Шарт фигыль. Фигыль темасын ныгыту өчен күнегүләр | 6 | Яңа белем-нәрне үз-ләштерү | Кешеләр яки предметлар тарафыннан башкарылган эшне, акыл эшчәнлеген, хәрәкәтне, сөйләм эшчән-леген белдерә торган сүзләр. Фигыльләрнең мәгънә буенча төрләргә аера белү. Хикәя фигыльнең за-маннарын аера белү. Фигыльнең зат-сан категория-сен билгеләү. Фигыльләрнең җөмләдәге рольләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. | ||||||
25 | Б.с.үс. Мәкалә язу күнегүләре. | 1 | Б.с.үс. | |||||||
26-28 | Рәвеш.Төрләнми торган сүз төркеме.Вакыт рәвеш-ләре. Урын рәвешләре. Сәбәп-максат рәвешләре. Антоним рәвешләр. Сөйләмдә рәвеш алмаш-лыклары. | 3 | Яңа белем-нәрне үз-ләштерү | Төрләнми торган сүз төркеме.Вакыт рәвешләре-Урын рәвешләре.Сәбәп-максат рәвешләре. Антоним рәвешләр. Сөйләмдә рәвеш алмашлык-лары. | ||||||
29 | Рәвеш темасын кабатлау. | 1 | ||||||||
30 | Сүз төркемнәрен гомуми-ләштереп кабатлау. | 1 | ||||||||
31 | Сүз төркемнәрен гомуми-ләштереп кабатлауга диктант. | 1 | диктант № 2 | |||||||
32-33. | Синтаксис һәм пунктуация. Җөмлә турында гомуми төшенчә. | 2 | Яңа белем-нәрне үз-ләштерү | Җөмлә чиген дөрес билгели белү. Хикәя, сорау, өн-дәү җөмләләрне дөрес уку һәм язу.Гади җөмләләрне кушма җөмләләрдән аера белү. Җөмләнең нигезе булган ия һәм хәбәрне дөрес таба һәм билгели белү. Аларның сорауларын белү. Иянең, башлыча исем белән, ә хәбәрнең фигыль белән белдерелүе. Җыйнак һәм җәенке җөмләне билгели белү. | ||||||
34-36 | Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә. Сорау җөмлә. Боерык җөмлә. | 3 | Яңа белем-нәрне үз-ләштерү | Хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрне аера һәм дөрес интонация белән укый белү | ||||||
37 | Б.с.үс. Әйтү максаты бу-енча җөмлә төрләрен дө-рес укуга һәм яза белүгә күнегүләр эшләү. | 1 | Б.с.үс. | Укучыларның белемнәрен тикшерү. |
38 | Әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен кабат-лауга контроль диктант. | 1 | Б.с.үс. | Контр.диктант №1 | ||||||
39-42 | Гади җөмләләр. Кушма җөмләләр Җөмләнең баш кисәкләре. Җыйнак җөмлә. | 4 | Яңа белем-нәрне үз-ләштерү | Җөмләнең нигезе булган ия һәм хәбәрне дөрес таба һәм билгели белү. Аларның сорауларын белү. Иянең, башлыча исем белән, ә хәбәрнең фигыль белән белдерелүе. Җыйнак һәм җәенке җөмләне билгели белү. | ||||||
43 | Б.с.үс. Контроль изло-жение | 1 | Б.с.үс | Контроль изложение №1 | ||||||
44-45 | Зат алмашлыгы белән белдерелгән аныкланмыш, аның янына куела торган тыныш билгеләре. | 2 | Яңа белем-нәрне үз-ләштерү | Зат алмашлыгы белән белдерелгән аныкланмыш, аның янына куела торган тыныш билгеләре куелы-шын аңлату | ||||||
46-47 | Җәенке җөмлә.Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч. Тәмамлык | 2 | ||||||||
48 | Б.с.үс. Хат язу | 1 | ||||||||
49-54 | Хәлләр.Урын хәле. Вакыт хәле. Рәвеш хәле. Күләм хәле. Сәбәп хәле. Максат хәле.Кире хәл. | 6 | Җөмләдә иярчен кисәк буларак хәлне дөрес билгели белү. Хәлнең гадәттә, рәвеш, исем, фигыльләр белән белдерелүе. | |||||||
55 | Ирекле темага сочинение | 1 | Сочинение №2 | |||||||
56-58 | Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.Тиңдәш ияләр, тиңдәш хәбәрләр. Тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычлар. Тиңдәш тәмамлыклар, тиңдәш хәлләр | 3 | Яңа белемнәрне үзләштерү | Җөмләнең нигезе булган ия һәм хәбәрне дөрес таба һәм билгели белү. Аларның сорауларын белү. Иянең, башлыча исем белән, ә хәбәрнең фигыль белән белдерелүе. Аергычның төп сыйфат, исем белән белдерелүен белү. | ||||||
59. | Контроль диктант | 1 | Контроль диктант № 2 | |||||||
60. | Фонетика,орфоэпия турында төшенчә. Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы. | 1 | Яңа белемнәрне үзләштерү | Тел белеменең фонетика бүлеге сөйләм авазларын, орфоэпия бүлеге сүзләрне дөрес әйтергә, орфография бүлегенең дөрес язарга өйрәтүен үзләштерү. Аваз һәм хәрефне аера белү. | ||||||
61. | Сузык һәм тартык авазлар таблицасы. | 1 | Яңа белемнәрне үзләштерү | Сузык һәм тартык авазларның әйтелешендәге аерымлыклар. Сузык авазларны тартык авазлардан аера белү. | ||||||
62. | Контроль изложение. | 1 | Б. с. ү. | Эчтәлекне аңлау, төшенү күнекмәләре булдыру | Контроль изложение №2. | |||||
63. | Сингармонизм законы: калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр, кушымчаларның ике яки өч варианты. | 1 | Яңа белемнәрне үзләштерү | Сузыкларның, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашлануларының сингармонизм дип аталуы. Сингармонизм төрләре: калынлыкта-нечкәлектә ярашуы. | ||||||
64-66 | Сүзләрнең язылыш һәм әйтелеше туры килгән һәм туры килмәгән очраклар. | 3 | Яңа белемнәрне үзләштерү | Сүзнең беренче иҗегендә килгән [о], [ө] ирен сузыкларының калган иҗекләрдәге [ы], [е] авазларын иренләштерүе. Сузыкларның кыскаруы. Татар телендә басымсыз тар әйтелешле [ы], [е] авазлары, алынма сүзләрдә басымсыз киң әйтелешле [о] сузыгы кыскаруы. |
67 | [к] һәм [г], [къ] һәм [гъ] тартыклары. | 1 | Яңа белемнәрне үзләштерү | [к] һәм [г], [къ] һәм [гъ] авазларының ясалышы. Бу авазлар кергән сүзләрне дөрес уку. [къ] һәм [гъ] авазларының татар теленең үз сүзләрендә генә булуы. | Сүзлек диктанты | |||||
68 | [Һ] һәм [х] тартыклары. [н] һәм [ң] тартыклары. | 1 | Яңа белемнәрне үзләштерү | Һ] һәм [х] тартыкларының әйтелешләре уртак булып, ясалышлары белән аерылулары. [н] һәм [ң] тартыкларының уртак һәм аермалы яклары: яңгырау, йомык, борын тартыклары булулары, ләкин ясалу урыны буенча [н] тел-теш авазы, [ң] кече тел тартыгы. [ң] тартыгының сүз башында килмәве. | Сүзлек диктанты | |||||
69 | [w] һәм [в] тартыклары. | 1 | Яңа белемнәрне үзләштерү | [w] һәм [в] тартыкларының ясалышлары ягыннан аерымлыклары: [w] тартыгы – яңгырау, өрелмәле, ирен-ирен тартыгы булуы. [в] тартыгы – яңгырау, өрелмәле, ирен-теш тартыгы, аның алынма сүзләрдә генә кулланылуы. | Сүзлек диктанты | |||||
70-71 | ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы | 2 | Яңа белемнәрне үзләштерү | ь һәм ъ хәрефләренең аваз белдермәве, ь һәм ъ хәрефләренең нечкәлек-калынлык һәм аеру билгесе буларак кулланылуы. Нечкәлек билгесенең, беренчедән, рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланылуы, икенчедән, калын итеп укылуы мөмкин булган иҗекләрне нечкә әйтү өчен кулланылуы. Калынлык билгесенең үзеннән алда килгән г һәм к хәрефләренең кече тел тартыклары [къ] һәм [гъ] ны белдерүен күрсәтүләре. ъ, ь хәрефләренең е, ю, я алдыннан килгәндә аеру билгесе ролен башкаруы. | Сүзлек диктанты | |||||
72-73 | Cүзгә фонетик анализ ясау. Б.с.үс. | 2 | ||||||||
74 | Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. | 1 | Яңа белемнәрне үзләштерү | |||||||
75 | Үткәннәрне гомумиләш-тереп кабатлауга диктант. | 1 | Белемнәрне тикшерү. | Грамоталык дәрәҗәсен тикшерү. | Диктант № 3 | |||||
76 | Контроль сочинение. | 1 | Б.с.ү. | Хикәяләү һәм хөкем йөртү элементларын кулланып яза белү. | Контроль сочи-нение № 2 | |||||
77-78 | Лексикология һәм сөйләм культурасы турында төшенчә. Икетеллелек. Сүзнең лексик мәгънәсе. | 2 | Белемнәрне тикшерү. | Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип аталуы. Телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуы. Сүзнең лексик мәгънәсе. | ||||||
79 | Сүзнең лексик мәгънәсе. | 1 | Яңа белем-нәрне үз-ләштерү | Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип аталуы. Телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуы. Сүзнең лексик мәгънәсе. | ||||||
80 | Б.с.үс. Текст өстендә эш. | 1 | Б.с.үс. | |||||||
81 | Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. | 1 | Яңа белем-нәрне үз-ләштерү | Телнең сүзлек составындагы сүзләрнең бер яки күп мәгънә белдерүе. Күп мәгънәлелекнең полисемия күренеше дип аталуы. Күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы булу. |
82 | Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. | 1 | Яңа белемнәрне үзләштерү | Сүзнең предметны, күренешне, аларның үзенчәлекләрен турыдан-туры атаган вакытта белдерә торган мәгънәсе сүзнең туры мәгънәсе булу. Бер предметны яки күренешне ачыклап бирү өчен, аңа охшаган икенче предмет яки күренешнең билеләрен күчереп куллану нәтиҗәсендә күчерелмә мәгънә барлыкка килү. Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү. | ||||||
83 | Контроль диктант. | 1 | Белемнәне тикшерү | Фонетика, графика, орфография буенча үтелгәннәрне үзләштерүне тикшерү максатында. | Контроль диктант №3 | |||||
84 | Изложение. | 1 | Б. с. ү. | Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап яза белү. | Изложение №3 | |||||
85 | Омонимнар. | 1 | Яңа белемнәрне үзләштерү | Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, ләкин мәгънәләре бөтенләй башка булган сүзләрнең омоним (аваздаш сүзләр) дип аталуы. Омонимнарның бигрәк тә исем, фигыль, сыйфат сүз төркемнәрендә очравы. | Карточкалар белән эш. | |||||
86 | Синонимнар. | 1 | Яңа белемнәрне үзләштерү | Уртак мәгънәле, бер-берсеннән мәгънә төсмерләре, язылышлары, стилистик бизәкләре белән генә аерылып торучы сүзләрнең синоним дип аталуы. Синонимнарның мәгънәви һәм стилистик яктан аермаларын таба белү. Төрле сүз төркеменә караган сүзләрнең үзара синонимлаша алмавы. | Карточкалар белән эш. | |||||
87 | Антонимнар. | 1 | Яңа белемнәрне үзләштерү | Капма-каршы мәгънәле сүзләрнең антоним дип аталуы. Сөйләмдә аларны контраст картиналар бирү өчен куллану. Грамматик яктан антонимнарның бер сүз төркеменә керүләре. | Карточкалар белән эш. | |||||
88 | Фразеологик әйтелмәләр. | 1 | Яңа белемнәрне үзләштерү | Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелгән, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмә фразеологик әйтелмә дип аталу. Фразеологик бөтеннәрнең (күпчелеге) башка телләргә сүзгә-сүз тәрҗемә ителмәве, шуларга тиң параллель тәгъбирләр ярдәмендә белдерелүе. | Тәрҗемә итү. | |||||
89 | Б. с. т. үс. Текст өстендә эш. | 1 | Б. с. ү. | Әле генә булган вакыйга (факт) турында мәгълүмат бирә белү. | ||||||
90-91 | Татар теленең чыгышы ягыннан сүзлек составы. | 2 | Яңа белемнәрне үзләштерү | Татар теленә гарәп, фарсы, рус телләреннән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләр. Яңа сүзләрнең телдә электән яшәп килә торган сүзләргә кушымчалар ялгау, сүзләрне кушу, я кыскарту юлы белән ясалулары. | Күрмә диктант. | |||||
92-93 | Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы. | 2 | Яңа белемнәрне үзләштерү | Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы төркемнәре: гомумхалык сүзләр, диалекталь сүзләр, профессиональ сүзләр һәм атамаларны аера белү. Гомумхалык сүзләренең гомум аңлаешлы һәм кулланылышлы сүзләр булуы. Диалекталь сүзләрнең билгеле бер территориядә яшәүче халыкның әдәби телгә кабул ителмәгән үзенчәлекле сүзләре булуы. Профессиональ сүзләрнең билгеле бер профессия кешеләре тарафыннан кулланыла торган сүзләр булуы. Атамалар фән, техника һәм башка өлкәгә караган, бер генә мәгьнәгә ия булган сүзләр булуы. | Диктант – 7 мин. |
94 | Контроль диктант | 1 | Белемнәрне тикшерү | Бүлек буенча үтелгән кагыйдәләрне файдаланып, грамоталы язу күнекмәләрен үстерү. | Контроль диктант№ 4 | |||||
95 | Картина буенча сочинение. | 1 | Б. с. ү. 156 бит | Картинаны аңлау өчен махсус лексика файдалана белү. | Сочинение №2 | |||||
96-97 | Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. | 2 | Яңа белемнәрне үзләштерү | Телнең сүзлек составының үзгәреп торуы. Искергән сүзләрнең тарихи сүзләр һәм архаизмнарга бүлү. Тарихи сүзләрнең кулланылыштан төшеп калган предмет, күренешләрнең исемнәре булуы, ә хәзерге көндә дә булган предмет, күренешләрнең искергән атамалары архаизм булуы. Телдә барлыкка килә торган яңа сүзләрнең неологизмнар булуы. | ||||||
98-99 | Сүзлекләр һәм алардан файдалану күнегүләре. | 2 | Яңа белемнәрне үзләштерү | Сүзләрне җыю, тәртипкә салу һәм сүзлекләр төзү турындагы фәннең лексикография дип аталуы. Сүзлекләрнең төп ике төркемгә: аңлатмалы һәм телара сүзлекләргә бүленүе. Орфографик, орфоэпик, синонимнар, фразеологик, диалектологик, әдәбият белеме, ике телле һәм күп телле тәрҗемәле сүзлекләрне аера белү. | Сүзлекләр белән эш. | |||||
100 | Лексика бүлеген кабатлау һәм ныгыту. | 1 | Белемнәрне ныгыту | Эш кәгазьләреләреннән белешмә яза белү. | Гаилә хәле турында белешмә язу. | |||||
101 | Диктант. | 1 | ||||||||
102-104 | Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау. | 3 | Кабатлау | |||||||
105. | .Йомгаклау. | 1 | Еллык нәтиҗәләр ясау. | |||||||
Бөтенесе: | 105 сәг. |
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/30385-tematicheskoe-planirovanie


БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Содержание и методы работы по формированию функциональной грамотности обучающихся»
- «Организация культурно-досуговой деятельности в дополнительном образовании детей»
- «Методы и технологии работы с детьми раннего и дошкольного возраста в соответствии с ФГОС ДО»
- «Реализация инвариантного модуля «Технологии обработки материалов и пищевых продуктов» учебного предмета «Труд (технология)» по ФГОС»
- «Педагогическая диагностика и оценка успеваемости обучающихся в контексте реализации ФГОС»
- «Основы безопасности и защиты Родины: особенности организации современного урока»
- Теория и методика преподавания основ безопасности жизнедеятельности
- Дошкольное образование: обучение и воспитание детей дошкольного возраста
- Педагогика дополнительного образования детей
- Предшкольная подготовка в условиях преемственности дошкольного и начального общего образования
- Управленческая деятельность в дошкольной образовательной организации
- Тифлопедагогика: учебно-воспитательная работа педагога с детьми с нарушениями зрения
Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.