- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Әйләнә-тирә дөнья 1класс Туган якта ел фасыллары. Минем күзәтүләрем. 3 класс Туфрак ничек барлыкка килә? (башлангыч класслар өчен ачык дәрес эшкәртмәсе)
Татарстан Республикасы Арча районы Галиәсгар Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбе
Әйләнә-тирә дөнья
1класс “Туган якта ел фасыллары. Минем күзәтүләрем”.
3 класс “Туфрак ничек барлыкка килә?”
(башлангыч класслар өчен ачык дәрес эшкәртмәсе)
Башкарды : ТР Арча муниципаль районы
Г. Камал исемендәге Сикертән төп гомуми
белем мәктәбенең беренче категорияле
башлангыч класслар укытучысы Гарипова
Алсу Альберд кызы.
13 нче февраль, 2018
1 класс, Әйләнә- тирә дөнья Тема: Туган якта ел фасыллары. Минем күзәтүләрем. Максат: ел фасыллары, айлар, атна көннәре турында белемнәрне гому-миләштерү; ел фасылларының эзлекле-леген өйрәнү, һәр ел фасылының үзенә хас билгеләрен ачыклау; әйләнә- тирәгә мәхәббәт, игътибарлылык тәрбияләү, өлешчә эзләнү теләге булдыру. Планлаштырылган нәтиҗәләр: Предметлы: -ел фасылларын билгеле эзлеклелектә әйтү; - айларны ел фасылларына дөрес итеп бүлү; Метапредмет: танып-белү: уку мәсьәләсен аңлау, аны эшләргә омтылу, төрле эзләнү ысулларын куллану; коммуникатив: фикерләрне тыңлый белү, үз фикереңне җиткерә белү. регулятив: дәреслектә һәм эш дәфтәрендә ориентлаша белү. Предметара бәйләнеш: әдәби уку, сынлы сәнгать, математика. Ресурслар: Плешаков А.А. дәреслек, 10-11 нче битләр, эш дәфтәре, 9-10 нчы битләр, дәрес презентациясе,компҗютер, экран. Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту һәм яңа белемнәр үзләштерү. Дәрес барышы: 1.Оештыру, мотивлаштыру. 1. Уңай психологик халәт тудыру. 1 слайд. Елмаеп карыйбыз дөньяга, Рәхәт бит яшәве шулаймы?! Елмаеп башласаң дәресне, Санарга, уйларга бик җайлы. II. Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү. Карточкаларда тәртип буенча атна көннәрен язу. III. Уку мәсьәләсен кую. Табышмаклар уку, җавапларын табу, дәреснең темасын, максатын билгеләү. Салкын саф һава, Йомшак кар ява. Урамга чыксаң, Битләр кызара. (кыш) Яңгырлы да карлы Ә каеннар сулы. Бөреләр туп-тулы- Елның кай фасылы? (яз) Ашлыклар үсте, Башаклар пеште. Кояш пешерә, Тиргә төшерә. (җәй) Кырлар буш кала, Яңгырлар ява. Җирләр дымлана Бу кайчак була? -Димәк, укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләшербез? - Бүгенге тема нинди булыр? IV.Яңа материал өстендә эш. “Ел бабай” турында әкият тыңлау. Ел бабай кулларын изәгән һәм кошларын очырган. Һәрберсе үз исеме белән. Ел бабай бер тапкыр селтәнгән, беренче өч кош очып киткән, көннәр суыткан, кар ява башлаган.Бу кайсы ел фасылы? Аңа кайсы айлар керә? Ел бабай икенче тапкыр кулларын изәгән, тагын өч кош очкан, карлар эреп, чәчәкләр күренә башлаган, бу кайсы ел фасылы? Кайсы айларкерә? V Физкултьминутка. Өченче тапкыр кулларын изәгән, тагын өч кош очып киткән, көннәр эсселәнгән. Кайсы ел фасылы, кайсы айлар керә? Дүртенче тапкыр селтәнгән, тагын өч кош очкан, салкын җилләр искән, яңгырлар ява башлаган, бу кайсы ел фасылы, кайсы айларкерә? -Ел буе дигәнне сез ничек аңлыйсыз? -Ел фасыллары алышына. Безнең календарьбарлыкка килде. VI. Белемнәрне ныгыту. Карточкалар буенча эш. 1.Буш шакмаклар эченә дөрес тәртиптә ел фасылларын ясарга. 2. Кырмыска кайсы ел фасылында мондый киемнәр кия?Буш шакмакларга үзеңнең киемнәреңне яса. 3. Бу айлар кайсы ел фасылларына туры килә? 4. Айларны дорес тәртиптә куярга. VII. Рефлексия. -Дәрестә нәрсәләр эшләдек? -Дәрес ошадымы? VIII. Йомгаклау. Символлар буенча нәтиҗә ясала. Кемгә эссе,дәрестә күңелле –ромашка, Кемгә салкын,нәрсәдер аңламады- кар бөртеге, Кемгә күңелсез булды- сары яфрак, Яз символын уйлап килергә. Дәрес тәмам. | 3 класс, Әйләнә- тирә дөнья Тема: Туфрак ничек барлыкка килә? Максат: туфрак һәм аның ничек барлыкка килүе белән таныштыру; игъти-барлылыкны, хәтерне, сөйләм сәнгать-лелеге , фикерләү сәләтләрен үстерү, табигатькә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. Планлаштырылган нәтиҗәләр: Шәхескә карата нәтиҗәләр: дуслык,җылылык атмосферасы тудыру; дәрестә актив, тәрбияле, кайгыртучан иптәш булу. Метапредмет нәтиҗәләр: Танып-белү УУГ: биремнәрне мөстәкыйль эшли белү, предметларны төркемнәргә бүлә белү, дәреслектә ориентлаша , андагы мәгълүматлар белән эшли белү, нәтиҗәләр ясау аша модельләштерү. Коммуникатив УУГ: төркемдә эшләгәндә, бер-берсен тыңлый белү;сөйләшү барышында , үз фикереңне җиткерә алу. Регулятив УУГ: эшчәнлекне планлаштыру, үз алдыңа максат кую, нәтиҗә ясау. Предмет нәтиҗәләр: туфракның ничек барлыкка килүен ачыклау. Предметара бәйләнеш: әдәби уку, сынлы сәнгать, математика. Ресурслар: Федотова О.Н. дәреслек, 31-34 нче битләр, эш дәфтәре, 10-11 нче битләр, дәрес презентациясе,компҗютер, экран. Дәрес барышы: 1.Оештыру, мотивлаштыру. 1. Уңай психологик халәт тудыру. 1 слайд. Елмаеп карыйбыз дөньяга, Рәхәт бит яшәве шулаймы?! Елмаеп башласаң дәресне, Санарга, уйларга бик җайлы. II. Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү. Җаваплар дөрес булса кул чабабыз, дөрес булмаса чапмыйбыз. -Тау токымнары 2 төрле була: утырма һәм магматик.(әйе) - Күпчелек файдалы казылмалар сыек(юк) -тау токымнары минераллардан тора.(әйе) -мәрмәр известьнең бер төре(әйе). -кыйммәтле металларлар-көмеш. Алтын, платина.(әйе) III. Уку мәсьәләсен кую. “Шалкан”әкиятен искә төшерү. -Шалкан кайда үсә? -Һәр бакчачының уңышы зур, уңдырышлы булып үсәме? Шалканга үсәргә нәрсә ярдәм иткән? (су, кояш, җылылык). -Нәрсә ул җир? -Ул безне ашатучы, эчертүче. Җир ул казу өчен дигән көрәк, Җир ул басып йөрү өчен дигән аяк киеме, Җир ул яшәү өчен кирәк дигән кешеләр. -Нинди җир турында сүз бара? (Төрле культуралар үстерә торган җир) IV.Яңа материал өстендә эш. -Җир икенче төрле ничек атала? -Туфрак Теманы ачыклау. -Туфракның төп үзлеге-уңдырышлылык. -Туфрак ничек барлыкка килә соң? Тема буенча эшләү. Табышмакларга җавап эзләү, туфракның ничек барлыкка килүен ачыклау. -Хайваннар,бөҗәкләр өчен җир асты өй булып тора. Ләкин үсемлекләр һәм тереклек кайчан да булса үлә һәм алар туфракның уңдырышлылыгын арттыралар. V Физкултьминутка. Туклану чылбырын өйрәнү. VI. Белемнәрне ныгыту. Тест эшләү. Тереклек ияләре туфракны нишләтә: 1.йомшарта-көпшәкләндерә 2. зыян сала. Туклану чылбырының кайсы дөрес: 1.сукыр тычкан-личинка-тузганак тамыры 2. тузганак тамыры-личинка-сукыр тычкан 3.личинка-тузганак тамыры- сукыр тычкан. Эш дәфтәрендә биремнәр башкару. VII. Рефлексия. Дәрестә нәрсәләр эшләдек? -Дәрес ошадымы? VIII. Йомгаклау. Өй эше, туфракның барлыкка килүе турында өйрәнергә. Билгеләр кую. |
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «ОГЭ по информатике: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся в соответствии с ФГОС»
- «Педагогическая психология: психологические проблемы обучения и воспитания»
- «Управление качеством общего образования в условиях реализации ФГОС»
- «Основы управления персоналом»
- «Преподавание химии и биологии по ФГОС ООО и ФГОС СОО: содержание, методы и технологии»
- «Основные аспекты социальной работы с людьми, имеющими химические зависимости»
- Педагогика и методика преподавания истории и кубановедения
- Управление специальной (коррекционной) образовательной организацией
- Русский язык и литература: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Управление в социальной сфере: обеспечение эффективной деятельности организации социального обслуживания
- Практическая психология. Методы и технологии оказания психологической помощи населению
- Педагогика дополнительного образования: теория и методика работы с детьми

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.