Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
18.02.2014

Дәүләт телләрен саклау һәм үстерүдә иҗадилык

Ахунзянова Васила Хатиповна
старший воспитатель
Опыт работы детского сада по обучению дошкольников двум государственным языкам. Практические методики и творческие подходы для развития родной и русской речи. Эффективные формы работы: интерактивные игры, проектная деятельность, театрализация и праздники. Формирование языковой среды и дидактические материалы для успешного билингвального развития в условиях ДОУ.

Содержимое разработки

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТЄБЁН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫ« “МЁКТЁПКЁЧЁ МЁГАРИФ ИДАРЁСЕ” МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Дәүләт телләрен саклау һәм үстерүдә иҗадилык

(Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе каршындагы координацон советның киңәйтелгән региональ утырышында чыгыш)

Төзеде һәм чыгыш ясады:

76 нчы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе

Ахунҗанова Вәсилә Хатип кызы

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ

Дәүләт телләрен саклау һәм үстерүдә иҗадилык

Слайд 1, тема

Киләчәк буынның язмышы безнең куллар аша үтә. Без балаларга дөрес тәрбия бирү турында кабат-кабат уйланырга, вакытында кулай, файдалы ысулларын табып, рухи-әхлакый үстерү юлларын үзгәртергә тиеш. Баланың яшенә карап, аңлау дәрәҗәсенә туры китереп, заман технологияләренә таянып эшләгәндә, аның нәтиҗәсе яхшы була.

2011 нче елның 15 сентябрендә ТР Президентының Дәүләт Советына юлламасында әйтелгәнчә,

Конфессияләр арасындагы татулык, төп традицион диннәр арасындагы толерантлык мөнәсәбәтләре тотрыклылыкның һәм алгарышның мөһим факторлары булып тора.”.

Слайд 2

Важнейшими факторами стабильности и созидательного развития являются высокий уровень межнационального согласия, толерантные отношения между основными традиционными конфессиями. Их гармонизация должна быть предметом особой заботы государственных и муниципальных органов власти Республики Татарстан.

Из послания Президента РТ Государственному Совету


Слайд 3

Шул максатны күздә тотып, мәктәпкәчә мәгариф идарәсе каршындагы балалар бакчаларында, шул исәптән, милли төркемнәрдә, педагогик эш түбәндәге юнәлешләр буенча оештырыла:

милли- региональ үзенчәлекләрне исәпкә алу;

кешелеклелек, гуманизм, башка милләт вәкилләренә, аларның теленә, мәдәниятенә, тарихына, гореф - гадәтләренә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү;

баланы шәхес буларак формалаштыру, аның иҗади сәләтен үстерү өчен тирәлек, тиешле шартлар булдыру;

Слайд 4

Бүгенге сөйләшүдә мин, координацион совет әгъзасы буларак, балалар бакчаларында 2011 нче елда үткәрелгән күп санлы чараларның әхлакый эчтәлекле булуына басым ясармын, чөнки әхлаклылык – тәрбиянең нигезе.

Тәрбия-белем бирүдә яңа педагогик технологияләрне өйрәнү, аларны гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә уртаклашу максатыннан, 39, 64 нче бакчалар Каюм Насыйри исемендәге конкурста катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча 64 нче бакча Лауреат дипломына ия булды, 39 нчы бакча буенча нәтиҗә көтәбез.

Слайд 5

«Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясенең һәм Иҗтимагый палатасының ролен һәм абруен күтәрергә кирәк. Иҗади һәм һөнәри берлекләр, җәмәгать берләшмәләре һәм массакүләм матбугат чаралары белән активрак хезмәттәшлек итү зарур. Гражданнар татулыгын һәм тынычлыкны ныгытуда аларның потенциалы бәяләп бетергесез зур».


Следует повышать роль и авторитет Ассамблеи народов и Общественной палаты Республики Татарстан. Необходимо активнее взаимодействовать с творческими и профессиональными союзами, общественными объединениями и средствами массовой информации. Их потенциал в укреплении гражданского мира и согласия трудно переоценить.

Из послания Президента РТ Государственному Совету

Слайд 6,7,8 Очрашудан фотолар

Һәр милләт вәкиле үзенең үткәне, бүгенгесе, киләчәген белү генә түгел, башка милләт вәкилләре турында да хәбәрдар булырга тиеш. Шул нисбәттән, 31, 49, 68, 83 нче бакчалар – татар милләте, 47нче бакча керәшен татарлары, 17, 35, 40 нчы бакча рус, 39 нчы б/б чуаш, 76 нчы балалар бакчасы башкорт милли әдәбияты һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре белән очрашулар оештырып, педагогларны мәдәни агартуны матур бер традициягә кертеп җибәрделәр.

Слайд 9 Чыгышымда аксакаллар шурасы, шәһәр мәгарифенең башлангыч сыйныф укытучылары белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген әйтеп үтәсем килә. Мәсәлән, узган ел март, ноябрь, декабрь айларында, координацион совет әгъзалары белән берлектә татар төркемнәренә - чыгу, эш алымнарын күзәтү оештырылды. Аларда чыгарылыш төркемнәрендә татар телен өйрәтүдә кулланылган эш алымнары белән танышылды, балаларның телне үзләштерү дәрәҗәсе ачыкланды.

Мәктәпкәчә һәм шәһәр мәгариф идарәләре арасында дәвамчанлыкны саклау максаты белән оештырылган әлеге чыгышларда, сөйләм устерү белән беррәттән, балаларның логик фикерләү, зиһен, дикъкать, иҗади фикер йөртү кебек сәләтләрен үстерүгә, әхлак кагыйдәләре бирүгә, җөмһүриятебездә яшәүче халыкларның рухи мирасларына таянып, милләтара яхшы мөнәсәбәт булдыруга, дуслык, туганлык хисләре тәрбияләүгә зур әһәмият бирелүе искәртелде. Бигрәк тә, 1, 7, 8, 25, 27, 29, 39, 41, 42, 44, 47, 49, 71, 76, 80, 82, 83, 86 нчы бакчаларның максатчан эшләвенә басым ясалды. Һәм үз чиратында түбәндәге тәкъдимнәр дә бирелде:

Программа таләп иткәнчә, балаларның сүзлек запасын даими тулыландырып бару, сөйләмдә актив куллануны булдыру;

Төркем тәрбиячеләрен, ата-аналарны педагогик процесска җәлеп итү;

Шәһәр күләмендәге чараларда актив катнашуны һәм газета битләрендә ата-аналарның гаилә тәрбиясе тәҗрибәсен яктыртуны оештырырга.

Слайд 10

Тукай елын уздыру бөек шагыйребез мирасының актуальлеген, мәдәниятебезне, туган телебезне саклау һәм үстерү ни дәрәҗәдә мөһим икәнен ачык күрсәтте”

Проведение Года Тукая показало актуальность наследия нашего великого поэта, важность сохранения и развития культуры, родного языка.

Из послания Президента РТ Государственному Совету
Слайд 11,12 Г.Тукай укулары, Китапханә күргәзмәсе янында

Матур әдәбият әсәрләре укуның бала күңеленә изгелек, мәрхәмәтлелек хисләре салудагы роле бәхәссез. Г.Тукай исемендәге Үзәк, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре ел саен Габдулла Тукай һәм башка шагыйрьләр иҗаты буенча сәнгатьле укулар оештырып, төрле милләттән булган 100 ләгән бала кабул итә, милли әдәбиятның тәрбияви ролен балаларга җиткерүдә зур хезмәт куя.

Үткәрелгән очрашуларда педагоглар күренекле милләтәшләребезнең эшчәнлеге турында яңа истәлекләр белән таныша, өстәмә белем ала. Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Ризидә Вәлиева, Клара Булатова, Зифа Кадыйрова, Марс Хафизов, Һәдия Хәбибуллина, Әхсән Фәтхетдинов һ.б. багышланган кичәләр китапханәләрдә һәм 83,17,39,47,76 нчы балалар бакчаларында узды.

Слайд 13,14

Г. Тукай елы юбилее кысаларында 15 апрельдә 39 нчы бакчада үткәрелгән “Без Тукайлы халык мәңгегә” дип исемләнгән очрашуда шәһәр администрациясе, аксакаллар шурасы, китапханә хезмәткәрләре, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама булеге әгъзалары шагыйрь иҗатына тирән анализ ясадылар.

Слайдта сез шул очрашу турында Суфиян Минһаҗев мәкаләсен күрәсез.

Шулай ук милли бакчаларның өлкән тәрбиячеләре өчен Кол Гали исемендәге милли китапханә белән берлектә “Әхлаклылыкның нигезе - педагогның тәрбияле булуы”, укытучы - логопедлар һәм татар төркеме тәрбиячеләре өчен “Икетеллелек шартларында тәрбияләнгән балаларның сөйләм теле мөмкинлекләре” исемле семинарлар оештырылды.

Бүгенге көндә мәктәпләрнең беренче сыйныф укытучылары белән берлектә май аенда узачак ”Баланың белемле булуы кем кулында?”, татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләргә “Белемнең чиге юк” исеме белән түгәрәк өстәл артында сөйләшүләргә әзерлек эшләре алып барыла. Бу сөйләшүләрнең төп максаты - Федераль дәүләт таләпләрен кулланып эшләүдә дәвамчанлыкны ачу.

Слайд 15

““Татар иле” социаль челтәре төрле илләрдә яшәүче татарларның үзара хезмәттәшлегендә һәм милли мәдәният белән танышуында отышлы канал булырга мөмкин. Бу елда ук инде аның эшләп китүен һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итү зарур”.

Эффективным каналом взаимодействия и приобщения к национальной культуре татар, живущих в разных странах, станет татарская социальная сеть «Татар иле». Необходимо уже в этом году обеспечить ее запуск и эффективную работу.

Из послания Президента РТ Государственному Совету
Слайд 16-22 Газета-журналлар

Педагоглар, әти - әниләр белән эшне нәтиҗәле итүдә мәктәпкәчә мәгариф идарәсе каршында 7 ел дәвамында чыгып килүче “Дошкольник”, ”Малыш”, ”Әллүки”, ”Тәрбияче - Воспитатель” газеталарының выкытында, кызыклы, ә иң мөһиме эчтәлекле итеп чыгарылуына координацион совет әгъзаларының да өлеше зур. Слайдларда сез әлеге газеталарны күрәсез. Алардагы мәкаләләр педагогларга актуаль булулары, көн кадагына суга торган темаларны яктыртылулары белән аерылып торалар. Бүгенге көндә балалар бакчалары үзләренең сайтларын ачтылар, һәм педагогларга милли тәрбия бирү юнәлешендә үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен шартлар җитәрлек. Эш тәҗрибәсе даирәләре шәһәр күләме белән генә чикләнми, Республика, дөнья күләменә дә күтәрелә.

Координацион совет әгъзасы Мирхазова Нурзия Рәшитовнаның “Мин бәхетле гаиләм белән” методик кулланмасы Татарстан республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “грифы алып, бастырып чыгарылды, балалар бакчаларына таратылды. “Сөембикә” журналында басылып чыккан “Ата һөнәре – балага мирас” язмасы Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты, Бөтендөнья “Татар гаиләсе фонды” белән берлектә уздырылган “Әти һәм мин” дигән конкурста Диплом белән бүләкләнде.

Экранда сез координацион совет карары нигезендә басмага тәкъдим ителгән материалларны күрәсез:

Слайд23,24

47 нче балалар бакчасы эш тәҗрибәсен туплаган (мөдире Михайлова Е.М.) “Уңышлы гаилә - мәхәббәткә һәйкәл” методик кулланмасында барлык биремнәр дә яшь узенчәлекләренә карап, программа буенча мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләудә актуаль булган темаларга нигезләнеп бирелә. Тәрбиячеләргә һәм ата-аналарга гаилә тәрбиясе эше буенча методик кулланма буларак тәкъдим ителә һ.б.

76,86 бакчаларның координацион совет әгъзалары төзегән “Түбән Кама- яшьлек калам” методик кулланмасы шәһәрнең 45 еллык юбилеена багышлана.

Быелгы уку елында белем бирү өлкәсендә Дәүләт таләпләрен тормышка ашыру һәр педагогтан иҗади эшләүне, яңа технологияләрне тирәнтен үзләштерүне, тәрбия - белем бирү процессында милли үзенчәлекләрне урынлы куллануны сорый. Тәҗрибәле педагогларның хезмәте, яшь тәрбиячеләрнең таланты, зыялы шәхесләр тәрбияләүдә зур этәргеч булыр.

Чыгышымны Президентыбыз сүзләре белән тәмамлыйм:

Слайд 25

Гасырлар буена туган йoртыбыз Татарстанда тату бер гаилә булып яшәгән төрле милләт вәкилләренә тигез һәм лаеклы мөмкинлекләр тудыру, аларның хокукларын яклап, киләчәк көнгә булган якты ышынычын тагын да ныгыту - алга куелган иң зур бурычларның берсе”.

ТР Президентының Дәүләт Советына юлламасыннан

Слайд 26 Тема

Кулланылган әдәбият:

ТР Президентының Дәүләт Советына юлламасы.15 сентябрь, 2012 нче ел

1, 7, 8, 25, 27, 29, 39, 41, 42, 44, 47, 49, 71, 76, 80, 82, 83, 86 нчы балалар бакчаларының эш тәҗрибәләре.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/33734-dlt-tellren-saklau-m-sterd-iadilyk

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки