Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
27.02.2014

Ягез әле, егетләр! Ватанны саклаучылар көненә багышланган уен-ярыш

Яруллина Венера Хамбалевна
педагог-организатор
Сценарий татар телендәге «Ягез әле, егетләр!» уен-ярышы 23 февральгә – Ватанны саклаучылар көненә багышланган. Матбугат чоры, осталык, зирәклек сынаучы конкурслар һәм тел үрнәклеге белән бай материал буенча балалар җыены оештырыгыз. Төрле яшьтәге малайлар өчен җиңел үзгәртеп корулар тәкъдим ителә. Сценарийдә шигырьләр, табышмаклар, тел һәм хәрби-спорт станцияләре бар.

Содержимое разработки

Татарстан Республикасы Арча районы

Носы төп мәктәбе

Ягез әле, егетләр!

Ватанны саклаучылар көненә багышланган уен-ярыш

Әзерләде: Яруллина В.Х.

6 класс җитәкчесе

21 февраль, 2014 ел

Әссәләмәгаләйкүм” җыры (күмәк)

Алия: Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр, абыйлар, укытучы абыйлар, укучы егетләр!

Бүген без гаилә башлыгы, гаилә терәге булучы, Ватанны саклаучы ир егетләребез - әтиләр бәйрәменә җыелдык.

Чулпан:Бүген бәйрәм конендә

Әтиләрне котлыйбыз

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез.

Бәйрәмегез котлы булсын.

Әти – гаилә төзүче һәм аның намусын яклаучы, гаиләне туйдыручы, җил - яңгырдан саклаучы, мал – мөлкәт табучы, акыл иясе, җилкәсе белән таулар күчерергә әзер кеше ул.

Алия: Җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтинең җылы,ягымлы карашын тоеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус,тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде.

Чулпан: Кадерле әтиләребез, абыйларыбыз, укытучы абыйлар, егетләр! Без сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз. сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез.

Алия: Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә

Ул – тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

6 класс егетләре башкаруында җыр: “Солдатта булган диләр.”

Чулпан:Бүгенге бәйрәмдә без яшь солдатлар конкурсы да оештырабыз. Аның өчен без класслардан егетләрне сайлап алдык. Хәзер егетләребезне кул чабып каршы алыйк. Без бүген аларның җитезлекләрен, кыюлыкларын, өлгерлекләрен тикшереп, бәяләп китәрбез. Аның өчен безгә жюри сайларга кирәк. Жюрига Файзрахманова Ландыш апаны һәм Садыкова Резеда апаны тәкъдим итәбез. ( Жюри үз урыны алды)

Беренче уен : “Минутка киенү.”

Ике малай чыгып солдат киемнәрен киенәләр. Кем беренче киенеп бетә.

2 уен: Солдат кеше бик тә игьтибарлы булырга тиеш ,тикшереп карыйк әле. Һәр командадан бер уенчы алга баса, каршы команда уенчылары аның янына килеп басалар, бер минут ул аларны баштан аяк күзәтә һәм борылып баса. Ә уенчылар аяк киемнәрен салалар, укытучы аларны буташтыра. Уенчы борылып һәрбер кешенең аяк киемен танырга тиеш.

Бәйрәмебезне Латыйпова Чулпан башкаруында җыр белән дәвам итәбез. “Сәяхәтче” җыры

Әтиләрәбез бәйрәме

Безнең дә көткән бәйрәм

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әтиләр белән.

3 нче уеныбызны дәвам итеп, алдагы сынауны тыңлап карыйк.

Ашханәгә наряд” дип атала.

Көн буе чабып, син инде ардың,

Кухняда дежур – синең хыялың

Бәрәңге әрчеп, инде син ял ит

Тик кара аны, эшеңне ялт ит!

Команданың һәр кешесе өстәл янына килеп, бәрәңге әрчи. Кайсы команда тизрәк һәм остарак кабыгын юкарак итеп әрчер икән? Карап карыйк.

Музыка куела

4 уен: Ә менә бу бәйге сезнең җитезлекне дә,сабырлыкны да таләп итәчәк.Һәр командадан бер кешене чакырабыз.

Менә шушы дөге бөртекләреннән сез Ватан сүзен язарга тиеш буласыз.

Кем тизрәк язып бетерә.

Биючеләр биегәндә,

Идәннәре бөгелә.

Ярышларда җиңеп чыга

Бии белгәннәр генә.

Татар халык биюе. Башкаралар 6 класс егетләре һәм кызлары.

Каршы алыгыз.

5 уен: “Армия өйрәнүләре”

Чираттагы җәфа бит көтә:

Башланды бездә хәрби өйрәнүләр.

Ут ачты дошман, ул алга бара.

Син безгә кагылып кара!

Без дә төшеп калганнан түгел:

Бер гөрселдәтсәк – дошманга үлем!

Командаларга дошман яшерелгән урынны күрсәтеп язылган хат тапшырыла. Ләкин килеп җиткәнче ул бик таушалган. Хатны җыеп укырга һәм “дошманны” табарга кирәк.

6 нчы уен. Уеннарны дәвам итәбез алдагы уен шулай ук җитезлеккә булыр. Ул “Корал җыю” дип атала. Һәр командадан 1 укучы чыгып мясорубканы сүтә, икенчесе кора. Уенчылар беткәнче шулай дәвам итә. Эшне төгәл һәм җитез башкарырга кирәк.

6 класс кызлары башкаруында бию. Каршы алыгыз.

Солдат тормышының тагын бер күңелле мизгелен сынап карыйк әле.

Мин сораулар бирәм ә сез бер сүз белән генә аның нәрсә икәнен әйтергә тиеш буласыз. Беренче командадан башлыйбыз . җюрига игтибарлы булырга кирәк .

Кем? Нәрсә?”

1нче командага:

1.Габдулла Тукай(шагыйрь)

2.Чия (җимеш)

3.Агыйдел(елга)

4.Нарат(агач)

5.Камаз(машина)

6.Чаллы(шәһәр)

7.Бишле(билге)

8.Сыер(хайван)

9.Айсылу(кыз)

10.Зөлфия Минһаҗева(җырчы)

2нче командага:

1.Əлмәт(шәһәр)

2.Карга(кош)

3.Унөч(сан)

4.Дүртле(билге)

5.Гүзәлия(кыз)

6.Чөгендер(яшелчә)

7.Муса Җәлил(шагыйрь)

8.Яңа ел(бәйрәм)

9. Салават Фәтхетдинов (җырчы)

10.Яр Чаллы(шәһәр)

Алып баручы : Кадерле ир-егетләребез, кунаклар ! Безнең бүгенге кичәбез ахырына якынлашты . Уеннар буенча жюри нәтиҗәләр чыгарсын.

Алия:

Хушлашырга вакыт җитте

Тәмамланды бәйгебез.

Мондый ярышлар еш булыр

Сез бик теләп килсәгез.

Чулпан:

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып

Соңгы кабат булмас, яуган булса,

Гөрләшербез кабат җыелып.

6 класс укучылары башкаруында җыр: “Бәхеттә-шатлыкта”

Сүзне жюрига бирәбез. Бүләкләүләр.

АЛЫП БАРУЧЫ: Хөрмәтле әтиләр, абыйлар, егетләр! Менә безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тагын бер тапкыр котлыйбыз. Без сезгә ышанабыз, без сезне яратабыз, без сезнең белән горурланабыз. Сез безне һәм туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга һәрвакыт әзер. Ләкин безгә афәтләр күрергә язмасын иде, ә балалар белән гаиләдә куанышып яшәргә язсын. Һәрвакыт сәламәт булыгыз! Балаларыгыз белән бүгенге кебек дус, тату, күңелле, бер-берегезне аңлап гомер итегез.

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки