- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
План-конспект урока по национальной литературе «Творчество Гомара Баширова»
Саба муниципаль районы Дәүләт бюджет белем учреждениясе “Сәләмәтл «Кешене туйдыручы -һөнәр. Г.Бәширов «Әтием һөнәре»».
Рамзия Давлитова,
Воспитатель детей с ОВЗ ГБОУ «Сабинская школа-интернат для детей с ОВЗ»
Дәрес төре: Яңа белем бирү,иҗади эзләнүче,әңгәмә.
Уку эшчәнлеге:Уйлау,фикерләү сәләтен,хәтерләрен үстерү,сөйләм телен баету,хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү.
Белергә тиеш: --төрле һөнәрләр һәм һөнәр ияләре турында
--укуга кызыксыну тәрбияләү,укучыларга һөнәри юнәлеш бирү,хезмәт кешесенә
хөрмәт,ихтирам тәрбияләү,һәр һөнәрнең мөһим булуын билгеләп үтү.
Көтелгән нәтиҗә:һәр һөнәрнең мөһим икәнен,танып-белү эшчәнлекләрен үстерү.
Контроль төрләре:тест,сорау-табышмаклар.
Материал:3 нче класс уку китабы,1 нче кисәк.
Җиһаз төре :тест,мультимедия,презентация.
Дәрес барышы.
l.Оештыру моменты.
Хәерле көн укучылар!Барыггызга да сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләп дәресебезне башлыйбыз.
ll.Уку мәсьәләсен кую.
Дәресебезнең темасын ачыклау максатыннан ,бер шигырь укыйм.
Бер сыйныфта алты Алсу.
Бер сыйныфта алты Алсу-
Барсы уңган,сөйкемле
Алтысы да бер анадан
Туган бала шикелле
Берсенең куллары алтын
Тегү,чигү эшенә.
Үз белгәннәрен өйрәтә,
Сораган һәр кешегә.
Алсуларның икенчесен,
Юк бер эшкә кыстасы.
Коеп куйган рәссам булган,
Озын сүзнең кыскасы.
“Әнисеннән дә уздыра,-
Диләр өченче Алсу.
Телеңне йотарлык була
Ул әзерләгән аш-су”
Дүртенче Алсу үстергән,
Гөлләр тора бүлмәдә.
Матурлык бизи дөньяны –
Гөлләр ошый кемгә дә.
Тәрбияче дә, табиб та-
Безнең бишенче Алсу.
“Гел ,-ди ул,-елмаеп йөрсәң,
Булмыйсың усал,ярсу”.
Үзе җырлый,үзе бии-
Артист-алтынчы Алсу.
Аның белән беркайчан да
Түгел безгә ямансу.
Алсуларның алтысы да
Акыллы да сөйкемле.
Барысы да тату яши,
Бертуганнар шикелле.(Вил Казыйһанов)
Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.
Алсулар кайсы яклары белән бер-берсенә охшаш?
Кызлар бер-берсеннән кай яклары белән аерылалар?
Нинди һөнәрләргә?
Димәк,бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
ҺӨНӘРЛӘР.(1 нче слайд)
lll.УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН ЧИШҮ.
Төркемнәрдә тикшерегез.
Нәрсә соң ул һөнәр?Һөнәрләр сүзен сез ничек аңлыйсыз?
2нче слайд.Димәк,һөнәр-ул кеше хзмәте һәм эшчәнлегенең төп төре.
Рус телендә һөнәр-ничек атала.Фикерләр.
3нче слайд.Профессия-это у людей,основной род занятий,трудовой деятельности.
Укучыларһөнәр сүзенә синонимнар әйтеп үтик .Фикерләр.
4 нче слайд.Белгечлек,белгеч,хезмәт,кәсеп,эш,профессия.
l Яңа материал өстендә эш.
Укучылар сезнең тагын нинди һөнәр ияләрен белүгезне ачыклау максатыннан,мин сезгә
Табышмаклар әйтәм.
Матур яза ,балаларны ярата,әдәпле,күп белә,сабыр,таләпчән.(УКЫТУЧЫ)5 нче слайд.
Кибеттә эшли,чәчәк сата.(САТУЧЫ)6 нчы слайд.
Күзе яхшы күрә,сәламәт,акыллы,түзем ,тиз фикерли,компьютерны яхшы белә(программист)7 нче слайд.
Таза,сәламәт,акыллы,батыр,биектән курыкмаучы кеше(очучы)8нче слайд.
Иҗади,хыялый,күп күрә белүче,тырыш,сабыр,төсләрне аеручы,табигатьне һәм кешеләрне яратучы,эш коралы пумала((рәссам) 9 нчы слайд.
Хезмәт ярата,игътибарлы,сабыр,юл билгеләрен яхшы белә,кешеләр белән тиз уртак тел таба.(ШОФЁР)10 нчы слайд.
Матур,матур шкафлар,урындыклар ясаучы кешеләрне кем дип атыйбыз.(БАЛТА ОСТАСЫ)11 нче слайд.
Кәгазь-каләм белән бәйле һөнәр иясе(ЯЗУЧЫ)12нче слайд.
Үзбәя.Нәтиҗә.
Менә күрдегезме җир йөзендә никадәр хезмәт,һөнәрләр бар икән.Аларның барысы да кирәкле.Без шул хезмәтне башкарган кешеләрне хөрмәт итәргә тиеш.
Бүген дәрестә без сезнең белән Гомәр Бәшировның “Әтием һөнәре” дигән хикәясен укырбыз.”Әтием һөнәре” диюгә без үзебезнең әтиләребезнең нинди һөнәргә лаек булуларын әйтеп үтмичә булмас.
Парларда эш.Бер-берсенең әтисе турында әңгәмә.
Нәтиҗә.Яхшы укучылар безнең әтиләребез арасында да нинди генә һөнәр ияләре юк икән.Алар да һәрберсе-үз эшләренең осталары.
13 нче слайд.Г.Бәширов турында белешмә.
ЯЛ МИНУТЫ.
14нче слайд.Сүзлек өстендә эш.
Замазка-сылау өчен тотылган әйбер.
Борау-борып тишәр өчен эш коралы.
Тәрәзә өлгесе-челтәрләп, матурлап эшләгән кырый.
Верстак-кораллар куела торган өстәл.
Җилем-клей.
Чылбыр буенча уку.
Сорауларга җавап.
Малайның әтисе нинди һөнәр иясе?
-Ул нәрсәләр ясый?
-Урындык ясау өчен башта нәрсә эшләргә кирәк?
-Әтисенең эшен улы нинди хисләр белән күзәтә?
-Халык язучысы Гомәр ага Бәширов эш коралларын саклау турында ни яза.
Ә сез үзегез үскәч кем булырга телисез?Менә минем кулымда тылсымлы тартма.Үзегезнең теләкләрне язып салыгыз.Мәктәпне тәмамлаганда ,бергәләп алып укырбыз.Хыялларыгыз тормышка ашсын дигән теләктә дәресебезне дәвам итәбез.
Һөнәрләр турында мәкальләр белүебезне дә тикшереп үтик.
Парларда эш.
Нәтиҗә.Үзбәя.
15 нче слайд.Мәкальләр.
16 нчы слайд.Алтын-көмеш сәфәр кешесенә хәтәрдер ,я угры алып китәр,я утка янып китәр.Әмма һөнәр –бер агымсудыр,шуңа син һөнәр өйрән,гыйлем өйрән.(Каюм Насыйри).
Бу нәсихәттән нәрсәләр алып була?
Төркемнәрдә эш.
Нәтиҗә.
Рефлексия.
Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?Һөнәрле булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
Йомгаклау.
17 нче слайд.Сайлагыз юлның хыял кушканын,ерак-ерагын,күккә ашканын,
Чакыра сезне эшлисе эшләр,күзләрдә өмет,йөрәктә хисләр.
Хәбәрләшү өчен телефон.8(84362)43-5-44-өй.
“В данном материале не были нарушены чужие авторские права. Всю юридическую ответственность за их соблюдение в данном материале я беру на себя.”
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/356195-plan-konspekt-uroka-po-nacionalnoj-literature
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Федеральный государственный образовательный стандарт среднего профессионального образования: структура и содержание»
- «Экскурсионный менеджмент»
- «Педагогика музыкального образования»
- «Реализация адаптированных образовательных программ (АОП) для обучающихся с ОВЗ в СПО»
- «Функциональная грамотность обучающихся: содержание и технология развития в образовательной деятельности»
- «Методические рекомендации по формированию и оценке дополнительных компонентов функциональной грамотности»
- Психолого-педагогическое сопровождение образовательного процесса
- Педагогика и методика преподавания мировой художественной культуры
- Учитель-методист в образовательной организации. Содержание методического сопровождения реализации общеобразовательных программ
- Основы менеджмента в образовательной организации
- Урегулирование споров с помощью процедуры медиации
- Содержание и организация профессиональной деятельности по присмотру и уходу за детьми

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.