Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
30.09.2019

Экологическое воспитание в детском саду

Данный материал содержит информацию по формированию у детей бережного отношения к природе, рекомендации по воспитанию экологической культуры, воспитанию чувства ответственности за состояние окружающей среды.

Содержимое разработки

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по познавательно-речевому направлению развития детей №49 «Гульназ» г.Набережные Челны»

Тема:«Экологическое воспитание в детском саду»

Выполнили: воспитатели

Мулюкова Лейсан Даниловна,

Нигматзянова Фирдауса Гилязетдиновна

Балалар бакчасында эшләгәндә төп максатларымның берсе булып балаларга экологик тәрбия бирү  тора. Табигать , бөтен тереклек зур куркыныч астында. Куе кара урманнар, яшел болыннар,тирән сулы елгалар кая китте? Бу сораулар һәркемне уйландыра. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез.Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә тирәлектә дә чагылуы без- тәрбиячеләрдә борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә аны урап алган мөһит , тирәлек, табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.

Экологик тәрбия бирүнең максаты булып түбәндәгеләр тора:

-тере һәм тере булмаган табигать, табигать күренешләре, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында белем бирү;

-табигатькә мәһәббәт, үсемлекләргә , төрле җан ияләренә сакчыл караш тәрбияләү;

-табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү.

Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан балалар бакчасында эш алып барыла. Һәр төркемдә экологик почмак булдырдык. Анда яшьүзенчәлекләренә туры килә торган гөлләр: бегония, алоэ, герань, традесканция утырттык. Балалар һәр көнне гөлләрнең ничек үскәнен, чәчәк атуын күзәтәләр, сулар сибәләр. Шау чәчәктә утырган гөлләрнең матурлыгына сокланалар. Әгәр тәрбияләмәсәң, аларның шулай үсмәячәген, үсемлекләрнең тере табигать икәнен, аларның үсешенә һава, су, яктылык кирәклеген үз күзләре белән күрәләр. Кышын тәрәзә тәпләрендә суган үстерү , аның үсешен күзәтү балалар өчен бик кызык.

Балалар табигать почмакларында бик теләп эшлиләр. Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Су, һава, ташлар, туфрак, ком белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне тагы да яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәсен камилләштерә. Тәҗрибә ярдәмендә балалар яңа әйберләр белергә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән төрле нәтиҗәләр ясарга өйрәнә. (Чиста һәм пычрак суның үсемлекләргә йогынтысы; яхшы ашлы туфрак һәм чүпле туфракта үсемлекләрнең ничек үсүе; суның төрле халәтләре -пар, су, боз белән танышу һ.б.)

Ел әйләнәсе кошларны күзәтәбез. Җылы якларга китүче кошлар, кышлаучы кошлар турында белемнәр туплыйбыз. Кышын “Кошларга җимлек” акцияләре оештырабыз. Балалар өйдә әти-әниләре белән берлектә кошларга җимлекләр ясап алып киләләр. Бакчабызда үсеп утыручы агачларга җимлекләрне элеп, кошлар ашханәсе оештырабыз. Кошларны даими тукландырып торабыз. Саф һавага чыккач, балалар песнәкләрнең, чыпчыкларның ашаганнарын күзәтергә яраталар.

Ә матур язлар җиткәч, “Кошлар көне” үткәрәбез. Сыерчык ояларына бәйге була. Сыерчык ояларын агач башларына урнаштырабыз. Сыерчыкларның килүен, ояга мамык, үлән ташуларын, балалар чыгарып аларны ниек туендыруларын һәм бала очыруларын күзәтәбез. Матур итеп сайрауларын тыңлыйбыз. Урамнан кергәч, балалар күзәтүләрен рәсемгә төшерергә яраталар.

Матур әдәбият әсәрләре, татар халык авыз иҗаты туган як табигате турындагы белемнәрне киңәйтергә ярдәм итә. Табышмаклар, әкиятләр, тизәйткечләр, мәкаль, әйтемнәр куллану экологик тәрбия бирүдә бик отышлы. Бала уйлый, фикер йөртә, сөйләм телен баета, белем ала. Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм, алар белән аңлашып эшләү булмаса, үңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Шуның өчен иң беренче чиратта табигатьне саклау, яклау үрнәкләрен без - зурлар үзебез күрсәтергә тиеш. Безнең үрнәктә, алган белемнәренә таянып, балалар кече яшьтән табигатьне аңлап һәм яратып үсәләр.

Безнең балалар бакчасында үткәрелә торган экологик тәрбия эше, балаларда табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш формалаштыра. Мөһим нәтиҗә булып балаларның күзаллауларын киңәйтү, психофизиологик сәләтләренең дәрәҗәсен һәм гомуми сәламәтлек дәрәҗәсен үстерү, экологик белемлелекнең нигезләрен аңлау тора.

Кулланылган әдәбият:

1. Богданова Р.У. һ.б. Яңалыкка юл ярып…Тәрбия-белем бирү эшен татар телендә алып барыла торган балалар бакчаларында инновацион эшчәнлек, 45 бит.

2. Закирова К.В., Гаффарова С.М. Әткәм – әңкәмнең теле.- Балалар бакчасы тәрбиячеләренә кулланма. – Казан: Мәгариф, 147 бит.

3. З.М.Зарипова, Л.Н.Вазиева һ.б. “Туган телдә сөйләшәбез”, Казан “Фолиант”, 2012.

4. Маханева М.Д. Воспитание здорового ребенка: пособие для практических работников детских дошкольных учреждений. – М.: АРКТИ, 4-7 стр.

5. Николаева С.Н. Методика экологического воспитания в детском саду: работа с детьми сред. и ст.групп дет.сада: кн.для воспитателей дет.сада.- 5-е издание.- М.: Просвещение, 4 стр.

6. Экологическое воспитание: пособие для специалистов дошкольного воспитания/ автор-составитель С.Н.Николаева. – М.: ООО «Фирма «Издательство АСТ», 124 стр.

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки