- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Уен сәяхәт «Без юлда» - юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча бердәм белем бирү эшчәнлеге
Татарстан Республикасы Тукай районы Теләнче Тамак авылы
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
“ Акчәчәк” балалар бакчасы тәрбиячесе
Батталова Эльза Сәгыйть кызы.
Уртанчылар төркеме өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты
Тема : Уен –сәяхәт “ Без юлда . ”
Максат:Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.
Бурычлар :
-балаларда урамда , юлда үз- үзләрен дөрес тоту культурасын, бер- берсенә игътибарлы булу, сабырлык сыйфатлары тәрбияләү;
- светофорның төсләре һәм аларның нәрсә аңлатулары турындагы белемнәрне ныгыту;
-транспорт һәм юл билгеләрен искә төшерү;
-сөйләм телен үстерү;
-төсләрне дөрес сайлап, светофор рәсемен ясарга өйрәтү.
Җиһазлау:
Светофор макеты , юл билгеләре, рульләр, кеглилар, ” зебра”, гуашь, пумала, альбом битләре, кызыл, сары, яшел түгәрәкләр.
Белем бирү өлкәләрен интегральләштерү: (“сәламәтлек”, “физик культура», «Социальләштерү”, “Куркынычсызлык”, ”Аралашу”, “Танып-белү”, ”Иҗат” –рәсем ясау, ”Музыка”.
Балаларның эшчәнлек төрләре: уен, аралашу, танып-белү, рәсем ясау, музыка тыңлау.
Эшчәнлек барышы:
1.Оештыру минуты. Уңай халәт тудыру.
Саумы , кояш !
Саумы, һава!
Саумы, иртә!
Саумы, бакчам!
Саумы, минем дусларым!
( бергәләп кул чабалар )
2.Белемнәрне актуальләштерү.
1)Балалар, шушындый яхшы кәеф белән шәһәр урамы буйлап сәяхәтебезне башлыйбыз. Әйдәгез юлга кузгалдык.
Минем арттан кабатлагыз.
На- на –на
Көннәр җылына. (урында атлыйлар )
Га- га- га
Чыгыйк урамга. (йөгерәләр )
Да-да да
Уйнама юлда!( аяк очларында йөриләр, куллар өскә күтәрелгән )
Бул игътибарлы! (урында атлыйлар, бармаклар белән яныйлар)
Балалар, ни өчен юлда игътибарлы булырга кирәк?(балаларның җаваплары)
2)Ә хәзер юл читендәге тротуардан барабыз дип уйлыйк.Киң тротуардан парлап барабыз, тар тротуардан бер-бер артлы
1 аякның үкчәсенә 2нче аякның очын терәп барабыз.
- Киң тротуардан барабыз.( парлап баралар)
-Тар тротуардан барабыз.(бер-бер артлы баралар)
(юлда светафор тора )
Балалар, бу нәрсә? Ул ни өчен кирәк?( балаларның җаваплары)
3) Әйдәгез бергәлшеп “Кайтаваз” уенын уйнап алабыз. Җөмләнең соңгы сүзен кабатлыйбыз.
Шәһәргә барган саен
Күрәбез светофорлар.(светофорлар-2)
Юлдагы һәр кешене кисәтә алар (кисәтә алар-2)
Кызыл утта син тукта! (син тукта-2)
Сары утта бул әзер!(бул әзер-2)
Яшел ут: киттек хәзер!(киттек хәзер-2)
4)Светофордан тыш тагын юлда нәрсәләр бар? Алар ни өчен кирәк?
(балаларның җаваплары)
Уен “Билгеләрне урнаштырыйк”
Балалар, әйдәгез үзебезнең юлыбызга юл билгеләрен куеп чыгыйк.
Моның өчен көй астында колонна белән барабыз, көй туктагач, 1нче һәм соңгы кеше урында туктап, тезләнеп кала. Көй башлангач калганнар дәвам итә. Билгеләр куелып беткәнче уен шулай дәвам итә (Һәр балада юл билгеләре).
5)Балалар,юлларда нәрсәләр йөри? (балаларның җаваплары)
Артикуляцион гимнастика
Әйдәгез телләргә гимнастика ясап алыйк. Машинаның хәрәкәтен телләр белән күрсәтик.
-Киң юлдан машина бара (киң һәм ирекле рәвештә тел аскы иреннәр өстендә ятып тора)
-Машина тар юлдан бара (нечкә очлайган телне алга чыгаралар. ”Юл тарая” билгесен күрсәтәләр)
-Машина таудан төшә ( телнең очы аскытешләргә тия ,телнең аркасы кабартыла. “Крутой спуск”билгесен күрсәтәләр)
-Машина борыла. (телләрне очлайтып әле бер әле икенче якка хәрәкәт иттерәләр. “ Движение направо», « Движение налево» билгеләрен күрсәтәләр)
-Машина чокырны урап уза.(телне уңнан һәм сулдан түгәрәк ясап хәрәкәтләндерү “объезд препятствий справо”, “объезд препятствий слева” билгеләрен күрсәтү)
Молодцы, булдырдыгыз!
6)Светофор нинди сигналлар бирә?(Балаларның җаваплары)
Әйдәгез, “Светофор” уенын уйнап алабыз. Мин светофор. Сез җәяүлеләр. Алда нәрсә?( зебра-җәяүлеләр юлы)
Димәк, без нишлибез?( юл аркылы чыгабыз)
(Балалар 2 командага бүленеп кара-каршы утыралар, сары –урыннан торалар ,яшел-юл аркылы чыгалар, кызыл-урыннарга утыралар) . Уен ике тапкыр кабатлана.
6)-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, юлда тавышлымы әллә тынычмы?
(балаларның җаваплары)
-Хәзер кулларны чабып, юл җырын уйныйк. Түгәрәк юл билгеләренә каты итеп кул чабабыз, өчпочмак юл билгеләрендә өзек-өзек итеп кул чабабыз.(юл билгеләре тактага беркетеп куелган)
-Хәзер тәгәрмәчләр җырын җырлыйк. Минем арттан кабатлагыз .Тирән итеп сулыйбыз һәм һаваны чыгарганда ША-ШУ-ШИ-ШО-Ш-Ш-Ш-Ш-Ш дип әйтәбез.
Балаларның мөстәкыйль эше.
7)Инде шоферлар булыйк, рулләрне алыйк, кире бакчага кайтыйк .
Тәгәрмәчкә тын өрәм (насос белән тәәгәрмәчкә һава тутыру хәрәкәте ясала)
Һәм моторны кабызам (терсәктән бөгелгән кулларны алгы якка әйләндерәләр)
Машинама утырам (рүл тоткан, боргалаган хәрәкәтне күрсәтәләр)
Һәм еракларга китәм (ПИ-ПИ-ПИ-ПИ!сигнал тавышын кабатлыйлар,
кеглилар арасыннан үтеп, өстәл артына утыралар).
Менә бакчага да кайтып җиттек. Табышмак әйтәм, җавабын табыгыз.
Авызы юк, борыны юк
Тик бар аның өч күзе.
Урамдагы хәрәкәтне
Көйләп торадыр үзе.(светофор)
Әйдәгез светофорны рәсемгә төшерик. ( Аудио язмадан җыр тыңлау: “Юлларда булсын тәртип” В.Вәлиева сүзләре һәм көе ; балалар рәсем ясыйлар).
Йомгаклау.
-Нәрсә ул светофор? Ул ни өчен кирәк? Аның төсләре нинди сигналлар бирә? Юл билгеләре нигә кирәк? (балаларның җаваплары)
Сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы?
Рәхмәт , балалар, булдырдыгыз.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/38912-uen-sjaht-bez-juldajul-jr-kagyjdlren-
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Обучение по общим вопросам охраны труда и функционирования системы управления охраной труда (программа А)»
- «Экскурсионный менеджмент»
- «Активизация познавательной деятельности учащихся на уроках математики»
- «Технология ТРИЗ»
- «Индивидуальная работа педагога с родителями учеников»
- «Естественно-научная грамотность: особенности работы по развитию функциональной грамотности у обучающихся»
- Профессиональная деятельность педагога-организатора. Обеспечение реализации дополнительных общеобразовательных программ
- Деятельность тьютора по сопровождению детей с ограниченными возможностями здоровья
- Педагог-библиотекарь: библиотечное дело в образовательной организации
- Организационно-педагогическое обеспечение воспитательного процесса в образовательной организации
- Подготовка детей к обучению в школе: содержание и организация работы с детьми
- Дошкольное образование: обучение и воспитание детей дошкольного возраста

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.