Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
25.03.2014

Авылым тарихы

**Авылым тарихы: туган ягыбызның бай тарихын өйрәнү проекты** Проект туган авылыбызның барлыкка килуенән алып бүгенге көнгәчә үткән юлын тирәнтен өйрәнүгә багышланган. Төп максат — авыл тарихын, мәдәни мирасны һәм җирле халыкның яшәешен туплый һәм саклый. Материалда авылның нигез салучылары, тарихи вакыйгалар, мәшһүр шәхесләр, йолалар һәм истәлекле урыннар турында мәгълүмат җыелган. Кулланучылар авылның үсеше, традицияләре һәм киләчәк перспективалары белән таныша ала. Проект туган якны өйрәнү һәм аның тарихын саклау буенча кыйммәтле чыганак булып тора.

Содержимое разработки

Кереш.

Туган җир... Туган авыл...

Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан туган авылы бар.Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас,истә кала торган урыннары күп.Сокланып туймаслык тугайлар,челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары,җикән камыш белән капланган сазлыклар,балыклы күлләр,куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре ,туган ягыбызның кырлары,басулары,шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп ,туган туфракка мәхәббәт тәрбияли.Кая гына барсак та,нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та,туган төбәгебезнең күңеллелеген берни дә алыштыра алмый.

Туган төбәгең турында уйлаганда аның тарихи үткәненә һәм байлыгына сокланасың. Фаҗигаләрен дә күңелдән кичереп борчыласың. Якташларның бүгенге игелекле эшләренә сөенәсең. Билгеле инде кайбер хәлләрдән көенәсең.Һәм күзаллау, тискәре вакыйгаларны алмаштырырга уңайларын тагын да шул гүзәллекләрне хәтер чиратына бастыра. Туган якның һичкайчан да онытылмаячагына нәкъ менә яманлыкны яхшылык алыштырган чакта инанасың. Нәкъ шул күчештәге күркәмлекне күз алдына калку булып басуы гел белергә өйрәтә. Һәм син бу хәзинәне барларга, аны ишәйтергә мәҗбүрсең.Моны исә гадәти сораудан башларга да мөмкин икән:

-Нинди ул минем туган төбәгем-Сәрдә яклары?

Бүгенге көндә татар тарихы архив һәм музейларда, борынгы кулъязмаларда һәм китапларда, милләт тарафыннан гасырлар буе кулланылган әйберләр дә саклана.

Татар тарихын ,милләтнең үткәнен шулай ук борынгы каберлекләрдә һәм курганнарда,җир-су атамаларында, авыл, кеше, нәсел атамаларында да очратырга мөмкин.

Борынгы тарихның күзгә бик үк ташланмаган истәлекләре Саба районы Сәрдә авылында шулхәтле мул сибелгән. Бу якларның бик тирән, борынгы, хикмәтле зур тарихы бар.

Мин бүгенге фәнни чыгышымда инде рәсми чыганакларга, китапларга кертелгән тарихи истәлек-авылым тарихын яктыртасым килә.Минем максатым- әби-бабаларымның, нәселемнең, милләтемнең үткәннәрен барлау, кешелекнең чәчәкле болыннарыннан, туган якның шомлы кара урманнарыннан хакыйкатьне эзләү, буыннан-буынга ,бабадан-атага, атадан-балага күчеп бара торган хәтер-истәлек-Сәрдә тарихы истәлеген җиткерү.Максатыма ирешү өчен мин төрле китаплардан, фәнни чыганаклардан файдаланып, үз җаным аша уздырып, авыл халкының буыннан-буынга сөйләнгән истәлекләреннән файдаланып һәм бабам Мансур Исхаков, авылыбыз аксакалы Сираҗетдин бабай Сәләхиев, авылдашым Җәүһәрия Хәбирова сөйләве буенча шушы сорауларга җавап бирергә тырыштым.

Төп өлеш.

Һәр кешенең биографиясе булган кебек һәр авылның үз биографиясе, тарихы була. Ул авылда яшәгән кеше үз авылы, аның табигате, ил табынына авылы керткән өлеше белән горурлана. “Сәрдә”. Нигә безнең авыл шулай аталган, ул кайчан барлыкка килгән?Безнең бабаларыбыз нәрсә белән шөгыльләнгәннәр?Ил халкы белән бергә сәрдәлелеәр бүгенге матур тормышыбыз өчен көрәштә ничек катнашканнар?Бу сораулар һәркемдә кызыксыну уята.

Сәрдә авылы атамасының килеп чыгышы турында анык кына белүче юк. “Авылыбызга урман бик якын булган, Сәрдек печәне күп үскән. Шуннан чыгып, авыл “Сәрдә” дип аталган,”- дип сөйлиләр. Авыл Эзмә авылыннан аерылып күчеп утырган булырга тиеш. Элек авылда чирмешләр яшәгән. Алар, ниндидер сәбәпләр аркасында, бу авылдан күчеп китәләр. 1902 елгы Сираҗетдин бабай сөйләвенчә, ул хәтерләгән бала вакытта, авыл башында бер тәре баганасы була. Чирмешләрнең авылга ерак түгел, Шекше елгасы дип йөргән елгадан чыккач, уң якта зиратлары да булган. Элекке бабаларыбыз, терлекләре чирләсә, терлекләрен шул зират яныннан әйләндереп алып кайта торган булганнар. Сәрдә авылы элек Елга буе Сәрдәсе дип йөртелгән. Безнең авылга XIV гасыр урталарында ук нигез салынган дип уйлыйлар. Чөнки зиратта бабаларыбыз 1400 елгы кабер ташы булганлыгын хәтерлиләр.

Авыл биек тау итәгенә урнашкан. Авыл әкренләп зурайган. Бабаларыбыз игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Авылда байлар, урта хәлле крестьяннар һәм ярлылар катлавы булган. Ашлык уңмаган елларда ярлылар ачтан үлү хәленә җиткәннәр. Татар кешесенең киеме кулдан эшләнгән киндер күлмәк, алача ыштан, мескен бүрек, чикмән, тула оек, киез итек, чабата, башмак булган. Авылда бик оста тегүчеләр, итекчеләр, чабатачылар, кул белән агач(такта) яручылар булган. Көзен, уңыш җыелгач, ир-атлар уллары белән күрше өязләргә таралганнар. Эш тапкан урыннарга тукталып эшләгәннәр. Шуннан яз башына гына кайтып налог түләрлек орлык алып кайта торган булганнар.

XVIII – XIX гасырларда озак сроклы хәрби хезмәт – рекрут хезмәте дә халыкны бик интектергән. Россия патшасы Пётр I хәрби хезмәткә алынуның “рекрутишна” тәртибен урнаштыра. 1699 елдан 1793 елга кадәр гомерлеккә, аннан соң 25 елга, 1834 елдан башлап хезмәт срогы 20 елга кала.

1724 нче елга кадәр 20 йорттан 1 рекрут, соңрак елына карап 1000 ир-егетнең 10 сы, ә 1853 – 1856 елларда (Кырым сугышы чоры) 1000 ир-егетнең 50-70 е хәрби хезмәткә алынган. Рекрут бирү шобага салу белән хәл ителгән.Алдан биш ел элек солдат булган гаиләләр шобага исемлегеннән төшереп калдырылган. Бай балаларын солдат хезмәтенә җибәрмәс өчен, рекрутны сатып алып, акчага икенче кеше яллап җибәрү очраклары да булган. Патша армиясендә безнең авылдан 25 ел хезмәт итеп кайткан солдат Садыйк бабайны хәтерлиләр. Аны, хезмәт срогын тутырып кайткач, авылда танымыйлар,чөнки ул татарча сөйләшүне оныта язган була.Әтисенең өенә кайтып,түргә менеп утыра. Бу вакытта әтисе өйдә булмый.Эштән кайтканда әтисенә:”Сезгә кунак кайтты,”- дип авыл кешеләре хәбәр итә.Ул :”Минем солдат хезмәтендә улым бар иде,шул кайткандыр,” дип танып ала.Садыйк солдат үзе белән авылга самовар алып кайткан була.

Безнең авыл эченнән олы юл – “Әби патша” юлы узган. Бу киң һәм чирәмле юл. Ул Мәскәүдән Екатеринбург шәһәренә кадәр дәвам иткән. Бу юлдан рәттән 6 ат йөге төялгән арба янәшә барырлык булган. Юлның ике кырыена каен агачлары утыртылган. Кызганычка каршы берсе генә бүгенге көндә исән.

Әби патша бу юлны Мәскәүдән Екатеринбургка заводлар карарга бару өчен салдыра. Элек бу агачларны кисү, сындыру катгый рәвештә тыелган булган. Бу юл буенча өзлексез юлчылар узып торганнар. Юлда атлар яратып ашый торган печән үскән.Юлчылар атларын туарып,үзләре ял итә торган булганнар. Дугаларына кыңгырау таккан унар олаулы Казан сәүдәгәрләре шушы юл буенча Уфа, Екатеринбург, Оренбург базарларына, Эрбет ярминкәсенә үткәннәр. Урал сәүдәгәрләре исә эрбет чикләвеге, кыйммәтле ташлар, хрустальдән эшләнгән әйберләр, мүк җиләге төяп, Казан ягына агылганнар. Ел буена бу юл буш тормаган.Юлдан кантон, волость түрәләре өзлексез йөреп торганнар. Бу юл буенча Әби патша үзе дә, 3 ат рәттән җигелгән, ике катлы арбасына утырып, берничә тапкыр узып киткән, имеш, дип сөйлиләр.

Кантон, волость урядниклары бу юлның күперләрен төзекләндереп, тикшереп торганнар. Юлны өлешләп төзәтергә төрле авылларга бүлеп биргәннәр. Безнең авыл тирәләрендәге өлешен Чүриле авылыннан килеп төзәткәннәр. Сәрдә кешеләре юлның Тарлау дигән авыл тирәсеннән узган җирен төзәткәннәр.

Безнең авылның да һөнәр осталары, үзләренең эшләгән әйберләрен төяп, шушы юлдан сатуга китә торган булганнар. Кайтканда үзләренә кирәкле товарларын сатып алып кайтканнар. Сәләхи исемле абзый Ырымбурдан авыл кешеләренә ак бодай оны алып кайтып сата торган булган. Колхозлашу чорына хәтле авылда крестьяннар үстергән бодай начар үскән, гөмбәле, оча торган була.

Авылдан Явлаштауга китә торган юлны (элек Явлаштау дамбасы дип йөрткәннәр) 1910 елны Патша хөкүмәте эшләтә. Тау бик текә була. Анда кыш буе эшлиләр. Шул тауны кискәндә, авылның Тимергали исемле кешесе, тау ишелеп, балчык астында басылып үлә. Аны казып алгач, тиз генә күмәргә куркалар. Авыл уртасына алып кайтып, староста – Мәҗит Садыйгы кешеләргә берничә көн сакларга куша. Югарыдан түрәләр килеп тикшергәч кенә җирлиләр Тагын авылдан тауга менә торган кыек юл бар. Анысы “Базар юлы” дип аталган. Аннан авыл сәүдәгәрләре Шекше базарына йөргәннәр.

Авылда Минһаҗ, Шәмсетдин, Сәләхетдин исемле байлар кибет ачканнар.

Бабаларыбыз якындагы урманнарны кисеп, чистартып, чәчү мәйданнарын киңәйтәләр, авыл зурая бара. Авылда 150 хуҗалык була. Анда 700 гә якын кеше яшәгән.

Авылда мәчет булган. Мәчетнең кайчан салынганын хәтерләмиләр, бик борынгы, тузган була. 1916 елда аңа ремонт үткәрәләр, түбәсен яңадан ябалар. Сираҗетдин бабай: ”Мәчетне ремонтлау өчен агач кисәргә әтиләр белән мин дә Тенеки урманына бардым”-дип сөйли. Тенеки урманы алпавытныкы була. Бер Казан бае, шул алпавыт урманыннан агач кистереп, мәчетне ремонтлата.

Авылда Һади һәм Исхак муллалар булуын хәтерлиләр. Малайлар бәләкәй генә бер өй-мәдрәсәдә, кызлар Һади мулла өенә аның хатыны белән әнисе янына укырга йөри.

Революциядән соң муллаларны куа, җәберли башлыйлар. Һади мулланы Архангельскига сөргенгә озаталар. Ул шуннан кайта алмый. Исхак мулланы да Кукмара төрмәсенә алып барып ябып 3 ай тоталар, Казан төрмәсендә 5 ай тоталар. Судтан соң гаебен тапмыйча кире кайтаралар.

Безнең як авыллары крестьяннары да азатлык өчен ил халкы алып барган көрәштән читтә калмаганнар. Үз хокукларын яклап патша власте органнарына протест хатлары язганнар, авыл эчендә ялчылар тотучыларга протест йөзеннән байлардан көлеп мәзәкләр, чәнечкеле җырлар чыгарганнар.

1917 елда патша төшкәч, Казаннан отряд килеп, кешеләрнең кибәндәге ашлыкларын суктырып, Казанга ташыталар. Патша төшерелгәч, гражданнар сугышы башлана. Авылдан бик күп ир-атлар сугышка китеп, кире әйләнеп кайта алмыйлар. Сугышта тиф авыруы белән дә кеше бик күп кырыла. 1918 елда Колчак армиясе Казанга хәтле килеп җитә. Безнең авыл башындагы тауга да сугыштан саклану өчен, окоп казыталар. Окопны авыл советы председателе Зәйнетдинов Фәсхи армиягә китәсе призывникларны, авылдагы яшьрәк ир-атларны җыеп казыта. Сираҗетдин бабай да бу окопны казуда катнаша. Тау башында окоп чокырлары хәзерге көндә дә саклана.

1921 елда авылда бик көчле янгын чыга, ике урам - 60 капка янып бетә. 1921 елда җәй бик коры була, икмәк булмый, ачлык башлана. Кешеләргә дәүләт тарафыннан бернинди ярдәм булмый. 1921 елда ачлыктан да күп кеше кырыла. Кайбер кешеләр бәхет эзләп, Казахстан якларына да чыгып китәләр. 1922-23 нче елларда читкә киткән кешеләрнең кайберләре авылга кире әйләнеп кайталар.

1927-28 нче елларда балаларны иске мәдрәсәдә гарәпчә беренче колхоз председателе булган Заһидуллин Сәйфулла хатыны Бибинур укыта. 1929 елда мәчеттә Һәдия исемле укытучы балаларга латин әлифбасы укыта башлый. Балалар ике төрле укуга йөриләр. Төшкә хәтле хәзрәткә, абыстайга гарәпчә укырга барсалар, төштән соң латин әлифбасы укыйлар.

1927 елда колхоз оештыра башлыйлар. Аның беренче председателе Заһидуллин Сәйфулла була. Бу вакытта колхозга 18 генә хуҗалык керә. Колхозга авыл башыннан җир алмакчы булалар. Авыл халкы каршы чыга, чуалышлар була. 30 кешене, районнан килеп, Кукмара төрмәсенә алып барып ябалар. Кайбер кешеләрне шул киткәннән 1 ел буе кайтармыйча яткыралар. Колхоз оешканда авылда 140 хуҗалык була. 1930 елда колхоз ныклап оеша. Аңа “Ирек” дип исем бирәләр, рәисе Хәеретдинов Сафа була. Колхозны өч бригадага бүләләр.

1929 елда мәчет бинасын клуб итәләр. Ә 1930 елда яңадан кире кайтарыла, 1940 нчы елга кадәр мәчет булып эшли, дини йолаларны үти.Ә аның манарасын бары тик 1957 елда гына кисәләр.

Байларның йортлары, маллары тартып алына. Авылдан Шәйхулла, Әгъләмҗан, Шакир исемле кешеләрне кулак итеп куалар. Колхоз оешканнан соң, Шәйхулла бай өе контора ителә. Шәмсетдин исемле абзый өен ясле итеп салалар. Һадиулла, Шәйхулла, Шакир бай өйләрен берләштереп, өч яклы башлангыч мәктәп төзиләр.

Яңа мәктәпкә читтән килгән Габделбәр, керәшен егете Учып, Шәйхи, Гыйльми, Җәүһәр, Билал, Бибинур, башкорт егете Нурулла, Сәет исемле укытучылар 4 еллык белем бирәләр.

1936 елдан 1941 елга кадәр Васильев Петр, Вәли, Шәмсенурлар, сугыш елларында Кашапова Сәлимә, үзебезнең авыл кызы Ибәтуллина Гөлчирәләр укыта.

1931 елда авылдан 40 хуҗалык Ерак Көнчыгышка бәхет эзләп чыгып китәләр. Бу елны корылык була. Җәй көне, яңгыр яумагач, кайбер кешеләр тагын ачлык булыр дип куркалар. Алар китү белән, яңгыр ява. “Бакчаларда бәрәңге булды, ачлык булмады”,-дип сөйлиләр өлкәннәр. Киткән хуҗалыклар 1933 елда кире әйләнеп кайталар.

Колхоз акрынлап үсә. Җир эшкәртергә тракторлар кайтарыла. 1931 елда авылга Азин МТСыннан, колюсный тракторлаы килеп, җир эшкәртәләр. Безнең авылдан беренче тракторист Сибгатуллин Нигъмәтҗан була. Иген уңышы күтәрелә башлый. Колхозда сарык, сыер фермалары, байлардан җыйган умарталардан умартачылык оештырыла. Мәрданов Сәли дигән председатель бик зур, җайлы итеп амбар төзетә. Бу амбарга тирә-күрше авыллардан да ашлыкларын сакларга китереп салалар. 1933 елда колхозчыларга күп итеп ашлык бирәләр. 23 нче сентябрьгә, оркестр чакыртып, авылда уңыш бәйрәме ясыйлар. “Аннан соң ашлыкны кире җыйдылар”,-дип сөйли 1920 нчы елда туган минем Мансур бабам Исхаков.

Бөек Ватан сугышы башлангач, авылдан 100дән артык ир-ат, кулларына корал алып, сугышка китә. Ватаныбыз азатлыгы, Европаның һәм Азиянең күп кенә дәүләтләрен империя коллыгыннан азат итү өчен барган сугыштан 50 дән артык кешегә туган авылыбызга кабат әйләнеп кайту насыйп булмый. Колхозда карт-коры, хатын-кыз, бала-чага, яшүсмерләр генә кала. Колхозның бөтен эше, бар авырлык алар җилкәсенә төшә. Сугыш чорында колхозда председатель булып, Хәсәнов Зиннәт, Әхмәтов Сәли, Мөхәмәтҗанов Салих дигән кешеләр эшли. Колхозда бу вакытта 4 бригада була. Бригадирлар булып Шәйхуллина Һаҗәр, Латыйпова Тәкълимә, Закирова Зәкирә, Шиһабиева Саҗидәләр эшли. Хатын-кызлардан Шәйдуллина Һаҗәр, Газизуллина Нәсимә, Исхакова Фәрхинур, Вәлиева Фәгыйлә, Гандәлиф апалар тракторларда, комбайннарда эшләгәннәр. Авырлыклар күп булган, ләкин тылдагы кешеләр армый-талмый эшләгәннәр. Хатын-кызлар кул арбасы белән тартып симәнә, ягулык ташыганнар, вагон төяргә, урман кисәргә, окоплар казырга барганнар. Шулай үзләреннән җиңү көнен якынайтырга зур өлеш керткәннәр.

Сугыш 1945 елны тәмамлана. Сугыштан исән-сау кайткан ир-атлар, авылда калган хатын-кызлар, үсеп килүче яшьләр авылны торгызу эшенә керешәләр. Тормыш әкренләп рәтләнә. Авылга яңа техникалар, машиналар кайта башлый. Колюсный У-2, шакмак тракторларында Сәмигуллин Динислам, Закиров Минсалих, Сәләхиев Гыйльметдин, Сираҗиев Вәлиәхмәт, Галиев Галиәхмәт, Мөбәрәков Гарифҗан, Мортазин Әхмәдиша, Дәүләтшин Мәрданша, Закиров Шәйхелгали һәм бик күп башка механизаторлар кырларда иген уңышы күтәрүдә хезмәт итәләр.

Сугыштан соңгы елларда колхоз председателе булып Исмәгыйлев Касыйм, Мәрдәнов Шәрифҗан, Гали, Мөхәмәтшин Нургаяннар эшли. 1952 елда безнең колхозга урман почмагында урнашкан кечкенә генә “Шмид” дигән авылны кушалар, соңыннан ул авыл таркала. 1956 елда Сәрдә, Шекше, Алан-Елга авылларын берләштереп, бер колхоз итеп төзиләр. Аңа “Ирек” дип исем бирәләр. Сәрдәдәге фермаларны, амбарларны, тегермәннәрне бетерәләр. Бөтен корылмаларны, келәтләрне сүтеп, Шекшегә ташыйлар. Авылда сарык фермасы гына калдырыла. Авыл перспетивасыз авыллар рәтенә кертелә, әкренләп кечерәя башлый. Кешеләрнең бер өлеше авылны ташлап китәләр. Авыл башында утыртылган алма бакчасы һәм су буендагы яшелчә бакчасы юкка чыга. Авыл кешеләре Шекшегә йөреп эшли башлый. Колхоз экономикасын күтәрүдә тырышып эшлиләр.

Авылда мәктәп бинасының бер классында китапханә ачыла. 1957 елда мәчет клуб итеп үзгәртелә, соңрак ул икенче урынга күчереп салына. Анда Шәвәлиева Саимә апа клуб мөдире булып эшли башлый. Шул ук вакытта ул авылда партоешма секретаре да була. Ул вакытта бу оешмада 7-8 коммунист исәпләнә. 1958 елда партоешма Шекше белән берләшә. Партоешма секретарьлары булып Яхин Әхмәт, Димидов Рәүф, Гибадуллин Фоатлар эшли. Шәвәлиева Саимә апа клуб мөдире булып 1976 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы эшли. 1976 елдан 2006 елга кадәр клубта Хәбирова Җәүһәрия, ә аннан соң Садыйкова Гөлзидә эшли. 1982 елда яңа клуб салына.

Бай йортыннан салынган иске башлангыч мәктәп 1972 нче елга кадәр эшли. Анда озак еллар Сара Хәбибуллина, Рәүф Демидов, Галимова Суфиялар укыта. Бу мәктәптә Галимова Суфия читтән килгән яшь укытучылар белән 1994 нче елга кадәр эшләп, гомеренең 30 елын яшь буынга белем бирүгә багышлый.

1982 нче елда колхозда председатель булып Шиһабиев Раиф Сәмигуллович эшли башлый. Ул эшләгән чорда “Ирек” колхозының III бригадасы булып саналган Сәрдә авылын перспективасыз авыллар рәтеннән чыгару өчен бик күп эш башкарыла.

Авылыбыз төзекләнә, яңара башлый. Шекше белән Сәрдә авыллары арасына юл күтәртелә. Бүгенге көндә(2008) асфальт юл салынды. Ике яңа сыерлар торагы төзеделәр.

1997 нче елда яңа медпункт бинасы төзелеп файдалануга тапшырыла. Авыл халкына Фәсхетдинова Гөлчирә апа хезмәт күрсәтә.

1997 елда авыл эчендәге электр баганалары, чыбыклары алмаштырылды. Авылның барлык йортларына дип әйтерлек газ кертелде.

Авыл халкына бер кибет сәүдә хезмәте күрсәтә.Авылыбыз үсә, матурлана. Авылыбызда эшчән, тырыш кешеләр яши. Яшьләр авылда кала, семья коралар, үз куллары белән заманча итеп матур – матур йортлар салалар.

Сәрдә авылы игенчеләре белән 1996 елга кадәр 23 ел дәвамында Сабирҗанов Раиль җитәкчелек итте. Хәзерге вакытта хуҗалыкның техникалар паркында мөдир булып эшли. Бүгенге көндә бригадир булып 1959 нчы елда туган Вәлиев Җәмил эшли. Ул бик тырыш, тынгысыз кеше. Бригадада эшне оста оештыручы буларак танылды.

Ирек” күмәк хуҗалыгы 1997 нче елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 34 ц. уңыш җыйнап алды. Бу уңышта Сәрдә бригадасы игенче механизаторларының да өлеше зур. Авылда 30 ел тракторда эшләп, лаеклы ялга чыккан механизатор Мортазин Ахмәдиша, комбайнда пенсия яшенә хәтле эшләп, “Атказанган колхозчы” исеменә лаек булган, уңган комбайнер Вәисов Римнәрне хәзер яшь аламаш алмаштырды. Хәзер 20 елдан артык тракторда эшләгән тәҗрибәле механизаторлар Хабиров Тәлгать, Аглиуллин Камилләр белән беррәттән яшь механизаторлар Сибгатуллин Васил, Ваисов Газинур, Мәҗитов Радик, Шарифуллин Фәйзулла, Сәгыйтов Айнур; комбайнерлар Галиев Илһам, Хөсәенов Рифкать, Аглиуллин Шамил, Сәгыйтов Илсур; шоферлар – Галимов Азат, Галимов Әнәс, Шәрифуллин Минтаһир, Исхаков Әгъзәмнәрнең хезмәте мактауга лаек. Алар авылда төп көч булып торалар. Игенчеләрнең хезмәттә ирешкән уңышларына күмәк идарәсендә, районда югары бәя бирелә.

Тау башына менеп карасаң, авыл һәм аның тирә - ягы әкияттәге кебек матур булып күренеп тора. Авылга урман бик якын. Урманнан авыл башына “Зиреклек” һәм “Бынау” елгалары килеп кушыла. “Зиреклек” елгасында элек печәнлек, болын булган. Хәзер бу елгада хуҗалык һәм ферма көтүләре йөри. Тау итәгеннән чыккан чишмәләрдән авылга хәтле кечкенә генә инеш агып төшә.

Бынау елгасы авыл башыннан уң якта урнашкан. Бу елгада да элек печәнлек, болын булган. 1982 нче елда бу елгада зур буа төзеделәр, буага балык җибәрелде. Җәй көне буага тирә - як авыллардан да су коенырга, балык тотарга киләләр.

Авылның нәкъ урталагыннан тау астыннан шаулап чишмә ага. Чишмә юлыннан яшь киленнәр, кызлар өзелеп тормый.

Авылыбызның кешеләре тырышып эшли, күңелле итеп ял итә беләләр.Клубта алар өчен күңелле кичәләр еш оештырыла.

Йомгаклау.

Минем туган авылым табигатьнең бик матур җиренә, биек тау итәгенә урнашкан. Тау кырыенда артыш агачлары, тау өстендә чыршы, нарат, миләш, шомырт, каен һәм башка күп төрле агачлар үсә. Җәен тау итәгеннән үк бу тауда җир җиләге пешә.

Авылда йортлар матур һәм чиста, халыкның тормышы нык. Яшьләр авылда калу ягын кайгырта һәм алар ялгыз яши торган карт-карчыкларга һәрдаим ярдәм итеп торалар.Авыл халкы әби-бабай ята торган зиратны да карап, тәрбияләп тора. Биредә эшчән һәм булдыклы халык яши.Авыл таралуга таба түгел, үсүгә йөз тота.

Авыл аксакалларына караганда, авыл шактый борынгы.Моны тарихи мәгълүматлар да раслый.Авыл халкы электән килгән барлык йолаларны, кануннарны һәм гореф-гадәтләрне изге итеп саный. Сабан туе, каз өмәсе, өй туе, никах укыту, бәби туе бәйрәмнәре гөрләп үтә. Соңгы елларда авылыбызда якташлар очрашуы үткәрү традициягә керде.

Авылның нәкъ уртасыннан, тау астыннан шаулап чишмә ага. Чишмә юлыннан яшь киленнәр, кызлар өзелми. Сәрдәнең гүзәллеге турында авылдашыбыз Җ. Хәбирова бик матур шигырь иҗат иткән.

Безне чолгап алган мохит –безнең хәзергебез һәм уткән тарихыбыз ул.Һәм бу мохиттәге һәр атама шул тарих сәхифәләренә алтын хәрефләр белән язылган.
Менә шундый бай тарихы бар безнең авылыбызның! Шундый талантлы шәхесләр, батыр хезмәт кешеләре биргән безнең туган ягыбыз. Безгә аларның тырыш хезмәтләрен күреп сокланырга һәм аларның эшләрен дәвам итәргә генә кала!

Кулланылган әдәбият.

1. Бәйрәмова Ф.Ә. Таралып яткан татар иле – Фәнни-популяр язмалар, Казан: “Аяз” нәшрияты, 2003 ел.

2. Гарипова Ф.Г. Авылларны сөям җаным – тәнем белән: Фәнни – популяр очереклар.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1994 ел.

3. Гарипова Ф.Г. Авыллар һәм калалар тарихыннан.I, II том, Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2001 ел.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/39907-avylym-tarihy

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки