- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
НОД «Кукла в национальной одежде»
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башкарма комитеты
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы муниципаль бюджетлы
мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“ Дюймовочка” балалар бакчасы
Зурлар төркемендә
«МИЛЛИ КИЕМ КИГӘН КЫЗ» темасына шөгыль
конспекты
II квалификацион категорияле тәрбияче:
Галеева А. М
Буа-2012
Максат:балаларның татар халкының киемнәре, бизәнү әйберләре белән кызыксынуына ирешү,бу өлкәдә белемнәрне гомумиләштерү.
Бурычлар:*Укучыларны татар халкына хас булган милли
киемнәрнең үзенчәлеге белән таныштыру;
*Милли традицияләр нигезендә ятучы
кыйммәтле, милли, әхлаклы сыйфатларны
саклау, үстерү
* акварель буяулары белән эшләү күнекмәләрен ныгыту
Җиһазлар: рәсемнәр, ТСО, көмеш бизәнү әйберләре, татар милли киемнәре кигән курчак
Материал:, кәгазь битләре, акварель буяулары, пумала
Шөгыльгә алдан әзерлек:балалар белән “Бииләр итек- читекләр “ җырын тыңлау,
Сүзлек эше: милли кием- (национальная одежда), читек- сапожки, калфак- головной убор, алъяпкыч -фартук.бизәк- узор
Шөгыль барышы
Оештыру моменты
ТӘРБИЯЧЕ: Исәнмесез, балалар!
Балалар: Исәнмесез!
ТӘРБИЯЧЕ:Балалар, без сезнең белән исәнләшеп, бер-беребезгә исәнлек, иминлек теләдек. Бүген безнең балалар бакчасына бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик
Балалар Хәерле иртә!
Хәерле көн!
Исән-сау гына килеп җиттегезме?
Әссәләмегаләйкем!
Йортыгызга бәрәкәт телим!
Имин булыгыз
ТӘРБИЯЧЕ: Әйдәгез,бер җыр тыңлыйк.
(“Итек- читекләр “җыры)
ТӘРБИЯЧЕ: Балалар, сезгә җыр ошадымы?
Балалар : Әйе.
ТӘРБИЯЧЕ: Нәрсә турында бу җыр?
Балалар:гармун , читекләр турында
ТӘРБИЯЧЕ:Дөрес.Ә кайсыгыз белә нәрсә ул читек? Аның белән нишлиләр?
Балалар: Аяк киеме
ТӘРБИЯЧЕ:Әйе, читек милли аяк киеме. Аны йомшак күннән тегәләр. Читек турында кайсыгыз шигырь белә?
Балалар:Бизәк төшкән итекләрне
Читек дип йөрткәннәр.
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр.
ТӘРБИЯЧЕ: бик яхшы.Менә безгә бүген Айсылу исемле курчак кунакка килгән. Ул нинди киемнәр кигән.?
Балалар: Калфак
Балалар: Күлмәк
Балалар: Алъяпкыч
Балалар: Читек
Балалар: Алъяпкыч
Алъяпкычымның бизәге
Ерактан да күренә.
Аллы – гөлле чәчәк төшкән
Килешәдер үзенә.
ТӘРБИЯЧЕ: Алъяпкыч авыл костюмының төп өлешен тәшкил итә, балалар. Аны тамбур җебе белән чигәләр. Чәчәкле – яфраклы бизәкләр алъяпкычның күкрәк турысында, итәк читләренә төшерелә. Бәби итәкләр, воланнар белән бизәп тегелгән "канатлы алъяпкычлар” да була.
Ә менә бу нәрсә, балалар ?( калфак күрсәтә)
Милана :Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә
Энҗе калфак, үзе ап-ак
Бик килешә йөземә.
ТӘРБИЯЧЕ:Тыңлагыз әле, мин сезгә калфак турында менә ниләр әйтәм:. Калфакларны диңгез энҗеләре белән чиккәннәр. Энҗе билгеле чирләрдән сакласа, калфак башта явыз уй – ният юклыгын белдергән. Сәламәтлектән тыш әле, йөзгә ул күркәмлелек тә биргән. Киемнәрне ниннди бизәкләр, орнаментлар бизи?
Балалар: чәчәк тюльпан,канәфер, яфрак
ТӘРБИЯЧЕ: Алар нинди төскә буялган?
Балалар: сары, кызыл,яшел, шәмәхә.
ТӘРБИЯЧЕ: Матур киемле, нәфис гәүдәле сылу буйлы кыйгач кашлы озын толымлы татар кызлары пөхтәлекләре, тыйнаклыклары белән аерылып торганнар. Сездә балалар тыйнак, ягымлы булыгыз. Өлкәннәрне хөрмәт итегез, юашларны кыерсытмагыз. Әдәпле балалар булып усегез, яме?!
Балалар: Ярый
ТӘРБИЯЧЕ: Ә хәзер әйдәгез ял итеп алыйк ( физкултминутка)
Чәчләрне тарап үрдек
Матур калфаклар кидек
Аяктагы читекләрнең
Чигүле чит-чит ләре
Малайларның- кызларның да
Янып тора битләре
Биергә яратабыз
1-2-3 ( чүгәләү)
Күңелле хәрәкәтләр
1-2-3 (чүгәләү)
Файдалы хәрәкәтләр
1-2-3 (чүгәләү)
Йомгак уены
-
ТӘРБИЯЧЕ: Энҗе- мәрҗәнле ап-ак-ул була , дуслар...
Балалар: -Калфак
ТӘРБИЯЧЕ:Чигүле чит- читләре- бик матур...
Балалар: Читекләре
ТӘРБИЯЧЕ:Дәү әнием бүләге- ак чәчәкле
Балалар: күлмәгем
ТӘРБИЯЧЕ:Чәчәкле- бизәкле- искиткеч...
Балалар: Алъяпкыч
ТӘРБИЯЧЕ:Булдырдыгыз ,балалар.Ә үзегез менә шушы матур бизәкләрне рәсемгә төшерәсегез киләме?
Балалар: Әйе.
Рәсемгә әзерләнү
ТӘРБИЯЧЕ:Хәзер мин сезгә алъяпкыч трафареты төшерелгән ак битләр һәм бизәк шаблоннары таратам.Сез узегез теләгәнчә бизәгез
(Балалар эшли -тәрбияче төсләр куллануда аларга киңәшләр бирә)
ТӘРБИЯЧЕ: Бизәкләрне нинди буяуга буйыйсыз?
Балалар: сары, кызыл,яшел, шәмәхә...
ТӘРБИЯЧЕ: ( әзер эшләрне күрсәтә) Бик матур. Молодцы!
Йомгаклау
ТӘРБИЯЧЕ: Балалар, буген без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?
Балалар: Милли киемнәр, читек камзул, аляпкыч, күлмәк, калфак турында
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/41600-nod-kukla-v-nacionalnoj-odezhde
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Учитель биологии: современные методы и технологии преподавания предмета по ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Наставничество в образовательной организации»
- «Реализация инвариантного модуля «3D-моделирование, прототипирование, макетирование» учебного предмета «Труд (технология)» по ФГОС»
- «Развитие естественно-научной грамотности обучающихся на уроках биологии»
- «Профессиональная деятельность воспитателя детского лагеря»
- «Основные аспекты социальной работы с лицами пожилого возраста»
- Педагогика и методика преподавания русского языка и литературы
- Содержание деятельности педагога-организатора в образовательной организации
- Организация и содержание деятельности младшего воспитателя в дошкольном образовательном учреждении
- Профессиональная деятельность методиста дошкольной образовательной организации
- Теория и методика преподавания технологии в образовательных организациях
- Практическая психология. Методы и технологии оказания психологической помощи населению

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.