Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
08.10.2020

Квест в Простоквашино: математическое приключение для подготовительной группы

План -конспект интегрированного занятия по формированию элементарных математических представлений в подготовительной группе.Занятие проходило в форме квеста с элементами мультфильма «Трое из Простоквашино» в оптимальном темпе, все части были связаны друг с другом.

Содержимое разработки

Тема

Квест- уен«Простоквашинада кунакта»

Төп белем бирү

иң гади математик күзаллауларны формалаштыру, конструкцияләү

Интеграль белем бирү өлкәләре

танып белү, сөйләм үстерү,социаль-аралашу, нәфес-нәфсәти үсеш.

Яшь үзенчәлекләре

Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Максат

балаларда танып белү күнекмәләрен үстерү,Балаларны 10 саныэчендәтәртипбуенчаһәмкирегәсанауны ныгыту,саннарэзлеклелегенныгыту,мәсьәләсорауларына тулыҗавапбирүләренә ирешү,предметныңозынлыгыншартлыүлчәмберәмлеге буенчаүлчәүненыгыту;геометрикфигураларһәмгеометрикформаларбелэнэшлэүкүнекмәләренүстерү;кушу һәм алу арифметик гамәлләрне чишунеформалаштыру. Мисаллар чишергә, мәсьәлә белән эшләргә өйрәтүне дәвам итү.

Танып белү өлкәсе

логик фикерләү сәләтен үстерүне дәвам итү, куелган биремнәргә тулы итеп җавап бирүләренә ирешү , дус – тату эшләргә этәрү.

Сөйләм үстерү өлкәсе

сорауларга тулы җавап бирү күнекмәләрен өйрәтүне дәвам итү, сүзлек запасын баету, бер – берсен бүлдермичә сөйләшү күнекмәсен тәрбияләү.

Социаль –аралашу өлкәсе

балаларның аңлау, кабул итү, танып белү мөмкинлекләрен, образлы күзаллауларын үстерү, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Нәфес –нәфсәти үсеш өлкәсе

балаларны предметлы композицияләр барлыкка китерергә өйрәтүне дәвам итү.

Сүзлекөстендә эш

озын-кыска,кушу,алу, паралеллепепед, цилиндр,конус.

Методик алымнар һәм чаралар

күрсәтү, сорауларга җавап бирү, уеннар уйнау, әңгәмә.

Җиһазлар , күрсәтмәлелекләр

1.Песи Матроскин,Шарик, Федор абый рәсемнәре.

2. Авылга юллар сурәтләнгән карта

3.Хат

4. проектор

5. Геометрик формалар,

6.Саннар язылган леголар.

6.Мәсьәлә төзү өчен рәсемнәр.

7.Магнитофон.

Таратма материаллар

1.Арифметик гамәлләр язылган балыклар,

2.Киселгән карта,

3.Геометрик фигуралар: турыпочмаклык, өчпочмаклар, түгәрәк.

Алдан үткәрелгән эш

1.Дидактик уеннар өйрәнү.

2. Мәсьәләләр чишү.

Алга таба эш

максатыннан саннар белән эшләү, дидактик уеннар уйнау.

Эшчәнлек структурасы

I. Кереш өлеш:Оештыру моменты, Хат уку.

II. Төп өлеш:

1) Картадагы юлларны шартлы үлчәү берәмлеге белән үлчәү,кәгазь битендә ориентлашу.

2) Простоквашина авылына бару.

3) Сүзле/уен:”Тизрәк, әйт”

4) Шарикның 2 нче хатын уку.

5) Д/уен:”Күрше саннарын яз”

6) Д/уен:“Рәсем буенча мәсәлә төзеп, гамәлен яз”

7) Д/уен:“Песи Матроскинны балык белән сыйла”

8)Ял минуты«Атна көннәре»

9) Д/уен:”Геометрик фигураларның паспортын төзе”(санау таякчыклар ярдәмендә)

10) Картаны җыю

III. Йомгаклау.

Шөгыль барышы :(оештыру моменты: уңай психологик халәт тудыру)

Тэрбияче: Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек?

Балалар:Яхшы.

Тәрбияче: Без үзебезнең яхшы кәефне, матур елмаюыбызны башкаларга да бүләк итик эле.

Балалар: (бергә)

Кулларымны сузам сина

Дустым елмаеп – көлеп.

Кушылсыннар башкалар да

Безнең дуслыкны күреп.

Тәрбияче:-Балалар, миңа бүген ниндидер смс килде? Кемнән икәнен ничек белергә була? (ачып карап)

Сез барыгыз да беләсез, телефонга килгән смсларны зурлардан башка ачып укырга ярамый.(тәрбияче смсны укый)

Кадерле балалар, без Шарик белән тагын тавышландык. Шарик, Федор абыйның санлы леголарын яшереп куйды. Аларны эзләп табырга сезнең ярдәмегез кирәк. Песи Матроскин”

2. Төп өлеш.

1) Тәрбияче:Балалар, бу хатны кем җибәргән?

Балалар:песи Матроскин.Песи Матроскин безне кая чакыра? Хәтерлисезме, песи Матроскин белән Шарик кайсы авылда яшиләр?

Тәрбияче: Простоквашинада. Без аны кайда икәнен белмибез. Картадан карыйк әле.

(тактага карта эленә).

Тәрбияче: Менә ул карта. Карагыз әле монда Простаквашина авылы картада кайда урнашкан?

Балалар: картаның өске өлешенең уң ягыңда

Тәрбияче: Безнең балалар бакчасы кайда урнашкан?(картаның аскы өлешенең сул ягында).

Тәрбияче:Монда 2төрле юл бар.

Юллар төрле-төрле, кайсы юл белән барсак, тизрәк барып җитәрбез дип уйлыйсыз?

Балалар: Кыска юл белән.

Тәрбияче: Ә ничек беләбез без ул кыска юлны?

Балалар: Үлчәп карап.

Тәрбияче: Әйе, юлның кыскасын белер өчен үлчәп карарга кирәк. Менә минем кулда лента. Ул ни өчен кирәк?.

Балалар:Үлчәр өчен.

Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз, аның белән юлны үлчәп буламы?

Балалар:Була.

Тэрбияче: Ә ничек итеп?

Балалар:Куеп карап.

Тәрбияче: Менә бу 1нче номер белән билгеләнгән юлның озынлыгын белү өчен. Залина үлчәп күрсәтсен әле (бала улчи)

Балалар: 4 тапкыр улчәдем.

Тәрбияче: Ә хәзер 2нче юлның озынлыгын үлчәп карыйк, бәлки ул 1нчесенә караганда кыскарактыр, Айрат үлчәп күрсәтсен әле.

(бала үлчи)

Балалар: 3 тапкыр

Тәрбияче: Ә хәзер әйтегез әле 1нче юлмы, 2нче юлмы кыскаракмы?

Балалар: 2нче юл кыскарак.

Тәрбияче: Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Балалар: Чөнки 3 саны 4 санына караганда кечерәк.

Тәрбияче: Димәк,нинди юл белән барабыз инде?

Балалар: 2нче юл

Тәрбияче: Әйе, иң кыска юл икенче. Ләкин ул нинди? (тар, киң). Картаны игътибар белән карагыз әле, анда тагын нәрсәләр күрәсез?

Балалар: агачлар һәм куаклар.

Тәрбияче: агачлар, куакларга караганда нинди?

Балалар: Агачлар биек, куаклар тәбәнәк.

Тәрбияче: Агач уң яктан ничәнче булып тора? Куак сул яктан ничәнче булып тора? Менә хәзер без барысын да ачыкладык.

Тәрбияче: Балалар, тизрәк барып җитәр өчен, нинди транспорт тәкдим итәрсез? Балалар: поезд, машина,...

Тәрбияче: Поезд белән барырбыз.

(мультфильмнанмузыка яңгырый «Каникулы в Простоквашино»)

(Балалар бер-бер артлы тезелеп басалар.)

2) Тәрбичяче:Балалар, поезда барганда күңелсез булмасын өчен, бергәләп, уйнап алабыз, мин сезгә сораулар бирәм, сез җавап бирәсез.(туп белән)

3) Сүзле/уен:”Тизрәк, әйт”

Бүген атнаның ничәнче көне?

Атнаның кайсы көннәре –ял көннәре?

Атна нинди көннән башлана?

Хэзер нинди ел фасылы?

Яз билгеләрен ата.

1 сәгать тә ничә минут?

1 минут та ничә секунд?

8. Бүген атнаның нинди көне?
9. Кичә нинди көн иде?
10.Иртәгә нинди көн була?
11. Нинди көннәрне сез бакчага йөрмисез?
12. Бер атнада ничә көн?
13.Пәнҗешәмбедән соң нинди көн?

4)Тәрбияче:Менә килеп тә җиттек. Безне песи Матроскин каршы ала.

-Балалар, хатта нәрсә әйтелгән иде? Шарик леголарны яшереп куйган. Безгә аларны эзләргә кирәк. Ләкин аларны каян гына табарбыз микән?. Миңа монда Шариктан смс килде эле. Укып карыйк эле.:” Һәр биремне төгәл үтәсәгез, леголар яшерелгән урынның карта өлешләрен алырсыз.”

Тәрбияче:Безгә биремнәрне төгәл һәм тизрәк үтәү өчен командаларга бүленергә кирәк. Кайсы герой сезгә кубрәк ошый, шулар янына килегез, балалар.

5) 1 бирем.Д/уен:”Күрше саннарын яз” (балалар саннарның куршеләрен язалар, команда эшләп бетергәч, балалар, кулларын тотынган килеш, өскә күтәрәләр).(һәр командага картаның бер өлеше бирелә).

Тәрбияче : 1нче биремне үтәдегез.Хәзер 2 сен карыйк.

6) 2 бирем. Д/уен:“Рәсем буенча мәсәлә төзеп, чишелешен яз” дип атала. (балалар мольбертта гамәлен язалар) (команда эшләп бетергәч, балалар кулларын, тотынган килеш, өскә күтәрәләр).(һәр командага картаның бер өлеше бирелә).

7) 3 бирем. Д/уен:“Песи Матроскинны балык белән сыйла” кушу һәм алу гамәлләрен эшләү.

Тәрбияче:Песи Матроскинның күңелен күтәреп җибәрик әле. Аңа шушы балыктагы гамәлләрне дөресләп эшләп, бүләк итик. (команда эшләп бетергәч, балалар кулларын, тотынган килеш, өскә күтәрәләр).(һәр командага картаның бер өлеше бирелә).

8) Ял минуты.

Дүшәмбе су коендым, (йөзеп күрсәтәләр)

Сишәмбе рәсем ясадым (рәсем ясап күрсәтәләр)

Чәршәмбе озак итеп юындым, (Юынып күрсәтәләр)

Пәнҗешәмбе футбол уйнадым (Бер урында йөгерәләр)

Җомга көнне сикердем, йөгердем, (Бер урында сикерәләр)

Озак итеп биедем. (бер урында әйләнәләр)

Шимбәдә һәм якшәмбедә (кулларын чәбәклиләр.)

Көннәр буе ял иттем. (утыралар һәм йокыга талалар)

9)Д/уен:”Геометрик формаларның паспортын төзе”

-Хәзер геометрик формаларны искэ төшереп китик эле, нинди геометрик формалар беләсез. Мин аларны сезгә атыйм, сез миңа геометрик фигуралар ярдәмендә паспортларын төзерсез.

Тәрбияче:Менэ безнең картаның кисәкләре табылды. Әйдәгез,аны җыеп карыйк. (җыялар, леголарны табалар)

Леголарны саннар буенча дөрес итеп, җыялар, аны икенче якка әйләндергәч, “математика” сүзе килеп чыга.

Балалар, безне Шарик математика фәне буенча сынап карыйсы килгән, сезнең белемегезне тикшергән. Безне хәйләләгән. Ләкин ул сезнең тырышлыгыгыз өчен менә мондый бүләкләр өләшә. (ручкалар)

Хәзер узебезнең бакчага кайтыйк. Поездга утырдык. Кузгалдык.

Шөгыльгә анализ.

Тәрбияче :Балалар, сезгә Шарикка булышу ошадымы?

Тәрбияче :Нәрсәләр ошады?

Шөгыль тәмам .

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/422365-v-gosti-v-prostokvashino

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки