- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
- «Риторические аспекты профессиональной коммуникативной деятельности современного педагога»
- «Игровые пособия для работы с детьми дошкольного возраста (палочки Кюизенера, блоки Дьенеша, круги Луллия, ментальные карты Бьюзена)»
- «Обучение английскому языку детей дошкольного возраста»
- «ИКТ-компетентность современного педагога»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Үткән заман сыйфат фигыль
Мөслим районы Үрәзмәт урта гомуми
белем бирү мәктәбе.
Татар теле
Әбүбәкерова Альбинаның
6 нчы сыйныфта үткәрелгән
дәрес эшкәртмәсе.
2009 ел
Тема:Үткән заман сыйфат фигыль
Максат:
1) сыйфат фигыльнең заман формалары белән танышуны дәвам итү; үткән заман сыйфат фигыльгә аңлатма бирү;
2) сыйфат фигыльне сөйләмдә (язма, телдән) танып-белү күнекмәләрен ныгыту;
3) бәйләнешле сөйләм үстерү;
4) сәламәт тәнле һәм рухлы балалар тәрбияләү;
5) якташ иҗатчыларыбыз, аларның әсәрләре белән танышу.
Җиһазлау:
1) матур язу тексты – плакат;
2) үткән заман сыйфат фигыльне билгесез үткән заман хикәя фигыль белән чагыштыру өчен таблица;
3) мәкальләр, табышмаклар;
4) “Иҗатчы якташларыбыз” дигән стенд;
5) биремле карточкалар;
6) жетоннар (кызыл, зәңгәр, яшел);
7) музыкаль тасма.
Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты.Сыйныфны төркемнәргә бүлү.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Матур язу күнекмәсен үстерү. Текст- плакаттан күчереп язу.
Туңдыра торган суыклар. Атка - юл, җәяүлегә сукмак беткән вакыт. Чинаган, үкергән җилләр көчәя. Ләкин саран гына елмайган кояш озынаеп баручы көннәргә ямь өсти. Каткан кар өемнәре акрын гына кечерәя баралар.
I, II, III төркемнәр - 1-3 җөмләләр
IV, V, VI төркемнәр - 4-5 җөмләләр
(Укучылар төркемнәргә жетоннар ярдәмендә бүленә)
2. Бирем үтәү.
а) хәзерге заман сыйфат фигыльне табу;
б)тексттан эш- хәл буенча предмет билгесен белдергән сүзләрне үзләре ияреп килгән сүзләр белән табып уку.
а)Туңдыра торган суыклар. Озынаеп баручы көннәргә.
Нинди?Нинди?
б)Беткән вакыт.Елмайган кояш.
Чинаган, үкергән җилләр. Каткан кар.
III. Яңа тема өстендә эш.
1.Нәтиҗә ясау өчен сораулар:
- эш- хәл ягыннан предметның билгесен белдерүче фигыльләр нинди төркемгә керә? (сыйфат фигыль)
- фигыль белән белдерелгән сүзләрдә эш- хәл сөйләм моментыннан алдамы, хәзерме яки киләчәктә үтәләме? Кайсы заман? (сөйләм) моментыннан алда, үткән заман)
-ничек ясалганнар? (-кан, -кән, -ган, -гән) беткән вакыт, каткан кар,елмайган кояш, үкергән җил
2.Теманы тактага язып кую (балалар фикере исәпкә алына).
3.Таблица буенча нәтиҗәләрне исбатлау.
нишләгән?нинди?
Атка юл беткән Атка юл беткән вакыт
¯¯
хәбәраергыч
¯¯
билгесез үткән заманүткән заман сыйфат фигыль
хикәя фигыль
4.Сыйфат фигыльнең сыйфат һәм фигыль билгеләренә ия булуын исбатлау нәтиҗәләре.
Сыйфат®кебек®фигыль
1. Предметның билгесе.1. Лексик мәгънә; эш- хәл.
2. Исемгә ияреп килә.2. Барлыкта - юклыкта.
Нинди?®Аергыч3. Заман белән төрләнә
3. Зат-сан белән төрләнми
IV. Физминутка.
Җил исә, исә, исә,
Агачларны селкетә.
Җил тына, тына, тына,
Агачлар үсә, үсә, үсә.
V. Күнекмәләрне ныгыту.
1. Сәламәтлек турында әңгәмә.
- Текстта кайсы ай турында язылган? (февраль)
- Февраль – салкын тию, грипп авыруының иң таралган вакыты. Авырмас өчен алдан сакланырга кирәк. Нинди яшелчәләр ашау зарури? (суган, сарымсак)
- Җәмәгать урыннарында еш булырга тырышмагыз. Булган очракта авыру билгеләре: йөткерү, төчкерү очракларында түбәндәгеләрне истән чыгармагыз: 1) әдәпсезлек күрсәтмәгез, 2) чир таратмагыз, 3) кулъяулыклардан файдаланыгыз.
2. а) Табышмак: ишектән керә, энә күзеннән чыга. Нәрсә ул?
(чир, авыру)
б) Мәкальләрне (плакат) анализлау. “Саулык өчен көрәшкән (кеше) бәхетен арттырган”. (дәфтәргә язу)
в) Ияреп килгән сүз төшеп кала, сыйфат фигыль исемләшә; килеш, сан белән төрләнә.
3.Күнегү 162 (телдән). Мәкальләрне анализлау.
Һәр төркемгә берәр мәкаль бирелә.
4. Уен “Дәвам ит” Үткән заман сыйфат фигыльләр кергән мисаллар.
- Аерылганны аю ашар, ... (бүленгәнне бүре ашар)
-Тырышкан табар, ... (ташка кадак кагар).
-Әйткән сүз, ... (аткан ук).
-Эшләмәгән (кеше) … (ашамый).
-Егылганны тукмамыйлар, ... (коралланмаганга ташланмыйлар).
5. Нәтиҗә: Мәкальләр- татар халык авыз иҗаты үрнәкләре, тапкыр сүзләр.
Бик аз гына сүз белән дә күп мәгънәгә ишарәли торган сүзләр.
6. Карточкалар өстендә эш. Якташ язучы-шагыйрьләребез
Ш.Маннур, Ә.Гадел, Р.Газиз, Ш.Мостафин, В.Галиев, Р.Галиева шигырьләреннән өзекләрдән үткән заман сыйфат фигыль + исемне күчереп язу. Өзекләрнең лексик темасын ачыклау.
— Туган як
— Кеше һәм яшәеш
— Бөек Ватан сугышы
— Кыш
— Яз
— Көз
7. Иҗатчы якташларыбыз турында әңгәмә. Фотолар, тормыш юллары турында мәгълүматлар һәм шигъри юллар файдаланып төзелгән стендка күзәтү ясау.
8. Музыкаль пауза. Р.Галиева сүзләре, В.Алексеев музыкасы «Тагын килде яз»
9. Җыр текстыннан үткән заман сыйфат фигыльләрне үзләре ияреп килгән сүзләр белән бергә уку.
10. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү.
Ш.Маннур иҗаты буенча укучылар ясаган рәсемнәр күргәзмәсенә күзәтү.
1, 2, 3 төркемнәр – “Яшь туристлар җыры”на, 4, 5, 6 төркемнәр “Су буенда” шигыренә карата ясалган рәсемнәр буенча җөмләләр төзиләр.
VI. Рефлексия.
Нинди тема өйрәндек?
Үткән заман сыйфат фигыльләр ничек ясала?
Тексттан үткән заман сыйфат фигыльне таба аласызмы?
VII. Өй эше.161нче күнегү (үткән заман сыйфат фигыль+ исем, күчереп яз)
VIII. Билгеләр дәрес барышында куела.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/42849-tkn-zaman-syjfat-figyl
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Особенности работы специалистов службы сопровождения с обучающимися с расстройствами аутистического спектра в соответствии с ФГОС»
- «Теоретические основы логопедии и особенности работы учителя-логопеда с обучающимися с ОВЗ по ФГОС»
- «Особенности психолого-педагогической работы по сопровождению семей, воспитывающих детей с ОВЗ»
- «Обеспечение психологической безопасности в образовательной организации»
- «Обучение детей с тяжелыми нарушениями речи: организация учебной деятельности по АООП в соответствии с ФГОС»
- «Обучение по общим вопросам охраны труда и функционирования системы управления охраной труда (программа А)»
- Математика: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Управление специальной (коррекционной) образовательной организацией
- Химия: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Содержание и организация профессиональной деятельности по присмотру и уходу за детьми
- Наставничество и организационно-методическое сопровождение профессиональной деятельности педагогических работников
- Учитель-наставник. Организационно-методическое сопровождение профессиональной деятельности педагогов

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.