Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
11.04.2014

Развитие речи в первой младшей группе: занятие «Котенок» с потешками

Конспект занятия по развитию речи в первой младшей группе ДОУ на тему «Котенок» («Песием, пескәем»). Цель — познакомить малышей с народным фольклором через разучивание веселых потешек и стихов. Занятие направлено на развитие памяти, мышления и сообразительности, а также на воспитание любви к родной речи. Дети учатся рассказывать короткие произведения вместе с воспитателем и самостоятельно, что вызывает положительные эмоции и способствует речевому развитию. Материал поможет педагогам провести увлекательный и полезный урок для самых маленьких.

Содержимое разработки

Тема:”Песием,пескәем”.

(беренче кечкенәләр төркеме)

Максат:Фольклор әсәре белән таныштыруны дәвам итү.Өйрәнгәннәрне ныгыту.

Олыларга булган һәм узара мөнәсәбәтләрен тирәнәйтү.Тел байлыгын арттыру.

Балаларда сөйләм культурасы элементларын,шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

Эшчәнлеккэ кирәк әйберләр:уенчык песи,йомгак.

Алымнар:кызыксындыру,сораулар,аңлату,уен,нәфис сүз,мактау,нәтиҗә ясау,белемнәрне гомумиләштерү.

(Балалар бүлмәгә үтәләр)

Балалар әйдәгез әле җайлап кына матур итеп паласка утырыгыз.Хәзер бер-беребезгә карап елмаябыз һәм “хәерле көн “телибез.

-Хәерле көн!

-Балалар тыңлагыз эле ниндидер тавыш ишетелә.(“мияу” дигән тавыш ишетелә)Карагыз эле монда ниндидер йомгак ята.(Үзе янында йомгак табып ала).Бу йомгакның төсе нинди?

-Кызыл йомгак.

Бу йомгакның җебе дә нигәдер сүтелгән.Әйдәгез әле җеп буенча барып карыйк.(Җеп буенчабарып бер уенчык песи баласын табып алабыз,ул йомгактагы җепкә чорналган)

-И-и балалар,карагыз әле бу уенчык песигә ни булган?Бик шаян булып чыккан икән,үзенең уйнаган йомгагына чорналган.

-Әйдәгез әле без аңа ярдәм итик.(Бергәлп песине чишәбез).

-Җепкә чорналып яту аңа бик кыен булгандыр.Әйдәгез без песине юатыйк.Мин башлыйм ,ә сез дәвам итегез. Шаяным,наяным,йомшагым,мырауҗаным,песием,куркагым,матурым.(Балаларның җаваплары).

-Песи минем колагыма нидер әйтә,мин тыңлап карыйм әле.

-Мине коткарганыгыз өчен рәхмәт,сез миһербанлы,игелекле балалар икәнсез.

-Балалар,без песинең ярдәм сорап кычкырганын ишетмәгәнбездер инде.Ярдәм сорап ул “мияу”дигәндер.

-Ә песи ашарга сораганда ничек итеп кычкыра?Мияу-у-у(кабатлау).

-Ә инде ашап, тамагы туйгач ничек итеп мырлый?

-Мыр-мырр(кабатлау).

-Балалар ә инде песине үзебезнең уенга чакырабызмы?

-Йомшак песием

Кер безнең арага

Бас безнең яннарга.

Әйдә бергәләп

Башны боргалыйк,

Чүгәлик һәм торыйк.

Кулларны сузгалыйк,

Билләрне язгалыйк.

Сикерик,йогерик.(Балалар утыралар).

-Балалар песи миңа нәрсәдер мырылдый.(колагына куеп тыңлый).

Аның безнең яннан китәсе килми икән.Сезнең янда гына торыйм әле ди.Безнең белән песинең дуслашасы килә.Калдырабызмы балалар?

-Әйе.

-Әйдә ,Мырауҗан җайлап кына утыр.Ә хәзер без песигә үзе турында кызык уен уйнап күрсәтик әле.”Песи,песи,пес итәр” дигән уеныбызны.Аның өчен безгә кара-каршы басарга кирәк.Игътибар лы булыгыз.Башладык уенны.

-Песи,песи пес итәр,

Ана песи сөт эчәр.

Ана песи сөт эчкәндә

Ата песи күз кысар.

Ал дигәндә алмасаң

Шап итәр дә лап итәр!(Шап итәр дигәндә беренче бала икенчесенең кул артына суга).

-Әхәзер әйдәгез алышып уйныйк.(уен кабатлана)

-Песи сина ошадымы бу уен?Ошаганы күзеңнән үк күренеп тора.Безнең үзебезгә дә ошый бу уен.

-Балалар,ә сезнең өйдә песиләрегез бармы?(балаланың җаваплары).

Алар сезнең бакчадан кайтканны көтеп торалардыр.Ә кемнең авылда әбиләре янында песиләре бар?( балаланың җаваплары).Алар йорты тычканнардан сакыйлар,әбиләрегезгә дә якын дус булып торалар.Шулаймы,балалар?

-Әйе.

-Менә күрдеңме,песекәй,безнең балалар ничек күп беләләр.Песиләрне рәнҗетмиләр.Ярдәмчел,тәмле телле,акыллы балалар.кал безнең төркемдә,без синең белән уйнарбыз.Ә бенең балалар песи турында шигырьләр дә беләләр.Әйдәле Фирүзә сөйләп күрсәт.

Песи,песи,пескәем,

Соры синең төскәең.

Йомшак синең йоннарың

Җылы синең туннарың.

-Балалар тагы кемнең сөйлисе килә?Әйдә Айзилә сөйлә.

-Бар кечкенә пескәем

Бик акыллы дускаем.

Ап-ак йонлач күлмәге

Бизи безнең бүлмәне.

-Булдырдыгз балалар.Молодцы.Эшчәнлеккә нәтиҗә ясала.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/43836-kotenok

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки