Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
07.11.2022

Татар милли бизәкләре.

Здравствуйте. Я предлагаю вашему вниманию конспект занятия по аппликации на татарском языке.В конспекте все очень четко расписана.Конспект богат стихами.Дети с удовольствием выполняли задание .Им было очень интересно во время занятия.

Содержимое разработки

Т:Карагызәле балалар күпме кунак килгән безгә. Исәнләшик әле.

Исәнмесез диеп башлыйм әле

Танышу бит шулай башлана

Сезнен белән очрашканга дуслар,

Күнелебез шулай шатлана.

Балалар, карагыз әле монда, минем әбиемнән калган сандыгым бар. Аның эчендә ниләр генә юк. Минем ул әйберләр белән сезне дә таныштырасым килә.

Әбиемнең серле сандыгын,

Бер ачасы иде,ачасы…

Әби-бабай белгән йолаларны,

Халкыбызның күнел жәүhәрләрен

Бер беләсе иде,беләсе… (сандыкны ачам)

Т: Карагыз әле,нинди матур алъяпкыч,бизәкләре дә төрле- төрле матур. Сезгә ошыймы балалар? (балалар җавабы).

Ә менә хәзер алъяпкыч турында шигырьне Азалия сөйләп күсәтсен әле.

Азалия:Алъяпкычымның бизәге

Ерактан да күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән

Килешәдерүзеңә.

Т:Ә монысы әбиемнең яшь чагында киеп йөргән калфагы сезгә дә күрсәтим әле ( сандыктан калфак алам). Балалар калфак нинди төстә? Нинди бизәкләр төшерелгән анда? Зәринә, безгәкалфактурында сөйләп күрсәтәле.

Зәринә:Дәүәнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә

Энҗе калфак үзе ап-ак

Бик килешә йөземә.

Т:Рәхмәт. Бик матур итеп калфак турында шигырь сөйләдең. Ә менә бу түбәтәй. Сезнең түбәтәй турында ишеткәнегез бармы? (балалар җавабы). Әйдә әле Ислам, безне түбәтәйбелән таныштырып үт.

Ислам:Уңган хатын-кызларыбыз

Түбәтәй дә теккәннәр

Кич утырып,җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

Т:Балалар, без әле сезнең белән калфак , түбәтәй турында җыр да беләбез бит, әйдә җырлап күрсәтик әле кунакларга.

Җыр “Кәләпүшем,калфагым” Р.Вәлиева сүзл., Л.Б.Болгари көе.

Кызлар:Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә

Энҗе калфак үзе ап - ак

Бик килешә йөземә.

Малайлар:Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән

Туган көнгә дәү әнием

Кәләпүш алып килгән.

Бергә: Кәләпүшем калфагым

Энҗе мәрҗәннәр сипкән,эх…

Кызлар:Чиккән калфагым үземә

Бигрәк килешә икән

Малайлар:Чиккән кәләпүш үземә

Бигрәк килешә икән.

Т: Балалар, менә мин сезгә тагын бер әйбер күрсәтим әле... читек. Әйдә әле Камиль, читек турында шигырь сөйләп күрсәт.

Г.Камиль: Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр

Аларны татар кызлары

Биегәндә кигәнннәр.

Т:Балалар,элекәби-бабаларыбыз бу киемнәрне киеп аулак өйләргә,кичке уеннарга,бәйрәмнәргә барганнар.

Шөгыль барышы:

Т:Карагыз әле монда тагын алъяпкычлар бар, ләкин аларнын бизәкләре юк түгелме соң? Балалар алар инде сандык төбендә озак вакытлар ятып уңганнар ахры. Әйдәгез без аларны сезнең белән яңартабыз. Матур итеп яңа бизәкләр төшерәбез.

Балалар өстәл артына утыралар. (Һәрберсенә алъяпкыч өләшеп чыгам. Балаларга эш барышында ярдәм итәм. Ничек дөрес итеп ябыштырырга икәнлеген исләренә төшерәм).

Карагыз әле, балалар, нинди матур алъяпкычлар эшләп куйдыгыз. Сезгә ошадымы? (Балалар җавабы) Әйдәгез әле, эшләгән эшләребезне кунакларга да күрсәтик. Рәхмәт балалар сезгә, бик күңелле булды дип ышанып каласы килә, шунын белән шөгылебез тәмам. Саубулыгыз. (балалар саубуллаша).

Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү

районы 133 нче номерлы балалар бакчасы

Халкыбызның күңел бизәкләре.

Уртанчылар төркеме

Интеграл танып белү эшчәнлеге

Тәрбияче:Абдуллина З.И.

Казан-2018

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/511445-tatar-milli-bizklre

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки