Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
09.07.2014

Развитие речи через казахскую сказку "Алтын көз": конспект занятия для ДОУ

Занятие «Алтын көз» направлено на развитие речи и знакомство с художественной литературой в детском саду. Дети погружаются в мир казахской сказки, учатся пересказывать сюжет, анализировать поступки героев и обогащают свой словарный запас. Методический материал включает увлекательные игровые задания и вопросы на понимание текста, что способствует развитию коммуникативных навыков, образного мышления и интереса к народному творчеству.

Содержимое разработки

Конспек “Алтын көз”. Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Максат: Табигатьнең сезонлы үзгәрешләре белән таныштыруны дәвам итү.

Бурычлар:

Көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү.

Балаларның иҗади күзаллауларын, бәйләнешле фикерләү сәләтен үстерү.

Көз турында белемнәрен тирәнәйтү, авазларның дөрес әйтелешен ныгыту.

Сүзлек: үләннәр, көзге табигать, табигатьтәге үзгәреш.

Алдан эшләнгән эш: көз турында әңгәмәләр, материал эзләү, матур әдәбият уку, көзге табигатьне күзәтү.

Материал: “Көз” рәсемнәре, аудиоязмадаР.Яхинның “Көз” музыкасы.

Матур әдәбият:К.В.Закирова. «Балачак аланы»,

М.Ф.Кашапова, «Иңгүзәл тел- туган тел»,Казань ,2009.К.В.Закирова «Уйный – уйный үсәбез» «Мәгариф» Казан, 2005.

Шөгыль барышы.

1. Психологик җайлашу:

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Карагыз әле тәрәзәгә, бүген көн бик мату һәм кояшлы. Кояшлы көнне безнең кәефләребез дә яхшы, күтәренке. Әйдәгез әле, бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм үзебезнең күтәренке кәефебезне дусларга бирик.

2. Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә Муса Җәлилнең “Көз җитте” шигырен укып китәм.

Киң болыннарда, Көннәр суынды,

Урман-кырларда Чишмәләр тынды.

Агачлар, гөлләр Безне калдырып,

Кибеп сулдылар. Кошлар да китте.

Уйсу җирләрдә, Кошлар шикелле

Елга, күлләрдә Бергә гөр килеп,

Көзге салкыннан Мәктәптә укыр

Сулар туңдылар. Вакытлар җитте.

Тәрбияче. Ни өчен көз көне тирә-як сары төскә керә?

Балалар. Чөнки яфраклар саргая, җиргә коела.

Тәрбияче. М.Җәлил көзне ничек сүрәтли? Урман, агач, чишмәләр көз көне нинды була?

Балалар. Агачлар, гөлләр кибә. Чишмәләр, сулар туңа.

Тәрбияче. Көз айларына нинди айлар керә?

Балалар. Сентабрь, октябрь, ноябрь.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, сентябрь-көзнең беренче ае, иртә көз. Иртә көзне алтын көз алмаштыра, ә аннары көзнең соңгы ае-ноябрь килә.

- Көз айларында тагын нинди үзгәрешләр була?

Балалар. Кошлар җылы якка китә. Яңгырлар ява. Урамда салкын була.

Тәрбияче. Көз сезгә ошыймы? Ни өчен?

Балалар. Ошый. Без урамда яфраклар белән уйныйбыз, аларны җыябыз. Кошларны күзәтәбез.

Тәрбияче. Мин дә сезнең белән килешәм.

3.Әйдәгез бераз телләребезне шомартып алыйк.

Тел шомарткыч. (з), (с).

Өз-өз-өз, безгә килде алтын көз.

Су-су-су, суыкта битләр алсу.

4.Физкультминут.

Ә хәзер ял итеп алыйк әле.”Көз” уены .Барыбыз да басабыз.

- Тәрбияче:И, балалар, күрегез,

Тышта әнә килә көз.

Балалар: Әйе, әйе, күрәбез,

Көз килгәнен беләбез.

Тәрбияче: Я әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

Балалр: Кошлар оча көньякка,

Канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды

Бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

Агачлар ялангачлар,

Җилләрдә чайкалдылар.

Тик безгә күелле көз,

Без бакчага йөрибез.

5. Уен “Табышмак әйтәм – җавабын тап”.

Тәрбияче. Балалар, мин сезгә табышмаклар әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз:

Хәр көн диярлек

Елап яшь коя.

Килгән кошларны

Көньякка куа.

Бу кайсы вакыт? ( Көз)

Күктәнкилде,җиргәкитте. (Яңгыр)

 Аяксыз-кулсыз дөп-дөп кое казый. (Тамчы)

Яз килсә − киенә, 
Көз килсә − чишенә. (Агач)

Язын дөньяга килә, 
Көзен саргаеп үлә. (Яфрак)

Тәрбияче. Табышмаклар елның кайсы фасылына туры килә?

Балалар. Көзгә туры килә.

Тәрбияче. Балалар, сез бик тә дөрес җаваплар бирдегез.

6. Дидактик уен “Сорау – җавап”.

Балалар, ә хәзер сезгә минем сорауларга җавап бирәсегез була. Шулай итеп, сүзләрнең сыйфат билгесен табырбыз.

Көз (нинди?)... (яңырлы, җилле)

Җил (нинди?)... (салкын, көчле)

Яфрак (нинди?)... (сары, кипкән, кызыл)

Көннәр (нинди?)... (болытлы, кыска)

5. Көз турында сынамышлар. Балаларга сынамышлар әйтү, аларның мәгънәсен аңлату.

а) Миләш күп булган елны көз озын һәм яңгырлы була.

б) Сентябрьдә алма, ә октябрьда кәбестә исе аңкый.

в) Агачтан яфрак сирәк коелса, кыш салкын була.

6. Музыка тыңлау.Р.Яхинның “Көз” музыкасы астында хәрәкәтләр ясау һәм хәрәкәтләрне аңлата бару.

Йомгаклау.- Бүген без нәрсә турында сөйләштек? (Җаваплар тыңлана.)

- Сезгә шөгыльнең кайсы өлеше ошады, нинди уеннар?

- Көз турында гомумиләштереп нәрсә әйтә аласыз?

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

 

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/55332-altyn-kz

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки