- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Менталь арифметика мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү чарасы
Бурычлар:
Ата-аналарның «Менталь арифметика» турында белемнәрен абакуста эшләү мисалында киңәйтү;
Баланың акыл үсеше ысулларының берсе буларак «Менталь арифметика» технологиясен карау;
Мастер-класста катнашучыларның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен шартлар тудыру.
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение
«Центр развития ребенка- детский сад № 6 «Жар-птица» г. Альметьевск
Региональный семинар-практикум на тему
«Моделирование полилингвальной образовательно-пространственной среды в ДОУ, направленной на взаимное сотрудничество с семьёй дошкольников» совместно с АФ УВО "Университет управления "ТИСБИ "
на базе МБДОУ “ЦРР- д/с №6 “Жар-птица” г. Альметьевск
Мастер-класс с родителями на тему:
“Менталь арифметика - мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү чарасы”
Подготовила:
Воспитатель высшей
квалификационной категории:
Хайруллина Ригина Валентиновна
г. Альметьевск, январь, 2024 г.
Ата-аналар белән мастер-класс
“Менталь арифметика - мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү чарасы”
Максат:ата-аналарны «Менталь арифметика» технологиясе белән таныштыру
Бурычлар:
Ата-аналарның «Менталь арифметика» турында белемнәрен абакуста эшләү мисалында киңәйтү;
Баланың акыл үсеше ысулларының берсе буларак «Менталь арифметика» технологиясен карау;
Мастер-класста катнашучыларның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен шартлар тудыру.
Мастер-класс барышы:
Исәнмесез хөрмәтле әти-әниләр!
Бүген мин сезгә менталь арифметика дөньясын ачарга телим. Бүгенге көндә бу юнәлеш ата-аналар арасында ихтыяҗлы һәм Россиядә активрак тарала бара. Менталь арифметика - абакустагы төймәләрне күчерү һәм кулларның вак моторикасын эшләү аша баш миенең ике ярымшарын синхрон үстерүгә юнәлдерелгән күнегүләр комплексы. Менталь арифметика һәркем өчен яраклы! Аның белән даими рәвештә эшләргә кирәк. Бу спорт. Системалы күнегүләр, төп тренажерлар, кинезиологик күнегүләр ярдәмендә без түбәндәге гадәтләребезне үстерәбез:
Күзәтүчәнлек, фантазия.
Балалар биремнәрне чишүгә иҗади, стандарт булмаган рәвештә якын килергә өйрәнәләр. Бу аларга, мәсәлән, уйлап табучылар булырга мөмкинлек бирәчәк.
Игътибарны туплау.
Менталь арифметиканы өйрәнгәндә балалар берничә гамәлдән торган мәсьәләләрне чишәләр, ә бу максималь игътибар таләп итә.
Хәтер күләме.
Бу процесста образларның истә калдыру процессы зур роль уйный. Уң ярымшар күпкырлы мәгълүматны үз эченә ала, аны сүзләр белән тапшыру мөмкин түгел. Нәтиҗәдә, бала кыска вакыт эчендә күп мәгълүматны истә калдыра һәм аны озак вакыт истә тота ала. Күрү хәтере фотога төшә. Бу чит телләрне өйрәнү өчен файдалы.
Югары уку һәм ишетү тизлеге.
Даими күнегүләр вакытында балалар биремнәрне игътибар белән тыңларга яки укырга һәм аларга тиз җавап бирергә өйрәнәләр.
Сөйләм үсешен активлаштыру.
Абакустагы төймәләрне йөрткәндә без Бармак очларындагы рецепторларны ярсытабыз, баш миендәге Брок өлкәсен башлаучы вак кул моторикасын күнектерәбез. Брок өлкәсе сөйләм үсеше өчен җаваплы.
Акыл сәләтләрен кулланып, балалар үз-үзләренә ышана, стресска чыдам, мәктәпкә җайлашуны җиңелрәк кичерә. Яхшы нәтиҗә! Бу сезгә, әти-әниләргә, мәктәптә өй эшләрен әзерләүдә зур булышу булып тора.
Менталь арифметиканы өйрәнер өчен безгә менә мондый инструмент кирәк (абакусны күрсәтәм). Ул соробан яки абакус дип атала. Абакус берничә өлештән тора: агач рамка, берничә вертикаль багана, бердәнбер горизонталь багана һәм бик күп төймәләр. Игътибар итсәгез, горизонталь багана төймәләрне ике төркемгә аера. Шуның өчен аларның исемнәре дә аерыла. Астагы төймәләрне без җир төмәләре дибез, ә өстәгеләрен – күк төймәсе дип атыйбыз.
Абакус ярдәмендә ничек санап була соң? Моның өчен безгә төймәләрне горизонталь баганага якынайтырга кирәк. Әгәр без бер җир төймәсен өскә күтәрсәк безнең абакуста бер саны барлыкка килә. Әгәр дә аның янына тагын төймәне күтәрсәк – ике саны барлыкка килә. 3,4 саннарын ничек күрсәтәбез? Кем әйтә ала? (әти-әниләр җавабы). Шулай итеп без бердән алып дүрткә кадәр саннарны җир төймәләре ярдәмендә саный алабыз.
Ә абакуста ничек итеп биш санын ясап була соң? Ничек уйлыйсыз? (әти-әниләр җавабы)
Күк төймәсе ул үзе биш җир төймәсенә тиң. Ягъни, бер күк төймәсен куллансак, безнең абакуста биш саны барлыкка килә. Ә алга таба ничек саныйбыз, кем ничек уйлый? (әти-әниләр җавабы)
6,7,8,9 саннарын ясар өчен безгә күк тәймәсенең ярдәме кирәк. 6 саны ул – бишкә берне кушу, 7 – бишкә икене, 8 – бишкә өчне, 9 – бишкә дүртне.
Хәзер уен уйнап алабыз. Минем кулымда флеш-карталар. Анда саннар абакус ярдәмендә язылган. Мин санны флеш-карта ярдәмендә күрсәтәм, ә сезгә - абакуста күрсәтергә һәм санны әйтергә кирәк була. (Бер үк вакытта абакуста күрсәтәм) (Мәсәлән: 5, 3, 7). Булдырдыгыз! Афәрин!
Алдагы бирем мондый: сезнең һәрберегез берәр флеш-карта сайлап ала. Сезгә, флеш-картада күрсәтелгән саннар буенча, 0 дан алып 10 га кадәр, дөрес тәртиптә тезелергә кирәк. Булдырдыгыз! Афәрин!
Ә хәзер без сезнең белән берничә математик биремне абакус ярдәмендә эшләп карыйбыз.
Магнит тактада карточкалар белән бирелгән биремнәрне абакус ярдәмендә дәрес итеп чишәргә һәм дәрес җавапны бирелгән карточкалар арасыннан сайлап алып магнит тактага беркетергә кирәк була (әти-әниләр белән бергәләп биремнәрне чишү). Булдырдыгыз! Афәрин!
Катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт. Безнең мастер-класс тәмамланды, һәм мин сезне уникаль «Менталь арифметика» методикасы кызыксындырды дип өметләнәм.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Мин сезнең сорауларга җавап бирергә әзер.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/563312-mental-arifmetikamktpkch-jashtge-balal
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Проведение тематических занятий «Разговоры (беседы) о важном» для детей дошкольного возраста»
- «Методы социальной работы с несовершеннолетними и семьями в трудной жизненной ситуации»
- «Наставничество молодых специалистов в образовательной организации»
- «Базовые техники арт-терапии»
- «Методика преподавания школьного курса «Кубановедение» в соответствии с ФГОС»
- «Организация работы с обучающимися с ЗПР в начальной школе по АООП и ФГОС НОО обучающихся с ОВЗ»
- Методист дошкольной образовательной организации. Педагогика и методика дошкольного образования
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания биологии
- Практическая психология. Методы и технологии оказания психологической помощи населению
- Педагогика и методика преподавания мировой художественной культуры
- Педагог-библиотекарь: библиотечное дело в образовательной организации
- Теория и методика преподавания основ безопасности жизнедеятельности

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.