Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
04.12.2024

Туры күчерелмә мәгънәле сүзләр «Дәрес планы 5 класс»

Миннеахметова Рузиля Шадитовна
учитель татарского (родного) языка и татарской (родной) литературы
Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр белән танышу; Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрәтү;
2. Фикерләүсәләтенүстерү.
Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү; логик фикерләү, чагыштыру, нәтиҗә ясау алган белемнәрне куллана белү осталыкларын камилләштерү.

Содержимое разработки

Дәрес темасы: Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

Дәреснең тибы: Яңа теманы өйрәнү, УМ кую һәм чишү

Сыйныф:5 сыйныфы

Кулланылган технологияләр: Мәгълүмати-компьютер технологиясе, проект технологиясе, проблемалы укыту технологиясе, уен технологиясе, сәламәтлекне саклау технологиясе.

Дәресненмаксатлары:

  1. Белембирүмаксаты.

Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр белән танышу; Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрәтү;

  1. Фикерләүсәләтенүстерү.

Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү; логик фикерләү, чагыштыру, нәтиҗә ясау алган белемнәрне куллана белү осталыкларын камилләштерү.

  1. Тәрбияви максат.

Укучыларда үз мөмкинлекләренә ышаныч хисләре, бәхетле булуга омтылыш тудыру.

Материал үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре:

  1. Предметка кагылышлы УУГ.

Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрәтү

  1. Шәхескә кагылышлы УУГ.

  1. Танып белү УУГ (позновательные) : Төп билгеләрне аерып алунигезендә кагыйдә формалаштыру; алган белем һәм күнекмәләрне куллана белү;

  2. Регулятив УУГ: уку мәсьәләсен куя белү,табу юлын планлаштыру; гамәлләрне таләп иткән вакытта башлау һәм тәмамлау; эшләгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

  3. Шәхескә кагылышлы УУГ (личностные): укуга җаваплы караш; үз мөмкинлекләреңне бәяләү.

  4. Коомуникатив УУГ: үз фикереңне әйтә, дәлилли һәм яклый белү; төркемнәрдә эшли белү; аңлаешлы сөйләм күнекмәләре булдыру.

Дәреснең төзелеше:

1.Оештыру өлеше.

2.Уку мәсъәләсен кую

3.Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

4. Физкультминутка

5.Белемнәрне гомумиләштерү.

6. Алган белемнәрне ныгыту.

7. Рефлексив-бәяләү

8. Өй эше бирү.

Дәрес барышы

  1. Оештыру

  • Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн сезгә! Бер-беребезгә карап елмаеп, барыбызга да күңел күтәренкелеге, уңышлар теләп татар теле дәресен башлыйбыз.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

  • Без дәрескә белем алырга киләбез.Татар халык мәкалендә дә “Белем – бәхет ачкычы” диелә.

  • Ә нәрсә соң бәхет? Сез кайчан “Мин - бәхетле!” дип әйтә аласыз?

  • Яңадан мәкалебезгә әйләнеп кайтыйк, бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз?

  • Туган көннәрдә без бер-беребезгә теләк телибез. Нинди теләкләр теләрбез икән без?

  • Бәхет сүзен матуррак итеп ничек итеп әйтәбез?(ак бәхет)

  • Ак нәрсә соң ул? Ул нәрсәне белдерә? (төсне)

  • Туры мәгънәсе ничек булыр икән? (ак кар, ак буяу һ.б.)

Димәк, без бүген дәресебездә сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре турында сөйләшербез.

Шулай итеп, бүгенге темабыз (Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре)Бүген без туры һәм күчерелмә мәгнәдәге сүзләрне аера һәм куллана белергә өйрәнербез.

  • Дәфтәрләрегезгә теманы язып куегыз.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  • Укучылар, әйтегез әле, 2024 ел - нинди ел?

  • Әдәбият дәресләрендә сез бу уку елында күп кенә язучыларның әсәрләре белән танышып үттегез. Бүгенге дәресебезгә бер әкият герое кунакка килергә тиеш. Аның кем икәнлеген белү өчен мин сезгә әкияттән геройның кайбер әйткән сүзләрен тыңлатам. Игътибар белән тыңлагыз.

  • Дәресебезнең кунагы - Шүрәле. Ул безгә буш кул белән килмәгән, Белем сандыгы алып килгән. Сандыкны ачып карыйк әле. Нинди сүзләр бу? Бу сүзләрне нәрсә берләштерә? Әйдәгез, бу әкият, шигырь исемнәре безнең төркемнәребезнең, командаларыбызның исемнәре булсын.

  • Ә хәзер әйдәгез, сандыктагы биремнәрне дә эшләп алыйк инде.

  1. Һәр төркемнең өстәлендә яшел төстәге карточкалар ята. Хәзер төркемнәрдә киңәшләшеп шушы сүзләрнең кайсы туры, ә кайсы күчерелмә мәгьнәдә икәнлеген әйтергә кирәк. (СҮЗЛЕК)

  • Җылы көн – җылы караш

  • Авыр йөк – авыр кайгы

  • Көмеш йөзек – көмеш су

  • Бала бии – карлар бии(1 минут вакыт)

  • Димәк, Сүзнең предметны, күренешне, аларның үзенчәлекләрен турыдан – туры атаган вакытта белдерә торган мәгънә сүзнеңтуры мәгънә д.а.

  • Бер предметны яки күренешне ачыклап бирү өчен, аңа охшаган икенче предмет яки күренешнең билгеләрен күчереп кулланусүзнең күчерелмә мәгънәсе д.а.Күчерелмә мәгънә, әдәби сурәтләү чарасы буларак, сөйләмне матурлау өчен кулланыла. Метафора –

күчерелмә мәгънәнең бер төре

  1. Әле белем сандыгында биремнәр бетмәгән. Шүрәле безгә җөмләләр алып килгән. Шушы җөмләләрдән күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне табарга кирәк. (Төркемнәрдә эш. Командир – укый, ян күршесе – таба, каршы күршесе аңлата, аның ян күршесе туры мәгънәгә мисал әйтә. )

  1. Физкультминутка(Шүрәле белән ял итәбез)

  2. Белемнәрне гомумиләштерү

  • Дәреслек белән эш. 254 нче күнегү. Сүзләр белән җөмләләр төзергә.

  1. Алган белемнәрне ныгыту.

Икенче дәрестә сез күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне сөйләмдә дөрес куллануның никәдәр әһәмиятле булуын өйрәнерсез.. Ә хәзер бүген өйрәнгән белемнәрне ныгыту максатыннан туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең моделен төзеп карыйк.

Shape2Shape1

кагыйдә

характеристика



Shape3

туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләр



Shape5

мисаллар

капма-каршы мисаллар



Эшләрне тикшерү, бәяләү. Үрнәк модельне карау, чагыштыру. Үзбәя.

  1. Рефлексив-бәяләү

  2. Өй эше бирү.

255нче күнегү, һәр төркем үз командасының исеме булган Тукай әкиятләреннән, шигырьләреннән кучерелмә мәгънәдәге сүзләрне язып алып килергә

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/593564-tury-kcherelm-mgnle-szlr-dres-plany-5-

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки