- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Татар телен беләсеңме? «Интеллектуаль уен»
Рус мәктәбенең рус төркемнәрендә белем алучы укучылар катнашлыгында үткәрелгән “Татар телен беләсеңме?” интеллектуаль уен.
Максат:1.Туган ил турында белемнәрне тулыландыру; 2. Дуслык, бердәмлек, хезмәттәшлек төшенчәләрен аңлау, тормышта әһәмиятен төшенү; 3.Туган илгә, туган телгә мәхәббәт, берберсе арасында дуслык, чит милләт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү.
Уен барышы.
Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн, кадерле укытучылар, укучылар һәм кунаклар! Туганнан алып соңгы көнгә кадәр тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Шәйхи Маннур:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел, - дигән.
Ләкин бүген безнең дәүләт телләре саналган татар һәм рус телләрен генә түгел, чит телләр өйрәнү мөмкинлегебез дә зур.
Бүген без сезнең белән интеллектуаль уен үткәрәбез. Бу уенда 5 нче сыйныфының рус төркемендә укучы балалары катнаша. “Татар теле - дуслык теле” - дигән интеллектуаль уены бик эшлекле һәм күңелле узар, дип уйлыйм. Уеныбыз 7 бүлектән торачак. Бәйге барышында дөрес җавап биргән укучыларга жетоннар бирә барырмын. Җиңеп чыгасыгыз килсә, барлык белемнәрегезне, игътибарыгызны, фикерләү сәләтен бергә тупларга кирәк булачак.
1 нче бүлек. “Сүзләрдән – энҗеләр”.
Укытучы.Тел турындагы мәкальләрне мин башлыйм, сез тәмамлагыз.
Теле чибәрнең (үзе чибәр)
Тел – күңелнең (көзгесе)
Телләр белгән – (илләр белгән)
Тел ташны (эретә)
Тәмле дә тел, (тәмсез дә тел)
Уеңда ни – (телеңдә шул)
Тел – (белемнең ачкычы)
Тел – (Төмәнгә илтә)
2 нче бүлек. “Бер сорауга – бер җавап”.
Укытучы.Сорауларга җавап бирегез. (Сорау, чиратлап, һәр укучыга бирелә)
2021 нче елның төп вакыйгасы. (2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.)
Г.Тукайның туган елы. (1886 ел)
21 февраль нинди көн дип билгеләнә? (21 февраль - Халыкара туган тел көне.)
Сәхнә әсәре язучы каләм иясе ничек атала? (Драматург.)
“Сертотмас үрдәк” әкиятенең авторы кем? (А.Алиш.)
Атаклы сүзенең синонимнарын әйтегез. (Мәшһүр, күренекле, атказанган.)
Дәрестә укыган текстлардан иң зур һәм иң кечкенә балык исемнәрен истә калдырдыгызмы? (Иң зур балык – кит акуласы, озынлыгы – 20 м, иң кечкенә балык – пандака пигмея, озынлыгы – 8мм.)
Санагыз, гаиләдә ничә кеше? (Әти, әни, әби, апа, мин – 6 кеше.)
Әтием бар,
Әнием бар,
Ике апам,
Әниемнең
Әнисен дә
Бик яратам.
Ә без, аның оныклары,
Өчәү инде,
Шулай булгач,
Без барыбыз
Ничәү инде?
Татарстанның кайсы шәһәре балык исемен йөртә?(Алабуга.)
3 нче бүлек. “Без аларны беләбез”. (Экранда тормыш юлы һәм иҗатлары элегрәк өйрәнелгән язучылар һәм шагыйрьләрнең портретлары күрсәтелә. Укучылар аларның биографиясен, таныш булган шигырьләрен сөйлиләр.)
1 нче укучы. Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре.
2 нче укучы Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигырен сөйли.
3 нче укучы Муса Җәлил – күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое.
4 нче укучы. Муса Җәлилнең “Бакчачы” шигырен укый.
4 нче бүлек. “Таныш шигырьләр”.
Укытучы.Бу юллар кайсы әсәрдән? Әсәрнең авторы кем? (Укучылар әсәрнең исемен һәм авторын әйтә)
Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм ..... (Су анасы)
...Балтасы кулда, егет эштән бераз туктап тора;
Чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра. ... (Шүрәле)
Китте болар. Бара, һаман бара, бара,
Күренмидер күзләренә ак һәм кара,
Бара болар. Күпме барган, алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башын таба. (Кәҗә белән Сарык)
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. (Туган тел)
Чоландагы ак майга ияләшкән күселәр.
Мин чоланны сакларга куштым ала песигә. (Карак песи)
Минем бар бер маэмаем,
Кара борын Акбаем.
Күр йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә, күп күрә. (Маэмаем)
5 нче бүлек. “Татарстан – туган ягым”.(Сыйныф ике командага бүленә. Һәр команда, сорауларга җавап биреп, үзенә очколар җыя.)
1 нче командага сораулар һәм биремнәр.
1.Узнай у друга по-татарски:
А) какие города Татарстана он знает;
Б) знает ли он символику Татарстана;
В) есть ли у них в городе трамвай, троллейбус, автобус;
Г) есть ли у них в городе музей, театры.
2. Как скажешь о том, что:
А) твой друг живет в городе Альметьевске;
Б) твой брат учится в городе Бугульме;
В) город Казань расположен на берегу реки Волга;
Г) город Набережные Челны расположен на берегу реки Кама?
3. Задайте вопрос другу:
- Без яшәгән республика ничек атала?
- Татарстанда иң зур театрның исеме ничек?
- Татарстанның төп байлыгы нәрсә?
- “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!” Бу юлларны кем язган?
2 нче командага сораулар һәм биремнәр.
1. Какие вопросы задашь по-татарски, чтобы узнать:
А) люди каких национальностей живут в Татарстане;
Б) какие языки являются государственными в Татарстане;
В) кто был первым президентом Татарстана;
Г) что нарисовано на Государственном гербе Татарстана.
2. Как скажешь по-татарски о том, что:
А) ты был в музее Мусы Джалиля;
Б) ты ходил в Государственный музей Татарстана;
В) какие реки есть в Татарстане?
Г) любите ли природу Татарстана?
3. Задайте вопрос другу:
- Көзге кыр эшләре беткәч, нинди бәйрәм була?
- Нәүрүз бәйрәме кайчан була?
- Елның кайсы фасыллары була?
- М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры кайда урнашкан?
6 нчы бүлек. “Син Казанны беләсеңме?”
Укытучы.Казан нинди шәһәр? (Зур, матур, борынгы шәһәр. Анда бик күп истәлекле урыннар бар.Хәзер Казанны ничек белүегезне тикшерик. (Экранда Казанның тарихи урыннары күрсәтелә)
7 нче бүлек. “Кем зирәк?”
Укытучы.“Башкалабыз” сүзенә нинди сүзләр “яшеренгән”?(Укучылар ике төркемгә бүленеп эшли)
Менә шуның белән безнең уеныбыз ахырына якынлашты. Үзегез өчен күп кенә кызыклы мәгълуматлар алгансыздыр дип ышанып калам. Инде җиңүчеләр билгеле. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.
Адрес публикации:https://www.prodlenka.org/component/mtree/622589-tatar-telen-belseme-intellektual-uen
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/622589-tatar-telen-belseme-intellektual-uen
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Технология проектного обучения»
- «Преподавание математики и физики по ФГОС ООО и ФГОС СОО: содержание, методы и технологии»
- «Заместитель директора по АХР: особенности управления административно-хозяйственной работой образовательной организации»
- «Воспитатель ГПД: содержание и технологии работы с младшими школьниками в соответствии с ФГОС НОО от 2021 года»
- «Организация образовательного процесса для обучающихся с нарушениями опорно-двигательного аппарата: особенности разработки и реализации АООП по ФГОС»
- «Организация образовательного процесса в соответствии с ФГОС СОО: преподавание русского языка и литературы»
- Педагогика и методика дошкольного образования
- Организационно-методическое сопровождение педагогов. Наставническая деятельность в образовательной организации
- Профессиональная деятельность педагога-психолога в образовательной организации
- Теоретические и практические аспекты деятельности по реализации услуг (работ) в сфере молодежной политики
- Психологическое консультирование и оказание психологической помощи
- Мировая художественная культура: теория и методика преподавания в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.