Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
29.09.2025

Классный час на тему «Миллтлр дуслыгы-тынычлыкка илт»

Шамсивалеева Гулназ Музиповна
учитель русского языка и литературы
Конспект классного часа «Милләтләр дуслыгы - тынычлыкка илтә» с готовой презентацией. Включает подробный план занятия, творческие задания и наглядные материалы для учеников: видео, плакат-карту Татарстана, бумажных кукол в национальных костюмах и дидактическую игру «Лото». Цель мероприятия — воспитание толерантности и укрепление дружеских отношений между детьми разных народов. Материал поможет педагогу провести увлекательный и познавательный урок о межнациональном согласии и важности мира.

Содержимое разработки

Милләтләрдуслыгы – тынычлыкка илтә.

Максат:

  1. Татарстанда яшәүче милләтләрнең дуслыгынхөрмәт итү.

  2. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

  3. Бер-береңә ярдәм кулы сузарга, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру.

Җиһазлар: Презентация, видео, плакат Татарстан картасы, кәгаз курчаклар киеме белән, “Лото” уены

Тәрбия сәгате барышы:

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн, кунаклар! Әйдәгез, матур итеп сәламлик әле бер-беребезне, каршыда һәм күршедә утыручы дусларыгызга, ягымлы елмаеп, кулларыгыз белән сәлам юллагыз әле.

Укучылар бер-берсен сәламлиләр .

  1. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы. Дуслар, бүгенге сыйныф сәгатебезне видеоязмадан башлыйсым килә. Игътибар белән карагыз.(Видеоязма күрсәтү)

Укытучы:Нәрсә турында иде бу видеоязма?

Укучыларның җавабы: Халыклар турында, милләтләр турында, дуслык турында.

Укытучы сүзе: Дөрес, дусларым, барыгыз да дөрес аңлагансыз, дуслык турында. Ә дуслык ул кемнәр арасында булырга мөмкин? Ничек уйлыйсыз?

Укучылар: сыйныфташлар, бер тирәдә яши торган кешеләр, күршеләр, төрле-төрле милләтләр, халыклар арасында булырга мөмкин.

Укытучы:Әйе, барлык җаваплар да бик дөрес. Укучылар, ә сез милләтләр арасында булган дуслыкны ничек күзаллыйсыз?

Укучылар: төрле-төрле милләтләрнең бергә, бердәм булып яшәүләре дип күзаллыйм.

Укытучы: Әйе, дөрес. Тактадагы плакатка игтибар иттегезме? Нинди карта сүрәтләнгән?

Укучылар:Татарстан картасы

Укытучы:Безнең Татарстанда нинди милләтләр яши икән?

Укучылар:Татар, рус, чуваш, мари, удмурт, казах, керәшен һ.башкалар.

Укытучы:Дөрес.Безнең Татарстанда милләтләр дус яшиләр микән?

Укучылар: Дус-тату яшиләр.

Укытучы: Әйе, укучылар, сез әйткәнчә, Татарстан – барлык халыкларның уртак йорты һәм без шул гүзәл илебездә бер гаилә булып яшибез икән. Шушы гаилә эчендә тынычлык, бер-береңне аңлау булса гына, безнең республикабыз матур булачак. Димәк, балалар, бүген без нәрсә турында сөйләшербез инде?

Укучылар:Милләтләр дуслыгы турында

Укытучы: Дөрес, сыйныф сәгатебезнең темасы Милләтләр дуслыгы – тынычлыкка илтә”дип атала.

Ә менә әйтегез әле, милләт халыклары барысы да бертөрлеме?

Укучылар:Юк.

Укытучы: Ничек уйлыйсыз, алар нәрсәләре белән аерылалар?

Укучлар җавабы: Алар диннәре, тән төсе, телләре, киемнәре, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре белән аерылалар.

Укытучы:Әйе, дөрес.Әгәр бер халык үзен икенчесеннән өстен санап, башка халыкларны кимсетсә, нәрсә булыр иде?

Укучылар җавабы: Талашырлар иде, дус булмаслар иде, сугышлар булыр иде.

Укытучы:Әйе шул.Без үзебезне авыр вакытларда ничек тотарга тиеш?

Укучылар:Бердәм булырга, бер-беребезне рәнҗетмәскә, вакытны юк-барга, талашка әрәм итмәскә. Дус, тату яшәргә. Шул вакытта без барлык авырлыкларны җиңеп чыга алырбыз.

Укытучы:Бик дөрес җаваплар таптыгыз. Дуслык – дөньяда иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Дуслык булса гына, илебездә тынычлык булыр. Шулай ук тынчлык булсын өчен халыкларга бер-берсенең гореф-гадәтләрен, яшәешен белү дә кирәк. Әйдәгез хәзер мин сезгә экраннан төрле милләт вәкилләрен күрсәтәм. Аларның бәйрәмнәрен карап узарбыз. (Презентация күрсәтү)

Укытучы:Безнең республикада иң күп милләт вәкиле кемнәр?

Укучылар:Татарлар.

Укытучы:Дөрес. Әйдәгез бер уен уйныйбыз. Сез безнең ризыкларны, бәйрәмнәрне беәсезме икән. Шуны тикшереп карыйбыз. “Лото” уенын беләсезме?

Менә сезгә таблицалар һәм карточкалар. Мин сезгә сүз әйтәм , мәсәлән, бәйрәм, ә сез шундый рәсемне тиз генә табып таблицага дөрес итеп шул сүз өстенә куярга тиешсез.

(БӘЙРӘМ, КАМЫР РИЗЫГЫ, АЯК КИЕМЕ, ШУЛПАЛЫ РИЗЫК, БАШ КИЕМЕ, ЙОЛА, ӨС КИЕМЕ, ЕЛГА ЯКИ КҮЛ, АВЫЛ ИСЕМЕ, ИТЛЕ РИЗЫК, ШӘҺӘР, ГЕОГРАФИК АТАМА)

Укытучы:Афәрин, укучылар. Сез бик белемле икәнсез.

Укытучы:Сезнең алда кәгаз курчаклар. Хәзер сез аларны төрле милләт вәкиле итеп киендерергә тиешсез. Киендергәндә дөрес булсын өчен, нәрсәгә игтибар итәбез? Киемнең төсенә яки орнаментларына игтибар итегез яме.

Укытучы:Афәрин, укучылар. Ә хәзер менә шул милләт вәкиле итеп киендергән курчакларны Татарстан картасына беркетегез.

Укытучы:Карагыз әле, укучылар, нәрсә күрәбез?

Укучылар:Төрле милләт халыклары бездә яши. Без күбәү.

Укытучы:Күргәнебезчә, Безнең Татарстан республикасы – барлык халыкларның уртак йорты һәм без шул гүзәл илебездә бер гаилә булып яшибез икән. Димәк, балалар, бүген без нәрсә турында сөйләштек?

Укучылар:Төрле милләт халыклары дуслыгы турында.

Укытучы: Дөрес, әйдәгез әле, кулга-кул тотынышып, бергә түгәрәккә басып гөрләтеп, матур, тату, дус яшик әле!

Бергәләшеп дуслык җырына бию.

Барлык булган теләкләребез тормышка ашсын!

Барыгызга да зур рәхмәт. Сезнең белән эшләүләре шундый рәхәт булды бүген. Сау булыгыз. Үзара дус яшәгез, чөнки милләтләр арасындагы дуслык нәкъ менә бездән, сездән башлана.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/618598-klassnyj-chas-na-temu-milltlr-duslygytynyc

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки