Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
25.10.2014

Конспект НОД по познанию. Тема: «По волшебным следам»

Конспект НОД по познанию «По волшебным следам» для подготовительной группы ДОУ. Математическое занятие в игровой форме, где дети отправляются в сказочное путешествие. Включает задания на закрепление счета, решение простых задач, ориентирование в пространстве и развитие логического мышления. Готовый план для воспитателей с прописанными целями, материалами и ходом деятельности. Помогает подготовить дошкольников к школе через увлекательные и познавательные упражнения.

Содержимое разработки

Муниципальное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №49 «Гульназ »

город Набережные Челны , Республика Татарстан .

Конспект НОД

познание (математика)

в подготовительной группе

на тему :

« По волшебным следам »

/ на татарском языке /

Подготовила:

воспитатель высшей категории

Миннебаева Рамзия Раусовна

г. Набережные Челны , 2014г.

Тема: «Серле эз буйлап»

Максат:

- Балаларның атна көннәре һәм ел фасыллары турындагы белемнәрен камилләштерү;

- Саннар арасында бәйләнешләрне аңлауларына ирешү;

- Геометрик фигураларның төрләрен ныгыту, кәгазь битендә ориентлаша белергә һәм үз – үзеңә бәя бирергә өйрәтү;

- Логик фикерләү, күзаллау сәләтен, игътибарлылыкны ныгыту, бердәмлелек сыйфаты тәрбияләү;

Әзерлек эшләре:

Төркемне җилләтү;

Физкультминутка өйрәнү;

Әсбаплар әзерләү;

Материал:

Ай малае уенчыгы;

Конверт;

Саннар;

Эзләр;

Альбом бите;

Фломастер;

Шөгыльнең структурасы:

I өлеш – кереш;

II өлеш – төп;

III өлеш – йомгаклау;

Методик алымнар:

Кызыксындыру (эзләр)

Аңлату;

Сораулар;

өстәл артында эш;

физминутка;

логик мәсьәләләр;

йомгаклау;

сюрприз моменты;

Шөгыль барышы

Т-че: - Балалар, карагыз әле, нинди эзләр. Әйдәгез шушы эзләр буенча барып карыйк әле. (Балалар санап, эзләр буенча баралар).

Т-че: - Балалар, ничә эз санадыгыз?

Б-р: - Ун.

Т-че: - Тыңлагыз әле, балалар, ниндидер тавыш ишетелә. Кем утыра монда?

Б-р: - Бу – Лунтик!

Т-че: -Нишләп елап утыра икән ул?

Б-р : - Ул адашкандыр, ул бит – Ай малае. Ул айда туган.

Т-че: - Димәк, балалар, аның өйгә кайтасы килә, айга очасы килә. Ә без аңа ничек ярдәм итик икән?

Б-р: - Ракетага утыртып җибәрергә.

Т-че: - Әйе шул, ләкин безнең бит ,балалар , ракетабыз юк.

Б-р: - Ә без үзебез ясыйбыз, геометрик фигуралардан.

Т-че: - Безнең геометрик фигураларыбыз юк бит. Туктагыз әле, балалар, Ай малаеның кулында конверт, карыйк әле .

/ конверт эчендә геометрик фигураларга ябыштырылган Кузя,Мила,Капа әби,Корней Корнеич,Пупсень һәм Бубсень,Генерал Шер рәсемнәре /

Т-че: - Монда рәсемнәр.

Б-р: - Ай малаеның дуслары – Кузя, Мила, Капа әби, Корней Корнеич, Пупсень һәм Бубсень, Генерал Шер.

Т-че: - Балалар, алар нишләптер геометрик фигураларга ясалган. Минемчә, аларның да Ай малаена булышасылары килә, геометрик фигуралардан ракета төзеп Ай малаен айга утыртып җибәрәсе булганнар.

- Ләкин, балалар, геометрик фигураларда сер бар, бары тик катлаулы биремнәрне үтәп кенә серне ачып була, ракета төзеп була. Ай малаеның дуслары серне ача алмаганнар ахрысы , ярдәм итәбезме , балалар ?

Б-р: - Итәбез!

Т-че: Әйдәгез, балалар, эшкә тотыныйк. Безнең иң беренче бирем нинди геометрик фигурада бирелгән.

Б-р:- Турыпочмаклыкта.

Т-че: - Әйе, балалар .Беренче бирем “Сорауга җавап бир” дип атала.

- Игътибар белән тыңлагыз һәм җавап бирегез.

- Бер елда ничә фасыл?

- Бер фасылда ничә ай?

- Хәзер нинди ел фасылы?

- Хәзер нинди ай?

- Бер атнада ничә көн?

- Эш көннәрен әйтегез?

- Ял көннәрен әйтегез?

- Атнаның дүртенче көне ничек атала?....

Т-че: - Булдырдыгыз балалар, менә беренче биремне үткәрдек. Турыпочмаклыкның серен ачтык.

/һәр биремне чишкән саен рәсемнәр магнитлы тактага куела ,ә геометрик фигуралар билгеле бер җиргә җыелып бара /

Т-че:-- Хәзер, ничәнче биремгә күчәбез?

Б-р: -- Икенче

Т-че: - Әйе, икенче. Бу бирем нинди геометрик фигурада?

Б-р: -- Квадратта.

Т-че: -Әйе, бу бирем Миланыкы. Бу биремне үтәү өчен безгә өстәл артларына утырырга кирәк.

- Сезнең алда бик матур төймәләр. Төймәләргә саннар язылган, ләкин алар язылып бетмәгән. Әйдәгез юкка чыккан санны табып язып куябыз.

- Алинә, синең нинди сан юкка чыккан?......

- Алия югалган санның күршеләрен әйт әле..

- Менә балалар, булдырдыгыз. Квадратның да серен чиштек. Әйдәгез без матур төймәләрне Милага үзенә бирәбез.

Т-че: -Балалар хәзер ничәнче биремгә күчәбез?

Б-р: - Өченче.

Т-че: - Өченче бирем безнең нинди геометрик фигурада?

Б-р: - Өчпычмакта.

Т-че: - Әйе, балалар, бу бирем Капа әбинеке .Ул бик карт бит инде. Аңа без мәсьәләләр чишәргә ярдәм итәрбез. Игътибар белән тыңлагыз һәм җавап бирегез.

- Син һәм мин, без бергә!

Барысы ничә?

- Без, без, без идек,

Без 5 кенә кыз идек.

Килеп керде Хәдичә

Хәзер инде без ничә?

- Каен агачында 4 алма үсә иде,

2се өзелеп төште

Ничә алма калды?

Т-че:- Балалар ,менә без бу биремне дә үтәдек. Өчпочмакның серен ачтык. Хәзер киләсе биремгә күчәбез. Бу бирем ничәнче?

Б-р: - Дүртенче

Т-че:- Әйе, дүртенче бирем. Бу кем рәсеме?

Б-р: - Корней Корнеевич.

Т-че: - Бу бирем нинди геометрик фигурада бирелә?

Б-р: - түгәрәктә.

Т-че: -Әйе, бу биремне үтәү өчен өстәл артында утырырга кирәк, балалар.

Т-че: - Бирем “Дөрес урнаштыр” дип атала. Балалар, мин сезгә беркадәр вакыт кына кәгазь битенә төрлечә урнаштырылган геометрик фигуралар күрсәтәм. Сез шул геометрик фигураларның зурлыкларын һәм кайда урнашканнарын истә калдырып үзегезнең кәгазь битләренә төшерерсез.

- Әзерме сез , балалар? Күрсәтәм һәм алып куям.

- Хәзер эшләрегезне тикшерегез һәм бәя куегыз.

- Ә бәяне аска уң як почмакка куябыз. Хатасыз эшләсәгез: яшел квадрат, бер генә хата булса: сары, хаталарыгыз күп булса: кызыл квадрат куясыз.

Т-че: - Балалар, ә хәзер әйдәгез ял итеп алабыз.

Физкультминутка.

Уң кул янында – уң як.

Сул кул янында – сул як.

Ишегебез – уң якта.

Тәрәзәбез – сул якта.

Әйләнеп баскан идек

Сул якта калды ишек

Шул арада уң як сулга

Әйләнгән ничек итеп?

Т-че: -Балалар, хәзер ничәнче биремгә күчәбез?

Б-р:-- Бишенче.

Т-че: -Бишенче бирем нинди геометрик фигурада бирелгән?

Б-р:- Овалда бирелгән.

Т-че: -Бу биремдә, “Капкалы” уены. Шушы уен аша без бирем эшләрбез. Һәрберегез бер сан алыгыз һәм минем янга килегез ,тыңлагыз.Хәзер без сезнең белән капка ясарга тиешбез , ә капка ясау өчен парлашып басарга кирәк . Мин бер сан әйтәм һәм сез шул сан нинди саннардан барлыкка килә, бары тик шул саннар гына парлашып капка ясыйлар. (ике тапкыр уйнала, икенчесендә саннарны бер-берсе белән алыштырып алалар).

Т-че: - Менә, балалар, овал серен ачтык.

Алтынчы биремгә күчтек. Бу бирем нинди геометрик фигурада бирелгән?

Б-р:-Трапециядә.

Т-че: - Бу биремдә, балалар, без карточкалар белән эшлибез. Моның өчен безгә өстәл артларына утырырга кирәк. Сезнең алдыгызда рәсемнәр ясалган карточка. Хәзер сезгә рәсемнәрне санап аларны чагыштырып = билгеләре куярга кирәк һәм шушы ук биремне саннар ярдәмендә дә эшләгез.

- Балалар, менә без барлык биремнәрне дә үтәдек. Геометрик фигураларның серен ачтык. Безгә нишләргә инде хәзер?

Б-р: -Ракета төзергә!

Т-че: -Әйе, балалар, бик дөрес. Әйдәгез ракета төзибез.

/ идәнгә зур ракета төзелә ,балалар Ай малаен утырталар /

Т-че:-Балалар ракета очып китсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Б-р: -Санарга.

Т-че: - Ә ничек санарга?

Б-р:- Кирегә санарга .

Т-че:-Балалар ,әйдәгез ,хәзер ракета янына түгәрәк ясап басабыз , күзләрне йомабыз да 10 саныннан башлап кирегә саныйбыз.

/балалар кирегә саныйлар /

Т-че: -Балалар, ракета очып китте. Күпме йолдызлар сибелгән. Балалар Ай малае сипкән аларны, минемчә. Бу аның сезгә рәхмәт әйтүе. Бу йолдызлар сезгә, балалар!

-Балалар, шөгылебез сезгә ошадымы?

Б-р:- Әйе.

Т-че:- Сез миңа бигрәк тә ошадыгыз. Барыгыз да тырыштыгыз , рәхмәт сезгә!

Использованная литература:

1.Программа под редакцией Н.Е.Вераксы,М.А.Васильевой,Т.С.Комаровой

От рождения до школы”,Москва,2012г.

2.В.Н. Новикова “ Математика в детском саду “,Москва,2009г.

3.Л.А. Венгер , О.М.Дьяченко “Игры и упражнения по развитию

умственных спосбностей у детей дошкольного возраста “,2005г.

4. Настольная игра: “Лунтик и его друзья”.

5.К.В.Закирова “Играем и поем”,Казань,2013г.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/69004-konspekt-nod-po-poznaniju-tema-po-volshebnym-

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки