Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
11.11.2014

Привитие трудолюбия детям

Гульфия Валеева
воспитатель
Консультация для родителей по трудовому воспитанию детей в ДОУ. Практические рекомендации, как привить дошкольникам трудолюбие и самостоятельность. Узнайте о возрастных обязанностях по дому, эффективных методах мотивации и организации детского труда. Советы по личному примеру и созданию позитивной атмосферы для формирования важных качеств характера.

Содержимое разработки

Тема:“Хезмәт сөюче яшьләр тәрбияләү”

Хезмәттә яшәү халыкның төп халәте. Хезмәт сөюче яшьләр тәрбияләү – иң мөһим максат. Хезмәткә хәзерләү – беренче чираттагы бурыч. Хезмәт – гомумән, халыкның тормышы. Шуның өчен дә хезмәт тәрбиясе халык педагогикасының йөрәген тәшкил итә, аның йөрешенә җан биреп тора дисәң дә хакыйкатькә хилафлык итү булмас. Чөнки халыкның алдынгы традицияләре: пакълеге, әхлакый сафлыгы, гаделлеге, кешелеклеге, сабырлыгы, зирәклеге, матурлык идеаллары барысы да хезмәт даирәсенә урнашкан. Үз башлангычын һәм үсешен дә шул даирәдә галәмгә ашырган. Хезмәттән башка физик тәрбиянең дә, әхлак тәрбиясенең дә, акыл тәрбиясенең дә үткәрелүе мөмкин түгел. Хезмәт – чын һәм киң мәгънәсендә тәгълим-тәрбия эшләренең башы һәм дәвамы. Хезмәт сөю – бу эшләрнең нәтиҗәсе, яшь буынны тәгълим-тәрбия итүнең көтелгән йөмгагы, җимеше. Менә ни өчен халыкның алдынгы традицияләрен өйрәнү аның хезмәт традицияләрен, яшь буынга хезмәт өлкәсендә тәгълим-тәрбия тәҗрибәсен өйрәтү дип тә аңлашыла. Хезмәт сөю һәм хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү- халык педагогикасының иң мөһим кануны һәм ул балаларга сабый чактан ук сеңдерелгән. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү – иң кирәкле эш. Бу гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул мәңгелек мәсьәлә. Хезмәт аша тәрбия бирү балалар бакчасында мөһим эш булып тора һәм хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, эш яратучанлык тәрбияләү – безнең кулда һәм сезнең кулда әти-әниләр! Хезмәт – кеше тормышының нигезе. Хезмәттә кеше чыныга, һәрьяклап үсә, аның таланты, сәләте ачыла. Хезмәт барышында активлык, мөстәкыйльлек, үз сүзендә нык торучанлык, авырлыкларны җиңү һәм башка шундый кыйммәтле сыйфатлар тәрбияләнә. Кеше хезмәтсез яши алмый. Хезмәт тәрбиясе мәктәпкәчә яшьтән үк башлана. Беренче эш күнекмәләре – үзеңә үзең хезмәт күрсәтү элементлары. Балалар башкара ала торган эшләр күп: бала юына, киенә, салган киемнәрен билгеле урынга төреп куя белергә тиеш, аш хәзерләүдә катнаша ала, уйнаганнан соң уенчыкларын тәртипкә сала. Ата-ана үрнәге – баланы хезмәттә тәрбияләүдә бик мөһим юл. Әгәр ата-аналар үзләре өйдә тәртип, пөхтәлек сакласалар, эшне яратып, төгәл үтәсәләр балалар да шуңа күнегәләр. Мондый гаиләдә бала хезмәт сөючән, оста куллы булып үсә. Балага хезмәт эшен яраттыру өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Хезмәт эшчәнлегендә зур урын үз-үзеңә хезмәт күрсәтү төре булып тора. Өйдә яки балалар бакчасында киенеп-чишенгәндә бер-береңә булышырга, тыныч кына, матур иттереп киемнәрен төреп куярга тиеш. Кечкенәдән үк балаларның җиң сызгануына, аяк киемен матур иттереп урынына алып куюына игътибар итмәсәк балада кире гадәтләр формалашырга мөмкин. Балалар бакчасында көнкүреш хезмәтен оештырганда балалар төркемнәрдә актив катнашырга теләк белдерәләр, мәсьәлән: тәрбиячеләр белән гөлләр коендыралар. Аларның төпләрен йомшарталар, уенчыкларны юалар, урыннарына урнаштыралар. Бу эш төрләрен оштырганда тиешле шартлар тудырыла.Хезмәт тәрбиясе – әхлак тәрбиясенең бер өлеше. Ләкин хезмәттә катнашу мөһим түгел: хезмәт яратучан, аңа уңай караш тәрбияләү моннан гына тормый. Әхлакый – хезмәт тәрбиясен коллективта (балалар колективында) һәрвакыт эш белән тәэмин иткән чакта гына уңышлы оештырып була. Һәрбер төркемдә, һәрбер гаиләдә моны истә тотарга кирәк. Моңа игътибар итсәгез , кечкенәдән үк, балалар киләчәктә сезгә авырлыклар тудырмаячаклар.

Берничә киңәш әйтеп үтәсем килә:

Бала башкара алырдай эшне аның өчен үзегез үтәмәгез.

Баланы үзенә хезмәт күрсәтергә өйрәтегез.

Балага гаиләдә көн дә үти торган даими эшләр беркетегез.

Бала эшләгән эшнең сыйфатын тикшерегез, һәр эшнең үтәлүенә ирешегез.

Эшләгәндә бала күтәренке күңелле, шат булсын, кызыклы эш ардырмый.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/74406-privitie-trudoljubija-detjam

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки