Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
06.12.2014

Программа по татарской литературе в 5 ом классе

Зарипова Илюза Ильдусовна
Учитель татарского языка и литературы
Программа по татарской литературе для 5 класса знакомит школьников с основами национальной словесности. Курс разработан на основе учебно-методического комплекса издательства «Магариф» и включает изучение произведений татарских писателей, устного народного творчества и базовых литературных понятий. Цель — привить любовь к чтению, развить навыки анализа текстов и обогатить культурный кругозор учащихся. Материал подается в доступной форме, что способствует лучшему усвоению и формированию интереса к родной литературе.

Содержимое разработки

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

Россия Федерациясенең 29 нчы декабрь, 2012 елдагы 273-ФЗ номерлы «Россия Федерациясенең мәгариф турындагы законы”.

Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

Татарстан Республикасының 22.07.2013 елдагы 68-ЗРТ номерлы “Мәгариф турындагы Законы”.

“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

6.Методик тәкъдимнәр. 2014-2015 уку елына әдәбият фәнен укыту үзенчәлекләре. Төзүче: М.Г. Мозаффарова- Казан.ИР РТ, 2014.

7.Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «Татар Борнае төп гомуми белем мәктәбе»нең 2014-15 уку елына укыту планы

8. Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «Татар Борнае төп гомуми белем мәктәбе»нең укыту фәннәреннән эш программалары төзү турында нигезләмәсе

9. Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «Татар Борнае төп гомуми белем мәктәбе»ндә укучыларның арадаш аттестациясе һәм агымдагы тикшерү формалары, вакыты һәм тәртибе турындагы нигезләмәсе.

Эш программасы Татар Борнае төп гомуми белем мәктәбенең 2014-15 уку елына төзелгән укыту планына нигезләнеп төзелде.

5 нче сыйныф өчен программада әдәбиятка 102 дәрес каралган. Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «Татар Борнае төп гомуми белем мәктәбе»нең 2014-15 уку елына укыту планынигезендә эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Шул сәбәпле, тема өйрәнү, класстан тыш уку дәресләрен өлешчә кыскартырга туры килде. Шунлыктан, укучыларга өйдә күбрәк мөстәкыйль укырга туры киләчәк. Дәресләрдә Интернет ресурслары, аудио-видеоязмалар, мультимедияле программалар куллану кебек эш төрләреннән киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла.

Арадаш аттестация, мәктәп положениесе буенча, тест һәм кечкенә күләмле хикәя формасында үткәрелә

Кулланылган кыскартылма сүзләр: КТ – контроль төре, ИР – Интернет ресурсы, МТК – милли-төбәк компоненты, ӘТ - әдәбият теориясе,

* - катлауландырылган бирем, КТЧ – класстан тыш чара, МК – методик кулланма (Жәләлиева М.Ш., Сибгатуллина Д.Ш. 5 нче сыйныфта әдәбият: укытучылар өчен методик кулланма. - Казан: Мәгариф, 1999).

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары:

Әдәби әсәрләрне бала күңеленә сеңдерү, аларның мәгънәсен, нәфислеген төшендерү.

Укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә булышу.

Әсәрләрне күбрәк укырга теләк уяту һәм тәрбияләү.

Бурычлар

Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.

Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

Формалаштырылган белем-күнекмәләр (уку елы башына)

Башлангыч гомуми белем бирү этабын үткән укучылар аңлап, дөрес, сәнгатьле, кычкырып һәм эчтән уку күнекмәләренә ия.

укылган текстның эчтәлеген аңлый һәм аның темасын билгели ала;

әсәрнең мәгънәле кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклап, төп фикерне билгели, аны үз сүзләре белән әйтеп бирә;

укылганга тулы, кыска һәм рәсемле план төзи;

укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйли ала; сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалана, цитаталар китерә;

хикәянең башламын, мөмкин булган дәвамын һәм ахырын уйлап чыгара ала;

текстта автор һәи катнашучыларның сүзләрен, табигать һәм көнкүреш тасвирламаларын аерып күрсәтә;

мөстәкыйль рәвештә яки укытучы ярдәмендә әсәрнең төп геройларына бик гади характеристика бирә ала;

укытучы һәм сыйныфташлар укыган әсәрнең, сабакташ җавабының эчтәлеген аңлап һәм тулы үзләштерә;

һәртөрле башкарылган эшнең, биремнең үтәлешен бәяли ала;

яттан 15 тән дә ким булмаган шигырь белә;

2-3 зур күләмле әсәрнең (фольклор һәм мәшһүр язучыларның әсәрләре) исемен, темасын әйтә, сюжетларын бәян итә ала;

6-7 халык әкиятенең эчтәлеген, 10 нан артык мәкаль һәм әйтем, 2-3 тапкыр тәгъбир (аларның мәгънәсен аңлап, ситуациядә урынлы кулланып) белә;

бер минутка 85-95 сүздән торган текстны дөрес итеп укый, эчтәлеген аңлый һәм сөйли ала.

Формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләр (уку елы ахырына)

Сүз сәнгатенең образлы табигате турында күзаллау булу.

Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.

Өйрәнелгән төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белү.

Әдәби текстның сюжетын сөйли белү.

Өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.

Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклый белү.

Әдәби әсәрләрне чагыштыра белү.

Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.

Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

Рус һәм татар телендәге уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү.

Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү.

Диалогта яисә бәхәстә катнашу.

Сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).

Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Укыту предметының эчтәлеге

Халык авыз иҗаты әсәрләре. Фольклор турында төшенчә. Аның жанрлары.

Әкиятләр: “Таңбатыр”,””Үги кыз”,”Гөлчәчәк”, “Алтын алмалар”, “Кол һәм алпавыт”, “Чакматаш”, “Солдат балтасы”,”Әтәч белән төлке”,”Ай белән кояш”,”Арыслан, Бүре, Төлке”. Алардагы фантастик, тылсымлы сюжетлар. Тылсымлы, хайваннар турындагы һәм тормыш-көнкүреш әкиятләре арасындагы аерма

Мәзәкләр. “Ишәк өстендә”,”Шайтан ни төсле?”,”Укытучы белән укучы бала”,”Тартылмый да, сузылмый да”, “Өметсез”,”Төбендә юкмы?”,”Былтыргы А”, “Кичке аштан соң”, “Улы һәм атасы”.

“Нужа бабай”,”Үзе кереп бара”,”Көйзәмәгән арпа”, “Аягын күтәрә торган ат”,”Довольно”. Алардагы тапкырлык, юмор, кимчелекләрне тәнкыйтьләү, тирән мәгънә, хикмәтлелек.

А. Алиш . Язучының тәрҗемәи хәле.“Нечкәбил”, “Койрыклар”, “Сертотмас үрдәк” әкиятләре. Әкиятләре турында гомуми фикерләр, халык авыз иҗатына якынайткан яклары.

К.Насыйри. Хикәяләр: “Иске мәдрәсәдә”,”Патша белән карт”,”Аңгыралык бәласе”.

Г. Тукай “Шүрәле” поэмасы, “Пар ат” шигырьләре. Лирик геройның татар мәдәнияте үзәгенә омтылуы. ”Исемдә калганнар” әсәре. Балачак хатирәләренең самимилеге, төгәллеге.

Ф. Әмирхан “.Язучы турында белешмә. “Нәҗип” хикәясе. Хикәянең сюжеты.

Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе. Язучының иҗат биографиясе. Авыл малаеның табигатькә якынлыгы. Пейзаж турында төшенчә.

Һ. Такташ“Караборынның дусты”хикәясе, “Урман”, “Ак чәчәкләр” шигырьләре.

Ә. Еники “Курай”, “Бала” хикәяләре. Үзәк вакыйганы билгеләү.

Г. Кутуй “Рөстәм маҗаралары” хикәясе, “Сагыну” нәсере. Рөстәмнең характер сыйфатлары.

М. Җәлил “Җырларым”, “Ана бәйрәме”, “Кызыл ромашка” шигырьләре.

Ф. Кәрим “Үлем уены” поэмасы, “Кыр казы”, “Сибәли дә сибәли” шигырьләре. Лирик герой күңелендәгехалкын ярату хисләренең чагылышы.

М. Кәрим “Озын-озын балачак” әсәреннән өзекләр. Әсәр героеның табигать һәм кешене аңлаудагы үзенчәлекле юлын сурәтләү.

Ш. Галиев. Балалар өчен шигырьләре.“Шәвәли маҗаралары”. Юмор һәм сатира.

Г. Сабитов иҗаты “Ярсулы яз” хикәясе. Мәктәп тормышының үзенчәлекле детальләрдә чагылышы.

Н.Исәнбәт. Язучының тәрҗемәи хәле. “Хуҗа Насретдин”. Хуҗа Насретдин- халыкның зирәклеген һәм үлемсезлеген раслаучы образ.

Төп әдәби-теоретик төшенчәләр. Халык авыз иҗаты жанрлары. Әдәби сурәтләү чаралары: эпитет, метафора, гипербола, символ, аллегория, җанландыру, чагыштыру, шигъри сөйләм. Хикәя, нәсер. Портрет. Лирик герой. Юмор һәм сатира. Инверсия.Пейзаж. Шигырь төзелеше: ритм, рифма, строфа.

Дәрестән тыш уку. “Гөлчәчәк” әкияте, Һ. Такташ. “Картайдым шул”,”Пи-би-би-бип”. Г.Тукай шигырьләре: “Таз”,”Сабыйга”,С.Хәким “Колын”, Н.Дәүли “Язмышка юл”

Календарь-тематик план

Сыйныф- 5

Укытучы- Зарипова Илүзә Илдус кызы.

Сәгать саны: атнага – 2 сәгать (елына – 70 сәгать).

Шулар арасында: әсәрләр өйрәнү – 52 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 12 сәгать (7се - сочинение язу), класстан тыш уку - 5 сәгать, йомгаклау – 1 сәгать.

Дәреслек: Җәләлиева М.Ш., Әдһәмова Г.М., Сибгатуллина Д.Ш. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 2006.

Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлеге яки укыту эшчәнлеге төрләре

Контроль төре

Материал үзләштерүнең көтелгән

нәтиҗәләре

Срок

Үтәлеш

Искәрмә

1

Кереш дәрес. Матур әдәбият – сәнгатьнең бер төре. Халык авыз иҗаты.

1

Кереш дәрес

Дәреслек-хрестоматия белән танышу. Әдәбият дәфтәре башлау. Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр исемлеген яздыру.. Лекция-әңгәмә. Билгеләмәне һәм жанрларны дәфтәргә язып кую. 30-31 нче б.мәкаләне уку.

Сорауларга җавап алу.

Матур әдәбиятны сәнгатьнең бер төре буларак кабул итә

белү. Фольклор һәм аның

жанрлары турында мәгълүматка ия булу.

ӘТ: Халык авыз иҗаты турында төшенчә.

03.09

2

“Таңбатыр” әкияте. I бүлек.

1

Әдәби текст белән танышу дәресе.

Фонохрестоматиядән өзекләр тыңлау. Әкиятне интонация төсмерләренә әһәмият биреп укыту, текстка якын итеп сөйләтү. Уку дәвамында сораулар ярдәмендә эчтәлекне ачыклап бару. Иллюстрация белән эшләү.

Әкияттә катнашучы-ларның исемлеген язу.

Беренче бүлектән сурәтләү чараларын таба белү.

04.09

3

“Таңбатыр” әкияте. II бүлек.

1

Әдәби текст белән танышу

Әдәби текст белән танышу дәресе. Әкиятне укыту, текстка якын итеп сөйләтү.

Сәнгатьле уку күнекмәләренә ия булу.

10.09

4

“Таңбатыр” әкиятен йомгаклау.

1

Анализ-лау дәресе.

Әкият героеның сыйфатларын, тылсым элементларын билгеләү.

Әкияттәге тылсым элемент-ларын күрсәтә белү. Әкиятнең төзелеш үзенчә-лекләрен күрсәтә алу.

ӘТ: Әкиятләр. Алардагы фантастик, тылсымлы сюжетлар. Әкият төрләре.

Гипербола, литота.

11.09

5

“Үги кыз” әкияте

1

Әдәби текст белән танышу

Рольләргә бүлеп, сәнгатьле итеп уку.

Әкият эчтә-леген ача тор ган мәкальләр туплап язу

Герой холкындагы гаделлек, тугрылык турында аңлата алу.

ӘТ: Эндәш сүзләр, кабатлау-лар, диалог турында төшенчә.

17.09

6

Класстан тыш уку. “Гөлчәчәк” әкияте.

1

Клас-стан тыш уку дәресе.

Симфониядән өзек тыңлау, әңгәмә. Сәнгатьле уку.

КТ: 43 нче бит: 1-3 нче сорауларга җавап

Әкият белән мөстәкыйль танышу. Әкиятләрнең эстетик кыйммәтен бәяләү күнекмәсенә ия булу.Шигъри сөйләм, эндәш сүзләрнең образ тудырудагы әһәмиятен аңлау.

18.09

7

Хайваннар турында әкиятләр

1

Әдәби текст

белән танышу һәм аң-лау

Хайваннар турында әкиятләрне сәнгатьле итеп сөйләү, анализлау. Әңгәмә.

Әкиятләрдә кешегә хас сыйфатларның һәм фикер йөртүнең хайваннарга, таби-гать җисемнәренә үзенчәлекле төстә күчерелүен белү.

24.09

8

Көнкүреш әкиятләре.

1

Әдәби текст белән танышу һәм анализ-ау дәресе.

Көнкүреш әкиятләрен сөйләү. Башка төр әкиятләрдән аермасын табу. Әңгәмә.

Тапкырлыкка корылган әкиятләрдә тормышчанлык, акыл көченең өстенлеген

күрсәтә белү. Тормышның мәгънәсе һәм кызыклыгы байлыкта гына түгеллеген

раслау. Көнкүреш әкиятнең тәрбияви көчен аңлау.

25.09

9

Бәйләнешле сөй-ләм үстерү. Әки-ятләрне сәнгать-ле уку, сөйләү. Башка халыклар әкиятләре.

1

Бәйлә-нешле сөйләм үстерү дәресе.

“Әкиятчеләр конкурсы” үткәрү. Укучылар сөйләменең аудиоязмасы белән эшләү. Уку тизлеген тикшерү.

Тылсымлы, хайваннар турындагы һәм тормыш-көнкүреш әкиятләре арасындагы аерманы белү.

01.10

10

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Әкият язу.

1

Бәйлә-нешле сөйләм үстерү дәресе.

Төп һәм ярдәмче гаройлар, әкият сюжетын үстерү юллары, сурәтләү чаралары турында әңгәмә. Авыр үзләштерүче укучыларга хайваннар турындагы әкиятнең дәвамын уйлатып яздыру.

Әкият язу

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмачабәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

02.10

11

Мәзәкләр.”Ишәк өстендә”, “Былтыргы “А” һ.б.

1

Әдәби текст белән танышу дәресе.

Мәзәкләр турында төшенчә бирү, татар халык мәзәкләрен сәнгатьле уку, сөйләтү.

Мәзәкләрдәге тапкырлык, юмор, кимчелекләрне тәнкыйтьләү, тирән мәгънә,

хикмәтлелек турындакүзаллау булу.

08.10

12

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Мәзәкләр сөйләү

1

Бәйлә-нешле сөйләм үстерү дәресе.

Иҗат эше: төркемнәрдә эшләү, индивидуаль ярдәм. Проект эшен яклау: чыгыш ясау.

Өстәмә материаллар белән эшләү күнекмәләре булу. Туп-ланган материалны системага сала белү. Монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләре-нә ия булу, үз фикереңне дәлилләп сөйли алу.

09.10

13

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Әлки төбәге мәзәкләре.

1

Бәйлә-нешле сөйләм үстерү дәресе.

“Мәзәкчеләр конкурсы”.

Мәзәк жанры үзенчәлекләрен туган як фольклоры мисалларында күрә алу, аның һаман да үсеп, даими яңарыш кичереп торучы жанр булуын аңлау, халык авыз

иҗаты әсәрләрен туплау һәм өйрәнүгә ихтыяҗ булу.

15.10

14

Абдулла Алишның тәрҗемәи хәле.

1

Язучы иҗаты белән танышу

Язучының биографиясе турында тулырак мәгълүмат бирү, башлангыч сыйныфларда үткәннәрне искә төшерү.

Язучының тормыш юлы турында тулы күзаллау булу.

16.10

15

А.Алиш “Сертотмас үрдәк” әкияте.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

“Иң яхшы актер” конкурсы үткәрү.

А.Алиш әкиятләре турында гомуми фикерләр булу, аның халык авыз иҗатына якынайткан якларын

күрсәтә белү.

22.10

16

А.Алиш “Нечкәбил” әкияте.

1

Әдәби текст белән танышу дәресе.

Сәнгатьле уку. Укучылар сөйләменең аудиоязмасы белән эшләү.

А.Алиш әкиятләрендәге образ-лар системасы, төп мотивлар, детальләр байлыгы, җанлы һәм җансыз табигатькә мәхәббәт тәрбияләү чаралары турында мәгълүматлы булу.

23.10

17

А.Алиш “Койрыклар” әкияте.

1

Видеоөзекне карау, калган өлешләрен сәнгатьле уку. Әкият эчтәлегенә салынган мәгънәне ачыклау.

КТ: А.Алиш әкиятләре буенча

тест эшләү

Әкияттәге образлар системасы, төп мотивлар, детальләр байлыгы, җанлы һәм җансыз табигатькә мәхәббәт тәрбияләү чаралары турында мәгълүматлы булу.

29.10

18

Габдулла Тукай. “Исемдә калганнар” автобиографик повесте.

1

Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу

Йөгерек уку күнекмәләре булдыру (уку тизлеген тикшерү). Балачак хатирәләренең онытылмаслык булуы турында әңгәмә. Интерактив китап белән эш. 1 нче бүлек буенча эшләү.

Г.Тукайның биографиясетөп

моментлар турында

мәгълүматлы булу.

ӘТ: Биография һәм автобиография

турында төшенчә.

30.10

19

Г.Тукай “Исемдә калганнар”.

1

Әдәби текст белән танышу дәресе.

2-3 нче бүлекләрне сәнгатьле уку, укылган өлешләрнең сюжетын кыскача бәян итү.

Укылган өлешне кыскача сөй-ләү, сәнгатьле уку күнекмәләр-енә ия булу. Авыр язмышның оптимистик рухта сурәтләнүенә игътибар итү.

12.11

20

Г.Тукай “Исемдә калганнар”әсә-рен өйрәнүне дәвам итү.

1

Әдәби текст белән танышу дәресе.

Әдәби текст белән танышу дәресе.

5 нче бүлекне сәнгатьле уку, укылган өлешнең сюжетын кыскача бәян итү.

Укылган өлешне кыскача сөйләү, сәнгатьле уку күнекмәләренә ия булу.

13.11

21

Бәйләнешле сөйләм үстерү. М.Казаковның “Үксез бала” рәсеме буенча иҗади эш.

1

Бәйл-әнешле сөйләм үстерү дәресе.

Габдулланың күз карашын характерлап сөйләтү. Тәэсирләр белән уртаклашып язу.

Иҗади эш

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

19.11

22

Г.Тукай “Шүрәле” поэмасы.

1

Әдәби текст белән танышу дәресе.

Әдәби текст белән танышу дәресе.

Мифлар турында сөйләшү. Поэманың 1 нче бүлеген сәнгатьле укырга өйрәнү

Сәнгатьле уку, сөйли алу. Поэманың әкиятләр җирлегендә иҗат ителүен белү.

20.11

23

Г.Тукай “Шүрәле” поэмасы.

1

Анализ дәресе

Поэманың 1 нче бүлеген яттан сөйләтү. Башка бүлекләрне укып бетерү. Әсәргә өлешчә анализ ясау.

Ф.Яруллиннның “Шүрәле” балетыннан өзекләр карау, Н.Җиһановны “Кырлай” симфоник поэмасыннан өзекләр тыңлау. “Сөйкемле шүрәле” бәйгесе турында мәгълүмат бирү.

Авыл егетенең тапкырлыгын күрсәтүче вакыйгалар, сурәтләү чараларын табу.

Табигать күренешләренең тасвирланыш үзенчәлекләрен күрү.Поэманы гүзәл иткән элемент-чараларны таба белү.

Әсәрнең Ф.Яруллиннны – “Шүрәле” балетын, Н.Җиһановны “Кырлай”

симфоник поэмасын иҗат итәргә илһамландыруын белү.

Ә.Т: Чагыштыру, эпитет.

26.11

24

Г.Тукай “Пар ат” шигыре.

1

Анализ дәресе.

Дәреслектәге рәсем турында фикер алышу (шагыйрьнең хыялы).

Видеофайллар буенча эш. Сәнгатьле укырга өйрәнү.

Лирик геройның татар мәдәнияте үзәгенә омтылуын, Казанга зур өметләр баглавын күрә алу. Шигырьдә тасвирлан-ган хис кичерешләр, уй-фикер-ләрне үз хис-тойгыларың, уй-хыялларың аша үткәрә белү.

Ә.Т: Шигъри сөйләм турында төшенчә.

27.11

25

Класстан тыш уку. Г.Тукай шигырьләре.

1

Класстан тыш уку дәресе.

“Пар ат” шигырен яттан сөйләтү. “Таз” шигырен сәхнәләштерү.

Г.Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп уку, яттан сөйләтү: сәнгатьле уку конкурсы үткәрү.

КТ: интерактив китаптагы

I тестны эшләү.

Г.Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен белү

Шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

03.12

26

Фатих Әмирхан “Нәҗип” хикәясе. 1 нче бүлек.

1

Язучы-ның тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе.

Язучы турында белешмә бирү. 1 нче бүлекне сәнгатьле уку. Эчтәлек буенча әңгәмә.

Язучы тормышындагы төп биографик моментларны белү.1 нче бүлекнең сюжетын бәян итә алу.

04.12

27

Ф.Әмирхан “Нәҗип” хикәясе. 2 нче бүлек.

1

әдәби текст белән танышу дәресе.

Әсәрне сәнгатьле уку. Эчтәлек буенча әңгәмә.

Хикәянең сюжетын белү. Нәҗип кичерешләренең сами-милеген, хис-тойгыларындагы борылышларны мисаллар ярдәмендә аңлата белү.

10.12

28

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

“Нәҗип” хикәясен өйрәнүне йомгаклау.

1

Бәйлә-нешле сөйләм үстерү һәм нәтиҗә-ләр чыгару дәресе.

Кечкенә күләмле сочинение язу. Башламы: “Ахмак кеше генә үкенми. Мин көн дә үкенәм. Бервакыт шулай...” яки темасы: “Минем яраткан эшем”.

Уйлап язарга өйрәнү.

ӘТ: Хикәя турында төшенчә.

11.12

29

Галимҗан Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты. “Алмачуар” хикәясе. 1-3 нче бүлекләр.

1

Язучы-ның тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе.

Әңгәмә. Язучы биографиясендәге төп моментларны язу. “Алмачуар” хикәясенең 1-3 нче бүлекләрен уку, эчтәлеген бәян итү.

Язучының кыскача иҗат

биографиясен белү.

17.12

30

Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе. 4-8 нче бүлекләр.

1

Әдәби текст белән танышу дәресе.

4-8 нче бүлекләрне өйрәнү.

Хикәянең сюжетын җентекләпсөйләү күнекмәләре булу.

18.12

31

Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе. 9-14 нче нче бүлекләр.

1

Әдәби текст белән танышу дәресе.

9-14 нче бүлекләрне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә.

Хикәянең сюжетын җентекләп сөйләү күнекмәләре булу.

24.12

32

Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе. 15-20 нче бүлекләр.

1

Әдәби текст белән танышу һәм ана-лизлау

дәресе.

15-16 нчы бүлекләрнең сюжетын 3 нче зат исеменнән сөйләтү. 19-20 нче бүлекләр буенча эш.

Сүз-сурәт тукымасына анализ ясау.

КТ: Мөстә-кыйль эш.

Авыл малаеның табигатькә

якынлыгын, атка мәхәббәтен,

аңа бәйле хыялларын, хыялының җимерелүен әсәрдәгевакыйгалар һәм сурәтләү чараларына мисаллар ярдәмендә аңлата белү.

ӘТ: Пейзаж турында төшенчә.

25.12

33

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Л.Фәттахның “Сабантуй” картинасы буенча иҗади эш

1

Бәйлә-нешле сөйләм үстерү дәресе.

Мультимедияле диск һәм картина буенча эш.

сочинение

Сөйләм һәм язма телен,

хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баетуөстендә эшли белү.

14.01

34

Һади Такташ. “Ак чәчәкләр”, “Урман” шигырьләре.

1

Язучы-ның тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе

Шагыйрьнең тормыш юлы турында белешмә бирү. Дәфтәрләргә кыскача язып кую. Шигырьләргә өлешчә анализ ясау. Чагыштыру алымы.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатындагы төп моментларны белү.

Әсәрләрендә табигать күренеш-ләренең төгәл чагылдырылуын, шагыйрь күңелендә дөньяга соклану, яшәү куанычы хисләренең тууын мисаллар ярдәмендә аңлата белү. Әдәби әсәрләрдән җанландырылган табигать образларын таба белү, аларның вазифасын күзаллау.

ӘТ: Лирик герой турында башлангыч мәгълүматлар.

15.01

35

Һ.Такташ “Караборынның дусты”.

1

Язучы-ның тәр-җемәи хәле һәм әдәби текст б-н танышу

Әдәби текст белән танышу дәресе.

160-166 нчы битләрдәге әдәби текст буенча эш.

Азатлык өчен көрәшнең

гәүдәләнеш үзенчәлекләрен

әсәр мисалында аңлата белү.

21.01

36

Һ.Такташ “Караборынның дусты”.

1

Әдәби текст бе-лән таны-шу һәм анализ дәресе

166-173 нче битләрдәге әдәби текст буенча эш: эчтәлекне сөйләү өчен план төзү.

Күренешләрнең тасвирлану үзенчәлекләрен күзәтү, чагыштыру.

эчтәлекне сөйләү өчен план төзү

Әйдүк һәм Караборын образларына бәяләмә бирә алу. Күренешләрнең

Караборын образы аша

тасвирлануын белү.

22.01

37

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение “Дүрт аяклы дустым”

1

Бәйлә-нешле сөйләм үстерү дәресе.

Ирекле темага язылган сочинениене әдәби әсәр эчтәлеге белән бәйләргә өйрәнү.

Сочинение

Сөйләм һәм язма телен,

хәтер һәм фикерләү сәләтен

үстерү, рухи дөньяңны баету

өстендә эшли белү.

28.01

38

Класстан тыш уку. Һ. Такташ. “Картайдым шул”, “Пи-би-би-бип”.

1

Класстан тыш уку дәресе

Класстан тыш уку дәресе. Һ.Такташ шигырьләрен сән-гатьле уку, эчтәлеге буенча әңгәмә, әсәрләрне чор үзенчә--леге белән бәйли белү, сәнгать-чә эшләнешенә өлешчә анализ. Сәнгатьле уку конкурсы.

Һ.Такташ шигырьләре белән

таныш булу. Шигырьләрне

сәнгатьле уку күнекмәләрен

камилләштерү.

29.01

39

Әмирхан Еникинең тәрҗемәи хәле. “Курай” хикәясе.

1

Язучы-ның тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе.

Язучының тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе.

Язучының тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау. Әсәрне уку, эчтәлеген сөйләү.

Язуының тәрҗемәи хәле турында кыскача мәгълүматка ия булу.Сәнгатьле, йөгерек, аңлы һәм дөрес уку күнекмәләрен камилләштерә алу.

04.02

40

Ә.Еникинең “Курай” хикәсендә курай һәм курайчы образы.

1

Әдәби текст белән танышу һәм анализ-лау дәресе.

Сүзлек эше: сүзләрнең мәгънәләрен ачу. Җөмләләрнең төрен билгеләү. Сурәтләү чараларын табу. Әкият һәм хикәянең бәйләнешен бил-геләү. “Кеше тормышында җыр, музыканың роле” дигән темага әңгәмә.

Хикәянең халык иҗаты белән

уртаклыгын табу.Курай һәм курайчы образлары аша моңның кеше күңеленә тирән тәэсир итүен аңлау.

05.02

41

Ә.Еники “Бала”.

1

Әдәби текст белән танышу дәресе.

Проект эшләре яклау.

Әсәрнең тулы вариантын уку.

Сәнгатьле, йөгерек, аңлы һәм

дөрес уку күнекмәләрен

камиләштерә алу.

11.02

42

Ә.Еники “Бала”.

1

Әдәби текст бе-лән таны-шу һәм анализ-лау дәресе.

Әсәргә өлешчә анализ ясау: үзәк вакыйганы билгеләү, өлешләргә бүлү, солдатның эчке дөньясын ачу үзенчәлекләрен ачыклау, сәнгатьчә детальләрне табу, аларның мәгънәви көчен ачу.

Сәнгатьле, йөгерек, аңлы һәм

дөрес уку күнекмәләрен

камилләштерә алу.

12.02

43

Гадел Кутуй “Сагыну” нәсере.

1

Әдәби текст белән танышу һәм ана-лизлау дәресе.

Язучының тормыш юлына күзәтү ясау, нәсерне сәнгатьле һәм йөгерек укырга күнектерү, лирик герой кичерешләрендә Туган ил образының бирелеш үзенчәлекләрен билгеләү.

Язуының тәрҗемәи хәле

турында кыскачамәгълүматка

ия булу.Туган ил образының лирик герой кичерешләрендә бирелүен белү.

ӘТ: Нәсер турында төшенчә.

Инверсия.

18.02

44

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Сагыну” нәсереннән өзекне яттан уку.

1

БСҮ

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Өзекне яттан сөйләтү.

Сәнгатьле итеп яттан уку

күнекмәсен камилләштерә белү. Башкаларның сәнгатьле

сөйләменә һәм үз сөйләмеңә

дәлилле бәя бирә алу.

19.02

45

Г.Кутуй “Рөстәм маҗаралары”.

1

Әдәби текст белән танышу һәм ана-лау дәресе.

Фашистларга каршы көрәшнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату. Әсәрнең эчтәлеге белән танышу: 195-202 нче битләр.

Сәнгатьле, йөгерек, аңлы һәм

дөрес уку күнекмәләрен

камилләштерә алу.

25.02

46

Г.Кутуй “Рөстәм маҗаралары”.

1

Әдәби текст белән танышу һәм анализ дәресе.

Әсәрнең эчтәлеге белән танышу: 202-208 нче битләр. Рөстәмнең характер сыйфатларын билгеләү. Фантастик әкиятләр белән бу әсәр арасындагы уртаклык һәм аермаларны табу.

КТ: Әсәр сюжеты-ның планын төзү.

Сөйләм телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

26.02

47

Муса Җәлил “Җырларым”.

1

Шагыйрь турында белгән-нәрне искә төшерү, мәгълү-матларны тулыландыру, шигырьләрен яттан сөйләү. Аудиоязма белән эш. Өлешчә анализ ясау. Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнү. Х.А.Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасы буенча әңгәмә.

Язуының тәрҗемәи хәле

турында кыскача мәгълүматка

ия булу. Шигырьләрне сәнгатьле уку күнекмәсен камилләштерү. Шагыйрьнең эчке ышанычын, өметләрен аңлау, шигьриятне зурлавын

күрсәтә алу.

ӘТ: рифма турында башлангыч төшенчә.

04.03

48

М.Җәлил “Ана бәйрәме”, “Кызыл ромашка”.

1

Әдәби текст белән танышу һәм анализ-лау дәресе.

Сочинениеләрне класс алдын-да уку. “Ана бәйрәме”, “Кызыл ромашка”, “Сандугач һәм чиш-мә” әсәрләре буенча эшләнгән мультфильм карау. Төркем-нәрдә эш: “Ана бәйрәме”, “Кызыл ромашка” шигырь-ләрен уку. Мультфильм эчтәлеге белән чагыштыру, аермалы якларын билгеләү.

КТ: карточкалардагы биремнәр буенча төркемнәрдә эш.

Әсәрләрдә фаҗига, драматизм белән батырлык, фидакарь-лекнең үрелешен, табигатьнең боларга актив мөнәсәбәтен билгели алу. Предметларны, табигатьне җанландырып сурәтләү алымы күрсәтә белү.

05.03

49

“Җырларым” шигырен яттан уку.

1

Бәйлә-нешле сөйләм үстерү дәресе.

“Җырларым” шигырен яттан уку.

Сәнгатьле итеп яттан уку күнекмәсен камилләштерә белү. Башкаларның сәнгатьле сөйләменә һәм үз сөйләмеңә дәлилле бәя бирә алу.

11.03

50

Фатих Кәрим “Үлем уены”.

1

Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына укучылрның күзәтү ясавы, чыгышлар тыңлау. “Үлем уены” шигырен сәнгатьле итеп уку, эчтәлек буенча әңгәмә. Сораулар һәм биремнәр буенча эш.

КТ: “Нәни солдатның тапкырлы-гы” (язма эш).

Язуының тәрҗемәи хәле турында кыскача мәгълүматка ия булу.

12.03

51

Ф.Кәрим “Кыр казы”, “Сибәли дә сибәли”. “Кыр казы” шигырен яттан уку.

1

Әдәби текст белән танышу һәм анализ-лау дәресе.

Шигырьләргә өлешчә анализ ясау.

Эчтәлектә сәнгать әсәренең

ничек оешуын, фикер үсешен

бирү өчен төп рольне нинди образлар уйнаганын, фикер һәм хиснең үзара ничек үрелүен күрсәтә белү .Сәнгатьле итеп яттан уку күнекмәсен

камилләштерә белү.

18.03

52

МТК: Класстан тыш уку.

С.Хәким “Колын”

1

Класстан тыш уку дәресе.

С.Хәким иҗатына күзәтү ясау,әсәрләре белән танышу.

Язучы иҗаты белән кызыксыну, балалар өчен язылган китаплар белән даими танышып баруга ихтыяҗ булу. Үзлектән китап укып, рухи дөньяңны үстерүөстендә эшли белү.

19.03

53

Мостай Кәрим “Озын-озын балачак”. “Кеше тудыру” бүлеге.

1

Язучы-ның тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе.

Укучылардан балачак истәлекләре сөйләтү.

Язучының иҗат биографиясе белән таныштыру. Автобиографик әсәр төшенчәсен кабатлау. Йөгерек уку.

Әсәр героеның табигать һәм кешене

аңлаудагы үзенчәлекле юлын

сурәтләвен аңлау. Тормыш

закончалыкларын, кешеләр

арасындагы мөнәсәбәтләрне

аңлау-аңлатуда Олы инәй

образының ролен билгели алу.

01.04

54

М.Кәрим “Озын-озын балачак”. “Искәндәр Әсгате” бүлеге.

1

Әдәби текст белән танышу дәресе.

Укылган өлешнең эчтәлеген кыскача сөйләү. Йөгерек уку. Халык йолалары һәм гадәтләре турында әңгәмә.

КТ: Өлешләргә бүлү.

Исемләү.

Әсәр героеның табигать һәм кешене аңлаудагы үзенчәлекле юлын

сурәтләвен аңлау.

02.04

55

М.Кәрим “Озын-озын балачак”. “Искәндәр Әсгате” бүлегенең дәвамы

1

Әдәби текст белән танышу һәм анализ-лау дәресе.

Укылган өлешнең эчтәлеген кыскача сөйләү. Йөгерек уку.

Әңгәмә:

1)Әсгатьнең хыялы.

2)Олы инәй.

3) Явызлык һәм яхшылык.

Мөстәкыйль эш.

КТ: мәкаль булырлык төшенчәлә-рне язу.

Әсәр героеның табигать һәмкешене аңлаудагы үзенчәлекле юлын

Сурәт-ләвен аңлау. Тормыш

закончалыкларын, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау-аңлатуда Олы инәй образының ролен билгели алу

08.04

56

Бәйләнешле сөйләм үстерү. М.Кәрим “Озын-озын балачак”. Иҗади эш.

1

Бәйлә-нешле сөйләм үстерү дәресе.

Өзекләр буенча сценарий язу.

Иҗади эш

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәмфикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

09.04

57

Шәүкәт Галиев. “Шәвәли маҗаралары”.

1

Шагыйрь

нең тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе.

Язучының иҗат биографиясе белән таныштыру. Шигырьләрне анализлау.

Шәвәли образын ачу өчен,

Киңәйтел-гән план төзү

Язуының тәрҗемәи хәле турында кыскача мәгълүматка ия булу.Балалар дөньясының конкретвакыйгаларда, предмет-сыйфатларда чагылуын күрү. Дөньяны танып-белүнең, тәҗрибә туплау,ачыш ясауның шаянлык һәм җорлык, юмор теле белән тасвирлануын аңлау.

15.04

58

Ш.Галиев Табышмаклар.

“Тамаша” шигырен яттан сөйләү.

1

Әдәби текст белән танышу һәм ана-лизлау дәресе.

Табышмак әйтешү.

Шигырьне сәнгатьле итеп яттан сөйләү. Сөйләгәннең аудиоязмасын тыңлау, иң уңышлысын сайлап алу, бәяләү.

Шагыйрь-нең кыска шигырь-ләре

үрнәгендә шигырь иҗат итү.

Сәнгатьле итеп яттан уку

күнекмәсен

камилләштерә белү.

Сабакташларның

сәнгатьле сөйләменә һәм

үз сөйләмеңә

дәлилле бәя бирә алу.

16.04

59

МТК: Класстан тыш уку. Нәби Дәүли «Язмышка юл»

1

Класстан тыш уку дәресе.

Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, әсәрен уку

Якташ шагыйрьләребездән Н.Дәүли иҗаты белән якыннанрак таныш булу, аның күпкырлы шәхес

булуын аңлау.

22.04

60

Г. Сабитов “Ярсулы яз” хикәясе.

1

Язучы-ның тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. Әсәрне сәнгатьле итеп уку, эчтәлегенә төшенү. Сүзлек эше: күлдәвек, гөлбәч, киная һ.б.

Язуының тәрҗемәи хәле турында кыскача мәгълүматка, сәнгатьле,

йөгерек уку күнекмәләренә ия булу.

23.04

61

Г.Сабитов “Ярсулы яз” хикәясе.

1

Әдәби текст белән танышу дәресе.

Сораулар һәм биремнәр буенча хикәянең эчтәлеген ачу.

Мәктәп тормышының үзенчә-лекле детальләрдә чагылуын аңлау. Язучының укучы һәм укытучы мөнәсәбәтләрен, табигатьне бала күңеле һәм хисләре аша тасвирлавын белү

29.04

62

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Г.Сабитов “Ярсулы яз” хикәясе буенча иҗади эш.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Картиналар буенча эш. Яз күренешләрен күзәтүдән тупланган тәҗрибә буенча кечкенә күләмле хикәя язу.

Мөстә-кыйль эш - 291 нче биттәге 1 нче бирем.

Телнең сурәтлелеге турында

аңлата алу. Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләүсәләтен үстерү,

рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

30.04

63

Нәкый Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”.

1

Язучы-ның тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. Комедияне рольләргә бүлеп уку. Юмор турында төшенчә бирү.

Язуының тәрҗемәи хәле турында кыскача мәгълүматка ия булу. Комедиядәге персонажның характерыннан чыгып, дөрес тон белән укый белү.

ӘТ: Юмор (искә төшерү). Комедия

турында төшенчә.

06.05

64

Н. Исәнбәт “Хуҗа Насретдин” өйрәнүне дәвам итү.

1

Әдәби текст белән танышу дәресе.

Комедияне рольләргә бүлеп уку.

Пәрдәләгә исем бирү.

07.05

65

Н.Исәнбәт “Хуҗа Насретдин” әсәрен йомгаклау.

1

Анализ дәресе.

Видеоспектакльдән өзек белән танышу. Әңгәмә. Сораулар ярдәмендә текстны анализлау.

Хуҗа Насретдин образына характеристика бирү.

Үзәк геройда халык авыз иҗатыннан килә торган сыйфатларның (җорлык,

тапкырлык, акыл көче ярдәмендә дошманнарын җиңү) туплап бирелүен аңлау.

13.05

66

Атилла Расих. Язучының кыскача тәрҗемәи хәле белән танышу

1

Язучы-ның тәрҗемәи хәле белән танышу

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

тест.

Язуының тәрҗемәи хәле белән таныш булу.

14.05

67

“Хәвефле сынау” повесте.

1

әдәби текст белән танышу

Сәнгатьле уку.

сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләренә ия булу.

20.05

68

Арадаш аттестация эше: тест һәм хикәя язу.

1

Ел буена өйрәнгәннәр буенча тест эшләү.

Тест, хикәя язу

21.05

69

Маҗаралыжанр турында гомуми мәгълүмат

1

Мәгълү-мат бирү

Өзекләр уку

27.05

70

А.Расих “Хәвефле сынау” повесте.

1

Әдәби текст белән танышу һәм ана--лизлау дәресе

Повестьтан өзекләр белән танышуны дәвам итү. Эчтәлек буенча әңгәмә.

Мөстә-кыйль эш.

28.05

Укыту-методик комплекты

Дәреслек: Җәләлиева М.Ш., Әдһәмова Г.М., Сибгатуллина Д.Ш. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 2006.

Методик кулланмалар:

Жәләлиева М.Ш., Сибгатуллина Д.Ш. 5 нче сыйныфта әдәбият: укытучылар өчен методик кулланма. - Казан: Мәгариф, 1999.

Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 2007.

Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.

Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.

Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.

Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003

Сүзлекләр:

Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

Харисов Ф.Ф. Татар мәдәнияте сүзлеге: кыскача аннотацияле татарча-русча мәктәп сүзлеге. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 1997.һ.б.

“Килешенде”:

Методик берләшмә җитәкчесе

__________ Зарипова И.И.

Беркетмә №1, “___” ____2014 ел.

“Килешенде”:

Уку-укыту эшләре буенча директор

урынбасары: ___________Мингалеев И.Ш.

“___” ____ 2014 ел.

“Расланды”:

Директор _________ Минсагирова Г.Н.

__ нче номерлы боерык,

“___” _____ 2014 ел.

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районымуниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

«Татар Борнае төп гомуми белем мәктәбе»нең

5 нче сыйныфы өчен 2014 – 2015 нче уку елына

әдәбияттан эш программасы

Төзүче: Зарипова Илүзә Илдус кызы, I нче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә № 2014 ел.

2014-2015 нче ел

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/83785-programma-po-tatarskoj-literature-v-5-om-klas

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки