- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Сценарий «Хуш киләсең ямьле көз!»
Сөмбелә бәйрәме.Группа №12
Музыка астында балалар залга кереп түгәрәккә басалар.
А.Б.Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
Исәнмесез, кадерле әти-әниләр,килгән кунаклар.Менә без бүген бирегә Сөмбелә бәйрәменә җыелдык. Сөмбелә - башак дигән сүз. Шуннан чыгып зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган ,тәртипле кызны Сөмбелә дип атаганнар.Балалар ,бүген безгә бәйрәмгә Сөмбеләдә чакырулы,Әйдәгез әле Сөмбелә килеп җиткәнче күңел ача торыйк ,бәйрәмгә дип әзерләгән шигырләребезне сөйләп алыйк.
Шигырләр:
1.М.Әмир-тат
2.Әдилә-тат
3.Аким-рус
4.Элвина-рус
5..Данис-тат
6..Әминә-тат
Җыр”Көз килде”
( Музыка астында Сөмбелә керә,балалар түгәрәктә басып торалар.)
С: Исәнмесез нәни ,дусларым!Исәнмесез.кадерле кунаклар!Мин сезне сагынып килдем.
А.Б.Исәнме Сөмбелә! Бездә сине сагынып көттек.Синең киләсеңне белеп,бөйрәмгә әзерләндек.
С:Рәхмәт балалар.
А.Б.Зифа буйлы,җитен чәчле,
Зәңгәр күзле шушы кызның
Исемнәре ничек икән,
Әйтегезче кем белә?
Б.Сөмбелә!Сөмбелә!
С:Көз килде
Уңыш җыелды,
Табын сый белән тулды.
Рәхим ит ,дус
Көзге бәйрәмгә.
Балалар бөйрәмгә өйрәнгән шигырләрегезне сөйләп күрсәтегез әле миңа.
Шигырләр:
1.Вадим
2.Илназ
3.Фирүзә
4.Илгиз
Җыр “Осенью в саду” (урыннарга утыралар)
С:Бик матур җырладыгыз,балалар.Рәхмәт.Б-р,карагыз әле мин нинди матур сары,кызыл,төрле-төрле яфраклар җыеп алып килдем сезгә.Хәзер мин сезне яфраклар белән бер уен уйнарга чакырам.
Уен”Кемнең түгәрәге беренче тезелә”.(2 тапкыр)
(уйнагач балаларны мактый Сөмбелә)
Музыка астында УҢЫШ БАБАЙ керә.
У.Б.Исәнмесез,кадерле балалар!Исәнме,кызым Сөмбелә!Сездә җыр тавышы ишеткәч керергә булдым әле.
А.Б.Рәхим ит,Уңыш бабай!Без сине сагынып көттек җырлар,биюләр,уеннар өйрәндек.
У.Б.Ай.рәхмәт,балалар!Ягез.һөнәрләрегезне күрсәтегез әле миңа да.
Җырлы күренеш”Бар безнең бакчабыз”(урыннырга утыру)
С: Ай.балалар онытып торам мин сезгә “Табышмак әйтәм-җавабын тап “уены алып килгән идем бит.
У.Б.Әйдә әле ,кызым, үзеңнең табышмакларың белән сынап кара әле балаларны.
Табышмаклар:
1.Алсу битле кыз үсте,
Кызарып җиргә төште.(Алма)
2.Озын ,яшел-түтәлдә,
Сары тозлы-кисмәктә.(Кыяр)
3.Җир астында җиз бүкән,
Һәркөн ашыйсың иркәм.(Бәрәңге)
4.Җир астында алтын казык,
Алдык без аны казып.(Кишер)
5.Үсеп утыра бер чүлмәк.
Өстенә кигән йөз күлмәк.(Кәбестә)
У.Б.Ай-яй-яй!Бигрәктә тапкырлар сез.
С:Балалар,карагыз әле мин никадәр күп уңыш җыйдым.Анды яшелчәләрдә ,җиләк-җимеш тә бар.Ләкин алар барысы бер кәрзиндә.Миңа яшелчәләрне бер кәрзингә,җиләк-җимешләрне икенче кәрзингә аралап салырга ярдәм итегезче.
Уен”Уңышны арала!”(У.Б.балаларны мактый)
А.Б. Уңыш бабай,безнең балалар көз турында бик күп шигырләр беләләр.Сөйләп күрсәтсеннәр әле.
Шигырләр:
Дима
Адел
Т.Әмир
Алинә
Даниил
Инсаф
Айгөл
Камил
У.Б. Рәхмәт...рәхмәт.балакайларым !Сезнең матур шигырләрегезне тыңлап утырганда,яш вакытларым искә төште.Сезнең белән уйныйсым килеп китте. Сез “Кәрия-Зәкәрия “ уенын беләсезме?
Күмәк уен “Кәрия-Зәкәрия”(урындыкларга утыру)
А.Б.Ой1 Ишетәсезме түбәгә яңгыр тама?
У.Б., С. Без яңгырдан курыкмыйбыз.
Хәзер яңгыр астында биеп алабыз.
Бию”Яңгыр астында”( балалар утыралар)
У.Б. Кызым ,Сөмбелә безгә китәргә дә вакыт җитеп килә бит.Балалар безгә күрсәтәсе һөнәрләрегез калмадымы.
А.Б.У.Б. балалар Көзне бик яраталар һәм шуңада бик күп шигырләр беләләр.Тыңлап карагыз әле балаларның шигырләрен.
Шигырләр:
1.Саломидин
2.Данил
3.Хәмит
4.Сабирҗан
5.Кирилл
6.Илгизәр
7.Язилә
Балалар басып торалар.С: һәм У.Б. (балаларны мактыйлар)
Рәхмәт сезгә балалар без сезгә күчтәнәчләр белән килдек.Тәрбияче апагызга тапшырабыз.Төркем бүлмәгезгә кайткач сыйланырсыз.
А.Б.Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,
Килмәсеннәр сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?
Җыр “Сөмбелә”(урындыкларга утыралар)
(У.Б. белән С. озату.)
А.Б.Килгән кунаклар безнең шуның белән бәйрәм консертыбыз тәмам.Бәйрәм белән сезне.Ихтибарыгыз өчен рәхмәт. Балалар ,хәзер төркем бүлмәбезгә кайтыйк.
Музыка астында балалар залдан чыгалар.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/18370-scenarij-hush-kilse-jamle-kz
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Обеспечение безопасности образовательной организации»
- «Логопедия: теоретические и практические аспекты работы с детьми с речевыми нарушениями»
- «Нормативно-правовое обеспечение учебно-воспитательного процесса в дошкольной образовательной организации»
- «Логопедия: теория и технологии работы с обучающимися с ОВЗ»
- «Особенности развития детей с нарушениями зрения»
- «Специалист по работе с семьей: аспекты профессиональной деятельности»
- Психологическое консультирование и оказание психологической помощи
- Логопедическая работа при нарушениях речи у детей дошкольного возраста
- Педагогика и методика преподавания английского языка
- Психология и педагогика дошкольного образования
- Физическая культура. Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса
- Руководство и управление организацией дополнительного образования детей

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.