Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
09.10.2016

"Чуар тавык әкиятендә кунакта"

Конспект интегрированного занятия на татарском языке.

Содержимое разработки

Конспект интегрированного занятия

по«Познавательно-речевому развитию»

в первой младшей группе:

“Чуар тавык” әкиятендә кунакта”

Чуар тавык” әкиятендә кунакта”

Максат: балаларның игътибарын туплау, эшчәнлеккә карата кызыксыну уяту.

Бурычлар:

балаларны халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү, әкият персонажларына карата кызыксыну, ярату хисе тәрбияләү;

әкият сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру, сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру; хәтерләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү;

буяулар белән таныштыруны дәвам итү һәм кәгазьгә буяуны төшерүне ныгыту.

Методик алымнар һәм чаралар:уңай халәт тудыру, сорау-җавап, кабатлаулар, төзәтеп әйтеп җибәрү,матур әдәбият, күрсәтмә, мактау, сүзлек өстендә эш.

Җиһазлау: өстәл театры атрибутлары (әби, бабай, тавык, тычкан, сары төстәге йомырка), өй макеты, тавык эзләре, тары ярмасы, буяу, мамык таякчыклары (ватные палочки), салфетка.

Сүзлек өстендә эш: йомырка, чуар, сары, гади.

Алдан үткәрелгән эш: төсләр ныгыту максатында дидактик уеннар: “Төсле карандашлар”, “Төсле шакмаклар”, “Шундый укны тап”; рәсемнәр карау; шигырьләр уку.

Кулланылган әдәбият:

Бондаренко Т. М. – беренче кечкенәләр төркемендә “Комплекслы шөгыльләр”.

“Гөлбакча” балалар бакчасы өчен хрестоматия.

Эшчәнлек төзелеше

I.     Кереш. Уңай психологик халәт тудыру.

II.     Төп өлеш:

Дидактик уен “Тавыкны табыйк”

“Чуар тавык” әкияте сөйләнә

Әңгәмә

Физминутка “Тавыклар”

III. Практик өлеш. Рәсем ясау: “Тавыкка ярма”.

IV. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле урындыклар янына тезелешеп басыйк та, исәнләшеп алыйк.

Исәнмесез, куллар,

Чәбәк – чәбәк;

Исәнмесез, аяклар,

Тыпыр – тыпыр;

Исәнмесез, күзләр,

1, 2, 3;

Исәнмесез, бармаклар,

Безнең кулда көч;

Исәнмесез, иреннәр,

(имитация);

Исәнме, минем борын,

Пиб – пиб;

Исәнмесез, балалар,

Сәлам, сәлам;

Исәнмесез, апалар,

Зур сәлам.

Тәрбияче:  Булдырдыгыз, балалар. Урыннарыгызга утырышыгыз. Балалар, мин сезне бүген бер әкияткә кунакка алып барасым килә. Игътибар белән тыңлагыз әле, нинди тавыш ишетәсез? (Тавык кытаклаган тавыш ишетелә. Балалар тавык тавышын таныйлар) Әйе, бу тавык кытаклаган тавыш. Ә тавык үзе кайда икән соң?

 

Дидактик уен “Тавыкны табыйк”

 

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, монда ниндидер эзләр бар (балалар бу эзләрнең тавык тәпиенеке икәнлеген әйтәләр). Әйдәгез, шул эз буенча барып карыйк (Балалар эз буенча барып йомырка салып утыручы тавыкны табалар). Менә кайда утыра икән ул тавык!

Кытаклап чыкты тавык,

Кытаклый ул, мактанып.

Нәрсәгә бик шатланган?

Чөнки йомырка салган.

Әби килеп алсын – ди, -

Балалар куансын”, – ди.

 

Балалар, карагыз әле, тавык бит йомырка салган. Йомырка нинди төстә? (Сары) Бу йомырка гади түгел, алтын икән. Бу алтын йомырканы шушы Чуар тавык салган. Әйдәгез, бу алтын йомырканы әби белән бабайга илтеп бирик. (Балалар йомырканы әби белән бабайга илтәләр). Балалар, димәк без бүген “Чуар тавык” әкиятендә кунакта. Мин сезне шушы әкият белән таныштырып китәм, ә сез матур итеп утырыгыз да мине игътибар белән тыңлагыз.

 

Чуар тавык” әкияте сөйләнә.

(әкият өстәл театры итеп күрсәтелә)

Тәрбияче: Яшәгән, ди, бер бабай белән әби. Аларның Чуар тавыклары бар икән. Беркөнне тавык йомырка салган. Гади йомырка түгел, алтын йомырка. Бабай йомырканы ватып караган — вата алмаган. Әби йомырканы ватып караган — вата алмаган. Бер тычкан үтеп бара икән, аның койрыгы йомыркага тиеп киткән. Йомырка тәгәрәп төшкән, урталайга ярылган, ди. Бабай да елый, әби дә елый икән. Ә Чуар тавык болай дигән: «Елама, бабай, елама әби! Сезгә мин тагын йомырка салырмын, алтынны түгел — гади йомырка!». Балалар, сезгә әкият ошадымы?

Әкиятне сөйләп бетергәч, эчтәлеге буенча сораулар бирелә.

1. Чуар тавык нинди төстә йомырка салган? (сары)

2. Әби белән бабай йомырканы нишләтеп карадылар? (ватып карадылар)

3. Йомырканы нәрсә ваткан? (тычкан)

4. Әби белән бабай нишләгәннәр? (елаганнар)

5. Тавык аларга нәрсә дип әйткән? (еламагыз)

6. Чуар тавык ничек итеп кытаклады? (Кыт-кыт-кыт)

7. Әби йомырканы ничек итеп ватып карады? (Тук-тук-тук)

8. Бабай йомырканы ничек итеп ватып карады? (Тук-тук-тук)

9. Тычкан ничек итеп чыелдады? (Чи-чи-чи)

10. Әби белән бабай ничек итеп еладылар? (И-и-и-и)

 

Тәрбияче:Безнең тавык – молодец! Ул әби белән бабайга бик күп йомырка салып бирәчәк әле.Әйдәгез, әле, тавык йомырка салган арада без дә тавыкларга әйләнәбез һәм уйнап алабыз.

 

Физминутка “Тавыклар”

(Балалар чүгәләп утыралар)

Тавыклар уяндылар                       (Балалар торып басалар)

Канатларын кактылар                    (Канат кагу хәрәкәте ясыйлар)

Як-якка карандылар                       (Як-якка карап алалар)

Җим чүпләргә булдылар.     (Иелеп алалар)

Тиз генә йөгерешеп               (Йөгерү хәрәкәте)

Чүпли дә башладылар.                   (Утырып идәнгә шакыйлар)

Тук-тук-тук, ә җим юк.                   (Кулларын җәеп күрсәтәләр)

 

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. Балалар, тавыкны без нәрсә белән сыйлый алабыз? Ул нәрсәләр ярата? (Ярма). Әйдәгез, тавыкка ярманы үзебез ясыйбыз(балалар өстәл артына барып утыралар).

Тәрбияче: (ак кәгазьгә чәчелгән тары ярмасын күзәтү) Карагыз әле, ярма нинди формада (Түгәрәк). Нинди төстә? (Сары). Алар зурмы әллә кечкенәме? (Кечкенә). Ә хәзер ярманы без үзебез ак кәгазь битенә төшерәбез. Карагыз әле, минем серле тартмам, анда безнең ярдәмчеләребез. Ачып карыйк әле. Балалар монда зәңгәр, кызыл, яшел, сары төсле буяулар бар. Ә безгә ярма ясау өчен нинди төс кирәк? (сары). Әйе балалар, ярманың төсе сары, шуңа без сары төстәге буяуны алабыз. Тагын безнең тартмада мамык таякчыклары бар. Пумала урынына без мамык таякчыклар кулланырбыз. Карагыз әле, ничек мамык таякчыгы буяуга чума һәм ак кәгазь битендә түгәрәк таплар калдыра. Ә хәзер сездә тавыкка ярма ясагыз (балалар эшлиләр, аларның эшләрен карап, кирәк булганнарына ярдәм итү)

Тәрбияче: Менә булды да, булдырдыгыз балалар. Әйдәгез, әби белән бабайны шатландырыйк, ә тавыкны шушы ярма белән сыйлыйк (Балалар тәрбияче артыннан кабатлыйлар: “Аша тавык, аша”)

Тәрбияче: Балалар, әби белән бабай да, тавык та сезгә рәхмәт әйтәләр.

 

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/219966-chuar-tavyk-kijatend-kunakta

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки