Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
27.04.2018

Тема: Инсценирование русской народной сказки “Гуси-лебеди”

Учить детей инсценировать сказку.
Работа с детьми заключается умению распределять роли,
соопереживать вместе с другими, уметь выделять в сказке
положительных героев. Проявить интерес к русским народным сказкам.

Содержимое разработки

СӘХНӘЛӘШТЕРЕЛГӘН РУС ХАЛЫК ӘКИЯТЕ

“КАЗЛАР-АККОШЛАР”

Максат: балаларны сәхнәләштерелгән әкиятләр белән таныштыруны дәвам итү, рольләрне дөрес итеп башкару. Әкиятне тыңлап игътибарлылыкны арттыру. Сораулар аша балаларның белемнәрен ныгыту.Уйнарга теләк уяту.

Методик алымнар:

-күрсәтү; -аңлату; -сөйләү; -сорау бирү; -әңгәмә; -мактау.

Җиһазлау: аккош канатлары, мич макеты, алмагач, елга, керпе маскасы, йомгак.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче:-Кадерле кунаклар, балалар. Без сезгә хәзер “Казлар-аккошлар” исемле рус халык әкияте күрсәтәбез.

Бер карт белән карчык торган. Аларның бер кызы белән бер малайлары булган, ди. Бервакыт карт белән карчык базарга барырга җыенганнар ди.

-Кызым, кызым, без базарга барабыз, син өйдә утыр, кечкенә энеңне кара, ул беркая да китеп йөрмәсен, без сиңа яңа күлмәк алып кайтырбыз - дигәннәр.

Тиздән кызның әтисе белән әнисе чыгып киткәннәр. Ә кыз әнисенең әйткәннәрен оныткан, энесен тәрәзә каршындагы чирәмгә утырткан да, үзе урамга чыгып киткән.(Чулпан тәрбияче сөйләве буенча хәрәкәтләрясый).Уен белән мавыгып ул энесен бөтенләй исеннән чыгарган.

Шулчак көтмәгәндә, әллә кайдан казлар-аккошлар килеп чыкканнар, малайны канатларына утыртканнар да алып киткәннәр.(Казларның малайны урлап китү күренеше). Кыз өйгә кайтса, энесе юк.

1бала: Энем, син кайда?

Тәрбияче: кыз кычкырып та карый, әле монда, әле тегендә йөгерә, ә энесе юк(Чулпан тәрбияче сөйләве буенча хәрәкәтләрясый). Шуннан ул басуга йөгереп чыга. Еракта, бик еракта казлар-аккошлар очып барганын күрә. Кошлар тиздән кара урман артына кереп югалалар.

1 бала: Минем энемне шулар алып киткәннәрдер әле, - дип шулар артыннан китә. Казлар-аккошларның бәләкәй балаларны алып китүләрен ишеткәне бар иде аның.

Кыз бик озак йөгерә, йөгерә торгач аңа бер мич очрый.

-Мич, мич әйт әле, казлар кайсы якка очтылар?

2 бала: Минем арыш кабартмаларымны ашасаң әйтәм.

1 бала: Әй, мин өйдә бодайныкын да ашамыйм әле.

Тәрбияче: Мич кызга берни дә әйтми. Кыз тагын йөгерә башлый. Шулчак бер алмагачны күрә.

1 бала: Алмагач, алмагач, казлар кайсы якка очтылар?

3 бала: Минем кыргый алмаларымны ашасаң, әйтәм.

1 бала: Әй, мин өйдә бакчада үскәнне дә ашамыйм әле.

Тәрбияче: Алмагач бер сүз дә әйтми. Кыз тагын йөгерә башлый. Ул сөт елгасына килеп чыга. Елганың ярлары кесәлдән ясалган була.

1 бала: Елга, елга әйт әле, казлар кайсы якка очтылар?

4 бала: Минем кесәл белән сөтемне эчсәң әйтәм.

1 бала: Юк, өйдә мин каймак та ашамыйм әле.

Тәрбияче: Елга бер сүз дә әйтми. Кыз тагын йөгерә башлый, аңа басулар, кырлар буенча бик күп йөгерергә, урманнарда бик күп адашып йөрергә туры килгән булыр иде, бәхетенә каршы керпе очрый. Ул аны тибеп очырмакчы була, ләкин энәләре кадалудан курка.

1 бала: Керпе, керпе, казларның кайсы якка очканын күрмәдеңме?

5 бала: Мин күрүен күрмәдем, ләкин мин сиңа бер йомгак бирәм, ул кая тәгәрәсә, син шунда бар, казлар-аккошларны табарсың.

1 бала: Рәхмәт, керпе.

Тәрбияче: Кыз йомгакны тәгәрәтеп җибәрә дә аның артыннан йөгерә башлый. Йомгак тәгәри-тәгәри урманга кереп килә./Чулпан йомгакны тәгәрәтеп җибәрә/ Урманда тавык аяклары өстендә төрле якка карап бер йорт тора. Йорт эчендә убырлы карчык - сөяк аяк утыра. Ә кызның энесе тәрәзә каршында алтын йомыркалар белән уйнап утыра. Кыз кечкенә энесен күреп ала, посып кына килә дә күтәреп алып китә. /Чулпан Илһамны алып киткәнкүренеш/. Убырлы карчык башын күтәреп караса, малайдан җилләр искән. Ул алар артыннан куарга казлар-аккошларны җибәрә. Казлар-аккошлар очып китәләр, кыз артыннан куа башлыйлар./Ринат белән Рамил очкан хәрәкәтләр ясыйлар/ /Чулпан белән Илһам артыннан китәләр/.

1 бала: Инде кая барырга? Алда сөт елгасы. Елга, елга безне яшер!

4 бала: Кесәл белән сөтемне эчсәң , яшерәм.

1 бала: Ярар, эчәм. /Чулпан эчкән хәрәкәтләр ясый, ә Айгөл аларныяшергән хәрәкәтләр ясый/. Казлар күрмичә китәләр.

Тәрбияче: Кыз качкан урыныннан чыгып елгага рәхмәт әйтә дә, энесе белән алга таба йөгерә. Казлар тагын очып киләләр. Инде нәрсә эшләргә. Кыз алмагачны күреп ала.

1 бала: Алмагач, алмагач мине яшер!

3 бала: Минем алмаларымны ашасаң яшерәм./Чулпан алма ашаган хәрәкәтләр ясый. Алмагач аларны яшерә, яфраклары белән каплый, казлар күрмичә очып китәләр/.

Тәрбияче:Кыз белән малай тагын алга таба йөгерәләр. Казлар аларны тагын күреп алалар. Шул арада кыз мичне күреп ала.

1 бала: Мич, мич мине яшер!

2 бала: Минем арыш кабартмаларымны ашасаң яшерәм.

Тәрбияче: Кыз тиз генә арыш кабартмаларын ашый да, энесе белән мичкә кереп утыра һәм мичнең капкачы ябыла./Илдар кыз белән малайны яшергән хәрәкәтләр ясый; казлар кычкыра-кычкыра очалар да беркемне дә таба алмагач очкан хәрәкәтләр ясап китәләр/. Кыз энесен алып өйгә йөгерә. Тиздән әнисе белән әтисе дә кайтып керәләр.

Менә балалар безнең әкият шуның белән тәмам.

Әйдәгез, ял итеп алыйк. /Физминутка/

-Балалар, сезгә әкият ошадымы? (Әйе)

-Балалар, бу әкиятнең исеме ничек? (Казлар-аккошлар)

-Дөрес, ә әкиятне кем язган? (Рус халкы язган)

-Әйтегез әле, бу әкияттә нинди тискәре геройлар бар?(Убырлы карчык, казлар-аккошлар)

-Ә уңай геройлар?(кыз, малай, әби, бабай, мич, алмагач, елга, керпе)

-Бу әкияттә сезгә иң ошаганы кайсы, нинди герой?(Керпе)

-Ә керпе нинди яхшылык эшләде соң?(Ул кызга юл күрсәтеп йомгак бирде)

-Балалар, кайсыгыз әкиятне кыска гына сөйләп бирә?(Балалар сөйлиләр)

-Менә безнең кайбер балалар әкиятне карап кына утырмаганнар.

-Ә сезнең бу әкияттә катнашасыгыз киләме?(Килә)

-Ярар, сезнең белән дә бу әкиятне уйнарбыз.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/309406-tema-inscenirovanie-russkoj-narodnoj-skazki-

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки