- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Проектная работа: «Родное село-Дубъязы»
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе Дөбъяз “Гөлчәчәк” балалар бакчасы
Проект:
“Туган авылым – Дөбъязым”
Авторлар:
Шарипова Энҗе Госман кызы,
Гайфуллина Лилия Фирденат кызы.
(зурлар төркеме)
2016ел
Проектның эчтәлеге.
Кереш өлеше .......................................................... 3-5 бит.
Төп өлеш ................................................................. 6-9 бит.
Йомгаклау ................................................................10-11 бит.
Кулланылган әдәбият ............................................. 12 бит.
Кереш өлеше.
Проектның актуальлеге.
Туган як, туган почмак һәр кеше тормышында аерым бер зур, якын, кадерле урын алып тора. Үз авылыңны, аның тарихын, атаклы , дәрәҗәле шәхесләрен, халыкның гореф-гадәтләрен белү бик мөһим.
Кечкенәдән балалар аңларлык итеп туган ил, туган авыл турында сөйләп, тарихи вакыйгалар белән таныштырып; аны яратырга, сокланырга, горурланырга өйрәтеп, авыл тормышы белән даими кызыксындырып торсак-балаларда әхлаки-патриотик тойгылар формалашыр; табигатькә, туган якка, татар халкының йолаларына, сәнгатенә карата мәхәббәт тәрбияләнер, бала туган илнең лаеклы гражданины булып үсәр, аларның кечкенә йөрәкләрендә туган илгә карата мәхәббәт очкыннары кабыныр.
Бурыч:Дөбъяз авылынын килеп чыгу тарихын, истәлекле урыннарын буыннан-буынга күчеп килүен күп риваятьләр аша балаларга җиткерү.
Максат:
Туган ягыбыз, туган авылыбыз Дөбъяз турындагы белемнәрне киңәйтү.
Балаларны авыл тарихы, аның урнашу урыны белән таныштыру.
Туган авылга хөрмәт тәрбияләү, матурлыкны күрә белергә, аның белән сокланырга күнектерү.
Урам исемнәрен истә калдырырга ярдәм итү.
Бәйләнешле сөйләм, хәтер, уйлау сәләтен үстерү, сүз байлыгын арттыру.
Патриотик хисләр формалаштыру.
Авылның күренекле кешеләренә иһтирамлылык,хөрмәт хисе тәрбияләү.
“Бишек туе”, «Чәй яны-гаилә яны»дигән чаралар үткәреп халкыбызның гореф-гадәтләрен кайтару.
Балаларда бердәмлек хисе тәрбияләү.
Проект төре: мәгълүмати юнәлештә, иҗади-эзләнүле.
Гамәлгә ашыру срогы: 2016-2017 нче уку елларын сыйдырган вакыт аралыгында үтүче проект.
Проектта катнашучылар: зурлар төркеме (5-6 яшьлек) балалары, бакчадагы тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе, ата-аналар.
Проектның эчтәлек төре: Бала, тирә-як мохит, туган якның тарихи һәм сәнгать истәлекләре.
Көтелгән нәтиҗәләр: Әгәр дә укыту-тәрбия эшендә балаларга , туган илгә, туган авылга карата мәхәббәт тәрбияләүдә билгеле бер юнәлештә алып барылган эшчәнлек аларның патриотик хисләрен формалаштыруда зур роль уйный.
Проектның этаплары.
1.Алдан башкарылган эш:
Перспектив эш планы төзү, фотога төшү, проектны иллюстратив материаллар белән баету, ата-аналар өчен анкеталар үткәрү; методик һәм тарихи китаплар сайлау, проект турында әңгәмә оештыру һәм аны педсоветта кабул итеп раслату.
Районның картасы белән таныштыру, аннан үзебезнең авылны табу. Балаларның ата-аналарыннан, олы яшьтәге гаилә әгъзаларыннан сораштырып мәгълүмат туплау .
Балалар бакчасын мәктәп, китапханә,мәдәният йорты белән тыгыз элемтәдә тотып, бергә хезмәттәшлек итү.
2. Төп өлеш.
Сентябрь-октябрь
Балалар белән эш.
1.“Авылның истәлекле урыннары” на экскурсия.
2. “Туган авылым –Дөбъязым” эшчәнчәнлек чарасын үткәрү.
3. Балалар белән “Чукмар белән Тукмар” әкиятен сәхнәләштерү.
4. Иҗат итүче Галимова Гөлсинә Хисматовна белән әдәби кичә оештыру.
Ата-аналар белән эш.
“Урамнарыбызның исемнәре” темасына консультацияләр оештыру, ата-аналар белән мәгълүматлар җыю буенча әңгәмәләр кору.
Ата-аналарга ”Сез авылны беләсезме?” дигән анкета уздыру.
Консультация: “Балаларыгызюл йөрү кагыйдәләрен беләләрме?”.
Ноябрь-декабрь
Балалар белән эш.
1 Китапханә, почта бүлеге, авыл җирлеге, мәдәният йорты, музыка белем бирү йорты, мәктәпкә сәяхәтләр оештыру.
2. “Авылым урамнарытарихы” исемле презентация тәкъдим итү.
3.Җырлы-биюле уен уйнату: “Чума үрдәк,чума каз”.
4. Дидактик уен: “Авылның урамын әйт”.
Ата-аналар белән эш.
1. Әти-әниләр ярдәме белән “Көзге табын-бай табын” ярминкәсе, “Авылымның уңган куллары” исемле күргәзмәләр оештыру.
2. Ата-аналарга табигый материалдан эшләнмәләр алып килергә.
Гыйнвар-февраль
Балалар белән эш.
“Һөнәрләр” темасына рәсемнәр карау.
“Туган ягым-яшел бишек” шигырь конкурсы үткәрү.
3. Авылның мәртәбәле, мактаулы шәхесләре, ветераннары белән очрашу.
Кисеп ябыштырү: “Авылдагы транспорт”
Ата-аналар белән эш.
“Туган якны өйрәнәбез” альбомын тезү өчен фотоматериаллар тупларга тәкъдим итү .
“Минем авылым хәзер һәм киләчәктә” дигән темага ата-аналар һәм балалар белән берлектә конкурс үткәрү.
Март-апрель
Балалар белән эш
Элеккеге газета журналларны карау.
“Үсемлекләр дөньясы, кошлар, хайваннар турында табышмаклар кичәсе үткәрү.
Балалар белән “Бишек җыры” конкурсында катнашу.
4.Сюжетлы-рольле уен: “Гаилә”.
Ата-аналар белән эш.
Әти-әниләр белән берлектә Һәр баланың өеннән бакчага кадәр булган юл-маршрутын төзү.
Табигатьне саклау буенча төрле чаралар уздыру.
Май-июнь.
Балалар белән эш.
1. Тарихи (истәлекле) фотолар аша хэзерге авылны чагыштыру.
2. “Мин яшәгән йорт” темасына конкурс үткәрү.
3. Дидактик уен: “Хайваннарны тап”.
4. Кисеп ябыштыру: “Җиңү бәйрәменә чакыру” билеты ясау.
Ата-аналар белән эш.
Авыл урамнары, урман-кырларына, табигатенә багышланган “Минем авылым тарихы” исемле презентация тәкъдим итү.
2. Агачлар утырту, бакчаны чиста тоту, бакча тирәли субботниклар ясауда тәрбиячеләргә булышу. Инеш буйларыннан чүп җыю.
Июль-август.
Балалар белән эш.
1.“Туган якны өйрәнәбез” альбомы белән танышу.
2. Дөбъяз турында җыр өйрәнү.
Татар традицияләренә хас музыка почмагы булдыру.
3.Рәсем конкурсы оештыру: “Милли киемнәр(читек, түбәтәй, калфак, алъяпкыч)”.
4.Төркем белән бакча, мәктәп музеенда булу.
Ата-аналар белән эш.
1. “Авылым табигате”. Әти-әниләр, тәрбиячеләр өчен күңел ачу иртәсе.
2. Милли курчаклар өчен киемнәр тегү, бәйләү.
3. Ата-аналар һәм балалар белән берлектә төрле хайваннар, үсемлекләр дөньясы, яшәү тирәлеге турында альбомнар булдыру.
Йомгаклау.
Гомер уза, еллар үтә. Тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек ашыга-ашыга киләчәккә атлый. Тик бер генә мизгелгә артка карыйк әле, халкыбыз нинди дәвер, чорлар аша үтте икән? Һәр халык үзенең традицияләре, гореф-гадәтләре белән бай. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,- диләр. Дөрес сүзләр. Шуңа күрә без дә Туган якның үткән тарихын яшь буын онытып бетермәс өчен зурлар төркеменә еллык перспектив эш планы төзедек. 1 ел дәверендә балаларның ата- аналары, авылыбызның өлкән кешеләре, музей җитәкчеләре, мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәчесе белән тыгыз элемтәдә эшләдек. Проектны иллюстратив материаллар белән баеттык, методик һәм тарихи китапларлардан мәгълүматлар сайлап үзебезнең эшебезне тулыландырдык.
Авыл тарихы белән таныштыру максатыннан балаларны “Гөлчәчәк” балалар бакчасы музеена, мәктәп музеена, авылыбызның истәлекле урыннарына онытылмаслык экскурсия оештырдык. Авыл тарихы, гореф-гадәтләре, халыкның һөнәрләре турында шөгыльләр үткәрдек.
Авыл китапханәчесе Хисматуллина Лилия Тахир кызы “Гөлчәчәк” балалар бакчасына кунакка чакырылды. Ул “Дөбъяз авылының килеп чыгышы” дигән кызыклы чыгышы белән балаларны авылның үткән тарихына алып керде.
Туган якның байлыгын, табигать матурлыгын күзәтү максаты белән тәрбиячеләр балалар белән авылның тирә-як урманнарына туристик сәяхәткә чыктылар.
Әти-әниләр ярдәме белән “Көзге табын-бай табын” , “Авылымның уңган куллары” исемле күргәзмәләр оештырдык. Халкыбызның гореф-гадәтләрен кайтару максатыннан “Бишек туе”, «Чәй яны-гаилә яны»дигән чаралар үткәрелде.
Ата-аналар белән ”Сез авылны беләсезме?” дигән анкета, консультацияләр оештырды, әңгәмәләр үткәрелде.
Авылда иҗат итүче Галимова Гөлсинә Хисматовна белән очрашып, әдәби кичә үткәрдек. Ул да балаларга бик күп мәгълүмат алып килгән иде.
Шулай итеп, бүгенге авыр, катлаулы чорда әхлаклы шәхес – Ватанга мәхәббәт хисе белән сугарылган, аның тарихы, мәдәнияте казанышлары белән кызыксынучы, изге урыннарга хөрмәт белән караучы, җәмгыятькә һәм халыкка хезмәт итәргә әзер булган, әдәпле һәм итәгатьле шәхес тәрбиялим дисәң, эшне балага кечкенәдән үк туган төбәге, халкы тарихын өйрәтүдән башларга кирәктер.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан.- Казань: Изд.-во “Мастер Лайн”, 1999.
“Дөбъязым-мәңгелек күңел язым”. Газета.Таяну ноктасы-Биектау.
Альбомнар: «Село Дубъязы», «Туган авылым, Дөбъязым.
Культура народов Татарстана. Л.А.Харисова.-Казань:Магариф, 2005.
Ф.Г.Гарипова. Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары.-Казан: Мәгариф, 2005.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/351154-proektnaja-rabota-rodnoe-selo-dubjazy
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Психолого-педагогические классы: организация профильного обучения в школе»
- «Основы охраны труда»
- «Организация образовательного процесса в соответствии с ФГОС СОО: преподавание иностранного языка (английского языка)»
- «Современные технологии социального обслуживания населения»
- «Управление образовательным учреждением в условиях реализации ФГОС»
- «Формы и методы организации культурно-досуговой деятельности детей в каникулярное время»
- Дошкольное образование: обучение и воспитание детей дошкольного возраста
- Учитель изобразительного искусства. Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса
- История и кубановедение: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Основы тифлопедагогики в работе педагога с обучающимися с нарушениями зрения
- Педагогика и методика преподавания музыки в начальной и основной школе
- Профессиональная деятельность педагога-психолога в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.