Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
20.01.2020

Батырларнын данын оныклары зурлый

Зубарджат Салиховна
Учитель начальных классов
Сценарий проводится в форме «Веселые старты», на татарском языке. Проводится с учащимися младших классов. Весёлые старты, посвященные «Дню Победы - 9 мая». . Цель: Воспитание интереса к истории родной страны, гордости и уважения к подвигу народа-победителя. Говорит и показывает школа! Сегодня в нашем спортивном зале (спортивной площадке) состоятся соревнования, посвященные Дню Великой Победы! Под марш «В Путь», в зал (на площадку спортивную) входят дети Команда - «Моряки» и команда «Танкисты».

Содержимое разработки

"Бабаларның данын оныклары зурлый” спорт бәйрәме сценарие

Максат. Патриотик хисләр үстерүгә ярдәм итү:

1.Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

2.Күмәклек, иптәшлек, үзара ярдәмләшү, иҗади фикерләү тәрбияләү; 3.Патриотизм, тарихи хәтер, сугышка нәфрәт тәрбияләү.

Алып Баручы: Игътибар! Игътибар! Иске Юраш мәктәбе сөйли һәм күрсәтә! Бүген безнең спорт залында Бөек Җиңү көненә багышланган ярышлар узачак.

«Юлга» маршы астында, залга балалар керә .

Укучы:

Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш!

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш.

Алып баручы: Быел без зур бәйрәм-Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм бер үк вакытта күңелле дә, моңсу да. Шунысы куанычлы, безнең солдатлар җирдә тынычлыкны саклап калдылар. Кызганыч, чөнки Ватаныбыз азатлыгы өчен барган сугышларда алар күп һәлак булды. Алар безнең яхшы, бәхетле илдә яшәвебезне теләделәр. Бу дәһшәтле сугышны кичерүчеләр саны бик аз инде. Бүген без, данлы бабаларыбызның нәсел-нәсәпләре көчле, җитез, оста һәм һәрвакыт Ватанны сакларга әзер булуыбызны күрсәтү өчен җыелдык.

Укучы:

Булмасын ул, булмасын,

Кирәкми безгә сугыш!

Булмасын бер куркыныч,

Булсын бөтен ил тыныч!

Алып баручы: Без тату спорт командаларын сәламләвебезгә шатбыз.

Бүген бездә кунаклар, безнең нәтиҗәләрне хөрмәтле жюри бәяләячәк:

…..

….

Алып баручы: һәр җиңү өчен команда йолдызчык алачак.

Кемнең командасы күбрәк йолдызлар ала, шулар җиңәчәк тә.

Тырышыгыз, балалар. Барыгызга да уңышлар телим.

Командалар сәламләве

Команда капитаны: безнең команда

Бергә: «Танкистлар»

Команда капитаны: безнең девиз

Бергә:

Бер, ике, өч-

Бездә бардыр көч!

Танкистлар, алга!

Илне сакларга!

Команда капитаны:безнең команда

Бергә: «Моряклар»

Команда капитаны: безнең девиз

Бергә:

Без- моряклар

Мускуллар нык!

Океан һәм диңгездә

Бездән көчлеләр юк!

Алып баручы: «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!" Ул кырыс елларда ил шундый лозунг астында яшәде. Хәрби заводларда, басуларда өлкәннәр дә, үсеп килүче балалар да эшләде. Үз хезмәтләре белән алар фашистларны җиңүгә якынайттылар. Ватаныбызга тагын ни белән ярдәм итәргә була? Балалар фронтка посылкалар җыйдылар. Мондый посылкага нәрсә сала алыр иде? (Балаларның җаваплары) солдатларга җылы - җылы әйберләр: оекбашлар, бияләйләр, шарфлар кирәк иде. Тагын нәрсә? Хатлар язуөчен кәгазь,юыныргасабын,әлбәттә инде, җиңү теләп хатлар салдылар.

Эстафета 1. “Посылка җый”

Балалардан (3-5 м) арада өстәлдә төрле әйберләр ята: оекбашлар, бияләйләр, шарфлар, хатлар өчен кәгазь, сабын, хатлар. Һәр команда янында посылка тартмасы тора. Балалар чиратлап кирәкле әйберләрне алалар, тиз һәм пөхтә тартмаларга салалар. Биремне үтәгән беренче команда җиңә.

Укучы:

Борчылмагыз! Үсеп килә

Батырларның оныклары.

Бабайларның батырлыгын

Бер малай да онытмады.

Алып баручы: - Бүген мин Сезнең белән безнең курку белмәс разведчикларыбызның батырлыгын искә төшерәсем килә. Алар үз тормышлары бәрабәренә дошманның мәкерле планнары турында мөһим мәгълүматлар таба.

Эстафета 2. “Батыр разведчиклар”

Катнашучыларга пилотка кияргә һәм кулына автомат алырга кирәк. Аннарышуышып билгеле урынга кадәр барырга һәм кире кайтырга. Пилотка һәм автоматны киләсе катнашучыга тапшырырга.

Укучы:

Солдат сугыш кырларында

Яраланып калса әгәр,

Хәрби табиб коткарачак,

Килер бары яхшы хәбәр.

Алып баручы:

Сугыш вакытында солдатлар төрле авырлыктагы яралар алдылар, шәфкать туташлары аларны сугыш кырыннан алып чыктылар. Еш кына алар нәзек, әле генә мәктәпне тәмамлаган яшь кызлар иде. Өмет белән аларны сугышчылар “сестричка”дип атадылар. Күпме солдатның гомерен саклап калды алар…

Эстафета 3“Беренче ярдәм”

Командадан 2әр кыз һәм 1 малай катнаша. Малай - яралы, кызлар аңа ярдәм итәргә ашыгалар. Урындыкка утырталар һәм кулын бәйләп, косынкага эләктеләләр, икесе ике ягыннан тотып кире алып киләләр.

Алып баручы:

Солдат өчен иң мөһиме-аның коралы, патроннары, гранатлары. Кыскасы, сугыш кирәк-яраклары! Солдатларга алар бик күп кирәк иде, шуңа күрә сугыш вакытында солдатлар бер-берсенә булыштылар, снарядлар алып килделәр.

Эстафета 4. «Сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин ит»

Балалар берәрләп, өч кечкенә туп белән билгеле урынга кадәр хәрәкәт итеп, каршылыкларны уза, тупларны ул урынга куя һәм кире йөгерә. Бу биремдә тизрәк, тупларны аз югалтулар белән алып барачак команда җиңә.

Алып баручы: Азык-төлекне фронтка илтеп бирергә кирәк. Әйдәгез, солдатларга ярдәм итик.

Эстафета 5. Һәр командага зур йөк машинасы бирелә. Зур савытта азык-төлек макетлары: сөт, икмәк, консервлар һәм башкалар бар. Һәр укучы берәр генә эйбер ала.

 

Эстафета 5. Капитаннар ярышы “Төз атучы”

Команда капитаныком тутырылган капчык белән кыршау эченә туры китереп атарга тиеш.

Алып баручы:

Сугыш елларында Совет сугышчыларына бик күп матур җырлар язылган, алар солдатларга ял минутларда да, көчле һөҗүм минутларында да ярдәм иткән. Әйдәгез, командалар җырлаган җырларны тыңлыйбыз.

Катюша”, “Священная война” җырлары башкаралар

Алып баручы: командалар арасындагы ярышлар менә инде ахырына якынлаша.

Бик тату уйнадыгыз, биремнәр үтәдегез.

Йолдызчыкларны да санарга вакыт.

Сүз жюрига бирелә.

Жюри: Очень долго мы гадали 

Самых лучших выбирали

Но не знали, как нам быть

Как ребят нам наградить? 

Этот смел, а тот удал,

Этот силу показал, 

И поэтому по чести

Наградить решили всех вместе.

(Награждение медальками – шоколадками.)

Алып баручы:

Барлык бала дөньяда бәхетле яшәсен өчен солдатлар Җирне, күкне, тынычлыкны саклый. Бүгенге бәйрәм һәр кешенең ишеген ачып керә һәм үзе белән шатлык алып килә! Барыгызны да Бөек Җиңү бәйрәме белән! Бабайларның данын оныклары зурлый!

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/393034-batyrlarnyn-danyn-onyklary-zurlyj

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки