Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
12.12.2022

Татар теле дәресләрендә мотивация тудыру

Латыпова Гульнара Фирдинантовна
Преподаватель русского языка и литературы
Урта һөнәри белем бирү системасында татар теле дәресләрендә профессиональ юнәлештәге текстлар белән эшләү булачак белгечлекне үзләштерүгә мотивацияне арттыра һәм студентларның шәхес буларак формалашып, иң мөһим һөнәри һәм рухи-әхлакый сыйфатларына ия булуына ярдәм итә, бу, ахыр чиктә, хәзерге дөньяда уңышлы тормышка ашырылуга китерә.

Содержимое разработки

Татар теле дәресләрендә мотивация тудыру һәм студентларның һөнәри компетентлыгын формалаштыру чарасы буларак текстлар белән эшләү

Латыйпова Гөлнара Фирдинант кызы,

ДАҺБУ “Буа ветеринария техникумы”

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Урта һөнәри белем бирү системасында һөнәри компетентлыкны формалаштыру күп юнәлешләр буенча бер үк вакытта бара, әмма, минемчә, иң мөһиме булып түбәндәгеләр санала:

1) Студентның шәхес буларак формалашуы һәм үсеше;

2) Студетларны һөнәри эшчәнлеккә әзерләү.

Әлбәттә, бу процессның төп өлешләре булып махсус дисциплиналар буенча дәресләр, уку һәм җитештерү практикалары, студентларның мөстәкыйль эшләре һәм аларның тикшеренү эшчәнлеге һ. б.тора.

Безгә булачак белгечлекне үзләре теләп, аңлап сайлаган студентлар килә кебек. Әмма еш кына без уку процессында социаль тәртиптә тайпылышлар, «йомшак укучы» кебек гадәти статуслар, ә аннан мотив булмау кебек проблемалар белән очрашабыз.Начало форКонец формы

Тик без барыбыз да аңлыйбыз: төрле шартлар аркасында студентларның бер өлеше булачак белгечлекне аңсыз сайлау аркасында техникумнарга килә. Әлеге проблемаларны хәл итү өчен укыту мотивациясен формалаштырырга ярдәм итүче максатларны билгеләп үтәм:

  1. Студентның индивидуальлеген үстерү;

  2. Шәхес буларак формалашуы;

  3. Белемнәрне төрле профессиональ дәрәҗәләрдә куллана белү;

  4. Коммуникатив осталык һәм күнекмәләр әзерләү.

Нәкъ менә шуңа күрә дә урта һөнәри белем бирү системасында татар телен укытуның актуальлеге зур. Урта һөнәри белем бирү системасында

« Татар теле» дисциплинасы үзләштерү объекты гына түгел, ә булачак белгечләрнең һөнәри осталыгын үстерү, конкрет һөнәри, эшлекле өлкәләрдә һәм хәлләрдә аралашу күнекмәләрен формалаштыру чарасы да булып тора.

Урта һөнәри белем бирү системасында татар теле дәресләрендә профессиональ юнәлешлелек хәзерге заман шартларында җайлашырга сәләтле булачак белгечне барлыкка китерүгә ярдәм итә. Булачак белгечләр өчен уку предметы буларак татар теленең әһәмияте, барыннан да элек, студентларда телдән һәм язма сүзне ирекле белү күнекмәләрен формалаштыру, профессиональ һәм коммуникатив компетентлык кирәклеге белән билгеләнә.Булачак һөнәренең асылын һәм әһәмиятен аңлау, аңа ныклы кызыксыну күрсәтергә ярдәм итә, ул, мәсәлән, сүзлек диктантларында да нәтиҗәле файдаланыла ала, шулай ук булачак белгечлеккә карата зур кызыксыну уята торган һөнәрләр турында мәгълүмат бирүче текстлар һәм уку нәтиҗәләрен яхшыртуга омтылалар. Мини-текстлар белән эшләү алымнары (алар арасында үздиктантлар, иҗади, ирекле, диктантлар һ.б.), шулай ук ике текстны чагыштыру, тәрҗемә итү – текстны кабул итүдән, текст төшенчәсеннән анализлау үз фикереңне белдерү аша, текстлар иҗат итә белүгә китерә.

Теләсә кайсы булачак белгеч, шул исәптән техник юнәлештәге белгеч өчен күзәтүчәнлек, төгәл күрү, ишетү, визуаль кабул итү генә түгел, ә техник яктан нык үсеш алган, иҗади фикерләү һәм караш та мөһим. Мондый текстлар белән эшләгәндә орфографик, пунктуацион яктан күрә, аңлый белүне формалаштыруга да, студентларның рухи үсешенә дә, патриотик тәрбиягә дә зур игътибар бирелә.

Иҗади сәләтләрне үстерүгә дәрестә дидактик уеннар да ярдәм итә. Мәсәлән:

1.«Диктор". Укыгыз, текст орфоэпик яктан дөрес төзелгәнме?

2.«Мөхәррир». Хаталарны төзәтегез.

3.«Тәрҗемәче». Чит телдән кергән сүзләрне татар теленең үз сүзләре бенлән алмаштырыгыз.

Шулай ук төрле рәссамнарның картиналары белән танышып, алар турында инша яза белү дә фикерләү сәләтен үстерүгә, ата-баба телен онытмауга китерә. Мондый эш төре уңай эмоциональ фон булдыруга, өйрәнелә торган материалга карата кызыксыну уятуга да ярдәм итә.

Авыл хуҗалыгы өчен ветеринар табиблар әзерләүче ветеринар техникум спецификасын исәпкә алып, студентларга төбәк һәм район газеталарыннан текстлар тәкъдим ителә: «Ватаным Татарстан », «Байрак» һ.б. Мәсәлән, «Гади җөмлә», «Кушма җөмлә» темасын өйрәнгәндә, җөмлә төрләрен билгеләү өчен газетлардан статьялар тәкъдим итәбез. «Сан» темасын өйрәнгәндә, шулай ук газета битләреннән сан кергән текстларны билгеләп, саннарны тәрҗемә итеп, саннарны сүзләр белән алмаштырып язарга дигән бирем бирергә мөмкин. Мондый формадагы биремнәрне һәр бүлек белгечлегенә дә биреп була.

Татар теленең «Лексика» бүлеге профессиональ юнәлештәге сүзләр белән эшләү өчен күп мөмкинлекләр бирә. Мәсәлән, "Пешекче, кондитер" һөнәре терминологиясе бик киң. Билгеле, 1нче курста укучы студентлар барлык профессиональ сүзләрне, барлык ашамлык атамаларын да белеп бетерми, әмма төп төшенчәләр белән дәресләрдә таныша, аларны лек цияләр язганда куллана. Бу «Лексика» буенча биремнәрне үтәгәндә махсус терминнар куллану мөмкинлеге бирә. Термостатлау, панировка, сүндерү, тышлау, заправка, ярымфабрикат,крем, мастика, торт, капкейк, глазурь һ.б. шундый сүзләрнең лексик мәгънәсен билгеләү, аңлату кебек биремнәрне һәрбер студент бик теләп башкара.

Экономика бүлегендә укучы студентларга, төбәкнең климатик һәм башка шартларын исәпкә алып, авыл хуҗалыгы культураларын (кишер, кукуруз, бәрәңге, кәбестә һ.б.) үстерү технологиясе буенча телдән хәбәр итү өчен текстлар төзү биреме бирелә (дәресне семинар формасында да үткәрергә мөмкин).

Әлбәттә, дәресләрдә студентларның индивидуаль үзенчәлекләре, сәләте исәпкә алына, димәк, дифференциацияләнгән укыту алымнары кулланыла, һәм студентлар иң җиңел биремнәрдән алып, төрле катлаулы биремнәр дә башкара. Мәсәлән, «Сөйләм төрләре» темасын үткәннән соң, студентларга «Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологиясе», «Авыл хуҗалыгының ветеринар табиблары», «Район пешекчесе» , «Минем авылдашым - электрик», «Авылларны газлаштыру» дигән темаларга инша язу, я булачак белгечлеге буенча проект эшләре төзү кебек биремнәр тәкъдим ителә.

Шулай итеп, урта һөнәри белем бирү системасында татар теле дәресләрендә профессиональ юнәлештәге текстлар белән эшләү булачак белгечлекне үзләштерүгә мотивацияне арттыра һәм студентларның шәхес буларак формалашып, иң мөһим һөнәри һәм рухи-әхлакый сыйфатларына ия булуына ярдәм итә, бу, ахыр чиктә, хәзерге дөньяда уңышлы тормышка ашырылуга китерә.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Лукин В.А. Художественный текст: основы лингвистической теории и элементы анализа [Текст]. - М.: Ось, 2000.

  2. Сафиуллина, Флёра Садри кызы (1938-).
    Хәзерге татар әдәби теле / Ф. С. Сафиуллина, М. З. Зәкиев. - 2. басма. - Казан : Мәгариф, 2002

  3. . «Мәгариф» журналы.-Казан , 2002, №6.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/517258-tatar-tele-dreslrend-motivacija-tudyru

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки