- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Нетрадиционная техника рисования одуванчика на татарском языке для ДОУ
Тема: “Тузганак чәчәге”
Максат: Чәчәкләрне традицион булмаган алым белән рәсемдә чагылдыру.
Белем бирү бурычы:традицион булмаган ысул белән чәчәкләрне рәсемдә ясарга өйрәтү;
Тәрбия бурычы:язгы матурлыкка соклану хисләре уяту;
Үстерү бурычы:рәсем ясау эшчәнлеген, чәчәкләрнең үзлекләрен үстерү.
«Гөлназ» 49 нчы балаларның танып-белү-сөйләм үсешен
өстенлекле гамәлгә ашыручы гомумүстерешле балалар бакчасы»
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Тема: “Тузганак чәчәге”
Нигъмәтҗанова Фирдәүсә Гыйләҗетдин кызы,
Хуҗина Ләйсән Данил кызы
2023 ел
Максат: Чәчәкләрне традицион булмаган алым белән рәсемдә чагылдыру.
Белем бирү бурычы:традицион булмаган ысул белән чәчәкләрне рәсемдә ясарга өйрәтү;
Тәрбия бурычы:язгы матурлыкка соклану хисләре уяту;
Үстерү бурычы:рәсем ясау эшчәнлеген, чәчәкләрнең үзлекләрен үстерү.
Методик алымнар һәм чаралар: Тузганак чәчәге турында әңгәмә, табышмак әйтү, шигырьләр сөйләү, “Чәчәчкле болында” уенын уйнау
Җиһазлау:язгы табигать, пумала, гуашь, салфеткалар, тузганаклар төшерелгән рәсемнәр.
Сүзлек өстендә эш: тузганак
Алдан үткәрелгәнэш: саф һавада йөргәндә тузганак чәчәген күзәтү, әңгәмә үткәрү, тузганак чәчәге турында шигырьләр өйрәнү.
Кулланылган әдәбият:“Туган телдә сөйләшәбез”. Хазратова Ф.В. , “ Балалар бакчасында бердәм белем бирү эшчәнлеге” З. М. Зарипова, А.Х. Миникаева.
Эшчәнлектөзелеше:
1.Психологик җайлашу;
2. Яз турында әңгәмә;
3. Шигырь уку
2. Табышмак әйтү;
–Уен “Әйдәгез, өрик әле”
(сулыш гимнастикасы)
6. Ял минуты “Чәчәкле болын”
7. Рәсем ясау тәртибен аңлату;
8. Рәсем ясау(ял минуты)
9. Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы:(психологик гимнастика)
Хәерле көн балалар,
Хәерле көн апалар!
Хәерле көн, күзләрем!
Хәерле көн, кулларым!
Хәерле көн, аякларым!
Хәерле көн, дусларым!
Тәрбияче:Балалар, мин сезгә бер матур шигырь сөйләп күрсәтәм.
Куңелле яз житә,
Бөтен жир уяна,
Табигать яшәрә,
Урамнар куана.
– Балалар, мин нәрсә турында сөйләдем? (Рәсемне күрсәтә) Бу рәсемдә ниләр күрәсез? Дөрес әйттегез, балалар. Хәзер елның кайсы вакыты? Әйе, яз җитте. Язны барыбыз да көттек. Әйтегез әле, яз җиткәч, табигатьтә нинди үзгәрешләр була? Әйе дөрес, балалар, кояш ныграк җылыта, кар эри, түбәдән тамчылар тама, сулар җыела.
Әйтегез әле, балалар яз көне безнең бакчабызда иң беренче нинди чәчәкләр күренә башлый? Күптән түгел без сезнең белән урамда аны күзәттек.
Кояш нурыннан
Сары нур алып,
Тузганак үсте
Күр, матур булып!
– Нинди чәчәк турында бу шигырь? Дөрес, балалар, бу тузганак чәчәге. (Фланелеграфка тузганак чәчәге рәсеме беркетелә). Нинди матур! Ул нинди төстә? Әйе, дөрес, сары төстә. Ләкин ул гел шул килеш кенә тормый, озак та үтми ул ап-ак йомшак чәчәккә әверелә.
Кояштай сары тузганак
Әйтерсең безне көтә,
Үсеп җиткәч, мамык булып,
Ул җилгә очып китә.
– Тузганак җил чыккач нишли, балалар? Әйе, дөрес, очып китә.
– Балалар, чәчәккә өрик әле, аның парашют сыман орлыклары очып китсен.
Балалар учларына өрәләр.
“Чәчәкле болын” түгәрәк уены.
Без болынга чыгабыз,
Чыгабыз, чыгабыз.
Без чәчәкләр җыябыз,
Җыябыз, җыябыз.
Болындагы сукмакны
Безгә кояш яктырта,
Матур сары чәчәкне
Һәрберебез ярата.
– Булдырдыгыз, балалар. Менә хәзер безнең тузганакларыбыз тагын үсеп чыгарлар, сап-сары булып, бөтен болынны бизәрләр. Хәзер без шул чәчәкләрне рәсемдә сүрәтләрбез. Ә нинди буяулар ярдәмендә ясарбыз икән без, балалар? Бик дөрес, чәчәкнең сабагын һәм яфракларын яшел төс белән ясарбыз, ә инде чәчәгебезне сары төс кулланып ясарбыз. Бер төстән икенче төскә күчкәндә пумалаларыбызны суда әйбәтләп юарга онытмыйбыз.
Әйдәгез әле, без дә тузганак кебек уйнап алыйк.
Сары матур чәчәкләр
Тын гына ачылалар.
Җил искәндә серләшәләр
Пышылдап чайкалалар.
Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.
Балалар, ә хәзер шулай итеп, ясаган тузганак чәчәкләрен күтәреп, бер- берегезгә күрсәтегез.
-Охшыймы, сезгә эшләрегез?
-Миңа бик тә охшады, ә хәзер рәсемнәрне әниләргә күрсәтергә элеп куярбыз.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/530534-oduvanchik
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Работа вожатого детского лагеря: содержание, задачи и методы»
- «Реализация инклюзивного образования обучающихся с ОВЗ в общеобразовательной школе»
- «Инклюзия в дополнительном образовании: особенности обучения и воспитания детей с нарушениями зрения»
- «Содержание работы педагога по профилактике буллинга и разрешению конфликтов в образовательной среде»
- «Основы безопасности и защиты Родины: специфика предмета в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Организация психолого-педагогического сопровождения семей, воспитывающих детей с ОВЗ»
- Организация досуговых мероприятий и развитие социального партнёрства в дополнительном образовании детей
- Организация и содержание деятельности младшего воспитателя в дошкольном образовательном учреждении
- Управление в социальной сфере: обеспечение эффективной деятельности организации социального обслуживания
- Оказание социально-психологической помощи: психологическое консультирование и психологическое сопровождение населения
- Музыка: теория и методика преподавания в образовательных организациях
- Управление дошкольной образовательной организацией

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.