Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
15.04.2016

Рабочая программа по татарскому языку 2 класса (русская группа)

Залялютдинова Ландыш Анасовна
учитель татарского языка и литературы
Рабочая программа по татарскому языку 2 класса (русская группа)

Содержимое разработки

Залялютдинова Ландыш Анасовна

МБОО СОШ №25 г. Альметьевск

Учитель татарского языка

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. ”Мәгариф турында” Россия Федерациясе Законы (“Об образовании” Закон Российской Федерации).

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы

3. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы. (2012 ел, 273нче закон)

4. 2015/2016 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән дәреслекләрнең региональ исемлеге (приказ МиН №253 31.03.2014 ел)

5. “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”: 1-11 сыйныфлар\(төзүче авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева) Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014.

6. Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем бирү оешмасы “25нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 2013-2018 уку елына төп белем бирү программасы.

7. Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем бирү оешмасы “25нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 2015-2016 уку елына укыту планы.

8. 2015-2016 уку елына еллык календарь укыту графигы.

9. Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем бирү оешмасы “25нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең ”Положение о структуре, порядке разработки и утверждения рабочих программ учебных курсов, предметов, дисциплин (модулей)”

Уку предметының гомуми характеристикасы

Укыту-методик комплекты аша татар телендәүләт теле буларак укыту түбәндәге максатларны күзаллый:

телне аралашу чарасы буларак өйрәнү;

укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү;

укучыларда татар теле өйрәнүгә омтылыш тудыру, татар татар дусларына карата хөрмәт хисе формалаштыру;

татар телен программа кысаларында аралашу чаралашу чарасы буларак үзләштерү.

Укыту-методик комплекты балаларның психик үсешендә Федераль дәүләт стандартларында аеруча басым ясалган түбәндәге юнәлешләрне үстерүне максат итеп куя:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Укыту предметының укыту планында тоткан урыны

Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар”ында 2 нче сыйныф өчен татар теленә һәм әдәби укуга 170 сәгать каралган. Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем бирү оешмасы “25 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 2015-2016 уку елына укыту планы буенча 2 сыйныфта татар теле атнага 3 сәгать, 34 атна исәбеннән 102 сәгать бирелә.

Сәгатьләр саны.

Беренче чирек 27 сәгать

Икенче чирек 21 сәгать

Өченче чирек 30 сәгать

Дүртенче чирек 24 сәгать

Программаның эчтәлеге

Эчтәлек

Сәгать саны

Үрнәк программасы буенча татар теле һәм әдәби уку

Эш программасының сәгать саны

(татар теле)

Эш программасының сәгать саны

(әдәби уку)

Без мәктәпкә барабыз

49

29

20

Көзге уңыш

16

9

7

Мин чисталык яратам

20

11

9

Кыш җитә

17

11

6

Безнең гаилә

14

8

6

Яз килә

10

7

3

Минем туган ягым

18

11

7

Кибеттә

13

8

5

Җәй

13

8

5

Барлыгы

170

102

68

Әлмәт шәһәре “Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасы “Положение о структуре, порядке разработки и утверждения рабочих программ учебных курсов, предметов, дисциплин (модулей)” нигезендә педсовет карары 2.09.2013 елдан директор боерыгы 2/1А (2.09.2013 ) дәрес бәйрәм көне белән тәңгәл килгән очракта программаны тулы күләмдә үтәргә.

Белем бирү эчтәлеге

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Сәг. саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Лексик материал

Грамматик материал

1

Без мәктәпкә барабыз.

Беренче сентябрь. Уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы, кирәклеге. Уку хезмәте.

29

Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү.

Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү. Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү, нәрсә эшләгәнне, нәрсә эшләмәгәнне сорый, әйтә белү.

Укучының уку хезмәтенә бәя бирә белү.

Исемнең төшем килеше белән таныштыру.

Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

Исемнәрнең берлек санда 1,2 затта тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

Исемнәрнең берлек санда 3 затта тартым белән төрләнеше белән таныштыру (аның китабы, сумкасы).

Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.

11дән 20 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.

Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.

Зат алмашлыкларын күплектә сөйләмдә куллану.

Кайчан? сорау алмашлыгы белән таныштыру.

Кем? Нәрсә? кайда? кая? кайдан? нинди? ничек? ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сорау бирә белүне камилләштерү.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3нче зат юклык формасы белән таныштыру.

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта берлек сан 1,2,3нче зат формасы белән таныштыру.

Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.

Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый хәбәрлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану.

Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Сүзләрне транскрипция билгеләре белән яза белү.

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.

Татар алфавитын яттан белү.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү.

Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую

2

Көзге уңыш.

Яшелчәләр. Җиләк-җимешләр. Базарда. Көз билгеләре.

9

Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү. Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

Урамга уйнарга чакыра белү.

3

Мин чисталык яратам.

Шәхси гигиена предметлары.

Тән әгъзалары атамалары. Табипта.

11

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. Тән әгъзаларын атый белү.

Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.

4

Кыш җитә.

Кыш айлары, кыш билгеләре.

Яңа ел бәйрәме. Кышкы уеннар. Кошларга җимлек куябыз.

11

Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү. Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү. Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

5

Безнең гаилә.

Безнең гаилә. Татар халык ашлары. Өй хезмәте.

8

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү. Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне белү, бер-береңне табынга чакыра,кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә белү.

6

Яз килә.

Яз билгеләре. 8 нче Март – әниләр бәйрәме.

7

Яз билгеләрен әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү. Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү.

7

Минем туган ягым.

Минем туган ягым. Татарстанның табигате. Татарстан шәһәрләре. Мин авылда яшим.

11

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү. Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә, юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

8

Кибеттә.

Киемнәр кибетендә. Ашамлыклар кибетендә.

8

Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә белү. Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү. Ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.

9

Җәй.

Җәй җитте. Без Сабантуйга барабыз.

8

Җәй көне турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. Урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү.

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Контроль эш

Сүзлек

диктанты

Татар теле

2 В

102

3

5

3

Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

УМКда, Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартлары таләп иткәнчә, укытуның предмет нәтиҗәләреннән тыш, һәр тема буенча күзалланган шәхси һәм метапредмет нәтиҗәләр дә күрсәтелде. Шәхси нәтиҗәләр дигәндә укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә карата, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата формалашкан карашлар кыйммәте күз алдында тотыла. Белем алуның башлангыч этабын төгәлләгәндә түбәндәге шәхси кыйммәтләр формалашкан булу күзаллана:

шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру;

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә кайгыртучан булу.

Метапредмет нәтиҗәләр дигәндә реаль тормышта туган про­блемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (регулятив, коммуникатив, танып-белү) күз алдында тотабыз. Бу гамәлләр уку эшчәнлеген оештыруның һәм төп компетенцияләр формалаштыруның нигезе булып тора. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә.

Универсаль уку гамәлләре

Шәхси нәтиҗәләр:

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

үрнәк буенча эшли белү;

аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

аңлап укый белү;

укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

Метапредмет нәтиҗәләр:

регулятив

уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

уку хезмәтеңә бәя бирә белү;

укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

коммуникатив

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

парларда һәм күмәк эшли белү;

әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

3. Предмет нәтиҗәләре:

Диалогик сөйләм.

2 нче сыйныфта дәрес вакытының 60-70% ы сөйләшүгә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

- дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны,рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

Ишетеп аңлау (аудирование).

Аралашу өчен, төп шартларның берсе - әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 1 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең төп бурычлары түбәндәгеләр:

нормаль темп белән әйтелгәннең мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

Уку.

Хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

Дәреслектә уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр бирелде. Үзләштерү дәрәҗәсенә карап, укытучы аларны арттыра яки киметә ала.

укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

укыганда сүзлекләр куллана белү.

Язу

Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

-дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

-бәйрәмнәр белән котлау язу.

Календарь-тематик план

Бүлек исеме һәм

дәрес темасы

Эчтәлек элементлары

Укучылар эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

I чирек

Без мәктәпкә барабыз - 29 сәг

План

Факт

1

Исәнмесез дусларым!

Әйтмә һәм язма сөйләмне аера белү, әйтмә сөйләм төзи белү.

Дәрестә дөрес утыру, эш урынын оештыруны үзләштерү.

Исәнләшә-саубуллаша белү лексикасы. Бу – алмашлыгы

2.09

2

Мин, син алмашлыкларының юнәлеш килеше сөйләмдә куллану.

Яңа лексик берәмлекләрне үзләштерү

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Уку-язу әсбапларының үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү

3.09

3

-мы, -ме сорау кисәкчәләре, бирегез әле төзелмәсе

- мы/-ме сорау кисәкчәсе турында мәгълүмат алу, сөйләмдә һәм язуда дөрес куллану.

Уку, язу, тәрҗемә эше

Уку-язу әсбапларыны иптәшеңә тәкъдим итү

Сорау аффикслары белән җөмләләр әйтә белү

4.09

4

Татар теленең хәреф-аваз системасы. Татар телендә сингармонизм законы

Предметны, хәрәкәтне, билгене белдергән сүзләрне чагыштыра, әйтә белү.

Дәреслек белән эшләргә өйрәнү.

Сингармонизм законын аңлау, кушымчаларны дөрес уку һәм яза белү

7.09

5

Транскрипция билгеләре.

1нче сентябрь текстындагы яңа сүзләр

Исемнәрнең чыгыш килешендә кулланышы, аларны җөмләдә дөрес куллануга ирешү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү, рәсем буенча җөмләләр төзү

1нче сентябрь текстындагы яңа сүзләрне дөрес уку, яза белү

9.09

6

Сүзләрне иҗекләргә бүлү

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык формасын үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Хәреф, аваз, иҗекләр- не, сузык һәм тартык авазларны аера белү, татар теленә генә хас булган авазларны ишетә, әйтә, яза белү

11.09

7

1-10 га кадәр саннар. Ничә? соравы

Саннарның язылышын һәм әйтелешен гамәли үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Сүзлек диктанты язу

1-10 га кадәр саннарының әйтелешен һәм язылышын искә төшерү. Ничә предмет кирәген әйтә белү.

14.09

8

Исемнең күплек сан кушымчасы

Исемнең күплек сан кушымчаларын дөрес куллануга ирешү

Уку, язу, тәрҗемә эше

Предметларны күплек санда әйтә белү. Ничә предмет кирәген әйтә белү. Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү (Миңа биш дәфтәр бир әле).

16.09

9

Тәртип саны. Ничәнче? соравы

Саннарның язылышын һәм әйтелешен гамәли үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Микъдар, тәртип саннарының язылышы һәм әйтелешен өйрәнү. Ничәнче? сыйныфта укыганыңны өйтә белү

18.09

10

Фигыльнең башлангыч формасы. Тамыр

Хикәя фигыльнең башлангыч формасын куллануга ирешү.

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү.

Фигыльнең башлангыч формасын аера белү. Фигыльне 3 нче затта куллану

21.09

11

Нишли? соравына җавап формасы

Яңа лексик берәмлекләрне үзләштерү

Сүзләрне, җөмләләрне язу, кабатлау, рәсем буенча эш, тәрҗемә итү, уен уйнау, аудирование күнегүләре эшләү

Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда зат- санда төр ләндергәндә тамырын аерып күрсәтү

23.09

12

Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда зат белән төрләнеше

Хикәя фигыльнең заман формалары.

Аудирование күнегүләре, сүзлек өстендә эш, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, диалог өстендә эш

Җибәрелгән хаталарны кагыйдәләр аша төзәтә белү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнешен белү

25.09

13

Кереш контроль эше “Мәктәп”

Тема буенча укучыларның белемнәрен контрольгә алу

Кагыйдәләрне искә төшерү, диалог төзү, үз-үзеңә контроль ясау

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү

28.09

14

Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплек санда зат белән төрләнеше

Хикәя фигыльнең заман формалары.

Аудирование күнегүләре, рәсем буенча эш, җөмләләр төзү, сүзлек өстендә эш, диалоглар төзү, уен уйнау

Хәзерге заман хикәя фигыльне кулланып, үзеңнең, иптәшеңнең нинди дә булса эшләрне эшләвеңне әйтә белү

30.09

15

Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек һәм күплек санында зат белән төрләнешен диалогларда куллану

Хикәя фигыльнең заман формалары.

Җөмләләр төзү, сүзлек өстендә эш, диалоглар төзү, уен уйнау

Үзеңнең, дусларыңның нишләвен әйтә, сорый белү

2.10

16

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хикәя фигыльнең заман формалары.

Сүзләрне, сүзтезмәләрне дөрес язу, диалог төзү, сорауларга җавап бирү

Хәзерге заман хикәя фигыльне кулланып, үзеңнең, иптәшеңнең нинди дә булса эшләрне эшләмәвеңне әйтә белү

5.10

17

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасының берлек санда зат төрләнеше

Хикәя фигыльнең заман формалары.

Сорауларга җавап бирү, үткәннәрне искә төшерү, күнегүләр эшләү, сүзлек өстендә эш, диалоглар төзү

Үзеңнең, иптәшеңнең нинди дә булса эшләрне эшләмәвеңне әйтә белү

7.10

18

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасының күплек санда зат белән төрләнеше

Хикәя фигыльнең заман формалары.

Карточкалар, рәсемнәр буенча эш, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү, мисаллар язу

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

9.10

19

Исемнең урын- вакыт килеше

Килеш кушымчаларын җөмләдә куллану күнекмәләрен активлаштыру. Җөмләдә дөрес куллана белү.

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Яңгырау һәм саңгы- рау авазларга карап сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү. Предметларның кайда икәнлеген әйтә белү

12.10

20

Кайда? сорауларына җавап формасы.

Килеш кушымчаларын җөмләдә куллану күнекмәләрен активлаштыру. Җөмләдә дөрес куллана белү.

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Үзеңнең кайда яшәгәнлегеңне әйтә белү

14.10

21

Исемнең юнәлеш килеше

Килеш кушымчаларын җөмләдә куллану күнекмәләрен активлаштыру. Җөмләдә дөрес куллана белү.

Карточкалар, рәсемнәр буенча эш, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү, мисаллар язу

Үзеңнең, дустыңның кая барганын әйтә, сорый белү.

Предметларны кая куйганыңны әйтә белү

16.10

22

Сүзлек диктанты “Без мәктәпкә барабыз”.

Әңгәмә “Без уйнарга чыгабыз”

Тема буенча укучыларның белемнәрен контрольгә алу

Кагыйдәләрне искә төшерү, диалог төзү, үз-үзеңә контроль ясау

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү

19.10

23

Яңгырау һәм саңгырау авазларга карап, Кая? соравына җавап булган сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Сорауларга җавап бирү, үткәннәрне искә төшерү, күнегүләр эшләү, сүзлек өстендә эш, диалоглар төзү

Дустыңның кая барганын сорый, үзеңнең кая барганыңны әйтә, белү

21.10

24

Исемнәрнең чыгыш килеше

Килеш кушымчаларын җөмләдә куллану күнекмәләрен активлаштыру. Җөмләдә дөрес куллана белү.

Сүзләрне, сүзтезмәләрне дөрес язу, диалог төзү, сорауларга җавап бирү

Үзеңнең, иптәшеңнең кайдан килгәнен, кайтканын әйтә һәм сорый белү.

23.10

25

Яңгырау һәм саңгырау авазларга карап сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Яңа лексик берәмлекләрне үзләштерү

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Предметларны кайдан алганыңны әйтә белү

26.10

26

Исемнең урын- вакыт, юнәлеш, чыгыш килешләрендә сөйләмдә кулланылышы

Килеш кушымчаларын җөмләдә куллану күнекмәләрен активлаштыру. Җөмләдә дөрес куллана белү.

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Үзеңнең, иптәшеңнең кайда яшәгәнен,кайдан килгәнен, кайтканын, кая барганын әйтә һәм сорый белү

28.10

27

Билгеле үткән заман хикәя фигыль,3нче зат

Үткән заман хикәя фигыльнең формасын белдерү чаралары.

Карточкалар, рәсемнәр буенча эш, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү, мисаллар язу

Иптәшеңнең эшләгән эшләрен билгеле үткән заманда әйтә белү

30.10

II чирек

28

Көндәлек режимга караган лексика

Кагыйдәләргә карата мисаллар язу, җөмләләр төзеп, язу, сүзлек өстендә эш

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Урын-вакыт килеше сорауларын дөрес куллана белү

9.11

29

Исемнең урын- вакыт, юнәлеш, чыгыш килешләрендә сөйләмдә кулланылышы

Коммуникатив алымнардан файдаланып фикер алышу

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

11.11

Көзге уңыш– 9 сәг

30

Яшелчәләр” темасындагы лексика

Кагыйдәләргә карата мисаллар язу, җөмләләр төзеп, язу, сүзлек өстендә эш

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Яшелчә исемнәрен дөрес әйтә, аларны сорый, кирәклеген, яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү

13.11

31

Әйе, юк сүзлзәрен кулланып җөмлә калыплары төзү

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Әйе, юк, түел сүзләрен кулланып җөмләләр төзү, сорауга җавап бирү калыплары төзү

16.11

32

Түгел сүзен кулланып җөмлә калыплары төзү

Лексик темага бәйле сүзлек байлыгын арттыру

Карточкалар, рәсемнәр буенча эш, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү, мисаллар язу

Яшелчәлчәләр, җиләк-җимешләрнең тәмен әйтә, аларны сурәтли белү

18.11

33

Чөнки теркәгечле җөмлә

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре. Кушма җөмләләр

Теркәгечләр белән танышу, сүзлек белән эш, җөмләләр төзү, күнегүләр эшләү

Чөнки теркәгечле җөмләләр төзеп, нәрсә яратканыңны әйтә белү Яшелчәлчәләр, җиләк-җимешләрнең кирәклеген әйтә, сорый белү

20.11

34

Җиләк- җимешләр исемнәренә караган лексика

Кагыйдәләргә карата мисаллар язу, җөмләләр төзеп, язу, сүзлек өстендә эш

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, әңгәмә кору, белемнәрне тикшерү

Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

23.11

35

Алтын көз” темасындагы лексика

Кагыйдәләргә карата мисаллар язу, җөмләләр төзеп, язу, сүзлек өстендә эш

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Урамга уйнарга чакыра белү

25.11

36

Ө, о хәрефләренең сүзләрдә дөрес язылышы

О, ы, э хәрефләренең ике авазга билге булып йөрүе. Киң әйтелешле, тар әйтелешле о, ы, э авазлары

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, әңгәмә кору, белемнәрне тикшерү

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

27.11

37

Нинди? соравын куя, аңа җавап бирә белү

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Сүзләрне, сүзтезмәләрне дөрес язу, диалог төзү, сорауларга җавап бирү

Билгене белдергән сүзләрне таба, сорауга җавап бирә белү Дөрес күчереп язу күнекмәләренә иршү

30.11

38

Сүзлек диктанты “Көзге уңыш”.

Базарда” темасын кабатлау.

Кагыйдәләргә карата мисаллар язу, җөмләләр төзеп, язу, сүзлек өстендә эш

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, әңгәмә кору, белемнәрне тикшерү

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

2.12

Мин чисталык яратам - 11сәг

39

Шәхси гигиена предметлары.

Мин чисталык яратам” темасы буенча лексика

Кагыйдәләргә карата мисаллар язу, җөмләләр төзеп, язу, сүзлек өстендә эш

Карточкалар, рәсемнәр буенча эш, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү, мисаллар язу

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә, аларны үзеңә сорый, кирәклеген әйтә белү

4.12

40

Мин чисталык яратам. Сабын белән юына төзелмәсе

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Сорауларга җавап бирү, үткәннәрне искә төшерү, күнегүләр эшләү, сүзлек өстендә эш, диалоглар төзү

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен; аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү

7.12

41

Шәхси гигиена предметларының төсе, сыйфаты

Лексик темага бәйле сүзлек байлыгын арттыру

Кагыйдәләрне искә төшерү, диалог төзү, үз-үзеңә контроль ясау

Шәхси гигиена предметларының төсен, сыйфатын сорый, әйтә белү

9.12

42

Тән әгъзалары атамалары.

Коммуникатив алымнардан файдаланып фикер алышу

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Тән әгъзалары исемнәрен атый белү

11.12

43

Исемнәрнең берлек санда 1зат тартым белән төрләнеше.

Исемнәнең 2 зат берлек санда төрләнеше

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Карточкалар, рәсемнәр буенча эш, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү, мисаллар язу

Предметларның барлыгын, юклыгын сорый, аңа җавап бирү. Исемнәрне 2 зат берлек санда төрләндерү Предметларның барлыгын, юклыгын сорый, аңа җавап бирү

14.12

44

Исемнәрнең 3 зат берлек санда төрләнеше

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, әңгәмә кору, белемнәрне тикшерү

Исемнәрне 3 зат берлек санда төрләндерү

16.12

45

Предметларның барлын гын, юклыгын 3 затта сорау, җавап бирү

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Предметларның барлыгын, юклыгын 3затта сорау , аңа җавап бирү. Исемнәне 3 зат берлек санда төрләндерү

18.12

46

Контроль эш

Шәхси гигиена”

Лексик темага бәйле сүзлек байлыгын арттыру

Кагыйдәләрне искә төшерү, диалог төзү, үз-үзеңә контроль ясау

Шәхси гигиена предметларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген, төсен,сыйфатын әйтеп, үзара аралаша белү

21.12

47

Марат авырый” текстындагы лексик, грамматик материал

Лексик темага бәйле сүзлек байлыгын арттыру

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, әңгәмә кору, белемнәрне тикшерү

Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү.

23.12

48

Хәл сорау – кирәк эш

Коммуникатив алымнардан файдаланып фикер алышу

Сүзләрне, сүзтезмәләрне дөрес язу, диалог төзү, сорауларга җавап бирү

Үзеңнең хәлең турында әйтә белү, Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй, ... тәкъдим итә белү

25.12

IIIчирек

49

Исемнәрнең

I, II, III затларда тартым белән төрләнүе

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү Кешеләрнең хәлен сорый, әйберләр тәкдим итә белү

11.01.2016

Кыш җитә - 11 сәг

50

Кыш айлары, кыш билгеләре.

Һава торышы

Коммуникатив алымнардан файдаланып фикер алышу

Сорауларга җавап бирү, үткәннәрне искә төшерү, күнегүләр эшләү, сүзлек өстендә эш, диалоглар төзү

Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү. Кышкы табигатьне сурәтли белү

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү.

Һава торышын сорый, әйтә белү

13.01

51

Антоним сүзләр.

Ел фасыллары билгеләре

Лексик темага бәйле сүзлек байлыгын арттыру

Карточкалар, рәсемнәр буенча эш, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү, мисаллар язу

Сүзләрнең антонимнарын табу. Һава торышын сорый һәм әйтә белү

15.01

52

Яңа ел бәйрәме” темасындагы лексика

Кагыйдәләрне искә төшерү, диалог төзү, үз-үзеңә контроль ясау

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, әңгәмә кору, белемнәрне тикшерү

Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белү.

18.01

53

Мин бәйрәмгә кая барам?

Коммуникатив алымнардан файдаланып фикер алышу

Сорауларга җавап бирү, үткәннәрне искә төшерү, күнегүләр эшләү, сүзлек өстендә эш, диалоглар төзү

Яңа ел бәйрәменең кайда булуын, үзеңнең бәйрәмгә барганыңны, әйтә, дустыңнан сорый белү. “Кая? Кайда? Кайдан?” җавап бирү

20.01

54

Яңа ел белән котлау

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, әңгәмә кору, белемнәрне тикшерү

Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү

22.01

55

Кышкы уен төрләре.

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Сүзләрне, сүзтезмәләрне дөрес язу, диалог төзү, сорауларга җавап бирү

Кышкы уен төрләреәйтә белү. Чанаң, (....) барлыгын-юклыгын әйтә, сорый белү

25.01

56

Әйдә бергә уйныйбыз

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларын кулланып кышкы уен турында сөйләшү: уенга чакыру, кайда уйныйбыз. Нәрсә дә булса ясаганыңны әйтә, дустыңның нәрсә ясаганын сорый белү

27.01

57

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Лексик темага бәйле сүзлек байлыгын арттыру

Карточкалар, рәсемнәр буенча эш, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү, мисаллар язу

Эш яки хәрәкәтнең үтәлмәвен әйтә белү.

29.01

58

Җөмләдә чөнкитеркәгечне куллану

Теркәгечләр белән танышу

Теркәгечләр белән танышу, сүзлек белән эш, җөмләләр төзү, күнегүләр эшләү

чөнкитеркәгечен кулланып геройны характерлый белүа

1.02

59

Мин җимлек ясыйм

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Сорауларга җавап бирү, үткәннәрне искә төшерү, күнегүләр эшләү, сүзлек өстендә эш, диалоглар төзү

Нәрсә дә булса ясаганыңны әйтә, дустыңның нәрсә ясаганын сорый белү

3.02

60

Контроль күчереп язу “Кыш”.

Риза, риза түгел формалары

Тема буенча укучыларның белемнәрен контрольгә алу

Кагыйдәләрне искә төшерү, диалог төзү, үз-үзеңә контроль ясау

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү. Риза булу-булмау формаларын үзләштерү.

5.02

Безнең гаилә - 8 сәг

61

Минем гаиләм “темасындагы лексика

Кагыйдәләрне искә төшерү, диалог төзү, үз-үзеңә контроль ясау

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү. Яңа лексиканы аңлату

8.02

62

Иртәнге аш, көндезге аш,кичке аш –төзелмәләре

Лексик темага бәйле сүзлек байлыгын арттыру

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү

Аш вакытларын әйтә белү

10.02

63

Исемнәрне төшем килешендә төрләнеше

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Сүзләрне, сүзтезмәләрне дөрес язу, диалог төзү, сорауларга җавап бирү

Кемне? Нәрсәне? сорауларына җавап бирә белү. Гаиләдә кемне яратканыңны, бер-береңнең нәрсә яратканын сорый һәм җавап бирә белү

12.02

64

Мин табын әзерлим

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, әңгәмә кору, белемнәрне тикшерү

Өстәлгә нинди предметлар куйганыңны, барлыгын әйтә, сорый белү

15.02

65

Безгә кунаклар килде” текстындагы яңа сүзләр.

Лексик темага бәйле сүзлек байлыгын арттыру

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Табынга чакыра,кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү

17.02

66

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары

Үткән заман хикәя фигыльнең формасын белдерү чаралары.

Карточкалар, рәсемнәр буенча эш, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү, мисаллар язу

Белемнәрне практикада куллана белү

19.02

67

Майны кем ашады?” текстындагы яңа сүзләр

Лексик темага бәйле сүзлек байлыгын арттыру

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, әңгәмә кору, белемнәрне тикшерү

Азык-төлек исемнәрен дөрес әйтә, нәрсә ашаганны әйтә белү

22.02

68

Безнең гаилә” темасын йомгаклау

Лексик темага бәйле сүзлек байлыгын арттыру

Күнегүләр эшләү

Тема буенча аралаша белү

24.02

Яз килә – 7 сәг

69

Яз билгеләре.

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Сүзләрне, сүзтезмәләрне дөрес язу, диалог төзү, сорауларга җавап бирү

Яз билгеләрен әйтә белү. Кайчан? соравына җавап бирергә өйрәнү

26.02

70

Бу кайчан була?

Лексик темага бәйле сүзлек байлыгын арттыру

Күнегүләр эшләү

Ел фасыллары билгеләрен аңлый, аера белү

29.02

71

Саннар

Саннарның төркемчәләрен сөйләмдә активлаштыру; саннарны дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Саннарны саный һәм аларны укый, язарга өйрәнү.

2.03

72

1 - 20 гә кадәр аннар

Саннарның төркемчәләрен сөйләмдә активлаштыру; саннарны дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү

Күнегүләр эшләү

1 - 20 гә кадәр саный һәм аларны укый, язарга өйрәнү.

4.03

73

8 Мартка котлау язу

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, әңгәмә кору, белемнәрне тикшерү

Бәйрәмгә котлау язу

7.03

74

Кайчан?” соравы һәм аңа җавап формасы

Коммуникатив алымнардан файдаланып фикер алышу

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Тема буенча аралаша белү

9.03

75

Контроль эш “Исем. Фигыль

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Күнегүләр эшләү

Тема буенча аралаша белү

11.03

Минем туган ягым - 11 сәг

76

Татарстан – минем туган ягым”

Кагыйдәләрне искә төшерү, диалог төзү, үз-үзеңә контроль ясау

Карточкалар, рәсемнәр буенча эш, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү, мисаллар язу

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.

14.03

77

Татарстанның табигате” темасындагы яңа сүзләр.

Кагыйдәләрне искә төшерү, диалог төзү, үз-үзеңә контроль ясау

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, әңгәмә кору, белемнәрне тикшерү

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.

16.03

78

Кайда? Кайдан ? сораулары

Лексик темага бәйле сүзлек байлыгын арттыру

Сорауларга җавап бирү, үткәннәрне искә төшерү, күнегүләр эшләү, сүзлек өстендә эш, диалоглар төзү

Бер- береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнен әйтә белү

18.03

IVЧирек

79

Син кайда яшисең? соравы

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Күнегүләр эшләү

Тема буенча аралаша белү

30.03

80

Татарстан шәһәрләре.

Коммуникатив алымнардан файдаланып фикер алышу

Сүзләрне, сүзтезмәләрне дөрес язу, диалог төзү, сорауларга җавап бирү

Татарстан шәһәрләрен картадан күрсәтә белү Нинди транспортта барганыңны әйтә белү

31.04

81

Татарстан шәһәрләре

Лексик темага бәйле сүзлек байлыгын арттыру

Күнегүләр эшләү

Тема буенча аралаша белү

1.04

82

Юлда” хикәясендәге яңа сүзләр.

Кагыйдәләрне искә төшерү, диалог төзү, үз-үзеңә контроль ясау

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Юлда” хикәясендәге яңа сүзләрне дөрес әйтә, яза белү

4.04

83

Юл аша чыгам” төзелмәсе

Лексик темага бәйле сүзлек байлыгын арттыру

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, әңгәмә кору, белемнәрне тикшерү

Светофорда нинди ут янганда нишләгәнеңне әйтә белү

6.04

84

Әти-әниләрнең эш һөнәрләре

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Күнегүләр эшләү

Әти-әнинең эш һөнәрләрен атый белү

8.04

85

Мин авылда яшим.

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Карточкалар, рәсемнәр буенча эш, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү, мисаллар язу

Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге һәм кышкы уен төрләрен әйтә белү.

11.04

86

Сүзлек диктанты. “Минем туган ягым”.

Туган җирем Татарстан”темасы буенча кабатлау дәресе

Тема буенча укучыларның белемнәрен контрольгә алу

Кагыйдәләрне искә төшерү, диалог төзү, үз-үзеңә контроль ясау

Тема буенча аралаша белү

13.04

Кибеттә ( 8сәг)

87

Киемнәр кибетендә.

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Кием исемнәрен әйтә, бер-береңең киемнәренә комплимент әйтә белү

15.04

88

Миңа нинди киемнәр ошый?

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Сүзләрне, сүзтезмәләрне дөрес язу, диалог төзү, сорауларга җавап бирү

Ниндикиенәр,нинди төсләр ошаганын әйтәбелү ошый?

18.04

89

Матур киемнәр” хикәясендәге яңа сүзләр

Кагыйдәләрне искә төшерү, диалог төзү, үз-үзеңә контроль ясау

Күнегүләр эшләү

Матур киемнәр” хикәясендәге яңа сүзләрне дөрес әйтә-яза белү

20.04

90

Без кибеттә

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, әңгәмә кору, белемнәрне тикшерү

Киемнәрне бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны, килешүен әйтә белү

22.04

91

Әйе, юк” димәскә,

Ак, карага тимәскә!” уены

Лексик темага бәйле сүзлек байлыгын арттыру

Күнегүләр эшләү

Тема буенча аралаша белү

25.04

92

Ашамлыклар кибетендә” хикәясендәге яңа сүзләр

Лексик темага бәйле сүзлек байлыгын арттыру

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, әңгәмә кору, белемнәрне тикшерү

Ашамлык исемнәрен әйтә белү;

27.04

93

Без кибеттә” темасы буенча кабатлау дәресе

Кагыйдәләрне искә төшерү, диалог төзү, үз-үзеңә контроль ясау

Күнегүләр эшләү

Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү

29.04

Җәй - 8 сәг

94

Ямьле җәй җитте” текстындагы яңа сүзләр

Лексик темага бәйле сүзлек байлыгын арттыру

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Җәй билгеләрен сөйли белү

2.05

95

Хәзерге заман хикәя фигыльне 3 зат берлек санда куллану

Хәзерге заман хикәя фигыльнең формасын белдерү чаралары.

Карточкалар, рәсемнәр буенча эш, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү, мисаллар язу

Без җәй көне нишләгәнне әйтә белү

4.05

96

Без җәй көне нишлибез?

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, әңгәмә кору, белемнәрне тикшерү

Балан” шигырендәге яңа сүзләрне яңа дөрес йәтә яза белү

6.05

97

Балан” шигырендәге яңа сүзләр

Кагыйдәләрне искә төшерү, диалог төзү, үз-үзеңә контроль ясау

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Сабантуйда “рәсеме буенча кем нишли?соравына җавап бирү

9.05

98

Без Сабантуйга барабыз

Лексик-грамматик күнекмәләр. Диалогик һәм монологик сөйләм.

Сүзләрне, сүзтезмәләрне дөрес язу, диалог төзү, сорауларга җавап бирү

Тема буенча аралаша белү

11.05

99

Җәй темасына диалоглар

Коммуникатив алымнардан файдаланып фикер алышу

Карточкалар, рәсемнәр буенча эш, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү, мисаллар язу

Тема буенча аралаша белү

13.05

100

Йомгаклау контроль эше

Тема буенча укучыларның белемнәрен контрольгә алу

Кагыйдәләрне искә төшерү, диалог төзү, үз-үзеңә контроль ясау

16.05

101

Нинди?” соравы һәм аңа җавап формасы

Тема буенча укучыларның белемнәрен контрольгә алу

Кагыйдәләрне искә төшерү, диалог төзү, үз-үзеңә контроль ясау

Нинди?” соравын үзләштерү, аңа җавап таба белү

18.05

102

Кроссворд “Җәй”

Тема буенча укучыларның белемнәрен контрольгә алу

Кагыйдәләрне искә төшерү, диалог төзү, үз-үзеңә контроль ясау

Кроссворд чишәргә өйрәнү

20.05

Кулланылган әдәбият

Программа: Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар)/ Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. – ТР М һәм фән министрлыгы, 2014.

2. Дәреслек: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (Күңелле татар теле). Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина. - Казан: Татармультфильм, 2014.

3. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.

4. Сафиуллина Ф.С. “Татарско-русский, русско-татарский школьный словарь” – Казан: Мәгариф, 2008.

5. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.

6. Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. Татарский язык в таблицах. Наб. Челны, 2009.

7. Хәйдәрова Р.З., Гыйниятуллина Л.Ә. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 4 нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма /- Казан: Татармультфильм, 2014.

8. Хәйдәрова Р.З. “Ситуатив күнегүләр”, Яр Чаллы, 2008.

Интернет-ресурслар

http://belem.ru/

http://mon.tatarstan.ru/

http://nsportal.ru/

http://openclass.ru/

http://tatarmultfilm.ru/

Җиһазлау:

- ноутбук,

- интерактив такта,

- мәктәпнең интернет ресурслары

Кушымта 1

Эш программасына төзәтмәләр кертү бите

Класс

Дәрес темасы

План буенча үткәрү вакыты

Төзәтмәләр кертүнең

сәбәбе

Төзәтмәләр кертү чаралары

Фактта үткәрү вакыты

Кушымта 2

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшерү эшләренең күләме:

Эш төрләре

2нче сыйныф

11

күчереп язу (гади җөмлә)

3-4 җөмлә

22

сүзлек диктанты

5-6 сүз

Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»лекуела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик ха­тасы булган эшкә «4»лекуела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»лекуела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»лекуела.

Сүзлек диктантын бәяләү

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка «5»лекуела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик хаталы диктантка «4»лекуела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6 орфографик хаталы диктантка «3»лекуела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка«2»лекуела.

Язма сөйләмне бәяләү

2—4нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлек­ле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»лекуела.

Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2—3 ор­фографик һәм пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»лекуела.

Эзлекле язылмаган, 4—6 орфографик һәм пунктуацион яки 4—6 грамматик хаталы эшкә «3»лекуела.

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфогра­фик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куел

Кушымта 3

Татар теленнән контроль һәм практик эшләр графигы

Тема

Үткәрү вакыты

План

1

Кереш контроль эш “Мәктәп”

28.09

2

Сүзлек диктанты “Без мәктәпкә барабыз”

19.10

3

Сүзлек диктанты “Көзге уңыш

2.12

4

Контроль эш “Шәхси гигиена”

21.12

5

Контроль күчереп язу “Кыш”

5.02

6

Контроль эш “Исем. Фигыль

11.03

7

Сүзлек диктанты “Минем туган ягым”.

13.04

8

Йомгаклау контроль эше

16.05

Кереш контроль эш

Вместо точек ставь нужные буквы.

Р…хмәт, х...ерле к...н, х...ерле иртә, с...лам, ис...нме, с...у бул...гыз.

Напиши слова в форме множественного числа.

Дәфтәр – дәфтәр....

Бетергеч – бетергеч...

Каләм – каләм...

Көн – көн...

Какие вопросы задашь, чтобы получить такие ответы. Напиши.

- ... ?

-Әйе, бу дәфтәр.

- ... ?

- Әйе, бу линейка.

- ... ?

- ...Юк, миңа дәфтәр кирәкми.

2. Сүзлек диктанты “Без мәктәпкә барабыз”

Дәрес, укытучы сөйли, укучы тыңлый, дәфтәрдә яза, китап укый, каләм, бетергеч, өй эше, җавап бирә, Казанга бара, Әлмәттә яши, мәктәптән кайта.

3. Сүзлек диктанты “Көзге уңыш”

Яшелчә, кабак, кыяр, суган, кәбестә, шалкан, кишер, чөгендер, бәрәңге, җиләк-җимеш, карлыган, кавын.

4. Контроль эш “Шәхси гигиена”

I вариант

Назови предметы личной гигиены.

Умеешь ли ты пользоваться этими предметами?Допиши.

Мин тарак белән ______________ .

Мин сабын белән _________________ .

Продолжи.

Минем кулым, чәчем

Синең ______________, ______________

Аның ______________, ______________

Дополни диалог.

- ....?

- Әйе, минем кулым чиста.

- Син кулны нәрсә белән юасың?

- ... .

IIвариант

1. Назови предметы личной гигиены.

2. Умеешь ли ты пользоваться этими предметами? Допиши.

Мин сөлге белән _________________ .

Мин щётка белән теш __________________ .

3. Продолжи.

Минем аягым, битем

Синең ________________, ________________

Аның _________________, ________________

4. Дополни диалог.

- ... ?

- Әйе, кулны сөлге белән сөртәм.

- Чәчне нәрсә белән тарыйсың?

- ... .

5. Контроль күчереп язу “Кыш”

Көчле буран, салкын җил исә, су туңа, шигырь сөйли, җырлый, бии, котлыйм, телим, чана шуа, чаңгыда йөри, тимераяк, тау ясый, биек тау.

6.Контроль эш “Исем. Фигыль

I вариант

1. Поставь нужные буквы в словах.

Ирт...нге, аш...й, ...чә, ...би, он...к, с...йн...ф, га...лә, чән...чк..., т...мле, гөб...дия.

2. Выпишите слова, которые овечают на вопросы Кемне? Нәрсәне?

Әби, бабайны, мәктәптән, бакчага, мәктәпне, апа, Алсуны, әти, әнине, өйне, заводта, оныкка, тәлинкәне.

3. Ты накрываешь стол. Напиши, какие приборы тебе нужны.

4.Поставь вместо точек нужные окончания.

1) Мин китапны сумкага сал... . 2) Кичә безгә кунаклар кил... . 3) Чәйнек..., тәлинкә..., пычак... шкаф... куй әле. 4) Мин аш... кашык белән аш... .

5. Как спросишь у друга, есть ли у него расчёска, щётка

II вариант

1. Поставь нужные буквы в словах.

Көнд...зге, ...ни, га...лә, б...би, кеш..., он...к, ч...й, ...шли, с...йн...ф, ...стәл.

2. Выпишите слова, которые овечают на вопросы Кемне? Нәрсәне?

Әби, бабайны, мәктәптән, бакчага, мәктәпне, апа, Алсуны, әти, әнине, өйне, заводта, оныкка, тәлинкәне.

3. Напиши, какие татарские блюда ты знаешь.

4. Поставь вместо точек нужные окончания.

1) Мин кибеткә бар... . 2) Айгөл китапны сумкага сал... . 3) Тәлинкәләр... шкаф... куй! 4) Кичә без... кунаклар кил... .

5. Как спросишь у друга, есть ли у него мыло, полотенце.

7. Сүзлек диктанты“Минем туган ягым”.

Туган як, туган шәһәрем, куе урманнар, озын елгалар, Чулман, Агыйдел

Йомгаклау контроль эше

I вариант

Запишите слова во множественном числе.

Өтер__________ кием______________

Нокта_________ мәктәп____________

Урман_________ сыйныф___________

Җөмлә_________ тиен______________

Запишите слова в прошедшем времени (очевидное).

Төзе___________ ярат__________

Булыш_________ яшә__________

Йокла__________ эч___________

Яз_____________ кайт_________

Составь из данных слов предложения.

1. бирде,Әни, 5 алма, миңа. _______________________________________________________________

2. 3 кыз, чәчәк, кырда, җыйды. _______________________________________________________________

3. кирәк, 2 китап, Миңа. ________________________________________________________________

Переведи предложения и запиши их.

Я не вытирал. ______________________________________________

Ты не читал. ______________________________________________

Мы не ходили. ___________________________________________

Подбери слова с противоложным значением.

Ачы - _______________________

Чиста - _______________________

Кечкенә - _______________________

Начар - _______________________

Кара - _______________________

Измени по образцу.

Мин яшим язам бирәм

Син яшисең _________________ _________________

Ул яши _________________ _________________

Без яшибез _________________ _________________

Сез яшисез _________________ _________________

Алар яшиләр _________________ _________________

II вариант

Запишите слова во множественном числе.

Сорау _________ күнегү _________

Җавап _________ урман _________

Чана _________ үлән _________

Билге _________ сыйныф _________

Запишите слова в прошедшем времени (очевидное).

Бир ___________ тор ___________

Ал ____________ ят ____________

Көт ___________ әйт____________

Аша___________ сөйлә__________

Составь из данных слов предложения:

1. Гали, 2 җимлек, кичә, ясады. _________________________________________________________________

2. 7 бала, тауда, шуды, чана. _________________________________________________________________

3. бар, Минем, 2 чаңгым. _________________________________________________________________

Переведи предложения и запиши их.

Я не мыл. ________________________________________________

Ты не сказал. ________________________________________________

Мы не пили. ________________________________________________

Подбери слова с противоположным значением.

Зур - ______________________

Озын - ______________________

Начар - ______________________

Ак - ______________________

Салкын - ______________________

Измени по образцу.

Мин яшим барам күрәм

Син яшисең _______________ ________________

Ул яши _______________ ________________

Без яшибез _______________ ________________

Сез яшисез _______________ ________________

Алар яшиләр _______________ ________________

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/200138-rabochaja-programma-po-tatarskomu-jazyku-2-kl

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки