Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
05.02.2017

Батырлар эзләре буйлап

Мухамаде ева Альфрида Биктимировна
учитель татарского языка и литературы
Технологическая карта открытого урока для урока татарской литературы в 6 классе с использованием современных образовательных технологий. Урок проведен по развивающей методике А.Яхина. Прилагается презентация к уроку и самоанализ.

Содержимое разработки

Укытучының Ф.И.О.:Мөхәмәдеева Альфрида Биктимировна, югары белемле, эш стажым - 26 ел, югары категориялетатар теле һәм әдәбияты укытучысы, үтелгән курслар «Особенности преподавания татарского языка и литературы в условиях внедрения ФГОС», при ГАОУ ДПО «ИРО» Республики Татарстан (108 часов).

Мин3 татар төркемендә һәм 4 рус төркемендә татар теле һәм әдәбиятын укытам. Методик темам:“Милли төбәк компонентларына һәм халык педагогикасына нигезләнеп, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү”.

Бүген 6 нчы сыйныф укучыларына дәрес биргәндә дә шушы теманы чагылдырырга тырыштым. Алдымда торган бурычлар:

1.Укучыларны сүз сәнгатен аңларга өйрәтү;

2.Татар әдәбияты һәм тәрҗемә әсәрләр аша рус һәм дөнья әдәбияты әсәрләренең байлыгы белән таныштыру.

3. Баланы матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү, логик фикер йөртүләрен үстерү, рухи дөньяларын баету. Шушы максат һәм бурычларны истә тотып, 6 нчы сыйныф ФГОС буенча укымаган булсалар да, Ф. Ф. Хәсәнова, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Казан: Мәгариф—Вакыт, 2014. ) белән эшлим. (ФГОС логотибы).

6  сыйныфның татар төркемендә 8 укучы, белем дәрәҗәләре уртача, 2 укучының белем дәрәҗәсе түбән.

Дәрес планын төзегәндә укучыларның белем дәрәҗәсен истә тотарга тырыштым. Шуннан чыгып дәрестә төрле эш формалары (төркемнәрдә, фронталь, индивидуаль) һәм техник чаралар кулландым (экранда презентация, электрон сүзлек, әйләнә – тирәдәге һәйкәлләр).

Тематик план буенча  “Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты” темасына 6, “Тыныч ил сагында”темасына5 сәгать бирелә, бу 4 нче дәрес .

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу дәресе.

Дәреснең максаты һәм бурычлары:

Азатлык алып килгән сугышчы” монументы белән танышу, Шәүкәт Галиевның “Аталы – уллы солдатлар” балладасын уку.

Азатлык алып килгән сугышчы” монументы, аның тарихы һәм әһәмияте белән таныштыру.

Аталы – уллы солдатлар” балладасы нигезендә әсәрне анализлау этапларын истә калдыру, әсәрне анализлау (модельләштерү принципын) искә төшерү.

Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга тирән хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет нәтиҗәләре

Шәүкәт Галиевның “Аталы – уллы солдатлар” балладасын уку, “Азатлык алып килгән сугышчы” монументы белән танышу.

Универсаль уку күнекмәләре (УУК)

Шәхси: гомуми эшчәнлек ысулларына һәм аларның чишелешенә кызыксыну, үз үзгәрешкә– яңа белем-күнекмәләр алуга - омтылу

Регулятив: көч һәм энергияне мобилизацияләү осталыгы; ихтыярны көчәйтү осталыгы – каршылыкларны җиңеп чыгуга, мотивацион конфликтларны хәл итү

Танып – белү :

- кирәкле мәгълүматны эзләү;

- белемнәрне структуралаштыру;

- аңлап әйтеп бирү;

- аңлап уку; кирәкле мәгълүматны аерып ала белү; төп һәм ярдәмчел мәгълүматны билгели белү һ.б;

-билге-символларны куллана белү (модельләштерү, модельне төрле формаларга китерү)

Коммуникатив:Аралашу бурычлары нигезендә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирергә өйрәтү

Дәресне структур яктан куелган максатларга туры китерерлек итеп оештырырга тырыштым. Укучылар дәрестә кызыксынып катнаштылар, бу – аларның актив булуларында чагылды.

Дәрестә төркемнәрдә, индивидуаль һәм фронталь эш формалары аларныактив эшчәнлеккә тартырга ярдәм иттеләр дип уйлыйм. Дәрес материалын фәнни дәрәҗәдәһәм максатка туры китерерлек итеп төзергә тырыштым. Дәреснең эчтәлеге программа таләбенә туры килә. Программадан тыш материаллар да алынды: Советлар Союзы Геройлары искә төшерелде, туганнары арасыннан ветераннарны барлау.Дәрестә уңай психологик халәт тудыру өчен демократик стильдә аралашырга тырыштым, шуңа күрә укучылар белән минем арада җылы мөнәсәбәт урнашты дип уйлыйм. Дәрес башында балаларга максатны җиткерү эш атмосферасы тудыруга нигез булып торды дип уйлыйм. Дәреснең тәрбияви көче зур дип уйлыйм, чөнки әдәбиятны скульптура сәнгате белән бәйләү, Бөек Җиңүнең әһәмиятен күрсәтергә ярдәм итте. Электрон презентация белемнәрне актуализацияләргә ярдәм итте.

Дәрес этапларына күчсәк,

Мотивация– актуальләштерү этабында куелган максат: кирәкле мәгълүматны эзләү; аралашу бурычлары нигезендә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирергә өйрәтү.

Уку – укыту гамәлләре: кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан табу (электрон сүзлекләрне табу, алар белән белән эшли белү).

Һәйкәлләр турында әңгәмә дәреснең темасын ачыкларга мөмкинлек бирде.

Яңа белемнәрне ачуөлешендә куелган максат: гомуми эшчәнлек ысулларына һәм аларның чишелешенә кызыксыну, үз үзгәрешкә– яңа белем-күнекмәләр алуга - омтылу

Уку –укыту гамәлләре: мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны аңлап уку; кирәкле

мәгълүматны аерып ала белү; төп һәм ярдәмчел мәгълүматны билгели белү , белемнәрне структуралаштыру

Белемнәрне актуальләштерү этабында куелган максат көч һәм энергияне мобилизацияләү осталыгы; ихтыярны көчәйтү осталыгы – каршылыкларны җиңеп чыгуга, мотивацион конфликтларны хәл итү

Уку – укыту гамәлләре: дәреслектәге 1 -7 сорауларга җаваплар әзерләү.

Өй эшен тикшерү этабында куелган максат:шигьрияткә уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар әдәбиятын уңышлы үзләштерергә шартлар тудыру.

Уку –укыту гамәлләре: сәнгатьле уку, укытучы белән бергәләп, үз эшен һәм иптәшләренең шигырьләр сөйләүләрен бәяләү.

Өй эше биргәндә куелган максат: сәнгатьле уку осталыгын арттыру,

иҗади эшчәнлеккә тарту.

Өй эшен укучы сайлап башкара.

1.Балладаны сәнгатле укырга.

2. “Азатлык алып килгән сугышчы монументы” буенча хикәя төзергә

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?(Аталы-уллы солдатларның бер үк вакытта постта торуларын (һәйкәл һәм яшь солдат) аңлап җиткерә алмый).

Авырлыклардан чыгу юллары балладаны уку барышында, сорауларга җавап биргәндә ачыклау, әсәрне анализлаганда, эш ителә. Каршылыкларны җиңеп чыкканда, үзең белән горурлану хисе тәрбияләнә.

Минемчә, дәрес нәтиҗәле узды. Җиңелдән авырга бару принцибы материалны үзләштерергэ ярдәм итте. Гомумән, куелган максатны тормышка ашырдым дип уйлыйм.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/242980-batyrlar-jezlre-bujlap

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки