Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
28.12.2019

Исемнең берлек һәм күплек санда килүе: хәтер диктанты һәм дөрес язу күнекмәләре

Хабибуллина Лилия Гаптенуровна
Учитель родного языка и литературы
Тема: Исемнең берлек һәм күплек санда килүе. Хәтер диктанты
Максат: 1.Исемнәрне күплек саны кушымчалары ялгап әйтергә һәм шул кушымчаларны дөрес язарга өйртү.
2. Дөрес язу күнекмәләрен ныгыту,орфографик сизгерлекне үстерү,сөйләм телен баету, сөйләмдә исемнәрне активлаштыру, хәтерне ныгыту.
3.Туган якның матурлыгына соклану хисе тәрбияләү.

Содержимое разработки

Хабибуллина Лилия Гаптенуровна

Тема:Исемнең берлек һәм күплек санда килүе. Хәтер диктанты

Сыйныф- 3 Үткәрү вакыты-_______ Фән – туган тел

Максат:1.Исемнәрне күплек саны кушымчалары ялгап әйтергә һәм шул кушымчаларны дөрес язарга өйртү.

2. Дөрес язу күнекмәләрен ныгыту, орфографик сизгерлекне үстерү, сөйләм телен баету, сөйләмдә исемнәрне активлаштыру, хәтерне ныгыту.

3.Туган якның матурлыгына соклану хисе тәрбияләү.

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

Унив. эшчәнлек

1. Эшчәнлеккә әзерлек.

Оештыру моменты.

Эш ритмына кертү.

Укытучының сөйләме.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Сыйныфны эшкә әзерләү.

Укучылар бер берсенә,укытучыга хәерле көнтеләп, дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтә.

Коммуникатив: укытучы, укучылар-ның үз иптәшләре белән укыту планын-да хезмәттәшлеге.

2. Белемнәрне актуальләштерү

Белем дәрәҗәсен тикшерү / бәяләү.

1) Өй эшләрен тикшерү.

153 нче күнегүне тикшерү.

Нәтиҗә ясау. Билге кую.

2)Юнәлтүче сораулар биреп, алдагы өйрәнгән теманы искә төшерү.

-Ә хәзер ИСЕМ темасына  фонетик күнегү эшләп алыйк.

1.Безнең сыйныфта кемнәрнең исемендә И хәрефе бар, торып басыгыз.

2.Фамилиясендә С хәрефе булган укучылар торып басыгыз.

3.Э(Е) хәрефе кергән сүзләр әйтегез.

4.М хәрефенә башланган кешеисемнәре әйтегез.

- Нинди хәрефләргә игътибар иттегез?

- Аларны кушкач, нинди сүз килеп чыкты? (Исем)

- Исем турында нәрсәләр белдек?

- Исемнең схема-моделен төзеп карыйк әле.

(Нәрсә ул исем?------------Сүз төркеме.

Нәрсәне белдерә?----------Предмет.

Нинди сорауга җавап бирә?-----------Кем?Нәрсә?).

Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.

Өй эшләрен тикшерү.

Нәтиҗә ясау.

Укучылар җавабы / эше

Исемнең схема-моделен төзиләр

Регулятив:

Эшләгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

3. Укыту максатын кую.

Укучыларның белемнәрен актуальләштерү.

Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.

Рәсем буенча әңгәмә оештыру

Рәсемдә елның кайсы фасылы икән?

- Кыш.

- Кыш фасылы турында нәрсәләр әйтә аласыз?

- Көннәр салкынайды, җир өсте кар белән капланды. ...

Шул турыда җөмләләр төзик.

(Укучылар җөмлә төзиләр , җөмләдәге исемнәрне таба баралар)

- Сез төзегән җөмләләрдәге исемнәр ничә предметны белдерделәр?

- Бер предметны белдерәләр.

- Ә бу предметлар берәү түгел 2-3 булса , без аларны ничек дип әйтербез?(агач - агачлар)....Слайдтан укып нәтиҗә ясау.

Дәреснең темасы һәм максаты әйтелә.

- Димәк, бүген дәрестә без исемнәр турында сөйләшүне дәвам итәрбез.Берлек сандагы сүзләрне күплек санга дөрес куярга өйрәнербез.

Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра.

Рәсем буенча фикер алышалар

Темадан чыгып, дәрескә уку мәсәләсен укучылар белән бергәләп кую.

Коммуникатив: сораулар кую; танып белү:логик-проблеманы билгеләү. Регулятив:

Бәйләнешле сөйләм, үз фикерләрен һәм җавапл. телдән матур, дөрес итеп әйтә белү.

4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү.

Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру.

1) Яңа теманы аңлату

- Ә менә урман, урам, салкын, тун сүзләрен күплеккә куеп карасак ничек булыр икән? Ни өчен аларга без

- нар/,-нәр кушымчалары ялгарбыз. Нинди исемнәргә -нар, -нәр кушымчалары ялгануын уйлап карыйк әле.Бу сүзләрнең нинди үзенчәлекләре бар? (борын авазына беткән исемнәр)

..... М,Н,Ң ---------- нар нәр схемасы турында нәрсәләр әйтә аласыз, исегезгә төшерегез әле

Кагыйдә чыгару, мисаллар китерү.

- Укучылар ә менә кышын кошларга яшәргә җиңелме?

Укучылар, кышкы салкыннар җәнлекләр өчен генә түгел, кошлар өчен дә куркыныч.

-Кышын бездә нинди кошлар кышлыйлар?

-Аларга салкыннар куркыныч тугелме?

-Кышын аларны нәрсә куркыта?

-Кыш айлары безнең якларда калган кошлар өчен иң авыр чор. Мәсәлән, ун песнәкнең тугызы суыктан түгел, ачлыктан үлә.

-Без кошларга ничек ярдәм итә алабыз?

-Дөрес әйтәсез. Канатлы дусларыбыз безнең ярдәмгә мохтаҗ., ә җимлекне сез кайларга куясыз?(җаваплар тыңлана)

-Әгәр дә агач ботакларына элсәгез, кошлар агачларда кышлый торган зарарлы бөҗәкләрне дә чүплиләр.

-Җимлекләрне нинди формаларда куеп була икән? (Җаваплар әйтелә)

Әйдәгез экранга карыйк. Кошлар ашханәсен, рәсемнәрдә күрсәтелгәнчә, төрлечә эшләргә мөмкин. Моның өчен кибеттән сатып алган сок каробкалары, пыяла банка, шешәне дә файдаланырга була. Иң әһәмиятлесе – җим салырга онытмагыз, җимлеккә яңгыр үтәрлек, кар күмеп китәрлек, җил тиярлек булмасын.

Видео – презентация карау

Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр (алгоритм, модель һ.б.)

Табышмакның җавабын эшлиләр.

Слайд буенча аңлату

Укучылар җавабы

Сорауларга җавап бирәләр

Видео презентация карау

Регулятив: кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

5. Беренче кат ныгыту Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү)

1.Дәреслектәге биремнәрне эшләү.

- Дәфтәрләрне ачып, число, теманы язып куябыз.

1) 156 нчы күнегү (68 нче бит) Исемнәргә күплек сан кушымчаларын өстәп язабыз

- Ни өчен бу сүзләргә –нар, -нәр кушымчалары ялгана?

Нәтиҗә ясала.

157 нче күнегү тактада эшләү

2)“Корректор” уены

1 нче вариант

Яратам мин ап-ак төсне

Бөтен дөнья ап-ак төсле

Куянлар да ак тун кигән,

Каенләр да ак туннан.

2 нче вариант

Урамларга, бакчаләрга,

Урман, кырләр өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр.

Укучылар дәреслектәге биремнәрне башкаралар, нәтиҗә ясыйлар.

Танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү;

6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.

Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру.

1) Хәтер диктанты язу.

Урамда кар ява.

Агачлар ак туннарын кигәннәр.

Елгалар боз белән капланган.

Тикшерү, үзбәя кую.

2) Тестлар белән эшләү.(“Исем” темасына.)

1. Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Предметның билгесен белдерә 
Б. Предметны белдерә 
В. Эшне, хәрәкәтне белдерә 
2. Исем нинди сорауларга җавап бирә? 
А. Нишли? Нишләде? Нишләгән? 
Б. Нинди? Кайсы? 
В. Кем? Нәрсә? 
3. Укытучы сүзенә сорау куй. 
А. Нәрсә? 
Б. Кем? 
4. Төлке сүзенә сорау куй. 
А. Кем? 
Б. Нәрсә? 
5. Сыерчык сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 
6. Күл сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 
7. Болын сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 
8. Тиен сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр

3)Буталган хәрефләр

т, н, р, а, ң, а

р, м, а, у, н, р, а

ш, л, о, к, а, р

Эшләрне бәяләү.

Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үзтикшерү адымнарын чагыштыру.

Укучылар эше / биремнәрне индивидуаль эшлиләр.

Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган бе-лемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси:эшчәнлек.

7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

1) Өй эше бирү

162 нче күнегү “Кышкы көндә” дигән хикәя төзеп язарга

2) Рефлексияне оештыру.

Дәреснең кай­сы өлеше сезнең өчен бик авыр булды?

- Кайсы кагыйдәләрне оныткансыз?

3) Тест – рефлексия

А) Дәрес темасын бик яхшы үзләштердем, башкаларга да аңлата алам.

Б) Аңладым, ләкин өстәмә аңлатудан баш тартмас идем.

В) Бернәрсә дә аңламадым, минем өчен дәрес файдасыз узды.

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау.

Үз уку эшчәнлеген бәяләү-не, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.

Бирем белән танышу.

Үзбәя.

Дәрескә нәтиҗә ясау

Коммуникатив: үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәләр чыгару.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/389821-isem

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки