- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Читек бизәү
Тема: Татар орнаменты белән читек бизәү.
Программа эчтәлеге: 1. Төрле татар орнамент элементлары белән кисү алымына өйрәтүне дәвам итү; эстетик күзаллауны үстерү.
2. Читек бизәү өчен катлаулы булмаган композиция төзүне ныгыту.
3. Балаларда татар халык иҗаты үрнәкләре буенча орнамент төзү теләге уяту.
Күрсәтү материалы: татар халык милли кмемнәре кигән кыз белән малай курчаклары, милли бизәк үрнәкләре(ләла, ак чәчәк, кыңгырау, йөрәксыман бизәкләр), алъяпкыч һәм түбәтәй үрнәкләре.
Тарату материалы: клей, кайчы, кисточка, клеенкалар, салфеткалар, төсле кәгазьләр, читек шаблоннары.
Сүзлек өстендә эш: татар халык милли киемнәрен(түбәтәй, калфак, алъяпкыч, камзол, читек), бизәү өчен кулланылучы чәчәк атамаларын(кыңгырау, ләла, ак чәчәк, йөрәксыман) татар телендә дөрес әйтү һәм истә калдыру.
Алдан үткәрелгән эш: үрнәкләрне карау, бизәкләрдән композиця төзү.
Индивидуаль эш: иртә, кич вакытларда кисү күнекмәләрен ныгыту.
Шөгыль төзелеше.
1.Кереш өлеше.
Оештыру моменты.
2.Төп өлеш..
1) Татар халкының милли киемнәрен кигән курчакларны карау
2)Милли бизәк үрнәкләре белән таныштыру
3)Эш тәртибе белән танышу
4)Балаларның аңлауларын тикшерү
5)Физ минутка
6)Кайчы белән эшләү кагыйдәләрен, кисү, ябыштыру алымнарын искә төшерү
7)Балаларның эшләре.
3. Йомгаклау өлеше.
Балаларның эшләреннән күргәзмә.
Шөгыль барышы.
Урыннарыбызга матур итеп утырабыз. Без сезнең белән кисеп ябыштыру шөгыленә әзерләндек.
-Балалар, карагыз әле безгә кунакка нинди матур курчаклар килгәннәр. Бу курчаклар нинди киемнәр кигәннәр?
-Татар халык киемнәре кигәннр.
-Бу курчаклар безгә татар халык киемнәрен күрсәтергә килгәннәр.
-Кем сөйләп күрсәтер икән, нәрсәләр кигәннәр алар?(бер бала чыгып сөйли).
-Кыз курчак башына калфак, өстенә күлмәк, аягына читек кигән.
-Малай курчак башына түбәтәй, өстенә күлмәк белән камзол, аягына читек кигән.
-Бик дөрес, рәхмәт сезгә балалар. Карагыз әле, аларның киемнәре матур итеп төрле бизәкләр белән чигелгән.
- Әйдәгез әле искә төшерик татар халкының милли киемнәрен бизәү өчен кулланыла торган нинди бизәкләрне беләбез? (лалә, ак чәчәк, кыңгырау, йөрәксыман).
- Менә мин сезгә яңа төр бизәкләр алып килдем. Бу бизәкләр бер-берсе эченә куеп бизәү дип атала. Зуррак бизәк өстенә кечкенәрәк бизәк урнаштырыла.
-Балалар, без сезнең белән бүген татар халкының милли киемнәреннән берсе - читек бизәрбез. Читек элек-электән татар халкының күркәм киемнәреннән саналган. Аларны тегү өчен осталар иң яхшы тиреләрне сайлап алып теккәннәр, төрле ачык төсләрдә бизәкләр төшергәннәр. Чәчәкләрнең төп бизәкләре чәчәкләрдән һәм бизәкләрдән торган.
Хәзерге вакытта читекләрне Татарстанның Арча районында тегәләр. Анда читекләр тегүче фабрика эшли.
-Читек өч өлештән тора. Балтыры, алгы һәм арткы өлешләре. Бизәкләр дә нәкъ шул урыннарда төшерелә.
-Ә хәзер игътибар белән тыңлагыз, эш тәртибе белән танышабыз.
- Иң беренче йөрәкләр кисәбез. Моның өчен квадратны икегә бөклибез, бөкләнгән урынны бармаклар белән тигезлибез. Кәгазьне сул кулга, кайчыны уң кулга тотабыз. Бөкләнгән ягыннан йөрәкнең түгәрәк өлешен астан өскә таба кисәбез. Хәзер икенче йөрәкне кисәбез, ләкин кечерәк итеп. Менә безнең балтыр бизәү өчен бизәгебез әзер. Алга таба алгы һәм арткы өлешләренә бизәк әзерлибез. Моның өчен турыпочмаклыкны икегә бөклибез. Бөкләнгән урыннан элементны кисеп алабыз. Киселгән элементларыбызны читеккә урнаштырабыз.
Ял минуты.
-Йөрәкне кисү өчен кәгазьне нишләтәбез?
-Икегә бөклибез.
-Әйдәгез әле кайчы белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерәбез.
1. Кайчыны тоткычыннан гына тотып кисәргә.
2. Иптшеңә кайчы белән төртмәскә.
3. Кайчы белән уйнарга ярамый.
-Хәзер эшне башлыйбыз. Башта барлык элементларыбызны кисәбез, аннан соң бизәк төзибез һәм ябыштырабыз. Күргәзмә ясыйбыз, чиста-пөхтә эшләнгән эшләрне сайлап алабыз.(Балалар эшлиләр).
-Эшләрне тәмамлыйбыз. Өстәлләребезне тәртипкә китерәбез.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/41825-chitek-biz
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Развитие естественно-научной грамотности обучающихся на уроках химии»
- «Педагог-наставник в дополнительном образовании детей: содержание и организация деятельности»
- «Содержание и организация работы концертмейстера в дополнительном образовании детей»
- «Реализация ФГОС ДО: основные направления развития и образования детей дошкольного возраста»
- «Речевое развитие детей дошкольного возраста в условиях реализации ФГОС ДО»
- «Профессиональное выгорание: понятие, причины, методы профилактики и коррекции»
- Организационно-педагогическое обеспечение воспитательного процесса в образовательной организации
- Психология и педагогика дошкольного образования
- Социальный координатор: социальная работа по сопровождению ветеранов боевых действий
- Менеджмент в дополнительном образовании детей
- Английский язык: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания русского языка и литературы

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.