- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
- «Особенности логопедической работы с детьми с СДВГ»
- «Психологическое сопровождение детей и подростков с СДВГ»
- «Дошкольник с СДВГ: особенности работы с гиперактивными детьми»
- «Специфика обучения и воспитания школьников с СДВГ»
- «Дети и подростки с СДВГ: особенности обучения, воспитания и психологической поддержки»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Игра-занятие «В гостях у золотой рыбки» (на татарском языке)
Алтын балыкта кунакта
Максат: 1. Балаларны балык ясарга, аны төрлечә бизәргә, күмәкләшеп аппликация ясарга өйрәтү.
2. Фантазияне, кулларның вак моторикасын, игътибарлылыкны үстерү.
3. Табигатькә сак караш, үзара бердәмлелек, зәвыклылык тәрбияләү.
Җиһазлау: эш өстәлендә төсле кәгазь, клей, төрле ялтыравылар,аппликация нигезе, балыклар белән аквариум; конвертка салынган биремнәр, хәрефләр ясалган кубиклар, магнитлы кармак, йолдызлар, алтын балык, магнитофон; диңгез шавы тавышы, күңелле музыкалар.
Шөгыль барышы.
Оештыру.
Балалар белән исәнләшү, эш урынын хәзерләү.
Төп өлеш.
Балаларны түгәрәккә бастыру, энергизатор куллану.
Әйдәгез, балалар, бер-беребезнең кулларын тотыйк та, үзебезнең җылыбызны башкаларга җибәрик! Җылылыкны тойдыгызмы? Ә хәзер, уң яктагы иптәшегезгә мактау сүзләре әйтик. Балалар, матур сүзләр ишетәч, сезгә рәхәт булып киттеме?Шушы бер-берегезгә булган җылы хисләрне түгәрәк барышында сакларга тырышыйк, балалар!
Балалар, без бүген алтын балык янына кунакка барырбыз. Сезнең алтын балык турында ишеткәнегез бармы? Ул кайсы әкияттән? ( Балалар белән әнгәмә). Молодцы, балалар, бик яхшы беләсез икән бу әкиятне.Барып карыйбызмы соң алтын балык янына?(Диңгез шавы ишетелә.) Күзләрне йомдык,әйдәгез, бергәләп диңгезгә очабыз! Кулларны ян-якка җәйдек, күккә күтәрелдек, очабыз-очабыз, безгә шундый рәхәт, җил исә, диңгез исе килә. Әкрен генә диңгез ярына төшәбез,күзләрне ачтык, менә без килеп тә җиткәнбез!
Балалар, карагыз әле, монда ниндидер серле хат ята, ачып укыйк әле. Хат уыла: “Исәнмесез, кадерле балалар! Сезне минем янга кунакка киләсез, дип ишеттем. Мин моңа бик шат. Ләкин минем янга килеп җитү өчен сезгә берничә бирем үтәргә туры килер. Мин сезне белем ягыннан да, өлгерлек ягыннан да , бердәмлек ягыннан да сынап карармын. Һәр үтәлгән бирем өчен менә бу капчыктан берәр хәреф ала барырсыз, ә аннары ул хәрефләрдән балык исеме төзерсез. Уңышлар сезгә! Алтын балык.”
1 нче бирем.
Вакланган рәсемнәрне җыеп кәгазьгә ябыштырыгыз. Кемнәр үз өйләрен бутаганнар? Аларга ярдәм итегез!
Балалар биремне эшлиләр, сорауга җавап бирәләр, капчыктан 1 хәреф алалар.
Молодцы, балалар , әйдәгез, алга таба атлыйк.
2 нче бирем.
Минем сорауларыма җавап биреп карагыз:
Ике баканың ничә тәпие бар?
Дүрт балык очып бара иде, аларга тагын берәү кушылды. Ничә балык булды?
Балычыдан сораганнар: “Ничә балык тоттың?”- дип. “Сигезнең яртысы, башсыз алты, койрысыз тугыз”- дигән балыкчы. Ул ничә балык тоткан?
Сезнең яклардагы сулыкларда яшәүче 5 балык исеме әйтегез, аларны саклау өчен ниләр эшләргә кирәк?
Иң зур ертыч балыкны беләсезме?
Капчыктан тагын бер хәреф алып өстәлгә кую.
3 нче бирем.
Физкультминут.Табышмакларга җавап табып, аларны күрсәтү.
Кирәк чакта ташлыйлар,
Кирәкмәгәндә алалар. ( Якорь)
Музыка яңгырый, якорь булып уйнау.
Тегүче дисәң, тегүче түгел, ә кулларында кайчы бар. (Кысла)
Кысла булып уйнау.
Канаты бар, оча алмый,
Күзләре бар, йома алмый,
Койрыгы бар, эт түгел.
Йөри эттән кызуырак,
Куып җитәрлек түгел. (Балык)
Балык булып уйнау.
Диңгез ярына бер киләм, бер артка чигенәм. (Дулкын)
Музыка астында дулкын булып уйнау.
Капчыктан хәреф алу.
4 нче бирем
“Балалар, сез миңа диңгез төбе күренешен ясап күрсәтегез әле.”
Балалар парта артына утыралар.
Балалар, без үткән шөгыльдә диңгез төбен, суүсемнәрне, ташларны бергәләп ясаган идек инде. Бүген матур балыклар ясап, аларны үзегез теләгәнчә бизәп шул диңгез төбенә җибәрербез.
Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү.
Балалар төсле кәгазь, шаблоннар кулланып балыклар ясыйлар,күзләрен ясыйлар, төрле ялтыравылар белән бизиләр.Һәр бала балыгын ясап бетергәч, исем куша һәм “диңгез төбе”нә ябыштырып куя.
Менә ничек матур булды, җанланып китте диңгезебез! Тырыштыгыз, балалар,молодцы!
Эш урынын җыеп кую.
Капчыктан хәреф алу.
Балалар, әйдәгез, бергәләшеп балык исеме җыеп карагыз хәзер. Дөрес, гөли балыгы исеме килеп чыкты.
Менә, балалар, без алтын балык янына килеп тә җиттек. Бердәм булгач, биремнәрне дә җиңел генә үтәдегез, гел шундый булып калыгыз, яме. Алтын балыкны әкияттәге бабай кебек тотып карыйсыгыз киләме соң сезнең, балалар? Әйдәгез, алайса аны бергәләп кармак белән тотыйк та, теләкләрегезне әйтеп карарсыз, бәлки ул аларны үтәр.(Балалар балыкны магнитлы кармак белән тоталар, кулларына тотып теләкләрен әйтәләр.) Балыкның эченнән тагын бер хат, йолдыздар чыга. Бер бала хатны укый: ”Балалар, минем яныма тырышып килеп җиттегез,теләкләрегезне ишеттем, алар кабул булырлар. Мин сезгә диңгез йолдызлары бүләк итәм, алар сезнең юлыгызны гел яктыртып торсыннар. Бәхетле, сау-сәламәт булыгыз, мине кире диңгеземә җибәрергә онытмагыз!” Балалар балыкны диңгезгә җибәрәләр.
Балалар белән түгәрәккә басу.
Әйдәгез, инде кире үзебезнең сыйныф бүлмәсенә әйләнеп кайтыйк, балалар. Кулларны тотыныштык, күзләрне йомдык. (Талгын музыка куела) Өскә күтәреләбез, очабыз, очабыз, аста диңгез калды, безгә шундый рәхәт, әнә үзебезнең мәктәп тә күренә.Күзләребезне әкрен генә ачтык, бер-беребезгә карап елмайдык.
Йомгаклау.
Балалар, сезгә бу шөгыльошадымы? Кайсы өлеше күбрәк истә калды? Балалар белән әнгәмә.
Шуның белән безнең бүгенге шөгылебез тәмам, барыгызга да рәхмәт, балалар!
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Особенности организации учебно-воспитательной среды при работе с дошкольниками с расстройствами аутистического спектра по ФГОС ДО»
- «Помощник по уходу: основные аспекты профессиональной деятельности»
- «Особенности деятельности музыкального руководителя ДОУ в условиях реализации ФГОС ДО»
- «Профессиональная деятельность воспитателя ДОУ в условиях реализации ФГОС»
- «Организация образовательного процесса в очной и дистанционной форме в условиях эпидемии коронавирусной инфекции»
- «Преподавание физической культуры в контексте реализации ФГОС НОО и ФГОС ООО от 2021 года»
- Педагогика и методика преподавания технологии
- Теория и методика дополнительного образования детей
- Тифлопедагогика: учебно-воспитательная работа педагога с детьми с нарушениями зрения
- Профессиональная деятельность специалиста в области охраны труда: теоретические и практические аспекты
- Педагогика и методика преподавания информатики
- Педагогика и методика преподавания физики и астрономии

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.