- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Дискалькулия: профилактика и коррекция нарушений в овладении счетными операциями у детей»
- «Основы сенсорной интеграции и возможности применения сенсорной комнаты в работе с детьми»
- «Применение элементов прикладного анализа поведения (ABA-терапии) в работе с детьми с РАС»
- «Фитнес-программы для детей: возрастная физиология и методика построения занятий»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү өчен төзелгән укыту-методик комплекты
Рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү өчен төзелгән укыту-методик комплекты.
Доцент дәреслек авторы Р.З. Хәйдәрова җитәкчелегендә Р.Л. Малафеева, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гиниятуллиннардан торган автор коллективы “Күңелле татар теле” укыту-методик комплексы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының төп положениеләренә һәм психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянып, шулай ук тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология принципларын исәпкә алып төзелгән.
Коммуникатив технология нигезендә төзелгән укыту методик комплектлары (УМК) түбәндәге компонентлардан тора:
1. Дәреслек.
2. Мультимедиа.
3. Язу дәфтәре (башлангыч этап өчен).
4. Укытучы өчен методик кулланма.
5. Контроль үлчәү (белемнәрне контрольгә алу) берәмлекләре.
Дәреслек уку эшчәнлеген оештыруда төп чара булып тора. Дәреслекнең укыту технологиясе нигезендә төзелүе дәреслекнең уку эшчәнлеге белән идарә итү функциясен көчәйтә. Педагогик технология билгеләмәсе эчтәлеген күренекле мөгаллимнәр болай аңлата:“Уку бурычларын уңышлы үтәү өчен укучы һәм укытучыларның алдан планлаштырылган үзара бәйле, эзлекле эшчәнлеген технология дип атыйлар” (Махмутов М.И., Ибрагимов Г.И., Чошанов М.А. Педагогические технологии развития мышления учащихся. – Казань, 1993). Педагогик технология нигезендә эшләү – укытучының “иҗат җимеше” генә түгел, ә алдан бу технология нигезендә проектлаштырылган эшчәнлек эзлеклелеген бозмыйча эшләү ул. Алдан планлаштырылган эшчәнлек эзлеклелеген бозмыйча эшләгәндә, уку бурычы уңышлы хәл ителә (материалны үзләштерү – нәтиҗә гарантияләнә). Димәк, дәреслектә дә технологиядә күрсәтелгән уку эшчәнлеге оештыру эзлеклелеге салынса, мондый дәреслек укытучыларга уңышлы эшләү өчен нигез, зур ярдәмче булып тора.
Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәреслекләрнең беренче үзенчәлеге – шул технология билгеләгән принципларга туры килгән эчтәлек сайлау. Дәреслекләрнең эчтәлегеавторлык программаларына нигезләнеп төзелгән: 1) Төп программа — “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту программасы”, 2014 ел. Авторлары: Р.З.Хәйдәрова, К.С.Фәтхулова, Г.М. Әхмәтҗанова. 2) Авторлык программасы – “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (1 – 11 нче сыйныфлар), 2014 ел. Авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева).
Күрсәтелгән программаларга, дәреслекләргә эчтәлек сайлаганда шундый принципларга таянылган.
Телне аралашу аша өйрәнү принцибы. Белемнәрне үзләштерү аларны нинди дәбулса эшчәнлектә куллану аша бара. Авторныңкоммуникатив технология нигезендә эчтәлек сайлау стратегиясе һәм тактикасы түбәндәгедән гыйбарәт: башта балаларның яшь үзенчәлегенә карап, аларның аралашү сфералары, аралашу ситуацияләре ачыклана, аннан соң ул сфераларда сөйләшүне оештыра алырлык лингвистик материал сайланыла.
Сайлап алынган лингвистик материалны, аны төрле аралашу сфераларындагы социаль контактларда, аралашу ситуацияләрендә, текстлар эчтәлеген сөйләүдә куллану камилләштерелә. Югарыда әйтелгәннәрне искә алып, сайланган материал мәктәптә телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштыру мөмкинлеген тудыра. Мәсәлән, IV сыйныф дәреслегендәге “Белем бәйрәме” темасы буенча укучы беренче сентябрь турында сөйләргә, укытучысын, дустын бәйрәм белән котларга, бер-береннән ничәнче сыйныфта укуларын сорашырга, җавап бирергә, уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итәргә (сорарга), үзенә сорап алырга, иптәшенә тәкъдим итәргә, ничек укулары турында сөйләргә өйрәнә.
Урта гомуми белем бирү баскычында башлангыч этапта сайланган темалар тирәнәйтелә. Шулай ук өлкәнрәк сыйныфларда сөйләшү, аралашу темалары тагын да киңәя.
Уку процессын индивидуальләштерү принцибы укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыруны таләп итә. Башлангыч сыйныф укучылары эмоциональ, хәрәкәтчән, тиз арыйлар. Бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килсә генә, кабул итә һәм фикерли башлый. Башлангыч сыйныфларда укыту процессында әкияти, фантастик сюжетлар, кызыклы геройлар белән очрашу, уен элементларын куллану – лингвистик материалны өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә.
Авторның урта һәм югары сыйныф укучылары өчен программасында эчтәлек әхлакый проблемалар тирәсенә туплана. Мәсәлән, “Белем һәм тормыш” темасында “Яхшы уку өчен, нинди сыйфатлар кирәк?” “Яхшы уку җиңелме?“ проблемалары буенча сөйләшү оештырыла.Бу әхлакый проблемалар, нигездә, балаларның тормыштагы төрле мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Шуңа күрә, укучыларда бу мөнәсәбәтләргә карата үз фикерләрен әйтү, димәк, сөйләшергә теләү ихтыяҗы туа. Укучы, укытучы кушканга түгел, ә үз теләге, үз ихтыяры белән сөйләм эшчәнлегенә тартыла.
Телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы. Белем алу процессын укучыларның актив фикерләвенә нигезләп оештыру - төп таләпләрнең берсе. Минемчә, материалны кат-кат кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, укучыларның аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе – тел өйрәнү өчен нәтиҗәле алым. Бу принцип нигезендә уку эшчәнлеген оештыру яңа дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Укучыларның телне актив фикерләп өйрәнүләре, авторның дәреслекләрендә, аралашуны хәтерләтүче диалоглар, ситуатив күнегүләр ашаалып барыла. Мондый күнегүләр яңа лексик, грамматик материал белән таныштырганда да, камилләштерү, мөстәкыйль сөйләм үстерү этабында да кулланып эшләү максатка ярашлы.
Дәреслектә, методик ярдәмлектә кызыклы сораулар, чагыштыруны, анализлауны, логик фикерләүне таләп иткән төрле биремнәр кертелгән. Мондый биремнәрне балалар кызыксынып эшлиләр, шул ук вакытта өйрәнелгән сөйләм үрнәкләре дә кабатлана. Дәреслектәге парлап эшләүне таләп иткән, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычын дөрес аңлап, сөйләм күнекмәләрен формалаштыру максатындагы күнегүләргә аеруча игътибар итү һәм аларны балалар үзләштергәнче кабат-кабат эшләү уңай нәтиҗәләр бирә.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/449968-rus-telend-sjlshche-balalarny-tatar-telen
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Специфика профессиональной деятельности педагога-психолога в организации СПО»
- «Методы и приемы формирования УУД у младших школьников в соответствии с ФГОС НОО»
- «Содержание и организация деятельности воспитателя группы продленного дня в условиях реализации ФГОС НОО»
- «Предшкольная подготовка»
- «Основы обучения иностранному языку»
- «Формы и методы экологического воспитания дошкольников в соответствии с требованиями ФГОС ДО»
- Социальное сопровождение и социальная поддержка семей с детьми
- Теория и методика преподавания технологии в образовательных организациях
- Основы управления дошкольной образовательной организацией
- Теория и методика преподавания истории и обществознания
- Дошкольная педагогика: теория и методика обучения и воспитания
- Реализация физического воспитания. Особенности организации адаптивной физической культуры для обучающихся с ОВЗ

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.