Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
14.10.2022

Алиш һәм мәхәббәт

Гулия Рафаилевна Фазылзянова
учитель татарского языка и литературы
Методическая разработка по теме «Алиш и любовь». Разработку можно использовать , как дополнительную литературу при изучении творчество поэта. Учащиеся могут получить дополнительную , интересную информацию про А.Алиша.

Содержимое разработки

МБОУ«Мало -Лызинская средняя общеобразовательная школа»

Балтасинского муниципального района Республики Татарстан

ПРОЕКТ

на тему «Абдулла Алиш һәм мәхәббәт»

(татарская литература)

Работа ученицы 9 класса

Сергеевой КариныАнатольевны

Руководитель проекта

Фазылзянова Гулия Рафаилевна

Работа допущена к защите «_____» _______________ 2021г.

Подпись руководителя проекта ____________________(__________________)

с.Малые-Лызи

2021 год

ЭЧТӘЛЕК

  1. Кереш.................................................................................................... 3

  2. Төп өлеш...............................................................................................4

  1. Абдулла Алишның тормыш юлы......................................................4-5

  2. Абдулла Алиш һәм мәхәббәт............................................................6-7

  3. Истәлекләр ..........................................................................................8-9

  1. Йомгаклау............................................................................................. 10

  2. Әдәбият исемлеге.................................................................................11

  3. Кушымта..............................................................................................12-16

КЕРЕШ

Син идең ул минем мәхәббәтем,
Күктә янар якты йолдызым.
Мин табындым сиңа, бары сиңа,
Оныттым мин хәтта җир йөзен
.

Абдулла Алиш

Фәнни хезмәтем күренекле татар язучысы Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатында мәхәббәт темасының бирелешенә багышлана. Әлеге шигырь юлларын язган батыр сугышчы безнең күңелләребезгә бит әкиятләр остасы булып кереп калган. Аның әкиятләре безгә кечкенәдән таныш. Абдулла Алиш шагыйрь буларак та билгеле. Мәхәббәт темасына язганмы, нинди шигырьләр язган, алар кемгә багышланган?Димәк, батыр йөрәкле сугышчы эченә нечкә күңелле әкиятче генә түгел, бәлки мәхәббәт җырчысы да яшеренгәндер... Чыннан да, кем соң ул Алиш?

Абдулла Алишның тормышы һәм иҗат юлы белән кызыксыну мине фәнни-эзләнү эшенә этәрде. Ул татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырган зур язучыларның берсе.

Фәнни эзләнү эшенең объекты: Абдулла Алиш иҗатында мәхәббәт хисенең бирелеше.

Предметы: язучының әсәрләре.

Максат : Абдулла Алишның тормыш юлын, иҗатын өйрәнү;

иҗатында мәхәббәт темасының бирелеше.

Куелган максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  1. Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты белән танышу, аның турындагы язмаларны эзләү.

  2. Язучының иҗатында мәхәббәт темасының чагылышын ачыклау.

  3. Абдулла Алиш иҗатының әһәмиятен һәм актуальлеген күрсәтү.

ТӨП ӨЛЕШ

Абдулла Алишның тормыш юлы

Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә Спас районы Көек авылында зыялы нәселдә көтеп алынган малай булып дөньяга килә. А.Алишның бертуган апасы Закирә Алишева истәлекле көннәрне болай дип искә төшерә: “Бу тату гаиләдә бер-бер артлы балалар туа, ләкин озак яшәми үлә торалар. Бары тик бер кызлары – мин генә чирләми үскәнмен. Ир балалары булмаганга, барысы да кайгырышкан. Бигърәк тә Нурулла бабай борчылган. Бервакыт ул җомга намазына килгән картлар белән дога укып, Алладан сорап алган ир бала 1908 нче елның 15 нче сентябрендә дөньяга килә. Гаиләдә шатлыкның иге-чиге булмый. Малайга Габдуллаҗан дип исем бирәләр...” (1 нче рәсем)

Башлангыч белемен 6-7 яшендә әтисеннән ала – укырга һәм язарга өйрәнә, Көектәге башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 1917 – 1919 еллар аралыгында күрше Ямбактагы авылы мәдрәсәсендә укый. 1927 елга кадәр Спас педагогия техникумы каршысындагы җидееллык рус мәктәбендә укый.

1927 елда Абдулла Алиш Казанга килә, Казан җир төзү техникумында укырга урнаша. Биредә белем алу чорында (1927 – 1930еллар) әдәбият белән кызыксынуы тагын да арта.

А.Алиш 1933 – 1934 елларда Казандагы үзәк пионерлар клубында, соңрак “Пионер каләме”, “Ялкын” журналы редакциясе каршысындагы оештырылган әдәби түгәрәк җитәкчесе, “Техника” журналының җаваплы сәркәтибе, 1937 елдан “Пионер каләме” журналы һәм Татарстан радиокомитеты хезмәткәре булып эшли. Шушы ук елдан Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Бу еллар – язучының иң актив иҗат чоры. “Отряд флагы” (1931) исемле беренче китабыннан соң аның бер-бер артлы “Якты күл бу” (1933), “Дулкыннар” (1934), “Ант” (1935) кебек җыентыклары, “Йолдыз”, “Кечкенә тоткын” пьесалары һәм әлбәттә, күп сандагы әкиятләре дөнья күрә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, ул да көрәш сафына баса. 1941 елның июль аенда, Ватан сугышы башлангач, язучы фронтка китә, радист һөнәрен үзләштерә. Сугышның дәһшәтле фронтларында йөргән Алиш мәрхәмәтсез язмышка дучар була. Ләкин туган илгә һәм үз халкына карата йөрәгендә ярату хисе саклаган язучы тормышының каты сынаулары каршында бөгелми. Фашистлар аны төрлечә җәзалыйлар. Салкын подвалларга ябалар. Тик, ничек кенә итсәләр дә, язучы-көрәшченең көчле рухын сындыра алмыйлар. Фашистларның ерткычлыгына каршы Алиш корычтай ихтыяр көче белән җавап бирә. Дошманның үз өнендә ул якын дусты – каләмдәше һәм көрәштәше М.Җәлил белән берлектә җаваплы эшләр башкара. 1941 елның октябреннән башлап, берничә ел дәвамында аның язмышы билгесез булып кала. Сугыштан соң гына А.Алишның 1941 елның 12 октябредә Брянск шәһәре янында, Десна елгасы буенда чолганышта калып, фашистларга әсир төшүе мәгълүм була. 1941 ел - Литвадагы хәрби әсирләр лагере, 1942 ел – Чехословакиядәге Сандау шәһәре, Польшадагы Седльце шәһәре, Берлин янындагы Вустрау шәһәре – болар язучының тоткын буларак үткән юлы.

1943 елда яшерен оешма эше ачыла, Җәлилчеләр, шул исәптән А.Алиш та, кулга алына һәм үлем җәзасыа хөкем ителә. 1944 елның 25 августында унике татар каһарманы фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә.

Абдулла Алиш һәм аның мәхәббәте

Абдулла Алиш аралашучан, тиз уртак тел табучы кеше була. Кызлар белән аралашу да аның өчен авырлык тудырмый. Аралашып йөргән кызлары да күп була, ләкин йөрәге иң якын күргәне берәү генә була.

Троицк якларында туып үскән гүзәл кыз Рокыя белән бәйләнә аның тормыш юлы. Әйе, яшьлегендә күп кенә кызлар белән аралашса да, Рокыясенә генә табынган ул. Икесе дә чибәр, шат күңелле. Мәхәббәттән бәхетләре ташып торган парлар.Алар беренче мәртәбә А. Алишның дусты-иптәше ярдәмендә очрашып-танышып китәләр (ул елларда шулай танышу киң таралган күренеш булган). Рокыясе бераз ялындырып та йөргән бугай әле. Бусы да ул еллар өчен гадәти хәл саналган.

Гаиләле тормыш шулай башлана. Алиш, табигате-холкына хас булганча, гаилә тормышын башлап җибәрү өчен хәленнән килгәнчә әзерләнгән.Достоевский урамыннан кечкенә генә булса да аерым бүлмә — фатир тапкан, матди якны да кайгырткан. 1934 елның октябрендә аларның тыйнак кына туйлары булла…
А. Алиш гаилә тормышына бик җитди һәм җаваплы караган. Хатын-кыз өстенә төшкән хезмәтнең күплеген аңлап, Рокыя апага ярдәм итәргә тырышкан. 1935 елда уллары Алмаз тугач, бала карашырга дип, әтисенең сеңлесе Мәрзия апаны чакырган.

(2 нче рәсем)

1938 елда икенче уллары Айваз тугач, Достоевский урамындагы кечкенә-тар фатирда яшәү тагын да кыенлаша. Күп сорый торгач, ниһаять, А. Алишка да хөкүмәт фатиры биргәннәр. Тормыш шулай җайлана, үз агымы белән алга таба бара. Әмма.... Сугыш...

Абдулла Алишның әсирлектә иҗат ителгән шигырьләре арасында «Ул төшне мин кабат күрерменме?» дигән шигырь була. Шигырьнең исеме астында җәяләр эчендә «Тормыш иптәшем Рокыяга багышлыйм» дип язылган. Ул шактый озын, әлегә кадәр Абдулла Алишның бер җыентыгына да кертелгәне булмаган. Бары тик Шәйхи Маннур гына үзенең «Муса» романында бу шигырьнең кайбер сүзләрен үзгәртебрәк бастырып чыгарган.

Син идең ул минем мәхәббәтем,
Күктә янар якты йолдызым.
Мин табындым сиңа, бары сиңа,
Оныттым мин хәтта җир йөзен..... (дәвамы кушымтада)
Шигырьдә Абдулла Алишның йөрәгеннән чыккан мәхәббәт хисләрен, ачынуын, сагынуын укырга була. Уллары, Рокыясы белән яшәп калган елларны ул төш белән чагыштыра, шундый ук кыска, рәхәт...

Абдулла Алиш әсирлектә гаиләсе өчен борчыла. Торыш иптәше Рокыясы һәм уллары Алмаз белән Айваз аңа яшәргә, түзәргә көч бирәләр.

Ике улым бар
(Алмаз белән Айвазга)

(кушымта)

Фронт юлларыннан туганнарына һәм дусларына җибәргән хатларында да гаиләсе турында кайгыртып язган. Гази Кашшафка язган хатында: «Семьям хакына кайбер ташламаларга барырсың, ярдәм итәрсең…» — дип яза. 5 сентябрь датасы куелган хатларында энесе Галимҗанга: «Минем сиңа әйтәсе бер-ике сүзем бар: беренчесе — исән кайтсаң, әнигә булдыра алганча ярдәм ит, икенчесе — минем балаларым — күз нурларыма ярдәм ит. Хәлләрен бел…» — дип яза. Гаилә дусты Хөсәен Хәсәновка: «Өйгә барып хәл белүеңә мең-мең рәхмәтләр. Бу миңа бик зур дәрт бирде. Сиңа бу эшең өчен кат-кат рәхмәт әйтәм…» — ди.
Берлин төрмәсеннән язылган хушлашу хатында да сагыну сүзләре белән бергә, «Бигрәк тә Алмазымны һәм Айвазымны сагынам. Аларны укытырга тырышыгыз» дигән сүзләрне укырга мөмкин.


Истәлекләр

Сабакташы һәм яшьлек дусты Хәмит Гыйльметдинов истәлеге: «Алиш кызлар белән бер дә чытыкланмыйча-кәп­рәймичә, иптәшләрчә дуслык мөнәсәбәтендә була белә иде. Безнең белән җир төзү техникумында укыган Кадрия Ишукованы (соңрак Фатих Кәримнең тормыш иптәше) аеруча якын итте. Кадрия үзе дә каләм сынап әсәрләр язгалагангамы, аларның уртак фикерләре, сөйләшер сүзләре күп була торган иде. Бу дуслык гаиләле булгач та өзелмәде (ирләре үлгәч, Рокыя ханым белән Кадрия тагын да якынлаштылар)». 
«...Менә ул 2 нче трамвай белән эштән соң өенә кайта. Янында сөйкемле яшь хатыны — Рокыясе. Шатлыклы елмаю, күтәренке кәеф, кояш йоткан диярсең...» — дип яза Гази Кашшаф бер истәлегендә. 

«Синдә горурлык, зурлык бераз бар, миндә, бәлки, татарлык бардыр. Ул бит личность кимчелексез булмый инде. Шул кимчелекләр арасыннан сайлап алып, яхшы якларны күрә белү зур эш... Минемчә, безнең характерлар арасында алай бик нык аерымлык, каршы килүчелек юк. Һәрхәлдә, андый эшләр булса да, бер якның ташлама ясавы белән, ул тигезләнәчәк...» — дип язган Алиш абый Рокыясенә 1934 елның 13 август датасы куелган хатында. Шунысын да әйтик: Рокыя апа бу хатны гомере буе кадерләп саклаган.

Абдулла Алишның тормыш иптәше Рокыя ханым истәлекләре: «Семьяда, көнкүрештә зур ярдәмче, киң күңелле, бик гади, кешелекле иде Алиш...
Ике малай үстерәбез. Мин күбрәк алар белән өйдә утырам. Көндәлек кирәк-яракны кайгырту Алиш өстендә. Эшкә хәтле, йә төш вакытында базарга барып килә, эштән соң Островский урамындагы кибеттән керосин алып кайта. Шаяртып-төрттереп әйтүчеләр дә булгалый үзенә. Шул елларда Островский урамы чатындагы йортта торучы бер таныш язучы Алишны очратып болай ди:
— Син, Алиш, шалишь, безнең өй яныннан һаман күтәренеп йөрисең. Минем карчык башымны ашый бит: «Алиш семьясын ничек кайгырта, йөгереп кенә тора...» — ди. Сак бул, беркөн посып кына саклап торам да, булыжник җибәреп, шул комганыңны (керосин бидонын) җимерәм әле... Шуны бик кызык итеп сөйләп, күршеләрне дә көлдергән иде.
Алиш балаларны бик ярата, Алмазым, Айвазым дип, матур сүзләр әйтеп иркәли-сөя иде. Әз генә буш ара тапса, алар белән мәш килә. Аларга әкиятләр сөйли, еш кына икесен ике тезенә утырта да нәниләр өчен язган әкиятләрен укый. Малайлар кызыксынып тыңласалар, шатлансалар, бик тә кәефе килә, рәхәтләнеп елмая.Шундый вакытларда: «Алар бит минем беренче рецензентларым...»—дип куя иде... 
Иҗат эше өчен шартлар юк: кечкенә бүлмәдә торабыз, шуңа бик борчыла иде. Алай да берәр ял йортына яисә язучыларның Кырымдагы иҗат йортына китсә, шушы тормышны сагынып, срогын да тутырмыйча, көтмәгәндә кайтып җитә иде.
— Ярты чемодан кәгазь алып бардым, чынлап эшли дә алмадым, ял итүнең дә рәте булмады. Сездән башка миңа беркайда да җан тынычлыгы юк икән. Балалар шаулашып уйнасалар, син шунда янымда йөреп торсаң, шул икән минем стихиям... — ди иде.
Кайчакларда Алиш көрсенеп тә куя: «Синең белән бер җиргә чыгып йөри алмыйбыз бит шушы малайлар аркасында», — дип, аларга ачулангандай итеп карый да, шунда ук үзләрен түшәмгә кадәр чөеп уйната башлый...
Еш кына миңа театрга билет алып кайта. үзе өйдә кала. Бала-ларны карап йоклата. Чәй кайнатып, чәйнекне томалап, өстәлгә куя да мине каршыларга чыга: тышта әрле-бирле өй буйлатып йөреп тора. Аннары күңелле итеп чәй эчәбез. Мин спектакльдән алган тәэсирләр турында сөйлим, ул да үз фикерләре белән кушыла. Бик матур, бик рәхәт була иде бу минутлар. Кечкенә бүлмәбез зураеп, яктырып киткәндәй була...
1941 елның җәендә дә шулай рухланып йөрде. Пединститут тәмамларга — дәүләт имтиханнары тапшырырга әзерләнә, шул арада безне — гаиләсен дачага чыгару турында кайгырта. Әмма ил өстенә килгән сугыш афәте

бөтенесен үзгәртте, безнең дә бәхетебезне җимерде...»

ЙОМГАКЛАУ

Куйган максатыма ирешер өчен, мин А.Алишның иҗат юлын өйрәндем, шигырьләрен анализлап карадым, аның турында истәлекләрне өйрәндем.

Без Алишны көрәшче, батыр кеше, Мусаның көрәштәше буларак хөрмәт итәбез. Әмма бу искиткеч бай, күп кырлы характерның икенче ягын да күрсәтеп китмичә ярамас. Алишны якыннан белгән иптәшләре һәм замандашлары аның яхшы күңелле, гаҗәеп тыйнак, сабыр, хәтта беренче карашка бераз тартынучан булуы турында сөйлиләр. Бу үткен кара күзле, чем-кара чәчле, калын кашлы һәм йөзендә ниндидер бер ягымлылык, мөлаемлык, җылылык балкып торган кеше күпләрне үзенә җәлеп иткән.

Эзләнү вакытында Абдулла Алишның куптөрле әкиятләре барлыгын белдем. Уземнең тема буенча әле эзләнү эшен дәвам итәргә уйлыйм. Шундый бөек язучы, хыялый әкиятләр остасы, мәхәббәт темасын гына читләтеп үткәндер дип уйламыйм. Мәхәббәт дигәндә, ул аның өчен күпкырлы: тормыш иптәшенә, балаларына, әнисенә, дусларына, туганнарына...

Абдулла Алишның, үзем өчен, нечкә күңелле, кайгыртучан, тугъры тормыш иптәше, батыр көрәшче, туганчыл, балалар яратучы шәхес буларак ачтым.

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

  1. Гайнуллин М. Зур язучы турында кечкенә истәлек. Язучы да Алиш, батыр да: Абдулла Алиш турында истәлекләр (Төзүчесе, кереш сүз авторы Илсөяр Сөнкишева) . – Казан: Мәгариф, 2001

  2. Ибраһимова Ф. Абдулла Алиш // Балалар әдәбияты: Хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2004.

  3. Сөембикә”журналы, Казан, №8 2008

  4. Интернет чаралар.

Кушымта

1)

Закирә Алишева энесе турында сөйли

2)

Абдулла Алиш тормыш иптәше Рокыя, уллары Алмаз һәм Айваз белән

«Ул төшне мин кабат күрерменме?»

3)Син идең ул минем мәхәббәтем,
Күктә янар якты йолдызым.
Мин табындым сиңа, бары сиңа,
Оныттым мин хәтта җир йөзен.
Син балкыдың күктән 
һәр көндезен
Уйнап үткән Кояш шикелле.
Бер бөек хис синең күзләр аша
Йөрәгемә минем сикерде.
Ышаныч белән суздың 
кулларыңны.
Алар йомшак, җылы иделәр.
Ах, ул куллар минем тормышымда
Чиксез бәхет алып килделәр.
Беркөн Кояш качкан иде бугай,
Болыт баскан иде күк йөзен.
Мин, юксынып, сине эзләсәм дә,
Син бүлмәмдә минем юк идең.
Нинди зәһәр суык булса да кыш,
Яз киләчәк барыбер артыннан.
Шуңа күрә йөрәк борчылмады
Миңа булган ялгыш салкыннан.
Каш җыерып миңа карасаң да,
Ачуланып миңа баксаң да,
Тормыш йөге белән телгәләнгән
Йөрәгемә утлар яксаң да,
Дулкынланып йөргән чакларымда
Уйларымны кире каксаң да…
Мин һәрвакыт синең белән 
булдым,
Карамыйча һичкем сүзенә.
үткән юлга күзең салу белән,
Син аңларсың моны үзең дә.
Белмәгәнмен кадерең, 
саран булдым
Иркәләүгә, җылы сүзләргә.
Ул төш булган икән 
безнең тормыш,
Калды хәзер сагынып сөйләргә.
Мин ул төшне кабат күрерменме,
Кочагыңда синең онытылып?
Мин башкача сөяр идем инде,
Бар булганым белән йотылып.
Мин таныдым… ә син ничек?
«Аерылгач та әле белерсең», —
Дигән сүзләремне хәтерлимсең?
әллә һаман тиргәп йөримсең?
Мин ул төшне кабат күрерменме?
Юкса Сак-Сок кебек һаман да
Бер ялгызым миңрәп йөрерменме
Каушалмыйча моңсу яланда?


Ах, ул куллар минем тормышымда
Чиксез бәхет алып килделәр.
Беркөн Кояш качкан иде бугай,
Болыт баскан иде күк йөзен.
Мин, юксынып, сине эзләсәм дә,
Син бүлмәмдә минем юк идең.
Нинди зәһәр суык булса да кыш,
Яз киләчәк барыбер артыннан.
Шуңа күрә йөрәк борчылмады
Миңа булган ялгыш салкыннан.
Каш җыерып миңа карасаң да,
Ачуланып миңа баксаң да,
Тормыш йөге белән телгәләнгән
Йөрәгемә утлар яксаң да,
Дулкынланып йөргән чакларымда
Уйларымны кире каксаң да…
Мин һәрвакыт синең белән 
булдым,
Карамыйча һичкем сүзенә.
үткән юлга күзең салу белән,
Син аңларсың моны үзең дә.
Белмәгәнмен кадерең, 
саран булдым
Иркәләүгә, җылы сүзләргә.
Ул төш булган икән 
безнең тормыш,
Калды хәзер сагынып сөйләргә.
Мин ул төшне кабат күрерменме,
Кочагыңда синең онытылып?
Мин башкача сөяр идем инде,
Бар булганым белән йотылып.
Мин таныдым… ә син ничек?
«Аерылгач та әле белерсең», —
Дигән сүзләремне хәтерлимсең?
әллә һаман тиргәп йөримсең?
Мин ул төшне кабат күрерменме?
Юкса Сак-Сок кебек һаман да
Бер ялгызым миңрәп йөрерменме
Каушалмыйча моңсу яланда?

(Тормыш иптәшем Рокыяга багышлана)

4) Ике улым бар
(Алмаз белән Айвазга)
һәрбер эшне җитез эшли торган
Корыч кебек ике кулым бар.
Ике кулым кебек, үсеп килгән
Булышчым бар, ике улым бар.

Ике күзем минем үткен күрә
Кай тирәгә дошман посканын.
Ике күзем кебек ике улым
Сизгер саклар илнең постларын!

Шуышмасын дошман тирә-якта,
Колакларым яхшы ишетә.
Мин үлсәм дә, ике улым кала,
Алар ишетер икесе ничек тә.

Ике аягым минем чыдам булды
Ерак поход чыккан чакларда.
Аякларым кебек ике улым да

Сынатмаслар әле ятларга!

14

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/508582-alish-m-mhbbt

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки