- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
- «Особенности логопедической работы с детьми с СДВГ»
- «Психологическое сопровождение детей и подростков с СДВГ»
- «Дошкольник с СДВГ: особенности работы с гиперактивными детьми»
- «Специфика обучения и воспитания школьников с СДВГ»
- «Дети и подростки с СДВГ: особенности обучения, воспитания и психологической поддержки»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Праздник «Әлифба бәйрәме»
Әлифба бәйрәме
План
Хөрмәтле балалар, әти-энилэр! Буген сезне “Рәхмәт, әлифба” дигән зур бәйрәмгә чакырдык. Безнең бүген зур сөенеч, чөнки без беренче китабыбызны укып бетердек. Хәзер балалар үзләре җомләләр һәм хикәяләр, шигырләр укый алалар. Илебездәге укый белә торган балалар санына тагын 10 бала кушылды. Юлыбызда авырлыкларда очрады, ләкин сезнең әти-әниләр ярдәмегез белән алар артта калды.
-Әй мәктәбем, сентябрьда
Кабул иттең кочагыңа
Хәреф танып укый-яза
Белми идек ул чагында
Дустыбыз булды әлифба
Әлифба ярдәмендә
Барып җиттек А дан Я га
Очар коштай канатланып
Чыктык “Фән” дөнҗясына.
Әле генә балаларның 1 нче сентәбрьдә куркып кына мәктәп бусагасын атлап кергән минутлары күз алдында һәм менә беренче баскычыбыз утелде, “Әлифба” белән саубуллашу көне җитте. Кемне генә алсак та, әниләрегезне, укытучы апаларны, врачларны, артистларны, телевизордан күргән депутатларны, президентларны барысы да уку юлын Элифбадан яки Букварьдән башлаган.
Хөрмәтле балалар! Котлыйм сезне Әлифбаны уңышлы тәмамлау белән. Алда сезгә яңадан-яңа җиңүләргә, уңышларга ирешүегезне телим. Бер ел тәүлегендә сез бик күпкагыйдәләргә өйрәндегез, бик күп яңалыклар белән таныштыгыз. Дөрес итеп утырырга һәм басарга, күрше белән сойләшмәскә, ручка тотарга, исәнләшергә һәм саубуллашырга, ләкин ручканы тыныч кына тотып утыру иң кыен фән булды.
Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”
Бәйрәм башланды, ә безнең иң кадерле кунагыбыз әле дә юк. Кем ул? Әйдәгез чакырыйк үзен.
- Әлифба, әлифба без сине көтәбез!
- Нигэдер килми, әйдәгез икенче төрле чакырып карыйк әле.
“Әни” дип телем ачылган
Әни сойгән, назланган
Кайсыбыз соң дәфтәренә
“Ә” хәрефен язмаган.
Өйрәндем мин күп хәрефләр
Тырышып, тирләр түгеп
Мин яратам “л” хәрефен
Кабатлыйм аны сөеп.
И хәрефе ипидә бар
Бар ул ил hәм иректә
И хәрефе икелегә
Укымаска өйрәтә.
Мәктәбебез тубәсендә
Флаг балкый бәйрәмдә
Кыяфәтем шуңа горур
Узмый вакытым әрәмгә.
Бар, барабан, уйна быргы!
Бар кешеләр ишетсен.
Б дан башка бәйрәм югын
Барчасы күреп китсен.
А хәрефе - алмада
А хәрефе - агачта
А хәрефен яратабыз
Өйрәнәбез иң башта.
Нинди сүз барлыкка килде. (Әлифба)
Исэнмесез 1-нче класс балалары. Күп мәктәпләрдә әлифба б/н саубуллашу кичәләрендә булдым. Чират сезгә дә җитте. Бик зур үскәнсез, ныгыгансыз. Буген сезнең сөенечле hәм шул ук вакытта моңсу көнегез дә. Моңсулананып тормагыз. Минем төп эшем тәмамланды. Сезне мин укырга hәм язарга өйрәттем, ә икенче елга яңа нәни дусларым мине кулларына алырлар. Бәйрәмегез б/н тәбрик итәм.
Җыр “Бәйрәм буген”
Әйе, бәйрәм буген. Сезнең җиңеп чыккан бәйрәмегез.
Ә хәзер хәрефләр парадын үткәрик әле:
- тартыклар әзерме?
- сузыклар?
- тавышсыз хәрефләр?
- Татар алфавитында ничә хәреф бар?
Хәрефләр үз урыныгызга тезелегез!
(А) Ап-ак карлар явалар
Ак куяннар чабалар
Пакълек теләп куңелләрг
Аклык иңә дөньяларга.
(Б) Утынны яра Булат
Җепне дә суза Булат
Бүрәнәләр тезә-тезә
Йортлар да сала Булат.
(В) Вагоннар йөртә Вәли
Вагон вакытлы йөри
Вагонга икмәк төяп
Вәли Казанга йөри.
(Г) Гата да эшләп йөри,
Гата гөмбәләр җыйный.
Кәрҗиндәге гөмбәләрен,
Гата саный да саный.
(Д) Д хәрефен яратам
Дус та булганга күрә
Дуслык белән тормышыбыз
Матур булганга күрә.
(Е) Е хәрефе җем-җем итә
Төнге утлар кабынгач
Е хәрефе елкабызны
Бизәп торыр, кыш җиткәч.
(Ж) хәрефе жирафта
(З) хәрефе Зарифта
(И) хэрефе Икмэктэ
Бар да кирәк хирәккә
(К) Карбыз кызарып пеште
Кавын исемә төште
Кишер суган кәбестә
Күптән җыелып бетте.
(Ч) Чана алдым кулыма
Чыктым урам буена
Менеп җиттем тауга да,
Әй, җилдерәм чанада
(Ь) Әби әйтә, бик тирән ди
Кешенең күңел түле
Яхшы сүздән нечкәрә ди
Кешеләрнең күңеле.
(Ъ) Калындыр минем тавышым
Катыдыр минем сөйләм
Күп сөйләшмим, мин ахрысы
Батырлар нәселеннән.
Бөтен хәрефне беләм
Алардан сүзләр төзим
Тукталып уйлап куям,
Мин бит өйрәндем диям.
“Алфавит” җыры
Әлифба Шатландым сезнең өчен. Минем б/н сезнең бәйрәмегезгә иптәшләрем дә килде. Аларның да сүзләре бардыр.
1-нче укучы Әлифба апа. Сез балаларны бик мактыйсың, белемнәрең тикшереп карыйк әле. Тапкырга табышмак, я җавабын тап:
- Дәрес башында нәрсә ишетәсез?
Казан уртасында нәрсә бар?
Көн б/н төн нәрсә б/н тәмамлана?
Гөмбәнең башында ни бар?
Куянның башында нәрсә бар?
Галимдә бар, Каләмдә юк.
Миндә бар, бездә юк,
Миң дә бар, сез дә юк.
Бик күп нәрсәләр беләсез икән. Әлифба апа юкка мактамый икән сезне!
2-нче укучы Синең заданияләрен бик җиңел булды. Минем уенымны саташмыйча уйнап карасыннар әле “Товарищ командир!”
Буратино О, монда ни кадәр балалар бар икән. Болар җыелышып уйнап яталар, минем билетым бар мин хәзер кинога китәм. Ә сез кая барасыз. Мәктәпкә. Нишлисез анда. Уку нәрсәгә кирәк ул. Менә Папа Карло алган китапны мин саттым да кинога билет алдым. Мин укып тормыйм. Билетка нәрсәдер язылган, укып кына бирегезче.
Әлифба Ничек инде укып кына бирегезче. Син укуның нәрсәгә кирәге бар диден ич. Үзен укып кара инде.
Буратино Сездән башка да кинога керә алам мин (чыгып китә) Һәм елап керә. Мин дөрес вакытта килмәгәнмен. Мине кертмәделәр. Андагы язуларны да бер дә аңламыйм. Миңа нишләргә. Балалар бүген генә булышыгыз Һәм сүз бирәм, сезне укудан куып җитәргә, сездән калмаска
Ребуслар чишәбез рус телендә:




ВА
7я,100г,

ЛК
ДА
Ял итү - кумәк бию.
Буратино Юк, бик кызыктырдыгыз. Иртәге көннән ук мәктәпкә йөри башларга сүз бирәм.
ӘлифбаМенә сиңа Әлифба китабы - юл башы, тел ачкычы, гомер бишеге.
Буратино Исән булыгыз балалар, тырышып укыгыз. Минем кебек көлкегә калмагыз.
Әлифба Миңа да китәргә вакыт, сезнең барлык тырышлыгыгызны күрдем. Минем урынга, яңа китаплар килер. Татар теле б/н туган тел булыр. Мине яраткан кебек аларны да яратыгыз.
“Әлифба” җыры.
Әлифба Исән булыгыз балалар. Үз урынымны бу фөннәргә тапшырам.
Туган ил турында шигырь Һәм җыр.
- Әниләр б/н өстәл янында чәй эчү. Уеннар оештыру.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/520702-prazdnik-lifba-bjrme
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Подготовка к ЕГЭ по математике в условиях реализации ФГОС: содержание экзамена и технологии работы с обучающимися»
- «Содержание психологической работы с детьми с нарушениями поведения»
- «Профессиональная компетентность педагога основной и средней школы в условиях реализации ФГОС и профессионального стандарта»
- «Адаптация детей-мигрантов к образовательной среде»
- «Подготовка к ЕГЭ по физике в условиях реализации ФГОС: содержание экзамена и технологии работы с обучающимися»
- «Содержание и методы преподавания учебного предмета «Окружающий мир» по ФГОС НОО»
- История и обществознание: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Основы реабилитационной работы в социальной сфере
- Организационно-педагогическое обеспечение воспитательного процесса в образовательной организации
- Физика и астрономия: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Социально-педагогическое сопровождение обучающихся в образовательном процессе
- Музыка: теория и методика преподавания в образовательных организациях

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.